Дөрес кремнар

Җәй ике көн генә булды да, тагын бетте. Алай да, эссе көннәр алда дип ышанасы килә бит. Шулай булгач, бу мәгълүмат актуаль әле.
Без кояш һәм һава сәламәтлек өчен файдалы дип өйрәнгән. Сәламәтлек өчен шулайдыр, әмма бит тиресе өчен түгел. Кояш бит тиресенең иң зур дошманы. Диңгез буена ялга барасыз яки көне буена табигатькә чыгасыз икән (пикниккамы, бәрәңге бакчасы яки чөгендер басуынамы – тире өчен барыбер), кояштан саклана торган кремсыз булмый. Алар кояшның ультрашәмәхә нурларыннан саклый. Андыйларның тышына SPF дип язып куелган. SPF янындагы сан никадәр зуррак булса, кремның кояштан саклау эффекты да югарырак. Үзегезгә нинди крем кирәген белер өчен бит тиресенең кайсы фототипка каравын ачыкларга кирәк.
Беренче фототип: татар хатын-кызларында мондый типка караучылар бар микән? Күбрәк европалыларда очрый. Аксыл-саргылт яки җирән чәчле, зәп-зәңгәр күзле, ак чырайлы кешеләр шушы беренче фототипка керә. Аларның тәне кояшта каралмый, ә пешә. Кояшка чыкканда аларга саклык эффекты 30дан да ким булмаган крем кулланырга кирәк.
Икенче фототип: аксыл-алсу тиреле, еш кына сипкелле, саргылт-коңгырт чәчле, яшел яки зәңгәр күзле (күзнең төсе коңгырт та булырга мөмкин). Кояшта битләре аз гына карала, озакка китсә, пешә. Ялның беренче атнасында саклау эффекты 20, аннары саклау эффекты 10 яки 8 булган кремнар куллану яхшы.
Өченче фототип: коңгырт күзле, коңгырт-каштан төсендәге чәчле, бит тиресе артык аксыл да, каратутлы да түгел. Татар хатын-кызлары күбесенчә шушы фототипка карый. Кояшка чыккан мәлләрдә кремның SPF 15 дигәнен сөртергә кирәк. Бер атнадан саклау эффекты 6 булганы да җитә.
Дүртенче фототип: кара күзле, кара чәчле, каратут йөзле брюнеткалар. Шәрыкъ кызлары шундый була. Боларны кояш нурлары куркытмый, тән тиреләре алай тиз генә бирешми. Әмма барыбер дә кояштан саклый торган крем кирәкми дигән сүз түгел. Аларга саклану эффекты 10 яки 6 булганы да җитә.
Без кояшның ультрашәмәхә нурларыннан саклый торган кремнар дибез дә, ничек саклый соң алар?
SPF кремнар ике төрле була: физик һәм химик саклау үзлекле.
Физик саклау үзлегенә ия булганнарында вак кына микрокисәкчекләр була. Алар тән тиресенә сеңми, кояш нурларын кире кайтара. Аллергия китереп чыгармыйлар, шуңа күрә иң сизгер тән тиреле ханымнарга да килешә. Иң мөһим кимчелеге: саклау эффекты гына бик югары түгел, 20гә кадәр генә. Микрокисәкчәле кремнарда саклану эффекты UVA дип тамгалана.
Химик фильтрлы кремнарда ультрашәмәхә нурларны йота торган матдәләр була. Мондый кермнар тәнгә сылаганнан соң 30 минуттан гына «эшли» башлый. Шуңа да алданрак «аяк киенү» мәслихәт.
Әле тагын физик һәм химик фильтрлар бергә кулланыла торган кремнар да була.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.