Карабодай ашап ябыгабыз

Соңгы вакытта киң таралган диеталарның берсе бу. Чөнки карабодай туклыклы, организмны чистарта, авырлыкны киметә, шикәр балансын җайлый. Дөрес, бу диетаны тоту бик үк җиңел түгел: шартларны төгәл үтәргә кирәк бит. Диета бер-ике атнага исәпләнгән.
1 нче вариант
Бары ботка гына ашыйсы. Моның өчен башта карабодай ярмасына кайнап кына чыккан суны агызып,
12 сәгать тотарга кирәк. Төнгә каршы эшләсәң, уңай булыр. Әнә шулай әзерләнгән ботканы атна буе ашыйсы.
Карабодай боткасын тозсыз, тәмләткечләрсез, әмма тамак туйганчы ашый аласыз. Теләгән кадәр су эчегез. Йокларга 4-5 сәгать кала ашауны туктатасы булыр. Әгәренки ашказаны ризык сорап тилмертә икән, йокларга ятарга ярты сәгать кала бер стакан майсыз кефир эчеп куегыз.
Кем дә кем килограммнарын тагын да күбрәк киметергә тели икән, боткасына җебетелгән күрәгә җимеше сала ала.
2 нче вариант
Карабодай белән кефир диетасы организмдагы микроэлементлар балансын җайга сала, стресстан коткара, йокысызлыктан, арыганнан – дәва. Ул шулай ук анемияне, тире авыруларын, буыннарны, бавырны, үт куыгын дәвалый.
Диета бернинди мәшәкатьсез генә 7-12 кг авырлыкны бер-ике атнада киметергә ярдәм итә.
Бу диета өчен карабодай боткасы менә болай әзерләнә: әчегән майлардан арындыру өчен ярманы кайнап чыккан гына су белән чайкатып алыгыз. Ярма җилләгәч, майсыз табада кыздырып алыгыз. Кыздырылган ярма тизрәк пешеп чыга. Аннары ярма өстенә кайнар су коеп, кәстрүлне төреп куегыз. Термоста да ярый. Карабодай боткасы бик тиз өлгерер. Ут өстендә пешерергә кирәкмәс. Югыйсә аның бик күп файдалы матдәләре югалыр.
Ботканы майсыз гына ашап, соңыннан кефир эчеп куегыз. Нәтиҗә әйбәтрәк булсын өчен кефирны йә ярты сәгать алдан,
йә ашаганнан соң ярты сәгать үткәч эчәргә кирәк. Бу вариантта да ашауны йокларга 4-6 сәгать кала туктатырга киңәш ителә.
3 нче вариант
Бу диета алдагы ике варианттагы кебек әзерләнгән боткага төрле өстәмәләр салуны күздә тота. Мәсәлән, сез иртән йөзем яки күрәгә салынган ботка ашыйсыз, төшке аш вакытында карабодайны ит яки балык, сөт яки гөмбә белән ашыйсыз. Кич белән ботканың үзен генә ашаганнан соң, кефир эчеп куясыз. Шул рәвешле ике атна дәвам итә. Бу очракта авырлык
күп кимемәс, әмма сәламәтлек күпкә яхшырыр.
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.