Логотип
Милли ризык

Чәлпәк

Лилиана МИҢНЕГАЛИЕВА – Мөслим гимназиясендә инглиз телен укыта. «Өе­бездә Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабы бар. Шуннан карап, 13 яшемдә үзем беренче тапкыр бланманже пешергәнем хәтердә. Андагы ризыкларның күбесен әзерләп карадым», – ди Лилиана ханым. Бүген безгә тәкъдим итә торган чәлпәкне көтелмәгән кунакларга ярты сәгать дигәндә әзерләп булганы өчен үз итә ул. Кунаклар беребезгә дә килми тормый, бергәләп өйрәник әле!


Лилиана МИҢНЕГАЛИЕВА – Мөслим гимназиясендә инглиз телен укыта. Таҗикстанның Куляб шәһәрендә туган кыз ул. Әтисе Расих Мөслим районының Мәллә Тамак авылыннан. Әнисе Мәмдүдә – Арча районы Кенәр авылы кызы. Ике укытучы Таҗикстанда танышып гаилә кора шулай.
«Каникулларны Мирзасалих бабай белән Зәйнәп әби янында, Мәллә Тамакта уздыра идек, – дип искә ала Лилиана ханым. – Әбиебез чын татар хатыны: уңган, чиста, сабыр. Үрнәк гаилә нинди булырга тиеш, дисәләр, «Әбием белән бабам кебек», – дим. Мирзасалих бабам әллә ничә сугышта катнашкан. Зур гәү-дәле, гайрәтле кеше. Әбием исә, күгәрчен кебек, бәләкәй генә. Безне бар эшкә дә өйрәтте алар. Печән дә чаба, утын да яра, сыерын да сава алабыз. Без дигәнем – балалары­ның балалары. Бер йодрык кебек бердәм булып үсүебез дә – әбием белән бабам тәрбиясе».

Чит кавем арасында туып-үссә дә, үзенең татар кызы икәнен бәләкәй­дән белә Лилиана. «Әниемнең әнисе Рабига әбием дә безнең белән яшә­де. Күп эшләрне аннан оттым. Өе­бездә Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабы бар. Шуннан карап, 13 яшемдә үзем беренче тапкыр бланманже пешергәнем хәтердә. Андагы ризыкларның күбесен әзерләп карадым», – ди Лилиана ханым. Бүген безгә тәкъдим итә торган чәлпәкне көтелмәгән кунакларга ярты сәгать дигәндә әзерләп булганы өчен үз итә ул. Кунаклар беребезгә дә килми тормый, бергәләп өйрәник әле!

Кирәк 

5 йомырка / 50 г сөт яки сөт өсте / 30 г шикәр комы / бер чеметем генә тоз һәм аш содасы / 500 г бодай оны / кыздырыр өчен сары май / 50 г шикәр оны (пудра).

Йомырканы тирән эчле савытка сытып, шикәр комы салабыз һәм яхшылап туглыйбыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Соңыннан сөт кушабыз, тоз өстибез.

   Аш содасын он белән катнаштырып бутыйбыз. Онны аз-азлап кына куша барып, камыр басабыз. Камыр катырак булырга тиеш.


  Әзер камырны 80–100 г кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне шарсыман әвәлибез.


  Камырны диаметры 20–30 см җәем итеп җәябез. Калынлыгы 2 мм тирәсе булсын. 

  Җәем зуррак булса, тәлинкә куеп, кырыйдан чыгып калганын кисәбез.


  Кайнап торган сары майда чәлпәкләрне берәм-берәм кыздырабыз. Артык күпереп китмәсен өчен, чит-читләренә агач таякчыклар белән баскалап торабыз.


  Әзер чәлпәкләрнең суынганын көтәбез. Суынгач, һәрберсенә шикәр оны бөркеп, берсе өстенә икенчесен өеп, чәй табынына чыгарабыз.


Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар