Логотип
Белмәсәң бел

Организмыгызны ишетә беләсезме?

Безнең организм үзебезгә караганада акыллырак. Килешәсезме? Күп очракта без аны ишетә һәм аңлый гына белмибез. Сезнең дә шулай булгалыймы – кисәк кенә берәр нәрсә ашыйсы килә. Әйтик, баллыны. Димәк, организмга нидер җитми. Ни икән ул? 

Безнең организм үзебезгә караганда да акыллырак. Килешәсезме? Күп очракта без аны ишетә һәм аңлый гына белмибез. Сезнең дә шулай булгалыймы – кисәк кенә берәр нәрсә ашыйсы килә. Әйтик, баллыны. Димәк, организмга нидер җитми. Ни икән ул? 

Әгәр майлы ризык ашыйсыгыз килсә, димәк, сезгә кальций җитми. Кальцийга бай ризыклар: сыр, брокколи, көнҗет орлыгы.

Организм баллыны тансыкласа, магний кытлыгы бар дигән сүз. Чикләвек, йөзем, карабодай ашарга кирәк. 

Күңелегез тозлыга тартылса, хлоридлар җитешми. Рационыгызга чикләвек, сөт, балык ризыклары кертегез. 

Кыздырган ризыклар кызыктырса, углерод запасы кимеп киткән. Ул җиләк-җимешләрдә күп. 

Ә инде аппетитыгызны йөгәнли алмасагыз, гел нидер ашыйсы килеп торса, организм аминокислоталар, цинк, кремний кытлыгы турында хәбәр сала. Шпинат, җиләк-җимеш, яшелчә, диңгез ризыкларына өстенлек бирегез. 

Әгәр дә күңелсез булса, йогырт, киноа, шпинат, шоколад күңелегезне күтәрергә ярдәм итәчәк. 

Ачуыгыз килсә, ромашка чәе, сельдерей, пестә (фисташка) чикләвеге, йомырка ашагыз. 

Стресстан чыгарга брокколи, миндаль, солы боткасы, күркә ите булышачак. 

Арысагыз, банан, хумус, авокадо, форель балыгы ашарга кирәк. 

Кальцийга бай ризыклар – ак фасоль, инжир, эремчек.

Д витамины атланмай, тәрәч (треска) бавырында күп. Шулай ук кояшта күп йөрергә кирәк. 

Тимер – карабодай, шпинат, сыер итендә.

Омега 3 – скумбриядә, семгада. 

Д витамины җитешмәсә – мускуллар авырта, аркасы сызлый, кеше еш авырый, гел арый, чәче коела. 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Дөрес туклану

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар