Язга керүбез!

Салкын кыш узып та китте! Киемне җиңелгә алыштырып, башлыкларны салып ташлыйсы килә! Язга матур булып керер өчен, безнең киңәшләрне истә тотып, D витамины һәм җиләк-җимеш җитмәгәнлектән сулган, тоныкланган тире, чәчләрне тәртипкә китерик.
Яз көне чибәрләнергә телим! Тирене агартыйм әле — пилинг ясатыйм. Кайда монда матурлык салоны?!
Язын-җәен пилинг тирегезгә зыян гына салачак, чөнки әлеге чарадан соң тире кояш нурларының тискәре йогынтысына бирешүчән була. Пигмент таплар, киресенчә, күбәергә мөмкин! Кемдер лимон, куян тубыгы (пастернак), петрушка маскалары белән агарта тирене. Әмма әлеге маскаларны фәкать кыш һәм көз көне генә ясарга ярый.
Урамдагы җилне кара син!
Яз димәссең!
Тизрәк юынып җылынырга кирәк.
Өйгә кайтуга ук битне юарга ашыкмагыз! Сәгать ярымнан, ике сәгатьтән соң гына — тире температура алмашуга күнеккәч кенә юыныгыз. Урамга чыгар алдыннан да, аеруча салкын җил искәндә, йөзегезгә су тидермәвегез яхшы.
Ультрафиолет нурлар тирене картайтканга күрә, мондый нурларны үткәрми торган кремнар кулланырга киңәш итәбез.
Көн саен сыгылган һәм бераз шикәр комы сибелгән ярты стакан кәбестә согы эчегез. Йә булмаса, иртән һәм кичен ач карынга 2-3 аш кашыгы тозлы кәбестә ашап куегыз.
Язгы кояш нурларында болай да юка, коры тиредә җыерчыклар тагын да ныграк күренә башлый. Кызарган, купшакланган, ялкынсынган тирене дәвалыйк.
Бер чәй кашыгы майонез, икешәр чәй кашыгы уылган чи чөгендер һәм кәбестә, 1,5 аш кашыгы тукландыручы крем яки куе балны (вак кызыл кан тамырлары күренеп торган биткә бал сыларга ярамый) катнаштырып,
10 минутка битегезгә сөртегез. Җылы су яки сөт белән юып төшерегез.
Кыш көне майлы тире яхшы саклана, әмма яз җитүгә майлы тире ялкынсына, аңа бетчәләр чыга. Шуның өчен чистартучы чараларга басым ясагыз.
2-3 аш кашыгы кефирны бер аш кашыгы он белән болгатып, сыгылган лимон суы өстәгез. Биткә маска сөртеп, 5-10 минут ятып торыгыз.
Клеопатра ваннасы
Ваннага 1-1,5 л майлы сөт, 2-3 аш кашыгы бал өстәгез. Ваннадан соң салкынча су белән коеныгыз. Тирегез бәрхет сыман булачак!
Чәч очын кистерегез һәм дәвалый башлагыз: югач, чәчкә бәлзәм сөртегез.
Маска
Бал, зәйтүн мае һәм йомырка агын кушып катнашма ясагыз. Чәч юганда баш тиресенә, массаж ясый-ясый, шуны сеңдерегез. Юеш чәчне тарамагыз, сөлге белән ышкымагыз!
Зәгыйфь чәчне кайнар фен белән киптерү – тагын да зуррак зыян салу дигән сүз! Яртылаш кипкән чәчне салкын фен белән – чәч тамырларыннан алып очларына таба киптерегез.
Тагын бер маска
Бер аш кашыгы тузганак, шалфей, бака яфрагы катнашмасын кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтегез. Чәчне югач, шул су белән чайкагыз.
Көненә йөз чәч бөртеге коелса, бу куркыныч түгел. Күбрәк икән, димәк, сезгә махсус белгеч – трихологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аңарчы өйдә дәваланып карагыз.
Төнәтмә
Бер кузак кызыл борычны спиртка салып, 10 көн төнәтегез. Сөзегез. Төнәтмәнең бер өлешен 1:10 нисбәттә кайнаган суга салып, атнасына ике-өч мәртәбә чәч тамырларына ышкыгыз.
Коры чәчне җимеш, минерал, май һәм витаминнар кергән шампуньнар белән юарга икрәк. Чәч тамырына әрекмән мае сөртү яхшы.
Маска
Бер аш кашыгы бал, эретелгән төссез кына, зәйтүн маен катнаштырып болгатыгыз. Шуңа бер йомырка сарысы өстәп, чәчкә сөртегез.
Чәчне кайнар су белән юмагыз. Сезгә ак балчык кергән маска ярдәм итәр. Бәлзәмне исә чәч очларына гына тидерегез. Чәчне бераз корытыр өчен, язга чыккач, җиңелчә перманент ясый аласыз. Мелировка ясау яки буяу да майлы чәчне корытып җибәрер.
Маска
Бер чәй кашыгы бал белән бер чәй кашыгы алоэ согы, бер йомырка сарысы һәм бер теш уылган сарымсак катнаштырабыз. Башны юарга ярты сәгать кала, катнашманы чәчкә сөртеп, сөлге урап куегыз.
Чәч кипкәнче тарап куйыйм —
формасын алсын.
Юеш чәчне тарау яки үреп кую чәчнең сынучан булуына китерә! Төнгә бигуди урап кую да зыянлы. Урамга дымлы чәч белән чыгу ярамаганлыгы турында әйтеп торасы да юк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.