Логотип
Матур булыйк

​Тырнаклар тәртиптәме, леди?!

Өй шартларында тырнакларны тәрбияләү

Зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы кушып җылытабыз да, шуны тырнакларга тидерәбез. Бу процедураны кич белән эшләгәндә, киҗе мамык перчаткалар киеп тору әйбәт. Җылы суга ачуташ (квасцы) һәм глицерин салып болгатабыз да, килеп чыккан катнашманы мамык кисәге белән тырнакларга тидерәбез.

Тырнак өслегенә уксус эремәсе, мүк җиләге, кара, кызыл карлыган согын сөртү дә файдалы. 
1 чәй кашыгы диңгез тозын җылы суда эретәбез һәм бу суда кулларны 20-25 минут тотабыз (рәттән бер-ике атна ясарга кирәк).
Тырнаклар нык, сәламәт булсын өчен дөрес туклану мөһим. Е витамины тырнакларны тукландыра, йод үстерә, А витамины ныгыта.
Өстәлдә һәрвакыт диңгез кәбестәсе, күкәй, сөт ризыклары һәм җиләк-җимеш, яшелчә торганда, тырнаклар тәртиптә булыр.
Кемнеңдер тырнаклары нык, каты була. Ә күкерт (суганда, кәбестәдә, кыярда бар) җитмәгән очракта тырнак­лар юкара.

Эт тырнагы
Эт тырнагы кайчан барлыкка килә:
* тырнак кимергәндә (стресс белән бәйле);
* төрле химик сыекчалар кулланып, резин перчатка кимичә табак-савыт, идән, өй җиһазларын юганда;
* тырнакларны даими тәрбияләп тормаганда тирек корый;
 * су белән эшләгәндә;
*  көннәр буе кәгазь белән эшләгәндә.

Эт тырнагын беркайчан да тешләп өзеп алырга ярамый! Аны үткен маникюр кайчысы белән кисеп алалар, ә киселгән урынны берәр төрле дезинфекцияләүче эретмә (йод һ. б.) белән эшкәртергә кирәк. Әгәр дә кулларыгызны 10-15 минут берәр май салынган суда тотсагыз, эт тырнагын кисеп алу җиңелрәк булыр.

Тырнактагы «буразна»лар
Кайвакыт тырнакларда «буразналар» — кытыршы сырлар барлыкка килә. Аркылы сырлар дөрес тукланмаганда, организмда бик күп тоз җыелганда, инфекцион авырулар белән авырганда һәм озак стресстан соң да барлыкка килә. Эш шунда ки, авырганда организм бик күп витаминнар, минераль матдәләргә кытлык кичерә.

Тырнаклардагы вертикаль сызыклар — углеводлы ризыкларны артык күп куллану, организмга В12 витамины, тимер җитмәү, ашказаны авыртуы билгесе. Шулай ук мондый сызыклар кайчы белән саксыз эш иткәндә дә барлыкка килергә мөмкин. «Буразналы» тырнакларга махсус лак, крем сөртәләр, полировка ясыйлар. «Буразна­лар»ны бетерү өчен, сәбәбен белеп, организмны тулаем дәваларга кирәк.

Ясалма тырнаклар
Бүген тырнакларны ясалма үстерү (наращивание) модада. Мисырда эшләүче археологлар тырнак үстерү технологияләренә юлыкканнар. Фараон­нарның тырнакларын алтын, вассал хатыннарының тырнакларын көмеш белән томалый торган булганнар. Колларга бөтенләй тырнак буярга ярамаган. Егерменче гасырның  илленче елларында ясалма тырнак үстерү безгә дә килеп җитә. Беренче клиентлар кинойолдызлар була. Ә тырнак үстерү материаллары булып... кинопленкалар, чәй пакетлары, пластик кулланыла. җитмешенче елларда гына бер стоматолог киңәше белән ясалма тырнак үстерү эшендә акрил кулланыла башлый. Хәзер мастерлар гель, акрил, клей-пудра кулланып, матур, озын тырнаклар ясый.

Кемдер тырнак үстерүнең зарары юк, ди, кемнәрдер киресен исбатлый. Ләкин табигый матур тырнакларга берни дә җитми инде!

Тырнак буявы турында
Лак сайлаганда кул тиресенең төсенә дә игътибар итегез: кара тәнле кешеләргә кызгылт-сары, көрән, куе-кызыл кебек җылы төсләр килешә. Ачык тәнле кешеләргә алсу, ачык төсләр сайлау отышлы.
Лак тырнакта озак саклансын өчен аны өч катлам итеп буярга кирәк: лак-нигез; төсле декоратив лак; саклагыч үтә күренмәле лак.
Тырнак буявы куермасын дисәгез, аны куллангач ук флаконны әйбәтләп ябып, кояш нурлары төшми торган урынга куярга кирәк. Хәзер яңа төр тырнак буяулары да кулланылышка кереп килә. Мәсәлән: «Пиль-офф-лак» — йомшак структуралы, пленка формасында салына торган лак; «DапсеLegend» — төнге клубларда, боу­линг, казино, дискотекадагы утлар тәэсирендә төсен үзгәртә торган лак.

Тырнакны лактан арындыру өчен ацетонсыз майлы сыекча кулланырга тырышыгыз. Кулларга, тырнак кырыендагы тирегә һәрдаим дымландыргач кремнар тидереп тору бик файдалы. Бигрәк тә кыш көне!
Матурлык дисәк тә, тырнакларны гел буяп йөрергә ярамый, вакыт-вакыт аларны ял иттерергә дә кирәк.
Кулдагы тырнаклар атнага 1 мм үсә, ә аяк тырнагы — 0,25 мм, аларның үсүен төрле диеталар һәм авырулар тоткарлап торырга мөмкин. 


Кайберәүләрнең тырнаклары саргаючан була. Аны сары тырнаклар синдромы дип атыйлар. 
Халык медицинасы тырнак­лар сары булганда, аларга лимон кабыгы сөртергә ки­ңәш итә. Е витаминын куллану да файдалы.

Кайвакыт тырнакларның очлары яргалана, купшаклана торган була. 
Бу — дым җитмәгәнлектән. Вазелин, кремнар тырнак кырыендагы тирене йомшарта, тырнакта дым саклый.

Кичтән кулга, тырнакларга вазелин сөртеп, киҗе мамык перчатка киеп йокласагыз, салкында кул тиресе дә яргаланмас, тырнаклар да сау-сәламәт булыр!

Кайбер төр дарулар кабул иткәндә, анемия булганда, калкансыман биздә үзгәрешләр булганда тырнаклар уалучан була. Тырнаклар еш сынганда дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Һәр икенче хатын-кыз  бүген үзенең тырнакларыннан канәгать түгел.
Тырнакларны ныгыту һәм дәвалау өчен аллантоин, пантенол булган махсус катнашмалар да кулланалар.

Без көн дә кулланган табак-савыт, мебель, тәрәзә чистарткычлар тырнакны бик боза. Шуңа күрә андый эшләрне перчатка киеп башкарырга кирәк.

Маникюрны 10-14 көнгә бер тапкыр ясыйлар. Металл пилкагызны бүген үк ташлагыз! Катыргы яки резин пилка кулланыгыз.
«Кул һәм тырнаклар өчен» дип язылган махсус кремнар була. Кремны тырнакларга массаж хәрәкәтләре ясап (кан әйләнеше яхшыра), көн саен тидерергә кирәк.
Айга бер тапкыр матурлык салонына барып маникюр ясатып кайттым да, бетте түгел! Бит, кул, тешләр кебек үк тырнакларны да һәр көнне тәрбияләп торырга кирәк. Тырнакларга массажны глицерин яки балалар сабыны сөртелгән махсус йомшак щетка ярдәмендә ясыйлар.
Бүген маникюрның бик күп төрләре бар: французча, көндәлек, флирт өчен ясалган маникюр һ. б. Аларны салоннарда ясыйлар.
Тырнакларны зәвык белән матур итеп буяу сезнең фантазиядән дә тора. Тырнакларны төсле буяулар белән бизәкләү, стразалар ябыштыру, аппликация белән бизәү әле яңа популярлаша башлаган нейл-арт-маникюр дип атала.

Игътибар иттегезме, тырнакларны тәртиптә тоту әлләни күп вакыт сорамый икән бит! Бар да үзебезнең теләктән генә тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар