Логотип
Милләттәш

Миһербанлык – йөрәктән...

Берәүләр газиз әниләрен карауны да чиксез авыр мәшәкатькә санаганда, алар бу «йөкне» үзләре, үз теләкләре белән күтәрә. Йөрәк кушканга...

Кадере барда, хөрмәт күргәндә кеше үзен артык итеп тоймый. Бигрәк тә өлкәннәр. Татарстанга чиктәш Самара өлкәсендә картлыкны шатлыкка ук әйләндерә алмасалар да, аңа «ияреп» килгән авырлыкларны беркадәр җиңеләйтү юлларын тапканнар.

«Өлкәннәрне һәм инвалидларны гаиләгә тәрбиягә алу турында»гы законны Россиядә иң беренче кабул иткән төбәк Самара булды. Бүгенге көндә өлкәдә андый гаиләләр инде ике йөзгә якын. Тәрбиягә бала алу белән өлкән кешене үз гаиләңә сыендыру арасында аерма бик зур. Бала – яшь тал чыбыгы кебек: аны алай да, болай да бөгәргә – барысына да өйрә­тергә була. Ә гомер кичкән карт-карчыкның дөньяга үз карашы, үз гадәтләре, үз тәртибе. Картлыкның күңеле дә бик нечкә: юктан да хә­тере кала, үпкәли, рән­җи, ул вакчылга, шикчелгә әйләнә. Аңарда бер кочак авыру – өлкәннәр, ялгызлыктан бигрәк, кемгәдер бәйле булудан курка: аяк өстендә йөри алганда үз көннәрен үзләре күрергә тырышып, күршеләре түгел, балалары кулына да күбесе урынга егылгач кына кала. Әйе, бу гаиләләр өчен иң авыры – бер-берсенә яраклашу, күңелләргә ачкыч табу, сабыр була белү. Гомер буе белгән кешең – күршең, элеккеге хезмәттә­шең, ерак туганың булса да (тәр­бия­гә әби алам дип берәү дә әллә кайдагы картлар йортына чыгып китми, әлбәттә), бер түбә астында яши башлагач, барыбер берең – икен­чеңә, яшең картыңа ияләшергә күпмедер вакыт сорала. 

Закон буенча, «тәрбиягә алган гаилә»гә хезмәт хакы каралган. Самарада ул бүгенге көндә өч мең тирәсе (алар үрнәгенә ияргән кайбер башка өлкәләрдә бу сумма төрлечә – 4 мең дә бар, 5 мең дә). Карт кешене тәрбияләү хезмәт стажына да керә. Өлкәннәр пенсияләренең 75 процентын опекунга биреп барырга тиеш. Йорт һәм фатирлар картларның үзләренә кала. Хәер, авыл җирендә яшәгән ялгыз карчык­ның ишелеп бетә барган өенә кем кызыксын?! Гому­мән, «өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» турында сүз барганда, матди якны бөтенләй «онытып», төшереп калдырып, игелек, мәрхәмәт, киң күңеллелек, яхшылык, кешелеклелек, миһербанлык... турында гына сөй­ләр­гә кирәктер. Күршеләрдәге бу яңалыкның безне тагын шул ягы сөендерә – «тәрбиягә алган гаи­ләләр» арасында милләттәшләребез бик күп. 
 


Татар Байтуганы: Мөнировлар

Акылга зәгыйфь Фәритнең Мөнировлар гаиләсе әгъзасы булып китү тарихы... 1942 елга барып тоташа. 

...Сугыш башлануга Раиләнең әтисен фронтка озаталар, әнисе урман кисү, окоп казу кебек эшләрдән кайтып керми. Бер яшьлек сабый күрше кызы Кәримә кулында кала. Үзенең бөтен барлыгын, яшьлеген шушы сабыйга багышлый Кәримә. Иренең һәлак булуы турындагы кайгылы хәбәр килгәч, сугыштан соң Үзбәкстанга кияүгә чыгып киткән әнисе Раиләне алырга кайтканда, әниле-кызлы кебек яшәп яткан бу икәүнең берсенә – унөч, икенчесенә инде кырык яшь була. Бары тик шул вакытта гына үз гаиләсен кора Кәримә. Ире үзеннән олырак, сугышта биш тапкыр яраланган, дөньяның ачысын-төчесен шактый татыган, сәламәтлеге бик таушалган кеше була. Тууга «олигофрения» диагнозы куелган Фәритне Кәримә кырык ике яшендә таба, ул – аларның бердәнбер балалары. 

– Мин Ташкентта буй җиткездем, кияүгә чыктым. Ирем Оренбург ягыннан иде, – дип сөйли Раилә апа. – Бер-бер артлы дүрт бала таптым, тик әтиләре генә гомерле булмады... Кәримә апа белән арабыз өзелмәде: гел аралашып, хәбәрләшеп тордык, туган якта ел саен бер булып килә идек. Төп нигезнең ишеген ачып кергән кебек, һәрвакыт аларга кайтып төшәбез. Кәримә апа үлгәндә Фәриткә унҗиде яшь иде. Бер елдан әтисе Нәфигулла агайны да җирләдек... Фәрит, шулай итеп, бу дөньяда дөм ялгыз калды. «Аны ташласам, карамасам, Ходай мине берәр нишләтер», – дип уйладым да, Байтуганга күченеп кайттым...
Авыру бактың ни, авырып яттың ни... Гамәл дәфтәрендә бу сынауларның дәрәҗәсе бер, димәк.

Аннан әнисе янына ике баласы белән Гөлчирә кайтып төшә. Хатынны авылда язмышының яңа борылышы көткән булып чыга: җәмәгате вафатыннан соң өч бала белән тол калган Мәҗит белән алар яңа гаилә коралар. «Синеке» һәм «минеке»нә бүленгән балалар янына «безнеке» өстәлә – Ильяс туа. Биш ел элек Гөлчирәнең Бөгелмәдә яшәүче бертуган сеңлесе кинәт авырый башлагач, әниләре Раилә апага аның янына чыгып китәргә туры килә. Ике ут арасында калган әнисен: «Фәрит өчен кайгырма, аны үзебезгә сыендырабыз», – дип юата Гөлчирә...

Фәритнең бу йортта аерым үз бүлмәсе бар, өсте-башы бөтен, чиста. Табын янына утырсалар, ашны иң элек аңа бүләләр. 
– Читтән кайткан кешеләргә авыл халкының мөнәсәбәте икен­черәк. Әмма безне хөрмәт итәләр, Фәрит аркасында гел рәхмәт ишетеп яшибез, – ди Раилә апа. 
Гөлчирә Мөнирова Бө­тен­­россия күләмендә уздырылган бәйгедә «Социаль хезмәт күрсә­тү­че оешманың иң яхшы хезмәткәре» исеменә лаек булган. Бу мактаулы исемне аңа Мәскәүдә Россия Президенты үзе тапшырган.  

Хактыр, хөрмәтне Фәрит өчен дә тоялардыр, тырыш, булдыклы булулары да сокландырадыр. Ишегалларында – сыер, тана, җитмеш баш каз, сиксән бройлер чебие, егерме биш тавык... 
– И-и, авыр чаклар булды инде, – дип искә ала Гөлчирә. – Гаилә зур, колхоз таралды, эш юк... Балалар белән тирә-юнь авылларга да йөреп шешә җыябыз, аны юып сатабыз – шулай итеп ай саен бер капчык онлык акча эшли идек. Бүгенгесе инде, Аллага шөкер. Дүрт бакча бәрәңге генә утыртабыз. Үзебезнеке 40 сутый, әни белән Фәритнеке, Тимур улыбыз авылда йорт сала – аныкы, каршы күршебезнеке буш калды – анда ничек алабута үстерәсең... Быел менә халыкта бәрәңге уңмады, тирә-күршеләр бездән сатып алды. Әни белән икәү язын помидор үсентеләре үстереп саттык – унике меңлек булды, аннан поми-дор... Унҗиде баш умартабыз бар. Җәен эш күп инде. Күрше авылга кияүгә чыккан ике кызыбыз йорт җиткезәләр, монда – малай. Осталар да ашаттык. Балалар бер-берсенә бик булышалар: безгә нәрсәгәдер үпкәләгән чаклары булса да, үзара бик тату алар. 

