Ябыктыручы эчемлекләр бернинди дә тылсымлы «зәмзәм сулары» түгел. Аларны диеталар белән берлектә куллансаң гына нәтиҗәле. Бу эчемлекләр аппетитны киметә, ашкайнатуны яхшырта, матдәләр алмашын тизләтә, тәндәге артык сыеклыкны чыгара – ябыктыру үзлекләре менә шуннан. Аларны өйдә дә ясап була. Өйдә ясалганы даруханәләрдән сатып алганына караганда файдалырак та әле.
50-80 г имбир тамырын ваклап яки уып, өстенә 2 стакан су агызабыз һәм ут өстенә кайнарга куябыз. Кайнап чыккач, утны кысып, тагын 20 минут төнәтәбез дә, суытып, көн буена гадәти чәй шикелле эчәбез. Теләгән кеше бал яки лимон да сала ала.
Яшел чәй кара чәйгә караганда тизрәк ябыктыра. Яшел чәйне пешереп сөзәбез һәм термоска агызабыз. Шунда ук берничә кисәк имбир тамырын да салабыз. Тагын 30 минуттан имбирле чәй әзер.
Тигез күләмдә вакланган бөтнек, фенхель, тузганак тамыры һәм петрушка алабыз. Шуларга өч өлеш эт шомырты кайрысы кушып (моның өчен ике ел дәвамында киптерелгән кайры гына бара), барысын да яхшылап болгатабыз. Шушы катнашмадан 1 аш кашыгы чумырып алып, 1 стакан кайнап торган су агызабыз. 15 минуттан соң сөзеп, һәр иртәдә ач карынга 2 аш кашыгы кабып куябыз. Бу чәйне ике ай дәвамында эчәргә кирәк.
Кура җиләгенең яфракларын киптереп, ваклыйбыз. 1 чәй кашыгы вакланган яфрак өстенә 1 стакан кайнаган су агызып, ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач ук сүндереп, 15-20 минут төнәтәбез. Тәм өчен чәйгә кура җиләге кушып җибәрергә дә була. Җиләкле чәй ашкайнату эшчәнлеген көйли, бу исә ябыктыра.
Әче алманы турап (Антоновка яки Симиренко сорты яхшы), бөртекле чәй белән бергә чәйнеккә салабыз, өстенә кайнап торган су коябыз. 5-7 минут төнәткәннән соң, әчкелтем хуш исле чәебез әзер. Бу чәй организмдагы холестеринны киметә.
Имбир тамырын вак угычтан уып, 5 бармак кипкән дарчинны кечерәк кисәкләргә сындырабыз. Кайнаган 1 литр суга имбир һәм дарчинны салабыз. Тагын 1-2 минуттан 5-7 борчак кара борыч өстибез, аз гына мөшкәт чикләвеге һәм бер-ике данә канәфер кушабыз. Утны киметеп, 1,5 литр артык майлы булмаган сөт һәм 4-5 аш кашыгы кара чәй өстибез. 5-7 минуттан утны сүндереп, эчемлекне 10-15 минут төнәтәбез. Чәйне сөзеп, көн дәвамында аз-азлап эчеп бетерәбез. Бу чәй организмдагы артык майларны яндыра, матдәләр алмашын тизләтә.
Болары да, чәйләр шикелле үк, дөрес яшәү рәвеше алып барганда гына бик нәтиҗәле. Спорт залларында шөгыльләнүчеләр аның ярдәмен аеруча яхшы күрә. Ә инде спорт залына йөрү барып чыкмый икән, бер ашауны шушы коктейльләрнең берсе белән алмаштырып була.
Майларны эретүче бу коктейльләрнең һәрберсен, ингредиентларны чиратлап өстәп, блендер ярдәмендә әзерлибез.
Бу коктейльләр ябыктырып кына калмый, организм өчен кирәкле витаминнар чыганагы булып та тора. Өстәвенә, алар әле туклыклы да.
Иң яхшы эчемлек ул, әлбәттә, чиста су. Көн саен 1,5-2 литр су эчү организмны яшь килеш сакларга булыша, тәндә тупланган кирәкмәгән сыеклыктан арындыра, ашкайнатуны тизләтә.
1 зур лимон, бер тотам яшел бөтнек, 1 яшел кыяр, 1-2 чәй кашыгы кипкән имбир тамыры.
Бөтнекне кул белән генә ваклыйбыз, лимон белән кыярны юка телемнәргә кисәбез.
Барысын бергә кушып, 2-2,5 литр кайнамаган чишмә суы өстибез. Эчемлекне төнгә суыткычка куеп калдырабыз. Икенче көнне көн дәвамында шуны эчеп бетерергә кирәк.
Бу эчемлек аппетитны киметә. Суны аз гына җылытып (кайнатасы түгел!), термоска агызабыз. Шуңа бер лимонның сутын сыгабыз, 1 чәй кашыгы уылган имбир өстибез. Теләгән кеше тәм өчен канәфер, дарчин ише тәмләткечләр дә куша ала. Эчемлекне термоста 1 сәгать төнәтеп, көн дәвамында салкын килеш эчеп бетерәбез.
Лимонадны ябыктыручы диетага ярдәмлек итеп тә, үзен генә аерым диета итеп тә файдаланырга була. Ягъни 1-2 көн берни дә ашамыйча лимонад кына эчеп торырга мөмкин.
Бүлмә температурасындагы саф суга уртача зурлыктагы 6-7 лимонның сутын сыгыгыз. Шуңа 60-70 г сыек бал агызып, яхшылап туглагыз һәм көн дәвамында азлап-азлап эчеп бетерегез.
Шунысын да белеп торыгыз: ябыктыручы эчемлекләр артык авырлык белән көрәшүдә бары тик ярдәмче чаралар буларак кына кулланыла. Мондый эчемлекләрне кулланыр алдыннан терапевт яки диетолог белән киңәшергә кирәк.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
0
0
0
0
Здорово!!
0
0