Логотип
Милләттәш

Иделдән – Енисейга кадәр

Тук-тук, тук-тук, тук-тук...
Өч тәүлектән артык рельслар өстендә тирбәлгәннән соң, бер мәлне тукылдаган тавыш тынды. Ниһаять, Красноярск җиренә аяк басабыз. 

Казан елап озатып калган иде, ә монда – кояш. Рәхәт! Монысы әле яңадан җирдә басып тору, кояшның җылысын тою сөенече. Шәһәрдә өч көн йөргәч, салкын сулы Енисейда аякны чылатып, Такмак тавына күтәрелгәч, милләттәшләребез белән күрешеп сөйләшкәч, күңелне куанычның башкасы – зуррагы биләп алачак.
 

Саумы, Кызыл яр!

Красноярск краеның тарихы 1934 елның 7 де­кабрен­­нән башлана. Аңарчы Себернең үзәк һәм көнчыгыш өлешләрендәге җирләр Енисей губерниясе дип йөртел-гән. Красноярск шәһәрен беренче тапкыр күрүгә, күз алдында шундый картина туа: мәгърур таулар, горур тайга, көмеш сулы елга куенына урнашкан таш кала. Башыңны уңга борасың – замана белән бер аяктан атларга тырышучы шәһәр ыгы-зыгысы, машина һәм кешеләр ташкыны. Караш буй җитмәслек биек йортларны, XIX гасыр корылмалары белән чиратлашып утырган заманча биналарны колачлый. Боларның барысыннан да арысаң, башыңны сулга бору да җитә: анда – таулар тынычлыгы, Енисей сабырлыгы, кыялар көче. Анда – табигать үзе. 



Енисей, крайның буеннан-буена үтеп, төньяктагы Кар диңгезенә коя. «Диңгезнең шулай якын булуы шактый комачаулый безгә: елга кышын да катмый, шул сәбәпле климатыбыз бик үзенчәлекле, бөтен кешенең дә сәламәт­легенә ярамый», – ди Красноярск халкы. 

Ә Енисейны яраталар. Шулай дип кычкырып йөрмәсә­ләр дә, аңла­шыла. Елга атамасын шигырьләренә, җырларына кушалар. Красноярск турындагы риваять-легендаларда да төп каһарман – Енисей. Борын-борын заманнарда Себердә сихерче Енисей патша хакимлек иткән. Кызлары күп булса да, Базаиха белән Лалетина атлыларын аеруча яраткан ул. Аларны кияүгә бирер чак җиткәч, Енисей тирә-яктагы шаһзадәләрне үз янына чакырткан. Беренче булып патша хөкеменә кенәз Такмак килгән. Олы кыз беренче булып кияүгә чыга, шуңа күрә Такмакның кәләше Базаиха булырга тиеш. Ошатмаган киребеткән Базаиханы кияү. Тыныч һәм сабыр Лалетинага күзе төшкән аның. Кыз да егетнең хисләренә җавап биргән. Тик бу турыда Енисейга әйткәч, аның җен ачуы чыккан. Ярсуына түзә алмыйча, Такмак кенәзне һәм аның ярдәмчеләрен таш кыяларга, ә кызларын елгаларга әйләндергән. Булдык без ул Такмак тавында. Тауның башыннан шәһәр уч төбендәгедәй күренә. Ә кыяларга тияр-тимәс орынып ике елга агып ята: Базаиха белән Лалетина.

Бүген Красноярск краенда татарлар сан ягыннан урыслар һәм украиннардан гына калышып, өченче урында бара. Губернатор Виктор Толоконский белдергәнчә, төбәктә барлыгы 34 меңнән күбрәк милләттәшебез гомер кичерә. Алты милли-мәдәни татар автономиясе теркәлгән: Красноярск, Лесоси­бирск, Норильск, Шәрип шәһәрләрендә. Татарларның күпчелеге Столыпин реформасыннан һәм Идел буендагы ачлыктан качып, Себергә килеп урнашкан.

Бер ише – сәяси репрессия корбаннары. Авыллары-авыллары белән чыгып китүчеләр дә булган. Төпләнеп калган урыннарын да туган авыллары исеме белән атаган, шул рәвешле кендек каннары тамган җиргә якынрак булырга тырышкан милләттәшләребез. Шунысы да бар: монда авыллар – бер генә милләтле. Һәм алар бер-берсеннән шактый еракта урнашкан. Әйтик, Красноярскидан 200 чакрымда – чеп-чи татар авылы. Аннан тагын 150 ләп чакрым ары узсаң,
чуаш авылына керәсең.



Татарларны хөрмәт итәләр монда. Тырыш халык дип беләләр. «Казанда татарча сөйләшергә оялып, халык урыслаша башлаганда да без телебезне җуймадык. Рәхәтләнеп ана телебездә сөйләшә идек – кырын караучы да, авыр сүз әйтүче дә булмады, кыерсытмадылар», – диләр Красноярск татарлары. Шәһәр мэры Әдһәм Акбулатовның да татар булуы белән горурланалар. Менә быел югары дәрәҗәдә федераль Сабантуй уздырып та милләтебезнең данын еракка тараттылар. Россиянең 36 төбәгеннән татарлар килгән иде анда.

2013 елда Казанда Җәйге универсиада гөрләгән булса, 2019 елда әлеге эстафетаны Красноярск кабул итәргә җыена. Уеннарның кышкысы узачак биредә. Әзерлек эшләре хәзердән үк башланган инде: яңа корылмалар төзелә, юллар яңартыла, шәһәр төзекләндерелә. «Сездәге үзгәрешләрнең бер өлеше генә булса да кертелсен иде бездә», – ди Красноярск халкы. Уеннарның югары дәрәҗәдә узачагына, аңарчы шәһәрнең йөзе дә яңарачагына ышана алар. Югыйсә хәзердән үк 2019 елда кунакка килергә чакырып куймаслар иде.
 
Крайдагы татар салаларын барлыйбыз: Тимершык, Икшермә, Ошма... 
 

Ут кебек Люция

«Ут кебек берәр татарны табып бирегез әле миңа!» Шулай дигәч, без журналистларны озата йөргән волонтер кыз Наташа горур тавыш белән: «Беләсезме, миндә дә татар каны ага бит», – дип куйды. Әбисенә кадәрге буыннары татар булган икән. Тик аннан соң кан алмашу киткән. Наташа да үзен татар тамырлы урыс кызы дип йөри, татарча белми.

Волонтер кыз, «ут кебек татар» дип, бер туташ янына алып килде. «Менә. Яшьлегенә карамагыз, бик акыллы ул, татарча да әйбәт белә», – диде дә китеп тә барды. Люция Гатина белән шулай таныштык. Лесосибирск татарлары турында, милләтләре өчен үлеп торалар, дип ишеткән бар иде. Люция дә шул шәһәрдән булып чыкты. Хәзерге вакытта Краснояр-скидагы Себер федераль университетында укый. Икътисад буенча диссертациясен төгәлләп йөргән көннәре.

Татар гаиләсендә үсеп, кечкенәдән ана телендә сөйләшсә дә, милләт тормышында катнашырга уйлап та карамаган Люция. Лесосибирскида тыныч кына икътисад фәнен үзләштереп йөргән. Кем белә, бер очрак ярдәмгә килмәсә, милли җанлы булуын, бәлки, кыз үзе дә белми калыр иде.

«Татар кызы» бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясыйлар аңа. Әлеге ярыш Люциягә башка бер киңлеккә чыгарга, татарлыгына башка яктан карарга булыша. Кыз туган шәһәрендәге милли иҗтимагый оешма эшчәнлегендә катнаша башлый. Озакламый аны Казанга – Татар яшьләре форумына җибәрәләр. Люция форумнан үзгәреп кайта. «Татарларның нинди көчле, бердәм булуын күрдем. Казаннан читтә дә милләтемне саклап калуга үз өлешемне кертәсем килде», – ди ул. Красноярскига килеп укый башлагач, Люция җирле милли оешма белән дуслаша, шул ук вакытта Лесосибирскидагы оешма белән дә араны өзми.

Әнинең әманәтен үтәдем — күзләре күрмәве турында Касыйм абыйга бер сүз дә әйтмәдем. Мәхәббәт сукырая димени?!

«Сез шундый матур сөйләшәсез – җырлаган кебек». Люция сүзләре бу. Аның соравы буенча теге яки бу сүзне үзебезчә көйләп (Люция биргән билгеләмә!), берничә тапкыр кабатлыйбыз, кайсыдыр сүзне тәрҗемә итеп күрсәтәбез. Ул үзе дә татарча чиста сөйләшә. «Әби исән вакытта телне яхшырак белә идем кебек. Аның янына авылга кайткач, татарча гына сөйләштек – әбием урысча белми иде. Ул татарча әллә нинди колак ишетмәгән сүзләр әйтә, ә энем Ришат белән мин кызыксынып өйрәнә идек», – дип искә алды Люция.

Кыска гына вакыт эчендә Казанда дүрт тапкыр булырга өлгергән инде ул. «Ә укып бетергәч безгә килергә теләк юкмы?» – дим, әңгәмәдәшемнең бүген-иртәгә аспирантура тәмамлаячагын истә тотып.«Мин Казанны яраттым. Эш булса, нишләп әле яшәп карамаска, ди?» – Башка төрле җавап көтмәгән дә идем Люциядән. 