Соңгы елларда ике инсульт, ике инфаркт кичергән Мәҗит аганың иң беренче ярдәмчесе – Фәрит. «Уң кулым ул минем», – ди йорт башлыгы. Үзе белеп тотынмаса да, кушкан бөтен эшне дә башкара Фәритләре. Мәҗит абыйсы белән мәчеткә, җомга намазларына да бара. Әбисе (Раилә апага ул «әби» дип дәшә) белән район сәхнәләрендә җырлап йөргән чаклары да булган.

Авылдашларының бу гаиләгә карата хәерхаһлы булуының тагын бер сәбәбе бар әле: Гөлчирә – Байтугандагы тугыз социаль хезмәткәрнең берсе. «Әле дә ярый Гөлчирә бар!» – дип, аны бүген сигез йортта сигез ялгыз карчык көтә. Аларның иң яшенә – җитмеш алты. 
– Һәрберсен көнгә икешәр тапкыр урыйм, – ди Гөлчирә. – Җәяү өлгермәс идем – Мәҗит машинада йөртә. Беррәттән ул аларның һәр көнне газларын да карап чыга: өлкәннәр бит, Алла сакласын, хәтерләре дә бик юк. Кибеттән нәрсә кирәк шуны алып кайтам. Идән юам, өйләрен җыештырам. Керлә­рен алып кайтып уам инде. Җәйләрен су ташып, үз мунчаларына ягып кертәм, кышка атнага бер тапкыр үзебезгә алып килеп юындырам. Кышын карларын көрибез. Элегрәк бакча чүпләрен утап, бәрәңге төпләренә кадәр өя идек әле... Сиксән өч яшьлек Хәти­мә апа авырып урынга ятты әле менә. Аның чакыртып кайтарырга балалары, туганнары юк: иртән Фәрит артыннан ботка пешереп җибәрдем, төш вакытында аш илтеп килде...

Менә шулай: Гөлчирәнең сигез мең хезмәт хакына бөтен гаиләнең өлеше кергән. Бүген иртүк капканы әбиләрнең берсе – Разия апа каккан. Сиксән тугыз яшьлек әнилә­рен үзләре белән алып китәргә кызлары кайткан икән. Бишесе дә Татарстанда, Чаллыда яши. «Кызлар: «Кешедән оят, әни, җыен – китәсең», – диләр. Гөлчирә балам, әйт шуларга: «Әниегез әйбәт әле, үзе генә дә яши ала», – дип әйт! Син бит мине барыбер ташламый­сың?!» Карчык кешенең бу үтене­чен ничек кире каксын инде Гөлчирә? Әбиләрнең авылдан кузгаласылары килмәү аңлашыла: олы кеше, газиз баласына барып сыенса да, үз өенең бусагасын атлап чыгуга сула. Аларны нигезләре яшәтә, гомерләрен шул озынайта...
– Әбиләрем өчен хезмәт стажым бару әйбәт, әлбәттә, – ди ул. – Ләкин ярдәмеңә мохтаҗларга булыша алу кешегә җан тынычлы-гы бирә – монысы мөһимрәк. Фәритне дә акча өчен алмадык, әлеге закон чыкканчы күптән бездә иде бит инде ул. 
 


Иске Усман: Мифтаховлар

–  Оныттым инде, әллә туксан миңа, әллә йөз яшь... Китәсе иде дә, әҗәл һаман күренми менә...
Безнең нигә килгәнне аңлап, төшенеп тә бетмәгән, инде вакыт-вакыт хәтере дә югалып куйган карчыкның сүзләрен Минзилә дөресли: «Быел җәй туксанын тутырды. Соңгы ике елда үзгәрде шул – элеккеге кебек тәрәзәдән дә карап утырмый, гел урында».

Урынны аңа түрдән, тәрәзәсе урамга чыга торган бүлмәдән биргәннәр. Әби аларга «бирнәсе» белән күченгән: иске шифоньеры, сандык-чемоданнары, стенага элгән келәмнәре... барысы да үзенеке. Ремонт ясатмый, «кузгатмагыз, мин киткәч эшләрсез», ди икән.

Нәфисә әбине гомер-гомергә Иске Усманда авылның иң уңган, иң булдыклы кешесе дип санаганнар. «Бауга кибәргә элгән керенең аклыгына шаклар ката идек – ул аны беркайчан да кайнатмыйча юмады», – дип, авылдашлары бүгенгәчә сокланып сөйли. Кул эшенә дә оста иде, диләр – шәлләр бәйләгән. Гаиләсе, балалары булмаган. Үзе белән бергә яшәгән сеңлесе үлеп киткәч, энесе йортына күченгән менә. Ун ел элек булган инде бу хәл. 

