Логотип
Мәдәният

Идел-йортта ниләр бар

Татарлар яшәгән һәр районның гына түгел, һәр авылның диярлек үз театры бар. Һәвәскәр артистлар арасында төрле-төрле конкурс, фестивальләрнең оештырылып торуы да матур күренеш. Шамил Закиров исемендәге Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенә дә нәкъ менә шул миссия йөкләнгән.

Татарлар яшәгән һәр районның гына түгел, һәр авылның диярлек үз театры бар. Татарларның театр ярата торган халык булуына ишарә бу. Һәвәскәр артистлар арасында төрле-төрле конкурс, фестивальләрнең оештырылып торуы да матур күренеш. Бер-береңнән карап өйрәнү, үзеңне башкалар белән чагыштыру кирәк нәрсә. Шамил Закиров исемендәге Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенә дә нәкъ менә шул миссия йөкләнгән. Ул Татарстан Республикасы халыкларының һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурс үзе 1992 елда башланып киткән. 1998 елда аңа Төбәкара статусы бирелгән. 2018 елдан Шамил Зиннурович Закиров исемен йөртә – монысы бераз таныштыру өчен генә иде.

Катнашучыларга килсәк, алар – Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәп иҗат итүче һәвәскәр театр коллективлары. Быел, мәсәлән, сайлап алу турларында 250 театр коллективыннан 2 меңнән артык кеше катнашкан. Ике тур аша узып сайланган спектакльләр Казанга өченче турга чакырыла. Быел ул 6-15 октябрьдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак.

Өченче турга 12 театр коллективы чакырулы. Мөслим район мәдәният йортының халык театры Мостай Кәрминең «Ай тотылган төндә», Баулы районы М. Җәлил исемендәге мәдәният йртының татар халык театры «Хаҗи әфәнде өйләнә (Ш.Камал), Теләче районы мәдәният йортының «Сердәш» халык театры «Гайфи бабай, өйлән давай» (Г.Зәйнашева) комедиясен, Азнакай шәһәре район мәдәният йортының халык театры Т. Миңнуллинның «Урман эчләрендә урман» драмасын, Мамадыш район мәдәният йортының халык театры Аманулланың «Җәйге кырау», Актаныш районы Киров авылы мәдәният йортының халык тетарты В.Распутинның «Рәнҗетелгән язмыш» әсәрен, Яшел Үзән музыкаль театры Г. Тукай әкиятләренә нигезләнгән «Айлин һәм Данияр» мюзиклын, Балык Бистәсе районы халык театры Г.Каюмовның «Ыру» трагедиясен, Чүпрәлеләр А.Гыйләҗевның «Биш бармакта – баш балдак» комедиясен, Сарманнар Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ын, Тукай районы Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортының халык театры Д.Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасын күрсәтәчәкләр. Финалистлар арасында Башкортстанның Илеш районы мәдәният йортының «Чагыл» халык театры да бар. Алар М.Кәримнең «Кыз урлау» комедиясен алып килгән. Жюри составында булган Рәдиф Сәгъди (үзе дә драматург, язучы, заманында артист булган кеше) бу спектакльләрнең барысын да барып карарга киңәш итә. «Авыл җирендә, эштән кайтып, өйдәгесен эшләгәннән соң клубка җыелып, һәвәскәрләр үз көчләре белән куйган ул спектакльләр кайбер профессиональ коллективлар куйганнан көчлерәк. Сокланып утырдык», – дип белдерде ул.

Гран-Прига лаек булучы коллектив Татарстан Республикасының 1 миллион сум күләмендәге грантын алачак. Моннан тыш та акчалы премияләр бар. 1 урынга – 100 мең сум, 2 урынга – 75 мең (ике коллектив билгеләнә), 3 урынга – 50 мең (шулай ук ике коллектив билгеләнә). Дипломант номинациясендә 6 коллективка 16 шар мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Җиңүчеләр быелның 9 декабрендә билгеле була. Шул ук көнне Г. Камал театрында Гран-При яулаган спектакль дә тәкъдим ителәчәк.

Бәйгедә катнашкан спектакльләрне карарга теләсәгез, чакыру билетлары юнәтергә кирәк. Билетлар бушлай. Билетларга заказ бирү өчен телефон: 8917-856-02-06

Теги: «Идел-йорт» театр бәйгесе театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар