Ир-атның “башын катырмыйча гына” әңгәмә кору серләре

Башымны катырма әле! Мөһим сүз сөйли башлыйсың кебек, ә сиңа җавап итеп әнә шулай диләр. Моны, нигездә, бик якын кешеләр генә үзара әйтергә мөмкин. Күп очракта ул - ирең яки яраткан кешең. Димәк, аның сине тыңларга мөмкинлеге юк яки теләми, йә булмаса, әлегә сөйләшүне кабул итәргә, фикерләшергә әзер түгел. Әлбәттә, аның өчен иң уңай вариант: “башымны катырма әле”.
Моны ишетәсең икән, әңгәмәдәшеңә авыз турсайтырга түгел, ә бәлки аны кызганырга кирәк. Димәк, аның баш мие мәгълүмат күләмен колачлый алмый, хәзергесе минутта үзеннән кәнәгать түгел. Сине дә борчылу чыганыгы дип кабул итә. Ир-ат белән нәтиҗәле әңгәмә төзү өчен берничә кагыйдәне истән чыгармау мөһим:
1.Сөйләшү өчен уңайлырак урын һәм вакыт сайларга тырыш. Четерекле мәсьәләне светофорда туктаганда күтәрү секс вакытында проблема хәл итү кебек үк урынсыз. Бу ике хәлдә дә әңгәмәдәшеңнең баш мие башка бурычларны үтәүгә юнәлгән - аңа комачау итү ярамас.
2. Мөрәҗәгатеңне җентекләп һәм аңлаешлы итеп формалаштырырга тырыш. Сорауның алхәбәре бар икән, бу хакта ир-атка башта ук әйтергә кирәк. Әзер торсын!
3. Әңгәмәне “мин синең бу хакта сөйләшергә яратмавыңны беләм ...” дигән сүзләрдән башлау зур хата. Шул рәвешле, син башта ук үзеңә уңышсызлык юрыйсың. Синең сүзләрне ничек кабул итәргә кирәклеген көчле затның үзенә сайларга мөмкинлек бир!
4. Сөяркәңә акча сорарга җыенмыйсың икән, гафу үтенү белән сөйләшергә керешү дөрес түгел. Төчелек, гадәттә, ир-атларны ярсыта гына. Төрле хәлләр була, шулай да мөгамәләне тез чүгеп түгел, ә бер дәрәҗәдә кору яхшырак.
5. Эмоцияләреңне тыярга тырыш. Әйтәсе сүзең никадәр мөһим булмасын, әңгәмәне монологка яки гаепләүгә әйләндерү ярамый. Син бит әңгәмәдәшеңнең мәгълүмат агымында тончыгуын яки саклана башлавын теләмисең. Максатың хаклык тәлап итү түгел, ә сүзеңне ишеттерү.
Болай итеп әңгәмә корганда да сине бик еш “сәяхәткә” җибәрәләр икән, бу мөнәсәбәтләрне киредән карауга зур сәбәп.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.