Минзилә бу йортта килен кеше. Кайнатасы белән кайнанасы гына түгел, шушы Нәфисә карчык бәхетенә дә буласы кыз Татар­станның Теләче районы Шәдке авылында туган. Ире Фәрзетдин белән аларны КАМАЗ очраштыра, кавышты-ра. Кайнатасы Зәйнетдин ага: «Кайтыгыз, инде үзебезнең генә тормыш көтәргә чамабыз юк», – дигәнче, Мифтаховлар Чаллыда 12 ел яшәргә, ике бала алып кайтырга, фатирлы булырга өлгерәләр.
– Барысын да ташладыгыз да кайттыгызмы? – диюемә Минзилә: «Фәрзетдин Себергә күченәбез дисә, мин бүген дә аңа ышанып чыгып китә алам», – дип җавап бирде. «Кыен күреп яшәмәдем, абзар җыймадым, тирес түкмәдем, миндә хатын-кыз эше генә булды, – ди ул. – Кызларга да гел әйтәм: «Ирләрегездән алда йөгереп чыкмагыз», – дим». Хатын-кыз эше генә җитәрлек анысы бу йорт-та: 80 сутый бакчада суган үстерәләр икән, быел язын бер тонна (!) вак суган сатканнар. Ике якта – ике карчык (82 яшьлек кайнанасы күптән түгел күзенә операция ясаткан, ул да күбрәк ятып тора), ир, төпчек бала...
– Нәфисә апаны атнага бер мунча кертәм – ди Минзилә. – И-и, кузгаласы, барасы килми инде. Ә алып кайтканда рәхмәт укып туймый. Ходай Тәгалә аның өчен әҗерне бүген үк бирә торгандыр безгә: тормышыбыз бит артка бармый. Әти дә риза-бәхил булып китте, вафатына ике ел гына әле. Ул миңа гел «кызым» дип кенә дәште.

Социаль хезмәткәрләр килеп: «Нәфисә апаны барыбер карыйсыз, әйдәгез «тәрбиягә алган гаилә» итеп рәсмиләштерик», – димәсә­ләр, бу уй башларына да кермәс иде Мифтаховларның. «Әбинең пенсиясе аз икән бит, йөрсәгез, артыр иде», – диюемә дә Минзилә: «Аны больницаларга алып барып, чиратларда тилмертикме?! Кеше көләр!» – дип, кул гына селтәде...

Яткан җиреннән бик сирәк торган Нәфисә әби тәненең ничек сызлануларын үзе генә беләдер. Әмма картлар йортында, чит-ят арасында, нинди генә әйбәт тәрбиядә булса да, аяк-кулларга, буыннарга кушылып җаны да авыртыр, әрнер иде. Ходай анысыннан саклаган. 
Өлкән кешене бер ай картлар йортында тәрбияләү хөкүмәткә унҗиде меңгә төшә.

Картлыкның борчу-мәшәкать­ләрен, авырлыкларын җиңеләйтү дигәннән. Камышлы районының алты авылында «көндез барып тору үзәге» эшли. Әбиләр аны «безнең санаторий» дип йөртә икән. Авылдан читкә чыкмаган карт-карчыклар өчен, чынлап та, ял йорты белән бер бу үзәкләр: шәф­кать туташы, психолог, ялны оештыручы... – бар да бар. Унар-унар әбине ун көн буе дәвалыйлар, ял иттерәләр: иртән алып киләләр, кичке якта өйләренә озатып куялар. Бергәләп урман-кырларга чыгалар, табын артында күңелләре булганчы сөйләшәләр, аралашалар. Бар да канәгать: яшьләргә – эш урыны, картларга – игътибар, кайгырту.   
 
РЕДАКЦИЯДӘН: язманы оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Самара өл­кәсе Камышлы районының Со­циаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Наилә Габидуллинага, аның урынбасары Гүзәлия Шакировага рәхмәтебезне белдерәбез.     

«Сөембикә» журналы, № 12, 2012.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар