Логотип
Мәхәббәт

Мәхәббәт хатлары

Кулдан кәгазьгә язылган мәхәббәт хатлары... Ялгыш кына берәрсе кулга килеп керсә дә, ничек укымый түзәрсең! Хәер, ялгыш хатлар укып, гөнаһка бату юктыр инде ул хәзер. Кулдан хат язучылар сирәктер. Бигрәк тә мәхәббәт хатларын...  

 

Кулдан кәгазьгә язылган мәхәббәт хатлары... Ялгыш кына берәрсе кулга килеп керсә дә, ничек укымый түзәрсең! Хәер, ялгыш хатлар укып, гөнаһка бату юктыр инде ул хәзер. Кулдан хат язучылар сирәктер. Бигрәк тә мәхәббәт хатларын...  

 Хатлар – алар аерым романтика! Мин үзем танылган кешеләрнең, актерларның, язучыларның мәхәббәт хатларына мөкиббән. Менә аларның кайберләре... 

Наполеон Бонапарт Жозефинага. 

«Сине яратмаган бер генә көнем дә, сине кочагыма алмаган бер генә төнем дә булмады. Җаным, мине синнән ерагайткан горурлыгымны һәм амбицияләремне каһәрләмичә бер генә чынаяк чәй дә эчкәнем юк. Хезмәтемнең иң җаваплы чорында да, армия  башлыгы булып торганда да, лагерьларны тикшергәндә дә йөрәгемне бары тик сөекле Жозефинага булган мәхәббәт яулап алганлыгын тоям. Ул минем акылымны томалый, уйларымны биләп ала. Әгәр дә мин синнән Ронаның агым тизлеге белән ераклашам икән, димәк, мин сине тизрәк күрәчәкмен дә. Әгәр дә мин төн уртасында торып эшемә утырам икән, бу бары тик синең белән очрашу мизгелен  тизрәк якынайтыр өчен генә, мәхәббәтем минем. Үзеңнең хатыңда син миңа «Сез» дип эндәшәсең. «Сез?» Шайтаным алгыры! Ничек син шулай дип яза алдың? Бу язудан нинди салкынлык бөркелә! Жозефина! Жозефина! Хәтерлисеңме, мин сиңа: табигать мине көчле һәм җиңелмәс җан белән бүләкләгән, дигән идем. Минем ул җаным синең күңелеңә һавадан үрелгән челтәр сыман сарылды. Син мине яратудан туктадыңмы?! Гомерлек мәхәббәтем минем, гафу ит, җаным газаплана. Сиңа тугры йөрәгем курку һәм сагыну белән тулы...»  

Александр Пушкин Наталья Гончаровага. 

«Бүген – минем Сезне беренче тапкыр күрүемә бер ел булды. Күбрәк уйлаган саен, минем тормышым сезнекеннән аерым була алмый дигән фикергә күбрәк инанам: мин сезне яратырга һәм сезнең эздән барыр өчен генә яратылган. Калган  мәшәкатьләрем – ялгышлык һәм акылсызлык. Сездән еракта мине ләззәт алып өлгерергә җитешмәгән бәхет турындагы үкенечле уйлар эзәрлекли.  Иртәме-соңмы миңа барысын да ташлап, Сезнең аяк астына ташланырга туры килер...»  

 

Владимир Маяковский Лиля Брикка. 

 

«Лилек, син ныклы карарга килгәнсең. Беләм, минем сиңа бәйләнүем йөрәгеңне авырттырыр. Әмма, Лилек, бүген минем белән нәрсә булды – иң куркынычы менә шул һәм мин судагы саламга тотынып, сиңа менә шушы хатны язам. Беркайчан да миңа болай авыр булганы юк иде әле, күрәсең, мин чыннан да кирәгеннән артык олыгайганмындыр. Элек, син кусаң да, мин янәдән очрашуыбызга ышана идем. Хәзер мин үземне тормыштан йолкып алынган кеше итеп хис итәм, беркайчан да, бернәрсә дә булмас сыман. Синнән башка яшәү юк. Мин моны һәрвакыт белдем һәм әйтә килдем. Ә хәзер мин моны бөтен барлыгым белән тоям. Ләззәт белән уйлаган уйларның бүген инде бер яме дә юк.  

Мин янамыйм да, гафу да сорамыйм. Мин сиңа бернинди вәгъдәләр дә бирә алмыйм.  

Сине ышандырырлык бернинди вәгъдәләр дә булмавын беләм.  

Сине газапка салмый торган күрешү, килешү ысулларының да юк икәнен беләм.  

Ләкин мин сиңа язмыйча,  синнән барысы өчен дә гафу сорамыйча, булдыра алмыйм. 

Әгәр дә син барысын да үз-үзең белән көрәшеп, авырлык белән хәл иткәнсең икән, син кичерерсең, җавап бирерсең. Җавапсыз калсаң да, минем уйларымда – син генә.  

Җиде ел элек сине ничек яраткан булсам, бу мизгелдә дә шулай яратам. Син нәрсә генә теләсәң дә, ни дип кенә боерсаң да – барысын да бер караусыз үтәргә әзермен. Яратып һәм үзеңнең гаепле икәнлегеңне аңлап аерылышу нинди газап.  

Кафеда утырам һәм үксим. Сатучылар миннән көләләр. Тормыш инде шушы газаптан гына торыр дип уйлау куркыныч.  

Синең турында түгел. Мин бары тик үзем турында язам. Син хәзер тынычтыр, торган саен миннән ерагаясың һәм мине бөтенләй онытырсың, дигән уйларым куркыта.  

Әгәр дә син бу хаттан газап һәм нәфрәттән кала тагы тойсаң, Алла хакы өчен сорыйм, хәзер үк җавап бир! Мин өйгә йөгердем, синнән җавап көтәм.  Әгәр җавап юк икән. Авыр, бик авыр кайгы.  

Үбәм. Бары тик синеке генә. Мин.  

Хәзер 10, әгәр 11 гә кадәр җавап бирмәсәң, көтүдән файда юк дип белермен». 

Менә шундый төрле, серле, газаплы мәхәббәт хатлары. Ә сезгә хатлар язалармы? Бүгенге заман баһадирлары хат язып мәхәббәт аңлату сәләтенә ияме икән ул?!  

Ә  үзегез язасызмы? Гашыйклар көне уңаеннан, мәсәлән... 

 

 

 

 

 

 

 

  

 

 

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар