Ун яман гадәттән арын

- Иренне ялама.
Гел ялап торганда, ирендәге май катламы тәмам “ашалып” бетә. Нәтиҗәдә, ирен яргалана, җыерчыклана, кипшерә һәм тупаслана. Ә бит тора-бара шулай ямьсезләнгән иренне бернинди иннектә каплый алмас.
- Ертык оек кимә.
Акча саклап яисә жәлләп, хәтта чалбар астыннан да ертык оек кияргә ярамый. Кем белгән, иртәдән кичкә кадәр сезгә кайда гына булырга туры килмәс. Мәсәлән, һич көтмәгәндә табибка күренергә туры килсә, бик кыен хәлдә калуыгыз ихтимал бит.
- Акча эзләмә.
Матур сын-гәүдә һәм йөрешне гел аска карап (кем әйтмешли, акча янчыгы эзләп) йөреп, бик тиз бозарга мөмкин. Гомерлеккә бөкрәеп калуыңда бик ихтимал.
- Телевизор карап йоклама, хәзерге телевизорларны зарарсыз дип, никадәр генә сөйләсәләр дә, аның электромагнитлы нурланышында озаклап утырырга ярамаганлыгын һәркем белә. Ә телевизор каршында йоклаганда, кеше ул нурланыштан бөтенләй сакланмый — телевизорны “йоклатучы дару” итмәгез.
- Гөл йөзәк киеп йөрмә.
Билгеле булганча, кулда безнең эчке органнарга тәэсир итүче бик күп актив нокталар бар. һәм аларга кирәк чакта вакытлы йогынты ясау гына файдалы, даими кысып тору тискәре нәтиҗә бирәчәк. Шунлыктан көндез йөзекне берьюлы берничә бармакка кияргә, ә төнлә салып куярга киңәш ителә.
- Телевизор каршында ашама.
Ашарга мөмкин, әлбәттә, әмма фигура бозылачак. Чөнки яраткан сериал карап, чаманы белми ашый башлавыгыз ихтимал. Һәм сездә экрандагы күңелсез хәлләрне күптин-күп татлы ризыклар ашап “йоту” теләге дә туарга мөмкин.
- Биек мендәрдә йоклама.
Биек мендәрдә йоклау организмга бернинди зыян китерми дип уйлап, бик ялгышасыз. Безнең умыртка, төнлә дә туп-туры торышта булырга тиеш. Әгәр аңа мондый ял булмаса, еллар узган саен ул сезгә остеохондроз һәм сколиоз белән җавап кайтарачак. Ә биек мендәрнең икенче “бүләге” өстәмә ияк булыр.
- Ятып укыма.
Уңай, әмма бик зарарлы гадәт. Ятып укудан күз һәм бит формасы бозыла. Нәтиҗәдә, бер кирәкмәс икенче ияк ясала, муен остеохондрозы барлыкка килә.
- Сул кулга сәгать кимә. Дөрес, сәгатьләрнең күбесе сул кулга кию өчен яраклы итеп чыгарыла. Ә менә галимнәр фикеренчә, сул кул белән йөрәк арасында бик зур бәйләнеш бар икән, һәм сәгать каешының сул кул беләзеген даими кысып торуы йөрәк-кан тамырлары кысылуга китерә. Кыскасы, сәгать беләзекне кысып тормаска тиеш яисә сәгатьне уң кулга киегез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.