Логотип
Милләттәш

Өчпочмак салган күпер яки тамырларга тартылу

«Бельгия татарлары» оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиева Әлки районының Чуаш Кичүе авылы кызы. Журналист. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгендә эшләгән. Ун ел элек язмыш юллары Лилияне «Сельская жизнь» газетасының үз хәбәрчесе вазыйфасында Бельгиягә – Бенилюкска алып китә...

Аның тормышындагы иң зур вакыйгалар шушы соңгы дистә ел эчендә булмадымы икән?! Дөрес, журналист һөнәрен ташлаганы юк анысы. Әмма темасы шактый үзгәргән: татарлар, тел, мәдәният... Һәр язма: «Ә бу Татарстанга кирәкле, файдалы булырмы?» – дигән сорауга күңелдән уңай җавап тапкач кына языла. Туган теленә, халкына, тамырларына моңарчы булмаганча тартылу Бельгиядә таралып яшәгән милләттәшләрен бер йодрыкка тупларга – «Бельгия татарлары» оешмасы төзергә этәргә аны.   

Ун ел эчендә тагын ниләр булганмы? Ул – кияүгә чыккан. Ире Жан моңарчы дөньяда татар дигән милләт барын да белмәгән, Казан, Татарстан турында да беркайчан ишетмәгән. Минем белән ул: «Исәнмесез!» – дип күреште... «Бельгия татарлары» оешмасы эшендә Жан безгә бик күп булыша. Матди ярдәм дә күрсәтә. Ватаннан читтәге мондый оешмалар, гомумән, һәр гаиләнең уртак эшенә әйләнә. Берең шуның эчендә кайнап, икенчең аннан берничек тә читтә кала алмый», – ди Лилия.

Тагын?! 2006 елда әтисенә бик тә охшаган кызы Амели туган Лилиянең! Әнисе әйтүе буенча, холкы белән дә күбрәк бельгиялеләргә тарткан төпчеге. Амели бер яшьтән инде балалар бакчасына йөри. Иртәнге җидедән кичке бишкә-алтыга чаклы фламанд теле, мәдәнияте эчендә кайный. Әмма ул Су анасы белән дә, Шүрәле белән дә күптән таныш. Әти-әнисе, апасы бәйрәмнәргә җыенганда, Амели да аларга иярә: үзенә чаклап тегелгән милли бизәкле күлмәген кия, һәрвакыт зурларга кушылып «Күбәләгем»не җырлый...

Ә Лилиянең ике елга бер тапкыр Казанга, әнисе, бертуган сеңлесе янына ашкынып кайтулары, юк, алары үзгәрмәс, тагын бер дистә елдан соң да шулай калыр...

Лилия Вәлиева бүген безгә Бельгиядә яшәүче милләттәшләребез, аларның тормышы, көнкүреше, борчу-мәшәкатьләре, сөенечләре турында сөйли.
 


Татарларны ничек таптым?

Беренче елны ук милләттәшләрне эзләргә тотынмадым әле: башта урнашырга кирәк иде, телне өйрәнергә... Французча яхшы белә идем, ә Бельгиядә күбрәк фламанд теле кирәк булды. Мин 2-3 ел эчендә иркен аралаша башларга тиеш идем. Өйрәндем! Фламанд теле французчага караганда җиңелрәк. Хәтта сез дә фламандча 100-200 сүз беләсез. Ышанмыйсызмы? Нос, брюки, стул, рюкзак, траншея, трактор, канал, банк, ресторан, лифт, туалет... «Исегезгә» төштеме? Кыскасы, Бельгиягә тәрҗемәчесез дә барып кайта аласыз!
 

Татарга катнашы булганнар, Сабантуйның, чәкчәкнең, кәләпүшнең ни икәнен белүчеләр Бельгиядә биш йөздән артык дип саныйм.


Мәктәпне тәмамлагач, Регина да Бельгиягә килде. (Ул башта Лювенда торды, университетта укыды. Хәзер укуын Голландиядә дәвам итә. «Икътисад һәм мәдәният өлкәсендә Россия-Бельгия мөнәсәбәтләре» дигән теманы өйрәнә.) Бервакыт кызым белән бергәләп утырып уйлаштык та: «Әйдә, чәкчәк белән чәй эчәргә халык җыеп карыйбыз», – дибез. Бельгиядә руслар өчен оештырылган сайт бар. Яңа күчеп килгән, рус телендә сөйләшә торган кеше, шушы сайтта страховка, химчистка, мәктәп, кибетләр буенча үзенә бик күп мәгълүмат таба ала. Без дә шунда белдерү яздык: кем татарча чәй эчәргә  тели, килегез, дидек.

Милләттәшләребезне шушы юл белән эзләп карарга Германиядә яшәүче Венера Вәгыйзова-Герасимова өйрәтте. Алар әле ул чакта ире белән икәү «Алтабаш» дигән газета чыгаралар, без шул электрон газета аша танышкан, табышкан идек. Белдерү бирүгә үк безгә хатлар яза башладылар. Кемдер: «Мин Казаннан килдем», – ди, икенчесе: «Чаллыдан күчендем», – дигән... Һәрберсеннән: «Нәрсә эшли беләсең?» – дип сорадык. «Мин гөбәдияне әйбәт пешерәм», – дип җавап бирде берсе. Икенчесе: «Өчпочмак пешереп килергә ризамын», – диде. Шулай итеп, эш бүлештек. Очрашырга бина таптык. Унбиш-егерме кеше килер дип уйлаган идек, иллегә якын җыелды! Дөрес, алар бөтенесе дә татар түгел иде. Кемнеңдер әнисе татар, кемнеңдер – ире... Арада күршесендә татарлар яшәгән, татарлар турында кайдандыр ишеткәне булганнар да бар иде. Чәй эчкән арада һәркем анкета тутырды, үзе турында мәгълүмат калдырды. Аннан электрон почта булдырдык. Нинди яңалык бар – язабыз. Почтасы булмаган олы кешеләргә хәбәрне шалтыратып әйтәбез.  
 


Кемнәр алар Бельгия татарлары?

Кайда да язмыш йөртә инде адәм баласын, язмыш... Оешмабыздагы һәркемне якыннан беләм. Гаилә хәлен, ничек килеп урнашканнарын, нинди эш эзләүләрен... Кемдер кияүгә чыгып килгән. Эшкә, контракт буенча килгәннәр бар – алар бер-ике елдан кире китә. Әле бер ай элек кенә безне табып, бер егет язды: «Эшләргә килдем, озакка түгел, сезгә ничек ярдәм итә алам?» – дип. Студентлар укырга килә. Кичә генә Шамил исемле егет белән таныштык менә: «Бер елга киләбез, бишәү», – диде ул. Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан татарларны нужа кузгаткан. Дусларын, эшләрен, мал-мөлкәтләрен ташлап килгәннәр... Бельгия хөкүмәте аларга шунда ук ярдәм кулы суза, балаларын мәктәпкә урнаштыра, беренче көннән үк яшәргә урын бирә. Килеп, азрак урнашкач, һәркем диярлек милләттәшләрен эзли башлый: безгә ишек кага. Кызлар монда да үз милләте кешесенә кияүгә чыгарга, егетләр үз татарына өйләнергә тырыша. Яшьләр, әлбәттә, күбрәк очраша, аларны рус оешмалары да еш җыя. Тик без яшьләргә, картларга бүленергә теләмибез. Без болай да аз. Аннан, әйтик, Нәүрүзне кем уздырырга тиеш: яшьләрме, өлкәннәрме? Ә Сабантуйны?

Оешма эшләрендә иң беренче ярдәмчегез Регинамы дип сорыйсыз. Кайчан ничек була инде, кайвакыт мин аның булышчысына әйләнеп калам... Мин французча яхшы беләм, ул – инглизчә. Мин элегрәк килгәннәр, өлкәннәр белән элемтәдә, ул яшьләр белән күп аралаша. Без, гомумән, халык белән гел элемтәдә. Телефоннарыбыз тынып торганы юк – нинди генә сорау туса да, шалтыраталар. Берсе: «Улым өйләнә, никах укытмакчы идек, мулла кайдан табарга була икән?» – дип сорый. Икенчесе: «Балам туды, исем куштырмакчы булабыз», – ди. Указлы муллабыз юк югын, әмма кем мәчеткә йөри, кем намаз укый, ураза тота – барысын да беләм. Йолаларны үтәргә ярдәм итүче арада барыбер табыла. Зиратлар... Бу хакта сорамагыз – иң авырткан җиребез... Уйларга да куркабыз! Әлеге илдә яшәгәч, алар чыгарган кануннарга буйсынырга тиешбез. Ислам динендәге татарлар буларак, безгә, һичшиксез, дини кануннарны да җиренә җиткереп үтәү кирәк. Марокко, Пакистаннан килгән мөселманнар мәетләрен күмәргә үз илләренә озаталар әнә. Аларның авиакомпанияләре моның өчен самолетта бушлай урыннар бирә. Ә безгә мәрхүмнең җәсаден туган илгә кайтару өчен 2 мең евро түләргә кирәк. Мәет салынган табут 1 мең евро тора. Ким дигәндә 100 мең дигән сүз бу...



Бельгиядә ничә татар бар?

Моны миннән бар да сорый! Вәкиллек, министрлык, күршеләр, килгән татарлар... Россия читтә күпме кешесе барын үзе дә санап чыгара алганы юк, ә мин,  гап-гади бер хатын, аны ничек саныйм?! Беренчедән, без дәүләт структурасы түгел. Икенчедән... Әйтик, менә бер кыз килгән: «Әбием татар иде, аның куян, төлке турындагы әкиятләрен әле дә хәтерлим», – ди. Татарча «куян, төлке» дигән ике сүз белгән кешене татарлар исемлегенә язып буламы, юкмы? Татарлык белән ничә кеше кызыксынганын исә әйтә алам. Мәгълүмат җитке­рергә кирәк булганда, без аны 150 адреска җибәрәбез. Ул гаиләдә ир белән хатын, бер-ике бала дип санасак, барлыгы биш йөздән артык татар дияргә мөмкин.

«Бельгия татарлары» оешмасы булып рәсми теркәлү үткәч, Бельгия хөкүмәтеннән ярдәм ала башладык. Һәм без аны бик җиңел алабыз. Җыелырга, очрашырга урын да бирәләр – язып сорарга гына кирәк.
Оешма вәкилләре Бельгиянең төрлесе-төрле почмагында яши. Юлга алар үзләре түләп килә. Җан, кан чакыруы, күңел таләбе белән...

Бельгиядә татарлар бүген генә яши башламаган, әлбәттә. Аларның яңа берләшүе дә минем яхшы оештыручы булуым аркасында түгел, билгеле. Хәзер интернет заманы бит – һәркем мәгълүматны тиз генә алып, тиз генә җавап бирә. Илнең кайсы почмагында булса да. Франциядә, Голландиядә, Люксембургта татар оешмалары әлегә юк. Әмма оештырырга омтылулар бар инде. Алар хәзергә безгә яки Германиягә йөриләр. Сабантуйларга киләләр, Нәүрүзгә, театр карарга (ике ел элек Тинчурин театры Бельгиядә гастрольдә  булды!)...

Бельгия – яшәргә җайлы ил. Мәктәпләре, больницалары, страховкалары, транспортлары – бар да уңайлы. Ләкин халкы безнең белән чагыштырганда шактый «ябык», «үз эченә бикләнгән». Күршеләр белән дә, туганнар белән дә артык аралашмыйлар. Хисчән түгелләр. Һәрхәлдә, җырлый-җырлый еламыйлар инде...
 


Иң авыры...

Баштагы мәлләрдә иң авыры нәрсә булды дисезме? Кайда катык, кайда эремчек, кайда кара икмәк саталар икән дип гел эзләп йөрүемдер... Үзебезнең ризык җитми анда! Шул ризыкның тәме җитми. Алар, мәсәлән, ботка бөтенләй ашамыйлар. Карабодайсыз, тарысыз, гомумән, бер ярмасыз тормышны күз алдына китереп карагыз! Өчпочмак, пилмән, бәлешнең ни икәнен дә белмиләр. Әлбәттә, итне безнең кебек турап, чыгартып камыр эчләренә тыкмыйлар – ике яклап кыздырып, кызылы да бетмәгән килеш ашыйлар. Яшелчәләрдән дә салат ясап тормыйлар – өстәлгә шул килеш турап кына куялар. Безнең ризыкны алар авыр, артык майлы, диләр.

Татар ризыкларын бәйрәмнәрдә генә пешерәм. Гөбәдиягә кызыл корт кирәк шул... Казаннан кунакка килүчеләр булса, корт, казылык алып килергә кушам. Чәкчәкне беренче елларда гына сорадык. Хәзер күпме кирәк, үзебез ясыйбыз. Аннары мин әнидән һәрвакыт тозлаган кәбестә, гөмбә алып килүен сорыйм. Анда кәбестәнең сорты бүтән бугай, тозласаң да бездәге кебек килеп чыкмый. Әни елга бер тапкыр килә, шулай булгач, без тозлы кәбестәне елга бер ашыйбыз!
 


Турист шулай әзерләнә

Без еш кына Бельгия ханымнарын җыябыз да, камыр куеп өчпочмак пешерергә өйрәтәбез үзләрен. Яки пилмән. Яки кош теле. Мин моны оешмабыз башкарган иң зур эшләрнең берсе дип саныйм. Алар безнең аш-сулар белән үзләре дә бик кызыксына. Мондый очрашулар үткәрү өчен төрле шәһәрләрдәге  хатын-кызлар оешмалары безне гел үзләренә чакырып торалар. Бинасын бирәләр. Нәрсәгә генә тотынсак та, аны әзерләү өчен кирәк булган продуктларны үзләре алалар. Юл хакын түлиләр. Музыка, компьютер – барысы да бар. Савыт-сабаның ниндие кирәк – рәхим ит...

Ул көнне зал туган ягыбызның бер почмагына әйләнә. Татарстанга, Казанга багышланган китаплардан күргәзмә ясыйбыз. (Инглиз телендә шундый басмалар җитми безгә!) Милли киемнәр киябез. Залны чиккән сөлгеләр белән бизибез. Өстәлгә чиккән эскәтерләр җәябез. Агач кашыклар куябыз. Милли көйләр яңгырый. Шаулап самавырыбыз кайнап тора.

Бернәрсә турында да әйтми, аңлатмый калмыйбыз. Әйтик, нигә чәйнек самавыр башында торырга тиеш? Чәйнеккә Казан Кремле һәм Сөембикә манарасы сурәте төшкән – аларның тарихын сөйләп узабыз. Аннан аш-суга тотынабыз. Һәрнәрсәне адымлап күрсәтеп барабыз, бөтен технологияне аңлатабыз: хәзер камыр куябыз, аның кабарганын көткән арада өчпочмакның эчлеген әзерлибез... Теләгәннәр өчпочмакны үзләре дә ясап карый. Өчпочмаклар мичтә пешкән арада без тагын Татарстан турында сөйли торабыз. Аннан бергәләп чәй эчәбез. (Өчпочмакны безнең Гүзәлия Латфуллина бик тәмле пешерә. Аның пилмәне дә телне йотарлык була. Ул Бельгиядә ире, ике кызы белән яши. Кош теле ясау – Башкортстан кызы Светлана Мөгинова өстендә.)

Очрашу ахырында һәркемгә милли ризыгыбыз (пилмән, кош теле, чәкчәк...) рецепты язылган открытка, Казан турындагы буклетлар таратабыз. «Татарстанга барып кайткан кебек булдык», – диләр алар. Бүген үк билет алып юлга чыгарга да ризалар. Тик кызганыч – Казанга Брюссельдән туры рейслар юк. Югыйсә туристлар тагын да күбрәк булыр иде...  
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар