Логотип
Редакция тормышы

«Сөембикә»гә Президент килде!» 

Ул чакта бөтен тирә-күрше редакцияләр, юк, алай гына түгел, бөтен «Идел-пресс» бинасы гөж итә: «Сөембикә»гә кунакка Президент килде! Шәймиев!»   1996 елның 27 августы була ул.

Ул чакта бөтен тирә-күрше редакцияләр, юк, алай гына түгел, бөтен «Идел-пресс» бинасы гөж итә: «Сөембикә»гә кунакка Президент килде! Шәймиев!»  

1996 елның 27 августы була ул. Тиздән журналның юбилее көтелә. Әмма бу визит өчен бер сәбәп кенә. Мәгънә – тирәндәрәк. 

«Сөембикә» журналының ул чактагы баш мөхәррире Роза ТУФИТУЛЛОВА  искә төшерә: 

– Минтимер Шәрипович безгә ул чакта бик теләп килде! Күрше редакцияләр хәтта көнләшүләрен яшермәде дә. «Президент «Сөембикә»не ярата» дип яздылар – газеталарның беренче битенә урнаштырылган мәкаләләрнең исемләре шундый иде.   

Ул чакта журнал Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» оешмасы белән бик тыгыз хезмәттәшлек итте. Бу, әлбәттә, «Сөембикә»гә карата аерым кызыксыну тудырды. Сөйләшү барышында Минтимер Шәрипович журналның популярлыгы хакында кат-кат әйтте. «Финляндиядә булсам да, Төркиягә барып чыксам да, андагы татарлар сезнең журнал хакында сүз кузгата, тарихи Ватаныбыз белән бәйләүче дип атый», – диде ул.  

Алдан килешенгәнчә, Президент бездә 40 минут булырга тиеш иде. Әмма ул күпкә озаграк – ике сәгатькә якын утырды.  Сөйләшүдән бик канәгать булып китте.  

Башка редакцияләр кул сузып, сорап йөргәндә, безнең үз чыгымнарыбызны 80 процентка үзебез каплый алуыбызга да игътибар итте. Моңа, әлбәттә, тираж хисабына ирешә идек.  

Базар шартларында иң зур кыенлык хатын-кызлар җилкәсенә төшүе хакында да сөйләштек. Хатын-кыз психологиясе хакында да. Хәтта ярату турында да!  Ул Һади Такташның шигырен искә төшереп, аны сөйләп тә алган иде: 

Мәхәббәт  ул иске нәрсә, 

Ләкин һәрбер йөрәк 

аны яңарта...  

Инде журналның ул чактагы баш мөхәррир урынбасары Марат ӘМИРХАНОВ хатирәләрен ишетик: 

– Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең «Сөембикә»гә кунакка килүе ул чакта, чынлап та, «Идел-пресс» өчен генә түгел, бөтен татар матбугаты өчен зур вакыйга булды. Аның чакыруга ризалашуы, үзе теләп килүе дә безнең өчен бик мөһим иде.  

Ишектән кергән җиргә, ул көнне «Идел-пресс» җитәкчелеге кызыл келәмнәр җәйдергән иде. Минтимер Шәрипович моңа да игътибар итте. Шаяртып та алды: келәмне үзе килгән хөрмәткә җәеп куюларын, әлбәттә, аңлады.  

«Сөембикә» журналы ул чакта 9 катка урнашкан иде. Безнең белән берүк катта –  «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары редакцияләре. Минтимер Шәрипович 9 каттагы барлык бүлмәләргә кереп, һәркем белән исәнләшеп чыкты. «Чаян»да шагыйрь Зөлфәт белән аралашып, аның хәлләрен белешергә өлгерде.  

«Сөембикә» редакциясендә чәй өстәле янында булган очрашу ул көнне бик җылы узды. Минтимер Шәрипович һәрвакыттагыча гел шаяртты. Аның «Сөембикә»не яратуы, якын итүе бөтен сүзендә сизелеп торды. «Без үскәндә өстәлдә һәрвакыт «Азат хатын» булды, без шушы журналны укып үстек», – диде ул.  

Журналның тиздән булачак юбилее уңаеннан кунакларга танылган рәссамнар Ольга Кузмина һәм Светлана Гарбузовадан татар хатын-кызларының матурлык, самимилек символы булган, җыр-риваятьләргә кереп калган Зәңгәр шәлне әзерләткән идек. Шул шәлләрнең берсен Минтимер Шәриповичның җәмәгате Сәкинә ханымга дип тә бүләк иттек. Президент аны бик ошатты. Алай гына да түгел, соңыннан ул аны эшендә дә кулланды: Татарстан бик күп кунакларына шушы Зәңгәр шәлне бүләк итте.  

Очрашу бик нәтиҗәле булды: Президент ул чакта «Сөембикә»нең өч хезмәткәренә яңа фатир бүләк итте.  

 

Туксанынчы еллар – «Сөембикә» өчен генә түгел, бөтен татар матбугаты өчен авыр чор. Ил таркалган, газета-журналлар үз укучыларын күпләп югалткан чор. «Сөембикә»нең дә ул вакыт Украинада, Үзбәкстанда, гомумән, Урта Азиядә яшәүче барлык укучылары белән элемтәләре өзелә. Очрашуда бу хакта да сүз була. «Ул төбәкләрдәге татарлар безгә рәнҗиләр. Үзбәкстан белән мәсьәләне  хәл итәргә тырышып карадык, ләкин барып чыкмады», – ди баш мөхәррир.   

Сөйләшү вакытында «Сөембикә»нең күләмен арттыру турында да сүз кузгатыла. «Барлык темаларны да колачларга журналда урын җитми», – диләр редакция хезмәткәрләре.  

Президент шундый авыр чорда да «Сөембикә»нең үз эшләрен матур гына алып баруы өчен чын күңелдән шатлануые белдерә. «Сез булдыра алганнан да артыграк эшлисез!» – ди ул. «Халык арасындагы хөрмәтегезне югалтмагыз», – дигән киңәшен дә бирә.  

«Сөембикә» журналы редакциясендә булган очрашуда республиканың ул вакыттагы җитәкчеләре – Премьер-министр урынбасары И. К. Хәйруллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары З. Р. Вәлиева, матбугат һәм информация министры И. Г. Әхмәтҗанов, Президент аппаратының матбугат үзәге җитәкчесе Ә. Х. Хәсәнов катнашалар.  

Сүз уңаеннан, 1996 елда «Сөембикә»нең тиражы 30 мең була.  

 

Фотолар: «Сөембикә» журналы архивыннан.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар