Логотип
Пар алма

Якын кешеләрдән дә якынрак ул...

Артур МИНҺАҖЕВ, җырчы, Татарстанның атказанган артисты. 
өйләнгән;
гаилә стажы – 17 ел;
ике бала атасы: 
улы Данилга – 16 яшь, 
кызы Диана 3 нче сыйныфта укый.



Иң элек хатын-кызның Сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Хатын-кыз хәтта янымнан гына үтеп киткәндә дә мин һәрвакыт аның күзләренә игътибар итәм. (Күзләрдә – бөтен сорауларга да җавап бар, диләр, дөрес ул.) Аннан инде – чәчләренә. Миңа озын толымлы кызлар бик ошый, күңелемә, йөрәгемә бик якын андыйлар. Кигән киеме, буй-сыны да күзгә чалына, билгеле. 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Монда җавап бер генәдер – хыянәтне. Гомерлек яр итеп сайлаган хатын-кызны без бары үзебезгә тугры итеп кенә күрәбез. Ул минем балаларымның әнисе, ә әни кеше чиста булырга тиеш, дип уйлыйбыз.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыру­чы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсысы якынрак?
– Икенчеседер, мөгаен... Студиядән, эштән, йә гас­троль­дән арып өйгә кайтып керәсең. Өйдә сине хатының көткәнен, тиздән аны күрәчәгеңне белү шундый рәхәт.
Бу җылылыкны мин хәтта ара ерак булганда да тоям. Аш пешкән, чәй кайнаган, өйдә җылылык, нурлылык... Һәр кайтып керүемдә шулай булуын теләсәм дә, мин аңа «өйдә генә тор», дия алмыйм. Беренчедән, тормыш бик катлаулы хәзер – иртәгә безне ни көткәнен беребез дә белми: хатыным да аягында нык басып торырга тиеш. Икенчедән, хатын-кызның да күңеле бар: аралашу, үсү, күренү аңа да кирәк. Һичьюгы шул матур күлмәкләрен, туфлиләрен дөньяга алып чыгу өчен ул эшкә йөрергә тиеш. 
Бүген иртән мин – кызыбызны, ул улыбызны укуга илтеп килдек. Лекцияләре соңрак башлана икән Казан дәүләт мәдәният университетында укыта ул. Кире кайтып, матур итеп бизәнде, чәчләрен ясады, тунын киеп, шарфларын урап чыгып китте. Артыннан хушбуй исе аңкып калды... Шундый матур, чибәр иде ул киткәндә! Сөенеп, яратып карап калдым артыннан. Эшен бик ярата ул, аның шулай эшкә бәйрәмгә баргандай ашкынып китүе миңа да шатлык. «Машинада карап кына йөр, барып җиткәч, телефонда күпме кирәк шуның кадәр сөйләшерсең, «смс»ларны аннары язарсың», – дип калдым. Телефоннан сөйләшергә ярата шул! Юк, гафу итәм мин аның бу гадә­тен. Хатын-кыз бер-берсе белән аралашырга тиеш –
һәр сөйләшүдән үзе өчен ниндидер яңалык ала бит ул.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Әлбәттә! Кайчак авыр көннәр була. Кайтасың өйгә, кәеф юк. Шунда хатының сак кына: «Нәрсәдер булдымы әллә?» – дип сорый. Башта әйтмәгән буласың. Аннан, ашап-эчеп алгач, тел чишелә. Барысын сөйләп бирәсең. Синең борчуың инде аңа да күчә... Һәм шул вакыт аңлый­сың: ә бит хатының сиңа якын кешеләрдән дә якынрак.
Бергә яшәгән еллар күбәйгән саен бер-береңә карата хөрмәт арта. Аны сүзсез дә аңларга, тоярга өйрәнәсең. Аңа яхшылык кына телисең, аны сакларга, кадерләргә тырышасың. Бу хис, минемчә, мәхәббәттән өстенрәк.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисез­ме әле?
– Хәтерлим! Йошкар-Олада сәнгать-мәдәният колледжын тәмамладым да, Казан мәдәният институтына укырга кердем. Хор бүлеген сайладым – теләгем хор дирижеры булу. Институт хорына 70 ләп кеше җыелдык. Җитәкчебез Марат Гомәр улы Яхъяев безне бер-беребез белән таныштыра. Чират миңа җитте. «Минһаҗев Артур, Марий Иленнән, Бәрәңге районыннан», – ди. Хорда басып торган җиремнән, башымны гына чыгарып, башкаларга күрендем. Үземә караган бүтән йөзләрне хәтерләмим, ә Луизаның ярты битен каплап торган зур күзлеге шунда ук истә калды. 1996 ел бу. Зур күзлек модада булган чак идеме икән соң? Әмма Луизаны мин моңарчы күргән идем инде. Хатыным моңа бик озак ышанмады. Йошкар-Олада 3 нче курста укыган чагым. Казаннан каникулга кайткан туганнан туган абыем бер фото күрсәтте: уртада ул баскан, янында ике кыз. «Болар кемнәр?» – дим. «Берсе – Лениза, ә икенчесе – Луиза», – диде. «Луиза? Кара, нинди матур исем!» – дигән идем. Мин бу хакта Луизаның күзлекләрен күргән көнне түгел, соңрак искә төшердем әле... Укытучыбыз: «Луиза Петровна Чебарева. Хорның старостасы», – дип таныштырды аның белән. (Луизаның әтисе – мукшы, әнисе – татар.) 
Без Луиза белән матур гына йөреп киттек. Ә 2000 нче елга керер алдыннан мин аңа тәкъдим ясадым. Бәйрәм алдыннан кибеткә барган идек. Казанда беренче супермаркет ачылган вакыт. Кибеттән чыксак, урамда мамык-мамык кар ява. Әкият кебек! «Әйдә, җәяү генә кайтабыз», – дим. Трамвай рельслары буйлап киттек икәү җитәкләшеп. Ут янган бер багана төбендә туктап, мин аны кочаклап алдым. Үбештек... «Мин сине бик яра­там. Әйдә, минем хатыным бул», – дидем мин аңа шул вакыт. «Чынлап әйтүеңме?» – ди ул, аптырап. Мин аңа бу сүзне бер әйтәчәгемне, әлбәттә, белә идем, әмма нәкъ менә шул көнне, шул урында дип уйламадым.
Кары матур ява иде шул! 
Яңа елдан соң әниләр белән Актүбәгә кыз сорарга киттек. Безнең Бәрәңгедән Казанга кадәр 150 чакрым, Казаннан Актүбәгә кадәр тагын да күбрәк. Кайтабыз, кайтабыз... Караңгы төшә башлады. Әти шул вакыт: «Улым, кызны якын-тирәдәнрәк табып булмый идеме соң?» – диде. Хәзер дә искә төшереп көлешәбез.

 Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Әле армиягә киткәнче үк: «Хатыным да әни шикелле булсын иде», – дип тели идем. Аның кебек үк көдрә чәчле, шундый ук сөйкемле карашлы... Яшим дип ашкынып торган. Әни белән Луиза йөз-биткә охшаган дип әйтә алмыйм. Әмма эчке дөньялары, аш-су әзерләүләре, өйне ничек итеп җыештыруларына кадәр бер аларның!

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Бүгенге көндә очрый торган күренеш. Әлбәттә, ир-ат акчаны күбрәк эшләргә тиеш. Ләкин шулай килеп чыккан икән инде, моңа карап дөнья бетми бит. Хатын-кыз бертуктаусыз: «Син миннән акчаны азрак табасың», – дип ирен битәрләп тормаса, бетми. Әйткәнемчә, тормыш бик катлаулы, иртәгә ул ничек, кай якка борылыр – беребез дә белми. Бер-береңне аңлап яшәгәндә, гаиләдәге мондый авыррак чорны да узарга буладыр ул. Хатын-кыз: «Аллага шөкер, ирем исән-сау, үзем исән-сау», – дип, күбрәк кабатласа, проблема артык зур булып тоелмас.

 Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Әйбәт карыйм. Оялчан ир-егетләр дә бар бит арабызда. Холык бит инде ул, аны үзгәртеп булмый. Шундый очракта хатын-кыз дилбегәне үз кулына алудан кемгә начар?! Мин хәтта бу сөйләшүне болайрак итеп күз алдына да китерәм. Бер-берсенең күзләренә карап йөрүдән берничек тә уза алмагач, кыз беркөнне егетне туктата да: «Карале, мин бит сине бик каты яратам, синсез яши алмыйм, әйдә, минем ирем бул», – ди. Тегесе: «Ярар, мин риза...» – дип, шунда ук күнә.

Хатын-кызлардан үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
– Мин бит җырлар да язам. Ә җыр җиңел тумый, ул мизгелләрдә үзгә бер халәттә яшәп аласың. Андый чакта бөтен нәрсәне, һәр әйткән сүзне йөрәккә артык якын кабул итәм. Бу вакытта миңа күбрәк игътибар кирәк. «Нигә бу Луиза мине аңламый икән инде?» – дип уйлаган вакытлар була шул...

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Эшендә ниндидер борчуы булса, Луиза өйдә дә нигә­дер бик озак шуның белән яши: әле алай, әле болай дип уйлый. Мин үзем «минемчә булырга тиеш» дим дә, кисәм дә куям. (Болай әйтү дөрес кенә булмый булуын.) 
Аңламаган очракларның тагын берсе: ялга барырга җыенабыз, инде кая барасы хәл ителгән, акчасы түләнгән – путевка кулда. Ә Луиза һәрвакыт сайлавын дәвам итә: тегендә отель яхшырак, монда бәясе арзанрак... Нигә, белмим. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән...
– Ачуым чыгар иде инде анысы... Тик кафега да чыгып китмим, пиццага да заказ бирмим. Беркайчан да! Әллә нәрсә майтара алмасам да, тотам да үзем пешерәм. Йә бәрәңге кыздырам, йә шулпа куеп җибәрәм (итен пешәр-пешмәс килеш алып, ваклап турап кире салсаң, тиз өлгерә ул). Шулпасыз яши алмыйм – ким дигәндә көнгә бер тапкыр шулпа ашарга кирәк миңа.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан... 
– Чынлап та шулай бит бу! Каядыр барырга җыенсак: «Бу күлмәкне киимме, тегесенме, ә бәлки чалбардан барыргадыр...» – дип тотына. «Синең күлмәкләр белән шкаф тулган, концерт костюмнарыма урын юк. Ничек инде шуннан нәрсә кияргә икәнен таба алмыйсың?!» – дип аптырыйм. Соңга кала башлыйбыз... Түзмим, машинага чыгып утырам да, шунда көтәм. Ул, ниһаять, чыккач, башта сөйләшмәгән булам, аннары онытам, билгеле. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша:ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Бер-беребезгә бүләк бирү гадәте бездә дә бар. Ул миңа, гадәттә, футболка, эчке кием-салым кебек әйберләр ала. Нәрсә бүләк итсә дә: «Нигә моны алган инде?» – дигәнем юк. «Бу бит мине һаман ярата икән әле», – дип кенә уйлап куям. Ә мин... хушбуй бирергә яратам. Сирәк кенә – чәчәкләр. Яшьрәк чакта алган булды. «Акча әрәм итмә, өч-дүрт көннән сулалар, берәр кирәкле әйбер, һичью­гы гөл алып кайт», – ди­де дә, шуннан сүрелдем... Кая барсам да, эре бөртекле яхшы чәй алып кайтырга тырышам. Балалар торганчы, икәү утырып, куе итеп ясалган сөтле чәй эчәргә яратабыз. Әле битләр юганчы, чәчләр тараганчы ук... Иң тәмле чәй шул вакытта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Артур бик гади, кунелле кеше икэн. Хатыны турында да бик жылы сойли. Кеше кубесенчэ менэ шул гадилеге белэн кунелне яулый да инде)

    Хәзер укыйлар