Себер киткән мәхәббәт

71 яшьлек Гәүһәрниса апа Әсватуллина: «Сезгә нәрсә турында сөйлим икән: мәхәббәт хакындамы, әллә башкасынмы?» – дип башлады сүзен. Билгеле инде, мәхәббәт турында! Аякларны бөкләп, яшел чирәмгә утырдык. Янәшәдә Гәүһәрниса апаның балалары, онык-лары кайнаша, Сабан туе мәйданыннан татарча җыр агыла. Әңгәмәдәшем, шул көйгә изрәп, хикәятен башлый.

– Минем әни 1903 елда Буа районы Әлки авылында туган. Ә 1921 елда, 18 яше тулгач, ерак Себергә китеп барырга мәҗбүр булган. Ачлыктан качып, ул елларда күпләр күченеп киткән бит. Бабай белән әби дә, дүрт балаларын ияртеп, бәхет эзләп чит җиргә юл тоткан. Туган җирләрендә калсалар да булыр иде. Тик әниемә апасының уллыкка алган малаеның күзе төшкән. Бик чибәр булган шул әнием. «Сез туганнар, ике туганның арасын бозасыз», – дип, гашыйкларны аерганнар. Касыйм абый әни утырган арба күздән югалганчы карап калган.

Красноярск краена килеп урнаша алар. Чибәр Зәйнәп­бану (Гәүһәрниса апаның әнисе була инде) Мамадыштан күченеп килгән татар егетен үзенә яр итә. Тик гомере буе яшьлек мәхәббәтен – Касыймын сагынып яши. Ана белән кыз арасында сер буламыни – менә Зәйнәп-бану да кызларына күңелен бушата торган булган.

– Әни Татарстанны бик сагынды. Һәр куакның, һәр үсемлекнең исемен әйтеп сөйләр иде. Тәтәм (Красноярскида апа димиләр, тәтә дип дәшәләр) белән икебез йотлыгып тыңлыйбыз, – ди Гәүһәрниса апа. Әнисенең хыялын кызы тормышка ашыра: 1982 елда тота да тормыш иптәше белән Татарстанга чыгып китә. Ул вакытта инде күзләре күрми башлаган Зәйнәпбану карчык: «Касыйм бабаң янына кер, күчтәнәчемне бир, тик күзләрем күрмәвен генә әйтмә», – дип озата кызын.
 – Касыйм абый Буа районының Яңа Чәчкап авылында яши икән. Өен эзләп таптык. Бик ямьле вакыт – июнь ае бу. Канәферләр чәчәк аткан. Ачык тәрәзәдән кечкенә генә өй эченә чәчкәләрнең хуш исе тулган. Кердек, исәнләштек, дога кылдык. «Кем буласыз соң?» – ди Касыйм абый. Тәрәзәгә кояш төшкән иде, шуның яктысына килеп бастым. Ул да минем каршыма килде. «Касыйм абый, 1921 елны апрель башында арбага утыртып кемне озатып калдың?» – дим. Бабайның төсе үзгәрде, агарды, иреннәре, сакалы дерелди башлады. Күзләремә карады да: «Зәйнәпбануым, кайттыңмыни?» – дип, мине кочаклап алды. (Гәүһәрниса апа гүя яңадан шул көнгә кайтты – Касыйм бабай роленә кереп, мине кысып кочаклап алды. Тән буйлап «кырмыскалар» йөгерешкәне сизелде.) 60 елдан соң миндә әнине күрде ул. Кочаклады да калтырап еларга тотынды, аңа кушылып мин елыйм, безгә карап ирем үкси. Менә нинди мәхәббәт тә була икән!
Тынычлангач, бергәләп чәй эчтек. Касыйм абый өзми-куймый: «Мин гомер буе Зәйнәпбану киткән юлга карап гомер иттем, кайтыр дип көттем – кайттыңмыни?» – дип кабатлады. 



Әнисенең туган нигезенә дә керә Гәүһәрниса апа. Чит-ят кешеләр яңа йорт салып чыкса да, Хәсәнҗан бабасы салган нигезгә тимәгән булалар. Әңгәмәдәшем-нең күзендә яшь бөртекләре күренә: «Ул ташларны
бик озак сыпырып утырдым – җылысын әнигә алып кайтып җиткерергә кирәк иде...»

Гәүһәрниса апа ире Шамил белән өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген сигез оныклары һәм бер туруннарының бәхетенә куанып гомер итәләр. «Татарстанны бик сагынам. Кан тартмаса да, җан тарта икән», – ди Гәүһәрниса апа һәм өстәп куя: «Сине дә сагынырмын инде...»

 

«Милләтем генә яшәсен!»

Мин «Сөембикә» журналыннан, дип әйтүем булды, чираттагы әңгәмәдәшем Катифә апа Закураева үз кызыдай кочып ук алды. «Гомер буе алдырган «Сөем­бикә»м бит ул!» Ерак Себердә бу сүзне ишетүнең ничек рәхәт икәнен белсәгез! «Себердә торсак та, без татарча укыдык. Шуңа күрә урыс китапларына, урыс матбугатына күңелем ятмый. Миңа «Сөембикә», «Казан утлары» булсын», – дип тә өстәсәләр...

Әңгәмәдәшем үзе Красноярск краеның Долгий авылында туып-үскән. Әби-бабасы исә Мамадыш районы Тәкәнеш авылыннан. Катифә апа Лесосибирск шәһәрен­дә татар оешмасын барлыкка китерүчеләрнең берсе дә әле. «Мин мәдәният хезмәткәре булып эшләдем. Мәдәният йорты директоры Мәхмүт абыйны: «Әйдәгез, татарларны җыйыйк әле», – дип аптыратып бетерә идем», – дип искә ала ул. Ә авылдан Лесосибир­скига күчеп яши башлагач, Катифә апа автобазага өлкән диспетчер булып урнаша. Шулай да кешеләрне оештырып йөртү сәләте гел кирәк булып тора аңа.

Катифә апаның җиде бертуганы да татар гаиләләре корган. Ә ул үзе, бөтен барлыгы белән татарым дип яшәүче милли җанлы кыз, тормыш иптәше итеп кабарда егетен сайлаган. «Клубта эшләгән чагым. Алар безнең авылга эшкә килделәр. Кичен клубка да чыгалар, безгә дә сүз каталар бит инде. Үземнең очраша торган егетем имтиханнар тапшырып йөри. Ә бу кабарда егете бер көнне озата кайтты. Шулай бер озатты, ике озатты бу мине. Уйламаганда-көтмәгәндә кавышып та куйдык. Бөтен авылга каршы килеп, чит милләт кешесенә тормышка чыктым», – дип көлә Катифә апа. Диннәре бер булгач, яшәү авыр булмаган. Югыйсә 43 ел үрнәк гаилә булып яши дә алмаслар иде. Кызлары Роза белән Фатыймага Катифә апа кечкенәдән татар телен өйрәтеп үстергән, ә алар, үскәч, әтиләрен өйрәткәннәр.

Ә менә кияүләре урыс икән. «Шулай булса да, кызларым өйләрендә татар мохите булдырды. Оныкларга Ваня-Маня дип кушасы булмагыз, дип алдан ук әйтеп куйдым. Каршы килмәде кияүләр. Хәер, миңа каршы килеп булмый да торгандыр. Оныкларыма кечкенәдән татарча өйрәттем. «Әлхәм», «Кәүсәр», «Нәс», «Фәләк» сүрәләрен дә яттан беләләр. Оныгым сигез яшендә җидешәр йөз тәһлил әйтә торган иде!» – дип елмая әңгәмәдәшем. Күзләрендә – сөенеч һәм горурлык.

Катифә апа 1991 елда Казанда булып киткән. Тагын җыена. «Сөембикә» редакциясен, «Яңа гасыр» телеканалын үз күзләрем белән күрәсем килә ди. Казан белән Себердә яшәүче татарларның аермасы турында сорашам. «Сезнең якларда хатын-кызлар зиратларга кереп йөри. Ә бездә – юк. Сездә татары, урысы, марие, чуашы бергә тора, ә бездә һәр милләт аерым авыл булып яши. Укытучы яки зоотехник татар авылына килсә, кыска гына вакыт эчендә татарга әйләнеп тә куя», – ди Катифә апа. 
 
Авылларда, Лесосибирск шәһәрендә мәчетләр эшләп торуын да сөенеп телгә алды ул.



«Авылымны бик яратам. Халкымны яратам. Машина белән авылыма кайтканда: «Тау башында кала бер кала, ул кала Долгий дип атала», – дип җырлап барам. Гомер буе милләтем дип яшәдем, калган гомеремне дә шул юлдан барырга язсын», – ди Катифә апа. Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский «Рәхмәт хаты» да тапшырды аңа. Юкка түгел: 25 ел буе авылларда һәм Лесосибирскиның үзендә Сабантуйлары уздыруда башлап йөргән, милли гореф-гадәтләрне саклап калу юнәлешендә зур эш башкарган кеше ул Катифә апа».

P. S. Красноярск татарлары эстафетаны Түбән Новгородтагы милләттәшләребезгә тапшырды. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, киләсе елга федераль Сабан туе шунда узачак. Бөтен дөнья татарларының җыелу урыны үзгәрсә дә, максаты үзгәрми – гореф-гадәтләрне күрсәтү аша милләтне җиһанга таныту.

Казан–Красноярск–Казан.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар