Логотип
Күңелеңә җыйма

Аерылышсыннар иде! 

Бер көнне университетта бергә укыган Адилә белән очрашырга булдык. Мин элеккеге курсташлар белән очрашырга яратам. Бу очрашулар үзгә бер энергиягә бай була. Берничә дистә елың җилкәдән төшә дә китә, рәхәт! Сүз иярә сүз чыгып, элеккеге сөйгән ярларны искә төшерә башладык. Адилә кияүдә булса да, элеккеге егете белән аралаша икән! Исемнәрне үзгәртү шарты белән сезгә дә сөйләргә рөхсәт итте. 

 

 

Бер көнне университетта бергә укыган Адилә белән очрашырга булдык. Мин элеккеге курсташлар белән очрашырга яратам. Бу очрашулар үзгә бер энергиягә бай була. Берничә дистә елың җилкәдән төшә дә китә, рәхәт! Сүз иярә сүз чыгып, элеккеге сөйгән ярларны искә төшерә башладык. Адилә кияүдә булса да, элеккеге егете белән аралаша икән! Исемнәрне үзгәртү шарты белән сезгә дә сөйләргә рөхсәт итте. 

Илнар белән Адиләнең мәхәббәте учак сыман кайнар булды. Аларның һәр очрашуы кызның йөрәген яндырды-көйдерде. Нишләп алай? Адилә бу сорауны үз-үзенә ничә мәртәбә бирде икән? Сөйгән яр йөрәкне көйдерә аламы? Кинога баралар, кафега керәләр, паркта кочаклашып йөриләр, Илнар матур сүзләр әйтә, кочаклашалар-үбешәләр. Йөрәк ник көя соң? Адиләнең мәхәббәте ярлардан ташыды. 

Сөйгән ярлар көн дә күреште. Илнар Адиләне тулай торакта калдыруга ук, кыз сызлана башлый – бик сагына иде егетен. Адилә кайчак аптырый да иде: Илнар   аңа ничек караган да, ничек аның егете булып киткән? Озын буйлы, яшел күзле, күпереп торган коңгырт чәчле бу егет теләсә кайсы чибәркәйне үзенеке итә ала. Әмма ул бәләкәй буйлы, яшүсмер гәүдәле, кара чәчен койрыкка җыючы, башка кызлар арасында күзгә ташланмый торган Адиләне сайлаган. Кыз башта мондый бәхеткә ышанмады да. 

Алар кунакта таныштылар. Башка яшьләр белән танышып чыккач, инде шактый гына вакыт узгач, компанияләренә Илнар да кушылды. Адилә аны күрүгә үк башын җуйган. 

Кечкенә бер деталь әйтелми калган икән: бу хәл Адилә яши торган шәһәрдә булмады. Кыз берничә айга Англиягә тел курсларына килгән. Университетны кызыл диплом белән тәмамлагач, әти-әнисе аңа шундый бүләк ясаган. 

Һәм тагын бер деталь: Адиләнең ул вакытта йөргән егете бар иде. Әйе, университетта бергә укыган Мараты аны үзе аэропортка илтеп, кул болгап калды. Адилә Маратка бик күнеккән шул – көтү залында да, самолетта да бертуктамый яшьләрен агызды. «Көтәм сине! Яратам!» – дип калган Маратка карата булган хисләре… Илнарны күрүгә көзгә чыккан күбәләкләр сыман үлешеп бетте. 

Илнар Англиядә өченче уку елын тәмамлап килә иде инде. Тагын ике елы бар. Адилә болар турында бер секунд та уйламады. Чын мәхәббәтенә суга сикергән сыман чумды. 

Йөргән егете чираттагы шалтыратуында: «Миңа карата хисләрең сүрелде кебек, Адилә… Син мине яратасыңмы соң?» – дип әйтүенә, Адилә җилкәсеннән тау тибеп төшергәндәй: «Юк», – дип җавап кайтарды. Соңгы арада Адилә Маратка Интернет аша җавап кына кайтарып торды, сүзләрендә бернинди романтика булмады. Егет «яратмыйм» дигән җавапка әзер түгел иде. Адиләнең  шушы кыска вакыт эчендә ташлавы белән килешә алмады, кабат-кабат шалтыратты, хәбәрләр салды – ялварды, үтенде, елады. Болар барысы Адиләне пошындырды, ачуын чыгарды – сагыз кебек ник ябышты ул аңа?! 

Санаулы көннәр тиз уза. Хәзер инде Илнар Адиләне аэропортка озата. Икесе дә аерылышуны бик авыр кичерде. Илнар Англиядә тагын ике елга калачак. Егете Чаллыга каникулга кайтмаячагын белгән Адилә тәмам бетеренде. Интернет чоры, көн дә аралашып торырлар, ике ел уза да китә ул, Чаллыда торучы әти-әнисенә кунакка йөрер дип, Илнар Адиләне хәл кадәренчә тынычландырырга тырышты. Адилә исә елады да елады. Бер ел шулай узып та китте. Адилә Илнарның туганнарына барырга кыенсынса да, алар белән телефоннан аралашып торды. Кыз белән егет исә көн дә шалтыратыштылар. Әмма ярты ел уздымы-юкмы, егетнең телефонга җавап бирүе сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Йөрәге нидер сизенсә дә, кыз егетенә ышануын дәвам итте. 

Майның матур көне иде. Адиләнең кәефе яхшы – кояш елмая! Кыз Илнарга шалтыраткач, тегесе, ни гаҗәп, бик тиз җавап бирде. Адилә хәл-әхвәлен сорашып алгач, үзе дә аңышмыйча, көлеп-шаярып: «Әллә яратмыйсыңмы мине?» –  дип трубкага көлде. Англия ягында тынлык урнашты. 

– Илнар? 

– … 

– Алло? Илнар? 

– Яратмыйм. 

Адиләнең аяк астыннан әйтерсең җир убылды. Кыз чак кына егылмый калды. Күз аллары караңгыланып китте. 

– Ничек инде ул алай, Илнар? 

– Гафу ит мине, Адилә. Менә шулай, телефоннан гына булды инде… Мин сине бик хөрмәт итәм, сиңа бер дә авырлык китерәсем килми иде. Зинһар, гафу ит… 

Адилә ялвармады, үтенмәде. Трубканы сүндергәч, май кояшы нурлары коендырган урамнан, елап, озак атлады. Илнар үкенер, бердәнбере  Адилә икәненә инаныр да, кызның алдына килеп тезләнер, гафу сорар! Башкача мөмкин түгел! Кыз үзе уйлап чыгарган әкияткә ышанып, ике ел Илнарның үкенүен көтте. 

Ә беркөнне Илнарның әтисе Адиләгә шалтыратты да... «Кызым, ярдәмне синнән генә өмет итәм, баш орырга бүтән кешем юк, әтиеңнең кулыннан килә – Илнарның паспорты белән проблема чыкты. Шуның аркасында улым Англиядә укып бетермичә кайтарылачак. Зинһар, сүземне аяк астына ташлап таптама!» – диде. Илнарның язмышы – Адиләнең кулында. Аңа фәкать битараф кына калырга кирәк! Берни эшләмәскә генә кирәк! Илнар Чаллыга кайтыр да, кем белә, Адилә егетне кабат үзенеке итә алыр, бәлки?.. Адиләнең йөрәге күкрәгеннән сикереп чыга язды! Әмма аек акылы кызны күктән җиргә төшерде. Моңарчы үкенмәгән Илнар нигә хәзер генә үкенсен? Алай кайтарып буламы мәхәббәтне? Юк. Адилә аның әтисенә шалтыратты. Әтисе кемгә ярдәм кирәклеген төпченеп тормыйча, тиешле кешегә шалтыратып, кызы сораган эшне тиз тоты. Паспорт белән проблема хәл ителде. Егетнең әтисе кызга чәчәк бәйләме, алтын чылбырлы кулон җибәреп, рәхмәтен яудырса, Илнар исә Адиләгә: «Мин синнән берни сорамадым», – дигән хәбәр генә юллады. 

Адилә тагын елады. Рәхмәт сүзен дә ишетмәскә, ни эшләгән соң ул Илнарга? Яңа кызы аралашырга кушмаган микән? Әллә оятыннан шулай кыйланганмы? Кыз кайда хаталанган? Кайда, кайчан ялгыш сүз ычкындырган, ялгыш гамәл кылган? Кайсы урында кызның сөйкемле сөяге сынган соң? Адилә боларның барысын  сүтеп-җыеп уйланды. Вакыт шулай узды. 

 

Илнарның да, аның кызы Римманың да социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен карап баруны гадәткә кертте Адилә. Еш булмаса да, бу пар йөзләренә бәхет иңгән  фотоларын Интернетка салып барды. Менә алар – паркта, менә алар – кафеда, менә – елга буенда… Адилә белән Илнар йөргән урыннар… Римма – матур кыз, берни әйтеп булмый. Тора-бара Адиләнең йөрәге урынына урнашты, тынычланды. Тыштан шулай күренде. Кыз хәтта Римма белән аралашып-аңлашып та алды. 

Римма: «Без икебез дә сине бик хөрмәт итәбез… Сиңа начар эшләдек, аңлыйм… Гафу итүеңне бик сорыйм. Безгә үзебезгә дә моннан начар, әмма нишләтәсең, гашыйк булдык, язмыш…» – дип хат язып салгач, Адиләнең күңеле йомшарды. Алар Римма белән ара-тирә языша да башладылар. Шул бернинди мәгънәгә ия булмаган язышу аркылы Адилә Илнарга якынлашты… 

Ә ямьле июльнең бер көнендә… Илнар белән Римманың… туй фотоларына тап булды. Бу аның өчен тетрәндергеч вакыйга булды. Адиләнең хыялын Римма чынга ашырган!.. Фотоларны кат-кат карап, Римманың йөзен, килеш-килбәтен тикшерде – кайсы ягы белән Адиләдән артыграк соң ул? Кайсы?! Кызның күзен яшьләр томалады: «Аерылышыгыз! Аерылышуыгызны телим! Аерылышуыгызны телим! Рәнҗим!» – дип тәкрарлады. Җаны кабат актарылды, янды, газапланды. Ширбәтле ай фотолары, сәяхәтләре, яңа фатирлары… Римманың йөкле чагындагы фотосессиясе… Бала тууы… 

Адиләең барлык өметләре чәлпәрәмә килде. Фотоларын күргән саен, уенда шул бер уй тибрәлде: «Аерылышсыннар иде!» 

 

Адилә кияүгә чыкканчы биш ел узды. Тыныч сөю, гаилә бәхете, өч бала – ни кирәк тагын? Тормышыннан канәгать Адилә. Алай да Илнар белән Римманың тормышын күзәтеп баруын туктатмады. Ничектер, бер гадәткә әйләнде. Римманың уңышлы эше, Илнар белән бергә төшкән язгы фотосессиясе, балаларының ике тамчы судай бабайларына охшавы – барысыннан да хәбәрдар булып торды. Римманың  көн аралаш дуслары белән кино, театр, кафеларда төшкән фотоларында Адилә Илнарны эзләде, ләкин бик сирәк тапты. Илнар исә чит илгә эшкә китеп барган икән. Моны белгәч, Адилә Илнар белән хәбәрләшеп алуны кирәк дип тапты. Римманың аның белән китәргә теләмәве гаҗәпләндерде. Бер карасаң, балалары кечкенә әле, мәктәпкә йөрми, бер елга бергә барулары бик мөмкин иде дә бит… Адилә әлеге дә баягы социаль челтәрләр аша Илнарга уңышлар теләп, аны ерак сәфәргә озатып җибәрде. Римманың Инстаграмы исә бернинди үзгәрешсез калды. Шул ук күңел ачулар, эш сәфәрләре, улының балалар бакчасындагы бәйрәм фотолары… 

Илнарның чит илдән кайтуын да белеп торды Адилә. Ә бер көнне әлеге дә баягы соцчелтәрләрдә Илнар хатыны белән аерылышуы турында язу калдырды. Бу хәбәрне күреп алгач, Адилә яшен суккандай катып калды. «Чын түгелдер, Илнар? Ачуланыштыгызмы әллә? Әле кайттың гына бит. Өч айсыз аермыйлар бездә?» – дип язып та җибәрде ул. Моңа җавап итеп, Илнар Адиләгә аерылышу турындагы таныклык фотосын җибәрде. 

Фотоларга караганда Адиләнең колагында «Аерылышсыннар иде! Аерылышсыннар иде!» дигән рәнҗүле сүзләре яңгырады. Ә Илнар Адиләгә язуын дәвам итте – элеккеге хатынына язган шигырьләрен укырга бирде, бу аерылышуда гаепнең үзенеңдә булуы, хатынын яратуы турында сөйләде. Адилә тыңлады-тыңлады-тыңлады… Илнарны тыңлаганда Мараты искә төште. Адилә – Маратны, Илнар – Адиләне, Римма Илнарны ташлады… Чылбыр шушылай ялганып өзелде дә.... Язмыш шушындый икән ул – бумеранг эзләп таба ул… Башка кешенең өлешенә кереп, бәхетле булам димә икән… Адиләне шом басты. Әллә теге вакытта нык рәңҗеп әйткән сүзләре фәрештәләрнең «амин!» дигәненә туры килдеме? 

Адилә Илнар белән аралашуын дәвам итә. Ни сәбәпле? Нинди максат белән? Адилә үзе дә бу сорауларга җавап бирә алмый. Икесенең берсе дә очрашу эзләми. Хәтта шәхси фотолар да алмашмый. Төрле темаларга шаярып кына алалар. Адилә Илнардан чираттагы эш сәфәре турында сораштыра, егетнең үзе турында борчыла – чит илдә берьялгызы бит! Илнар исә Адиләгә үзе турында әллә ни сораулар бирми. Алар якынаймый да. Берсе дә якынаерга теләми кебек. Кирәкми бу. 

Адилә мәхәббәтенең авыр хәлдә калуын күреп, ниндидер канәгатьләнү хисе дә кичерә, минемчә. Үзенә шуны әйткән идем, коелып төште. «Шуңа да охшаган… Бәлки… Беләсеңме, кеше кайгысына сөенү түгелдер бу… Гомер кыска бит ул. Элек нәрсәгәдер карата «мин беркайчан да!» дип әйтә ала идем… Юк шул… Яшь барган саен, күп әйберләргә башкача… җиңелрәк карый башлыйсың икән ул. Сине рәнҗеткән кешеләрне гафу да итәсең, нәрсәнедер бөтенләй онытасың… Тормышымның бик мөһим өлеше бит ул минем. Илнар… Мин аны хәтеремнән берничек тә сызып ташлый алмыйм… Гомеремдәге иң зур мәхәббәтем бит ул минем. Монысы хак. Аңа карата мәхәббәтем мәңгелек дип уйлаган идем. Монысы хак түгел икән», – дип сөйли миңа Адилә. Миңамы, әллә үз-үзен аңларга теләп, уйлары белән уртаклашамы? Үзем аны тыңлыйм, ә башымда уйлар өермәсе: «Гомер кыска – шуңа күрә бер танышкан, бер яраткан кешеләрне йөрәктән сызу авыр... Ул кеше синең язмышыңда зур роль уйнаган…» 

Марат турында да беләм. Адилә аны калдырган көннәрдә дуслары чиратлап янында кунды. Шулкадәр авыр булды аңа. «Ул-бу була күрмәсен» дип, яныннан китмәделәр. Йөрәк сызлануына чыдый алмыйча, Адиләгә төрттереп яза иде ул. Аннары уртак дуслары белән очрашканда Адиләгә карата салкын битарафлыгы белән кызның кәефен төшерә иде. Аннары болары да онытылды. Марат Адиләдән дә иртәрәк өйләнде. Ике кызы бар. Үз йортлары белән торалар. Хәзер Марат тынычланды инде. Ярыйсы гына аралашар. Нәфрәт юк. Бер тапкыр гына Адилә Маратка: «Бар нәрсә яхшыга гына. Сөйгән хатының, менә дигән балаларың бар. Бергә калсак, язмыш андый ук якты булмаска да мөмкин иде бит!» – дип шаяртып әйтүенә, Марат: «Син – Аллаһы Тәгалә түгелдер бит? Кайсысы яхшырак, кайсысы начаррак икәнен кайдан беләсең?» – дип кистереп әйтте. Маратның йөрәгендә тирән җөй калдырганын ул шунда гына аңлады. Башка алай шаяртмады. 

Бәлки, без дә кемнеңдер йөрәгендә төзәлмәс җөйдер… 

 

Адилә-Илнар ситуациясе турында сез ни уйлыйсыз? Тормышыбызга бер кергән кешене ни өчен күңелдән тамыры белән йолкып ташлый алмыйбыз? Ә йолкып алу – иң дөресеме?.. 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормыш шул бу,адэм балалары торлечэ ялгыша ,яшьлектэге мэхэббэт Гомер буе озатып бара инде ул

    Хәзер укыйлар