Кыш көне чәчләр өчен 6 кагыйдә

1 кагыйдә. Укладка белән сак булыгыз! Көн дә, көн дә фен белән чәчне җәфаламаска! Кыш көне чәчләргә температураның уйнап торуы болай да зарар китерә: урамда – салкын, өйдә – эссе... Иң яхшысы: чәчне кичтән юып, болай гына киптерегез дә, иртән мусс яки гель белән кирәкле формага кертегез.
2 кагыйдә. Салкын зарарлы! Чәчне салкыннан сакларга кирәк. Кышын башыгызга кими йөрсәгез, чәчнең төсе тоныклана, очлары яргалана, алар сына торганга әйләнә. Башка кими йөрү аркасында чәч коела да әле. Башлык кигәннән соң прическа бозылмасын өчен, укладка вакытында махсус балавыз – воск кулланыгыз.
3 кагыйдә. Еш буямагыз! Салкында алар болай да стресс кичерә, гел-гел буяп торып, сез стрессны көчәйтәсез генә. Иң яхшы буяу да чәч өчен зарарлы. Инде бер дә буямый булмый икән, шампунь-тоник кулланып торыгыз.
4 кагыйдә. Дөрес туклану! Кышкы чорда организм майларга, аксымга, витаминнарга кытлык кичермәсен өчен, ашаган ризыгыгызга таләпчәнрәк булыгыз. Дөрес тукланмау иң беренче чәчкә һәм тирегә «бәрә» – чәч коела, тоныклана, ямьсезләнә... тире кубалаклан, җыерчыклана...
5 кагыйдә. Чәчне башкача юабыз! Баш тиресенә пилинг ясау кавыктан да коткара, баш тиресен дә чистарта, массаж да була. Аннары, чәч бик пычранмаган булса, кайчакта шампунь урынына кондиционер белән генә юу да файдалы. Бу рәвешле юу ысулы ко-вошинг дип йөртелә.
6 кагыйдә. Маска кирәк! Чәчне юганнан соң, май, җиңел крем ише юып төшерелми торган саклык чаралары сөртегез. Атнага бер тапкыр баш тиресен тукландыручы маскалар куллану бик әйбәт.
Элек ничек булган да, хәзер ничек?
Элек: «Чәч майлы булса, 6-7 көнгә бер юарга кирәк. Ләкин юганда башны бер тапкыр гына сабынлагыз. Ә чәчне чайкый торган суга бераз нашатырь спирты салыгыз. Бик майлы булмаган чәчне кайнаган су белән 9-10 көнгә бер юу да җитә», – дип язылган «Сәламәтлек» журналының 1971 елгы декабрь санында.
Хәзер: белгечләр майлы чәчне ешрак, пычранган саен юарга киңәш итә. Коры чәчне исә, чынлап та, атнага бер тапкыр юу да җитәргә мөмкин. Ә кайнаган су белән юу бүген дә файдалы, ул йомшак була.
Элек: «Башны сабынлап юу урынына, 1 стакан җылы суга 1 чәй кашыгы бура яки сода салып, шушы эремә белән юарга була. 5 өлеш суга 1 өлеш нашатырь спирты да куллана аласыз. Оеган сөт, йомырка да баш тиресен чистарта», – диелә «Сәламәтлек» журналының 1956 елда басылган санында.
Хәзер: «Сода яки бура чәчнең маен ала анысы, ләкин чәчне һәм баш тиресен дә бик корыта. Ә менә нашатырьдан файда булмас, ул чистартмый. Артык пычранмаган чәчне оеган сөт яки йомырка белән юарга була, ләкин су җылымса гына булсын, югыйчә төерчекләрдән арындырып бетерә дә алмассыз», – ди белгечләр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.