Ничек яшьрәк күренергә?

10 яшькә яшьрәк күренергә мөмкинлек бирә торган гап-гади киңәшләр бар. Аларны укый башлаганчы, иң элек, көзге каршына басып, сиңа карап торган кешегә: «Син шундый яшь һәм матур» дип әйтергә онытма. 

 

Елмай


Чын күңелдән елмая белгән кешелеләр һәрвакыт яшьрәк һәм саекмас энергияле булып күренә. Моны тикшеренүләр дә раслаган. Анда катнашканнар фото буенча кешеләрнең яшьләрен билгеләргә тиеш булган. Бер үк кеше җитди кыяфәт белән төшкән фотода – өлкәнрәк, ә елмаеп төшкәндәгедә – яшьрәк итеп кабул ителгән. Елмай! Көлү гомерне генә түгел, яшьлекне дә озынайта.
 

Күбрәк виноград аша

Виноград, груша, сливаларга баллылык бирә торган сорбит бик көчле табигый дымландыргыч (увлажняющий) матдә. Ә битне дымландыру – яшьлекне озынайтуның төп серләренең берсе.
 

Кашларыңа игътибар ит


Каралган кашлар – картлыкка каршы макияжның төп принцибы. Алар җеп кебек нәзек булырга тиеш түгел. Төсе дә чәч төсеннән бер-ике тонга яктырак булу зарур. Шул рәвешле, игътибарны күзләреңә җәлеп итәрсең. Карашың яшьрәк күренер.
 

Кул тиресен тәрбиялә


Кул тиресе безнең паспорт. Ул сын, йөзгә караганда яшьне төгәлрәк «әйтеп бирә». Кулларыңны һәркөн дымландыру гына түгел, тукландыра да өйрән. Аны ультрафиолет нурлардан да саклау мөһим. Бит тиресен генә түгел, кулларны да кояштан саклау кирәк.
 

 Күбрәк яшелчә һәм яшел үлән аша


Яшелчә, бигрәк тә томат, безнең күзәнәкләрне картаерга мәҗбүр иткән радикаллар белән көрәшүче витамин һәм микроэлементларга бай. Помидорларда булган липокин тирене кояш нурларыннан саклый. Томат синең җәйге менюда һәрвакыт булырга тиеш!
 

Майлы балык аша


Атнага ике порция майлы балык ашау баш миен картаюдан саклый. Шулай ук мускуллар тыгызлыгын тәэмин итүче микроэлементларга бай. Кайбер косметологлар раславынча, даими рәвештә майлы балык ашаучыларга картлыкка каршы кремнар кулланырга да кирәк түгел. 
 

Спорт белән шөгыльлән


Атнага дүрт тапкыр спорт белән шөгыльләнү мускулларны тонуста тотачак һәм сәламәт йокы «бүләк итәчәк». Моның өчен спортзалга йөрергә кирәк тә түгел. Теләге булган кешеләргә үзләренә кирәкле программаны интернеттан да табарга була. Ә тиешенчә йокламау картаюга китергән сәбәпләрнең берсе. Атнага 150 минут спорт белән шөгыльләнсәң, нәтиҗәсен бик тиз сизәрсең. Бары тик ялкуланмаска гына кирәк!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 28 март 2023 - 05:33
    Без имени
    Тагын бер кинэш). Чэчлэрегезне устерегез, тырышып тэрбиялэгез, матур чэчлэр хатын-кызны бик бизи, тагын да нэфислек hэм серлелек ости!)
  • 28 март 2023 - 05:33
    Без имени
    Рәмилә, мин сезнең белән берсүзсез килешәм. Үзем дә чәчләремне карап торырыга тырышам. Бәлки сезнең үзегез генә белгән рецептларыгыз бардыр. Бүлешмәссез микән?
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7853
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5278
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2210
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4099
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату