Логотип
Матур булыйк

Җыерчыклар барлыкка килүне тоткарлаучы ризыклар

Яшисең-яшисең дә, кинәт бер көнне көзгегә күзең төшеп имәнеп китәсең: картаям түгелме соң?! Сизелер-сизелмәс җыерчыклар барлыкка килгән (никадәр күрергә теләмәсәң дә, бар алар, бар!), сирәк кенә агарган чәчләр дә очрый икән инде... Тән тиресе өчен иң зур дошман – синең яшең, әлбәттә. Моннан – беркая да качып котыла алмыйсың. Әмма барысын да яшеңә, аяусыз вакытка кына сылтау да дөрес булмас. 

Кояшның зарарлы нурлары, җитәрлек дәрәҗәдә ял итмәү – йокламау, (ә кемдер өчен тәмәке тарту, хәтта исерткеч эчемлекләрне артык куллану) – боларның барысы аркасында да организм ирекле радикаллар белән көрәштә җиңелә, бирешә башлый. Аңарга ярдәм итәрдәй бер юл бар барын. Әйе, дөрес уйлыйсыз, ул – диета.  Безнең тән тиресенең халәте нәрсә ашавыбызга да бик бәйле.  
Түбәндә сезгә тәкъдим итәсе ризыклар антиоксидантларга бик бай, алар исә җыерчыклар чыгуны шактыйга тоткарларга сәләтле. 

Кара көнҗет орлыгы


Ул шәрык аш-суларын әзерләгәндә бик күп кулланыла. Кара көнҗет орлыгы олиен кислотасына һәм аминокислоталарга бай. Тагын – клетчаткага һәм калийга: алар организмнан шлакларны һәм токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Картлык белән көрәшергә дә булышалар. Һәр көнне ашаган ризыгыңа куша башласаң, тирең дә матураячак, чәчең һәм тырнакларыңның хәле дә яхшырачак. 
 

Авокадо


Башка җиләк-җимешләрдән аермалы буларак, авокадода «саләмәт майлар» бар.  Алар исә тәндәге күзәнәкләрне ирекле радикаллар тәэсиреннән саклый. Әгәр табыныгызда һәркөнне авокадо була икән, тән тирегез башкаларныкыннан сәламәт күренүе белән аерылып торачак. Аны помидор, баллы борыч, сөләйман балыгы, кыяклы үсемлекләр белән кушып ашарга мөмкин. 
 

Кабак төше 


Кабак төше минералларга бай (моңа цинк, күкерт, шулай ук Е витамины һәм   омега-3 кислотасы да керә). Кыздырмаган килеш ашыйсыз икән (кыздырганда   аның майлары юкка чыга), картаюдан саклану чарагыз бар дип саный аласыз. Бетчәләрдән калган эзләр белән дә кабак төше ярдәмендә котылырга була. 
 

Балык


Балыкта булган омега-3 кислотасы тирене ныгыта, аңардагы дымлылыкны саклый, шулай ук кызарып торуны,  ялкынсынуны киметә. Иң әйбәте – диңгез балыгы: ризыклар әзерләгәндә аларны кулланырга тырышырга кирәк. Сөләйман балыгы (лосось) һәм палтус кебек балыкларны ешрак ашаудан бөтен кешегә дә файда гына булачак. 
 

Селенга бай ризыклар


Селен – тиренең сыгылмалыгын яхшырта, аны кояш нурларының зыяныннан саклаучы  антиоксидантлар өчен төп табигый чыганак та булып тора. Силенга иң бай ризыклар исә – күркә ите, тунец балыгы, устрица, чикләвекләр. 
 

Кузаклылар 


Коллаген җепселләрен организм аминокислоталардан барлыкка китерә, шуңа күрә безнең рацион аксымга бай булырга тиеш. Тән тиресе сәламәт күренсен дисәк, без моны онытмаска тиеш. Аксымның һәркайсы файдалы: кузаклыларда булганы да, тавык итендә, балыкта, йомыркада булганы да.  
 

Помидор


Ә сез помидорның тәнне кояштан табигый саклаучыларның берсе икәнен белә идегезме? Фильтрларны алыштырмаса да, көчле антиоксидант буларак, помидордагы ликопин тәнне кояшның көчле нурларыннан саклый, ирекле радикалларны нейральләштерә. Чынлап торып тәэсирен сизәргә теләсәгез, помидорның теплицада үскәнен, тәме дә булмаганын түгел, ә өйдә, бакчада өлгергәнен сайларга тырышыгыз. 
 

C һәм E витаминнарына бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр 


Коллаген җепселләрне барлыкка китерү өчен безнең организм С витаминын да куллана. Бу витамин исә күзәнәкләрнең яңаруын, кабат торгызылуын яхшырта.   Шуның өчен дә рационга цитрусларны, бакча җиләген, брокколи кәбестәсен, борычны кертергә кирәк. С витамины папайада да бик күп, өстәвенә анда безгә тагын бик кирәк булган антиоксидант – Е витамины да бар. Ул да безнең тиредәге күзәнәкләрне УФ-нурларының зарарлы тәэсиреннән саклый. Папайаны киви белән алыштырсаң да ярый – С һәм Е витаминнары аңарда да җитәрлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар