Логотип
Милләттәш

Сенсэй Лариса

Социология фәне докторы Лариса Усманованы Казанга озатканда Хамада шәһәренең префекты Симадо-сан, күз яшьләрен сөртә-сөртә, бер генә җөмлә әйтә ала: «Әгәр берәр вакыт адашып калсаң, туры үзебезгә кайт, Рари-сан!»

Шулай да, кем соң ул Рари-сан?

Тылсымлы сүз шул ул: «Кайт!» Әтисе белән әнисе дә аны инде ничә ел шушы сүз белән алгысатып торалар. Инде менә кайта! Япониядә – Кояш чыккан илдә яшәлгән ун ел гомернең зур күпчелеге биредә – Япониянең көнбатышындагы Симанэ префектурасында урнашкан Хамада шәһәрендәге университетта үтте. Инде менә китә. Бөтенләйгә дип уйлый үзе.
– Рари-сан, кая илтим сезне?

 Янына ук килеп туктаган полиция машинасын күреп, Лариса сискәнеп китте. Японнар «л» авазын әйтә алмый, шуңа күрә «Рари» инде ул. «Са» иҗеген үзе, бу иҗекнең һич тә «сан» дип үзен-үзе олылауга мөнәсәбәте юклыгын, тыйнаксызлык билгесе түгеллеген, фәкать исеменең бер өлеше генә икәнлеген аңлата-аңлата йөдәп беткәч, кыскартты. Японнар, гомумән, озын исемнәр яклы түгел.
– Сез мине каян беләсез?
– Чит илдән килгәннәр безнең префектурада егерме генә, шулар­ның икесе безнең миллионлы Хамадада яши. Сезне барыбыз да беләбез, сенсэй (профессор). Утырыгыз, кая кирәк шунда илтәм!
– Диңгез ярына.

Япониянең генә түгел, туган иленең дә ярларын юа торган Япон диңгезенең текә якасына басып, ничәмә-ничә мәртәбәләр Кояшны Казан тарафына озатып калганы бар аның. Инде менә кайта. Казан университетына кайта. Зур яңалык­лар төяп кайтам, университеттагы чагыштырмача яшь Шәрык теллә­рен өйрәнү факультетына яңа су­лыш өрәм әле мин, дип ышана ул.

Ул заманнан бирле өч ел үткән. Хәзер университет үзе дә федераль дип, Шәрык телләрен өйрәнү факультеты да Халыкара мөнәсәбәт­ләр институты дип йөртелә. Икътисад алгарышында Ерак Көнчы­гышның әһәмияте арта барган саен ул төбәктә яшәүче­ләрнең телләрен өйрәнүгә дә игътибар көчәя бара. Димәк, шул кызыксынуның үзәгендә торган Лариса Усмановага да.

Ларисамы? Лариса һәрвакыт үзәктә торды. Гади кешеләр гаиләсендә туган кыз иң әүвәле, үҗәтләнеп, Мәскәү университетын яуларга тырышуы белән гаҗәп­­ләндергән иде. Конкурстан узмады. Әйләнеп кайтты да шул ук елны Казан университетының журналистика факультетына укырга керде. Медальле татар кызына биредә ишекләр ачык иде. Башка курстагылар Марксның «Капитал»ын яттан белгән кызны күрер өчен аудитория ишекләрен ачып-ачып карый торганнар иде. Ярый әле шул чакта яшь хәтерен «Капитал» белән чыныктырып, чарлап калган. Ярады бит!

Алтын ачкыч эзләп

Журналист дипломы алган Лариса Усманова эшкә «Молодежь Татарстана» газетасына килә. Газетаның җәмгыятьтә лидерлык иткән дәвере. Газетаның баш мөхәррире Римма Ратникова берсеннән-берсе кызыклы идеяләрне ташлап кына тора. Тәлгат Бариев, Лариса Усманова кебек яңалыкка комсыз яшьләргә шул гына кирәк тә. Яңалык эзләнеп йөргән көннәрнең берсендә Ларисаның күзенә Лондонда – «Би-Би-Си» компаниясе­нә стажировка үтәргә чакырган белдерү чалына. Тәвәк­кәл бит ул. Бер ай дәвамында гомердә өйрәнеп карамаган инглиз телен ашык-пошык ятлый да китә Мәскәүгә. Әңгәмәне әйбәт кенә үтә кебек. Тик: «Кызым, инглиз телең бик йомшак бит», – диюче берәү табыла. Эх, нигә дип мәктәптә шул инглиз телен юньләп укытмый торганнардыр инде? Дөньяга чыгам дигән һәр кешегә алтын ачкыч кебек кирәк ләбаса ул! «Әгәр киләсе елны мине һичшиксез кабул итәсе булсагыз, өйрәнәм мин инглиз телен. Өйрәнәм! Сүз бирегез!»

Ике як та сүзендә тора. Лариса Усманова Лондондагы өч айлык стажировкадан алтын ачкыч һәм халыкара журналистика тәҗрибәсе белән баеп кайтып төшә. Чит ил матбугатын күзәтеп бара алган журналистлар Казанда берәү-икәү генә.

 Лариса «Казанские ведомости» газетасына кайта. Журналист хезмәтеннән кыеп алган вакытында аспирантурада укый, кандидатлык диссертациясе яза. Әгәр көннәрдән бер көнне ул газетага мәкалә әзерләү нияте белән Казандагы «Сакура» Татарстан–Япония дуслыгы җәмгыятенә килеп кермәгән булса, язмышы нинди орбитага кереп китәр иде икән? Җәмгыятьнең президенты Асия Садыйкова кызны «Сакура»ның кунагы – Татарстанга эш визиты белән килгән Япониянең Россиядәге илчесе Того-сан белән таныштыра.

Того-сан җитәкләгән делегация составында Иде-сан дигәне дә бар икән. Нәкъ менә шушы кеше һәм тәрҗемәче Әсәд Корбангалиев (Токиода мөселманнар җәмгыятенә нигез салган Корбангалиевнең улы) Ларисаны Япониягә укырга барырга кыстыйлар.

Бәлки, Иде-сан Ларисаның йөзендәге япон кызларына хас чалымнарга игътибар иткәндер. Бәлки, кызның, башка журналистлардан аермалы буларак, инглиз телендә иркен сөйләшә алуын ошаткандыр.
 
Ихтимал, фән докторы Лариса Усманова тырышлыгы белән дә, факультетта Ерак Көнчыгыш бүлеге эшләп тора.

– Иде-сан белән сөйләшү 1998 елда булган иде. Япония мәгариф министрлыгының «Монбусе» стипендия программасы нигезендә аларда белем алу мөмкинлеге хакында сөйләгән иде ул миңа. Бер ел уйладым. Чөнки кандидатлык диссертациясен дә яклыйсым бар иде. Якладым да Мәскәүдәге Япония илчелегенә киттем. Мин бит әле астрология белән дә мавыккан кеше. 29 яшьтә кеше капыл гына үзгәрергә тиешлеген беләм. Мин дә үзгәрергә булдым. Яшәгән җиремне, тирәлегемне, аралашу телен, менталитетны алыштырдым. Токиога оча торган очкычка утырдым да, түшемә исем-фамилиям язылган катыргы эленгән килеш Токионың һава аланына килеп төштем. Японча бер генә сүз дә белмим. Аның каруы, инглизчәм бар. Шул алтын ачкычым миңа Токионың Гакугей дәүләт университеты ишекләрен ачып керергә булышты. Программа шартлары нигезендә стипендиат үзе теләгән уку йортын сайлау хокукына ия түгел. Минем беренче елым телне, мондагы тәртипләрне, япон гадәтләрен өйрәнүгә китте. Шуннан соң мин укуымны Аояма Гакуин хосусый университетында дәвам иттем. Анда күчүнең кызыклы тарихы бар.



«Сакура» җәмгыяте президенты Асия Садыйкова шушы университетның профессоры Сигэки Хакамадага (без белгән Ирина Хакамданың ата бер, ана башка туганы) китаплар, бүләкләр җибәргән иде. Шул танышудан мин аның рус-япон мөнәсәбәтләре буенча семинарларына кереп йөри башладым. Профессор Хакамада русча белә иде. Аның бер семинарына Япониягә визиты вакытында Президент Владимир Путин белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә килде. Илбашыбыз, гаять киңкүңеллелек күрсәтеп, профессорга мине белүе хакында әйткән. Шулай итеп, ул үзе дә сизмәстән, минем алда гыйлем ишекләрен ачып куйды. Монысы икенче алтын ачкыч булды.
 
Кайберәүләр япон телен белгән кеше кытай телен дә белә инде ул дип уйлыйлар.


– Лариса-сан, йөз еллык тарихы булган хосусый университетка күчкәндә теге махсус стипендиядән колак какмавыгыз гаҗәп.

– Әйе, миңа стипендия генә түгел, укыган өчен ел саен бер миллион иена да түләнә иде бит әле. Япония хөкүмәте миңа ташлама ясады, шул рәвешле минем алда магистратурада уку мөмкинлеге дә ачылды. Гакугей университетында үзем кебек төрле яктан җыелганнар белән инглизчә аралашу мөмкин­легем бар иде әле. Аояма Гакуинда укыту фәкать япон телендә генә. Урамның икенче ягында гына БМО университеты урнашкан. Без БМОның дөньядагы бердәнбер уку йортында уза торган кызыклы семинарларга да йөгерә­без. Мин анда Билл Клинтон, Михаил Горбачев лекцияләрен тыңладым. Хәтта БМО университеты Япония­нең төрле префектураларында уздыра торган күчмә семинарларга да баргаладым. Чөнки мин магистратурада «халыкара мөнәсәбәт­ләр һәм халыкара икътисад» дигән юнәлешне сайлаган идем. Магистр дәрәҗәсен дә халыкара мөнәсәбәтләр белгече буларак алдым.

Миңа докладларны инглиз телендә ясарга, инглиз телендә чыгыш ясарга рөхсәт итәләр иде. Мин ШОС (Шанхай хемәттәшлек оешмасы) эшчәнлеге белән ныклап кызыксына башладым. Шул темага доклад белән Американың Юта штатындагы Солт-Лейк-Сити университетына да барып кайттым. Андый фәнни командировкалар Индиана штатына да булды.

Гомумән, мин ул төбәктәге Азия илләренә турист сыйфатында да баргаладым. Япо­ния хөкүмәте миңа түли торган 180 мең иена стипендия акчасын торак өчен һәм ашауга тотканнан соң илләр гизәрлек тә кала торган иде. Вьетнамда, Кореяда, Камбод­жада, Филиппинда, Кытайда булдым. Болар барысы да ШОС илләре. Димәк, миңа хәзер Кытай теле кирәк!

Иероглифларга нигезләнгән әлифба уртаклыгы бу ике телнең иероглифлары бердәй дигән сүз түгел әле. Бик гыйлемле японнар 8 мең иероглифтан файдалана. (Сүзлекләргә 50 мең иероглиф теркәлгән.) Үз-үзеңә хезмәт күрсәтә алу өчен ике меңе дә җитә. Мин дүрт мең иероглиф ятладым. Чит ил кешеләре өчен иҗекле иероглифлардан алфавит булдырылган. Мин ятлауга маһир – алдыма ачып куям да тиешле текстны, ятлыйм да ятлыйм. Димәк, миңа хәзер кытай телен ятлыйсы. Әмма иң әүвәле кытай теле тирәнтен өйрәнелә торган уку йортын табасы. Таптым мин аны. Симанэ префектурасында – Япония өчен дөнья чите саналган җирдә университет ачып, аңа шәкертләр җыю белән мәшгульләр икән. Мин – халыкара сәясәт магистры – киттем шунда докторантурада укыйм дигән ният белән, кытай телен өйрәнәм дип!
 

Еракка китеп табылдым

 Миңа анда кытай телен түгел, бәлки, ана телемне – татар телен өйрәнергә насыйп булган икән!
– Ничек ул алай?
– Ничекме? Бер көнне профессорым Осаму Иноуэ мине дөньякү­ләм танылган лингвист – төрки телләр белгече Хаттори Сиро архивын тәртипкә салышырга чакырды. «Ул архивта гарәп язуындагы газеталар төпләмәсе килеп чыкты. Шуларны һич төшенә алмыйм. Ерак Көнчыгыштагы төрки-татар эмиграциясе белән бәйле булырга тиеш болар», – ди профессорым. Мин дә «Милли Байрак» дигән исемне укудан уза алмадым.

Ул кадәресен тану да газеталарның бер читендә инглиз сүзләренә юлыккач кына мөмкин булды. «Син бит татар кызы. Бу башваткычны чишү синең бурыч». Җитәкчелек тә беравыздан: «Бу синең язмышың», – дип, минем киләчәк фәнни эшчәнле­гемне – мине социология докторы итәчәк юлны билгеләп куйды. Шулай итеп, мин яңа юнәлештәге эзләнүләр дәрьясына чумдым. Тиздән мин Япо­ниядә ун ел (1926 –1936) чыгып барган «Милли Байрак» газетасындагы мәкаләләрнең каталогын эшләп куя алырлык булдым. Япо­ния­дәге татар-башкорт эмиграция­сенең язмышын өйрәндем. Яңа багланышлар урнаштырдым. Мил­ләт­тәшләремне эзләп таптым. Иң мөһиме – Япо­ния­гә ислам динен алып килгән милләттәшләремнең исемнә­рен фәнни җәмәгатьчелеккә ирештерә алдым. Токиода мәчет салдырган, кайбер япон кешеләрен мөселман­лыкка күндерә алган, хәтта аларны хаҗга да алып барган Габдерәшит Ибраһимның тәрҗе­мәи хәлен өй­рәндем. Япониядәге татарлар белән тыгыз аралашып яши башладым. Токиода Тамимдар Мөхитләр (2009 елда вафат) өендә булып, аның хатыны Сәкинә апа пешергән тансык ашны – токмачлы шулпа ашаганым бар иде инде. И-и, аларда иркенләп татарча сөйләшеп утырган идек... Балалары да татарча белә. Токио мәчетенең соңгы татар имамының улы (хәзер имамнар төрекләр) Рамазан Сафа белән дә белешеп тордык. Аның энесе Йо­сыф Сафа Рой Джемс тәхәллүсе белән япон киносында уйный торган артист.
– Татар телендә чыккан газета­ларның хәстәрләп саклануында бер-бер хикмәт бар сыман.
– Бар, әлбәттә. Архив башлыгы Хаттури Сиро үзе тюрколог дидек бит, өстәвенә, аның хатыны Маһи­рә Аги Пенза ягыннан чыккан татар кызы булган. Алар Кытайның Хайлар шәһәрендә кавышканнар.
– Безнекеләр кайда да бар.
– Әйе, мин Япония университетларында укучы, япон егетләренә кияүгә чыккан татар кызлары – Чаллы кызы Гөлнара Карасава (Сабирова), Казан кызы Светлана Харагучи белән аралаштым.
– Симанэ префектурасының Хамада шәһәре сине географик яктан гына түгел, рухи яктан да илеңә, халкыңа таба якынайткан икән.
– Чыны да шулай. Бердән, мин Япониянең шушы шәһәрен аерым бер туганлык хисе белән ярата башладым; икенчедән, тюркологияне өйрәнү аша япон теленең Урал-Алтай телләренә якын торуын белеп, уртак тамырларны эзли башладым; өченчедән, монысы иң мөһиме – Япониянең Хоккайдо губернасында яшәүче 30 меңлек айну халкы мисалында татар халкының ни дәрәҗәдә хокуксыз булуын аңладым. Айнуларның мәктәпләре дә, мәдәниятләре дә, рәсми тел хокуклары да бар. Югыйсә алар бит 30 гына мең! Ә без – татарлар – кимендә ун миллион. Статистика биргән саннарга ышанмыйм мин.
– Хәзер аңлыйм мин социология докторы Лариса Усманованың Япониядәге студентларын, фәнни эшлә­рен калдырып Казанга ни өчен ашкынып кайтуын – үзгәртергә!
– Әйе, мин Хамада университетында рус теле укыта идем. Фәнни эшләремне, һәрхәлдә, «Милли Байрак» белән бәйлесен, йомгакладым. Токио университеты профессоры Кумацу Хисао махсус грант биреп, «Мил­ли Байрак» нөсхәләрен санлы вариантка яздыру өчен шартлар тудырды. Хәзер ул байлыктан теләсә кем интернет аша файдалана ала. Минем фәнни хезмәтлә­рем китап булып басылып чыкты. Бу татар тарихы мирасына бик зур өлеш. Мин Казан университетына әйләнеп кайткач, Япония белән Татарстан арасында күперләр салу, булган мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү өчен бик күп эшли алырмын дип өметләнгән идем. Мин бит әле, әлеге дә баягы, халыкара мөнәсәбәтләр магистры да. Ярый инде, университетта Ерак Көнчы­гыш бүлеген тернәкләндерә алдым. Баштарак кафедра мөдире булган идем. Аннары, хезмәт хакы түбән булганга күрә, ярты ставкага гына калдым да, репетиторлыкка чумдым. Ни кызганыч, минем белемем Татарстанга әллә ни кирәк табылмады.
Татар теле кытай теле түгел. Алай да, гарәп язуын, иске татар телен өйрәнәсе булды.
 

Япония, йөзеңне ач!

– Япониягә кабат китеп бару ихтималың да тоемлана. Синең күңелдән чыкмый торган Япониягә бергәләп экскурсия ясарга күптән кызыгып утырам. Япония үзе, японнарның яшәү рәвешеннән хәбәрләр халык җырлары аша да, икенче дөньядан очып кергән күбәләк кебек серле сүзләр канатында да безнең мохиткә һаман керә тора. Хасан күле, Халхингол, Порт-Артур янында безнең илгә каршы сугышкан японнардан калган камикадзе, харакири кебек сүзләрне «Сони», «Акай» кебек лейбл сүзләр алыштырды. Ә без, хатын-кызлар, япон тукымаларын яраттык, кимоно (җиңсез) күлмәк тектердек, япон зонтиклары эзләдек, японнарның үзләрен сирәк күрсәк тә, алар сокланган Фудзия­ма тавының, сакура чәчәгенең матурлыгына ышандык. Япон шигъриятен – хоккуларын, танкаларын гына түгел, замана язучыларын да – Кобо Абэ, Мураками әсәрләрен эзләп укыдык. Үзе нечкә зәвыклы, үзе үтә башлы, үзе үтә сизгер җанлы, әмма нык холыклы японнар безнең өчен һаман серле һәм сәер булып кала бирде. Сезнең күзләр аша япон кешеләре белән танышасы иде.
– Минем күзләр ашамы? Карап карыйк соң. Иң баштан ук әйтеп куям: безнең менталитетлар охшаш.

Шуңа күрә дә рус эмиграциясен үз араларына керт­мәгән японнар татарларны читкә тибәрмәгән. Алар да татарлар кебек сабыр, тыйнак, тырыш, әдәпле. Хәтта элек безнең халыкта булган тәңречелек дине белән аларның синтоизм дине дә бик охшаш. Җәмгыятьтә дини кануннар түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт­ләр өстенлек итә. Иң югары суд – вөҗдан хөкеме!




Иң югары кыйммәт – абруйны төшермәү!

Бер күңелсез тарихны искә төшерсәм инде... Кош гриппы дигән нәрсә чыкты бит әле. Шул вакытны тавык асраучы фермерлар гаиләсе, комиссия килгә­ләгәнче дип, әзер продукцияне сатуга куеп өлгерә. Моны белеп алалар һәм икенче көнне җәмгыять, кешеләрнең сәламәтлеге хакында уйламаган өчен, бу гаиләдән йөз чөерә. Әлбәттә инде, мондый шартларда яшәү мөмкин түгел – оятлы булган ир белән хатын, якындагы урманга китеп, үзләренә кул сала.
 
Татардан аермалы бер яклары бар - читкә китеп тамыр җибәрмиләр, япон кешесе үз илендә туарга, үз илендә үләргә тиеш.

Мин үзем дә аздан гына бойкотка эләкми калдым. Токиода укыганда дәрестә профессор сөйләгәннәргә, белдекле­ләнеп, төзәтмә керттем. Профессор салкын гына тыңлады, салкын гына хушлашты. Минем тьютерым (ярдәмчем) атылып килеп җитте: «Нишләдең син, Рари. Берьюлы өч ялгыш ясадың. Беренчедән, син профессорны өйрәтергә алындың; икенчедән, сүзеңне янына килеп аңа гына ишетелерлек итеп әйтмәдең. Өченчедән, ай, өченчедән... син аудиториядәге комфортны боздың! Безнең бере­безгә дә рәхәт түгел хәзер». Әйе, японнар җәмгыятьтә комфорт булдыру өчен күп көч куя: транспортта кычкырып сөйләшмиләр, чүпләмиләр, хәтта кайгы килгәндә дә сабыр гына хәсрәтләнәләр.
– Инде япон өенә керик.
– Әйдәгез соң. Минка – бамбук, салам, балчыктан оештырылган традицион япон өе. Ул илдә күпкатлы биналар офислар өчен генә төзелә. Гади халык бездәге дача өйләрен хәтерләткән тыйнак өйләрдә яши, йорт җиһазы – иң кирәге генә. Көндез диварлар күтәртелеп куела, чөнки Япония эссе климатлы зонага урнашкан. Төнгелеккә диварлар төшерелә. Бүлмәләр шудырма чаршау белән бүленә. Минем үземне шефка алган япон гаиләсенең ике катлы агач өйләрендә еш кунак булганым, куна да калганым бар. Хакаталарның балалары юк иде. Иртәнге ашка япон хатыны бер чынаяк дөге, соя эремчеге, диңгез кәбестәсе, кайвакыт йомырка, кайвакыт балык бирә. Өлешләр бездәгенең өчтән бере кадәр. Таякчыклар – хаши – чәнечке урынына да, кашык урынына да. Аш (мисо) ашау өчен дә ярый, шулпасын чөмереп куясың да, куесын хаши белән ашыйсың. Эчкәннәре яшел чәй. Чәй эчүнең рәтен беләләр дә соң инде! Аның каруы, сөтнең ни икәнен белмиләр. Авылда яшәгән японнар тавыктан башка нәрсә асрамыйлар.

– Япон хатын-кызлары хакында...
– Япон хатын-кызлары дөньядагы иң зифа буйлы затлар. Алар бер дә картаймыйлар, 40 яшьтә 25 яшь бирәсең. Ризыктан, яшәү рәвешеннән инде бу, алар симерүнең, диета дигән нәрсәнең ни икәнен белмиләр, тренажерлы залларга да йөрмиләр. Иелеп-бөгелеп бер-берсен хөрмәтләү – аларның гимнастикасы. Менә унтугыз ел инде гомер озынлыгы ягыннан японнар беренче урында тора. Уртача 77 яшькә кадәр японнар чир сөйләмиләр. Теге кимоно дигән кием япон хатын-кызлары гәүдәсендә генә килешле утыра. Алар кигән кимонолар җиңсез түгел, тегелешенә, бизәгенә карап, аерым бер мәгънә белән киеләләр. Тик кимоно хәзер туй күлмәге һәм гейшалар күлмәге булып кына калып бара бугай инде. Гейша дигәннән... Гейша сәнгать плюс кеше дигәнне аңлата. Димәк, гейшалар гаять нечкә зәвык белән матур итеп әңгәмә кора белә торган, кешенең ялын бизәргә сәләтле кызлар була инде. Гейшалар мәктәбенә кызларны тугыз яшьтән алалар да аларга әдәп кагыйдәләрен, аралашу нечкәлек­ләрен, сәнгать серләрен өйрәтәләр. Япон кызлары кияүгә ашыгып чыкмый. Менә мин кырык яшьтән узып барам. Япония өчен әле мин кияүгә чыгып, бала табар яшьтә саналам. Ул халык җенси яктан бик тотнаклы, дәртле түгел, әмма гаеп итәргә дә ашыкмыйлар. Һәр кеше мизгелнең рәхәтен татып калырга хаклы.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар