Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Илмир ЯМАЛОВ, алып баручы, оештыручы, музыкант.
Гаилә стажы – 11 ел.
Балалары – Раян (11 яшь), Рузинә (9 яшь), Рияз (3 яшь), Рузилә (2 яшь).
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Өйләнгәндә миңа 25 яшь иде. Башта, бәлки, аның буй-сыны мөһим булгандыр – ир-ат күзләре белән ярата бит ул. Миңа хатын-кызның күлмәктән булуы ошый, чөнки чалбар кигән хатын-кыз фантазиягә урын калдырмый: китап укырга яраткач, образны үзебез ясап бетерергә өйрәнгән... Рузия белән танышканда ук аңладым: бу – минем булачак хатыным, дидем. Шунда ук аның тыйнаклыгын да, авылча тәрбиясен дә күрдем. Бер дус егет: «Авылдаш кызны концертка кертергә кирәк иде», – дип сорады. Мин: «Ярар!» – дидем. Без аның белән шулай очраштык... «Кавказская пленница» фильмында Шурик Нина турында: «Каршыма йөзеп кенә килә...» – ди бит әле, монда да шулай булды: өстендә яшел пальто, чәчләре озын, әкрен генә атлап килә... Чын татар кызы!
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Гаилә ул – зур хезмәт, диләр. Аның бөтенлеге, татулыгы өчен күп нәрсәгә күз йомарга кирәк дип саныйм. Без күп балалы гаилә булгач, хатыным күбрәк өйдә. Арып та китәдер – сәбәпсез кызып алган чаклары булгалый.
Ул – белеме буенча бухгалтер, шуңа күрә аңа бөтен җирдә тәртип кирәк. Укый башлаган китабымны бүген менә суыткыч башына куйдым – хатын күзенә чалынмасын дип. Күрсә, ул шундук ачып куйган битен ябачак – китапны киштәгә үк тыгып куячак. Шуңа шулай икәү качышлы уйныйбыз. Кайчакта шушы темага бәхәс тә чыга. «Җыештырылмаган өйгә кайту рәхәт булырмы соң менә?!» – ди ул. Юк, билгеле, дим. Мин барысын да юморга борырга тырышам. Тик кайвакыт аңа бу ошап бетми... Менә боларның барысын да рәхәтләнеп кичерергә була.
Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Иң беренче хыянәт дигән уй килде башка... Дуслар гадәтемне белә: кемгәдер үпкәләсәм дә, мин аны бик тиз онытам. Хыянәт – беренче карашка кичерә алмаслык әйбер булып тоела, әмма вакытлар узу белән, бәлки, ул да онытыла төшәдер. Кичерү ысулын барыбер табарга буладыр.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Бу бүленеш дөрес түгел бугай, миңа калса. Өйдә комфорт тудырганы, гадәттә, илһамландыра да. Хәзер, гомумән, карьера ясаучы хатын-кызлар модада. Сез дә алар турында күбрәк язасыз... Мин, киресенчә, гаиләсен беренче урынга куйган, тәмле пешергән хатын-кызларны ешрак күрсәтер идем. Бигрәк тә милли ризык пешерү белән шөгыльләнүче, балалар өчен төрле чаралар, татар балалар бакчалары оештырган кызларыбызны... Карьерага омтылучылар минем характердагы ир-атка туры килми. Гаилә өчен яшәүче хатын-кызда җылылык, наз барыбер күбрәк. Кайтканда – каршы алучы, киткәндә, саубуллашып, артымнан ишек ябып калучы кирәк миңа. Гаилә кыйммәтләре бик мөһим минем өчен.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Ул дус булырга тиеш тә! Рузия, гомумән, минем өчен яши кебек. Ул бик иртә тора. «Болгар» радиосында эшләгәндә, кичтән ничәдә генә кайтсам да, иртән биштә торып өйдән чыгып китәргә кирәк иде: сәгать алтыда туры эфир башлана. Хатыным миннән алда торып, ашатып-эчертеп, әзерләп чыгарып җибәрә иде. Сәгать тугызда радиодан кайтам. Миннән соң Рузия инде балаларны мәктәпкә озаткан, үзе исә һаман нидер эшли. Ул миңа тәүлек буе аяк өстендәдер кебек тоела иде... Без хәзер кич сәгать 8–9 арасында кечкенәләрне йоклатабыз, 10–11 дә, дәресләрен тәмамлагач, олылары ята. Аннан икәү утырып чәй эчәбез, сөйләшәбез. Иң рәхәт минутлар... Мин яткач, ул әле тагын эшкә тотына: кер юа, кер үтүкли... Мин аңа: «Сәламәтлегеңне сакла», – дип, гел әйтеп торам югыйсә... Без бергә юлда күп йөрибез. Бөтен гаиләне утыртып чыгып китеп, Төркияне, Истанбулны машина белән әйләнеп кайттык. Утта, суда сыналган хатын инде ул минем Рузия. Чын дус!
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Рузия белән 16 апрель көнне Камал театрында таныштык. Әйткәнемчә, авылдашы аны концертка кертергә сораган иде. Кара-каршы очрашуга минем телефоным төшеп ватылды. Чибәр кыз каршында каушадым, күрәсең... Ике көннән соң аңа: «Концерт ничек?» – дип яздым. «Әйбәт!» – дигән җавап килде... һәм мин аны тәвәккәлләп Казан Кремлен карарга чакырдым. Кесәмдә 200–300 сум акча, машинамда бензин да бетеп килә... Апрель генә бит, шактый суык – озак йөреп булмады. «Әйдә, берәр җиргә кереп җылынабыз», – дим. Үзем беләм: кесәмдәге акча аңа гына җитәчәк. Машинага утырдык – кабынмый. «Синең аягың җиңел булса, хәзер кабыначак», – дим. Кабынды! Заправкага кереп, теге акчаның 100 сумына бензин салдырдым. Ә кафеда, бәхетемә, бер дус егет очрады, аннан әҗәткә 300 сум алдым – икәү чәй эчтек.
Ә тәкъдимне мин аңа шул ук елның 17 декабрендә – аның туган көнендә ясадым. Аның эш урынына читләргә керү тыелган, ә минем нәкъ менә шунда кереп: «Миңа кияүгә чыгарга син ризамы?» – дип сорыйсым килә. Йөзек инде кесәдә... Ходай мине ишетте! Шул көнне иртән Рузия шалтырата: «Эштәгеләрне чәй эчерергә гөбәдия пешердем, алып барырга булышмассыңмы?» – ди. Риза булмаган кая?! Илтештем, кабинеты кайда икәнен дә күрдем, чыкканда кабат керү турында да сөйләштем. Көндез баянчы һәм видеооператор белән киттек. Мин галстуктан, кулымда чәчәк. Коллективта артыннан йөри торган бер егет булган – мин кергәнне күргәч, барысын да аңлаган... Үзем шигырь язган идем, шуны укыдым. Рузия аны һаман да саклый икән. Бөтен бүлекләре җыелды: безгә карап кемдер елый, кемдер котлый... 31 декабрьдә Рузияне әниләр белән таныштырырга алып кайттым. Аннан Киров өлкәсенең Урта Шөн авылына кыз сорарга киттек.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– 100 процент шулай! Әни бөтен сүзгә «әйе» дип тора, тыйнак, нечкә күңелле: каты сүз әйтү түгел, кемдер кыеграк караса да, күзенә яшь тула. Бик тырыш! Безнең әти бик яшьли вафат булды. 36 сутый җирне әни буш тотмады: 20 сутый тирәсе бәрәңге утыртабыз, 10 түтәл суган, 10 түтәл чөгендер... Күп кешедә җиләк юк иде әле, бездә инде үсте. Әни безне эшләтә белә иде... «Йоклаганда гына башыгыздан сыйпый идем», – дип сөйли хәзер.
Рузия дә нәкъ әни кебек: тырыш, шундый ук нечкә күңелле. Әни җырларга ярата. Һәм менә әле беркөнне генә Рузиянең җырлаганын ишеттем. Хәзер видеога яздырырга тырышам, тик ул бик ояла. Рәсем ясау сәләте барлыгын дә беләм. Кызык: мин күбрәк әби белән элемтәдә, Рузия әни белән.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Бу, мәсәлән, эчке тәкәбберлегем өчен мөһим роль уйнамый. Ләкин барыбер үземне үз тәлинкәмдә итеп хис итмәс идем. Ир-ат – эшләргә, хатын-кыз өйдә торырга тиеш. Әмма хатын-кыз гаилә мәшәкатьләрен тел-теш тидермәслек итеп башкара һәм шуның өстенә өйдән генә акча да эшли ала икән, мин шат кына. Мәҗлес-банкетлар гел булып тормый, андый вакытта безне кризистан хатынның шулай эшли алуы чыгара. Гарчә ул миңа, әйткәнемчә, ошап бетми.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Күргән бар – бик матур күренеш түгел... Хатын-кызда барыбер сер, тыйнаклык булырга тиеш. Ир-атка да ир-атлыгын күрсәтергә мөмкинлек калсын – аны бөтенләй әзергә ияләндерергә ярамый бит. Хәтта белдергән очракта да ул аны турыдан-туры әйтмәсен, читләтеп кенә сиздерсен – ир-ат бу адымны үзе эшләгән кебек килеп чыксын. Хатын-кыз бик зирәк булырга тиеш. Әйтик, аңа тун кирәк ди. «Карале, синең яннан барам, хатыны иске пальто кигән димәсләрме?» – дисә, мин үзем аңа, әйдә, яңаны алыйк, диячәкмен. Көн саен «тун кирәк» дип такылдап тору исә сине пычкы белән кискәннән дә ким түгел.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Хатын-кыз өчен иң мөһиме – ир-атның буш сүз сөйләмәве, әйткән сүзендә тора белүедер. Мин үзем сүземдә торырга тырышам, тик... кайчак аны әйткәнемне генә онытам. (Көлә.) Дөрес, җавап ул теләгәнчә булса, онытсам да, хатын аны искә төшерә. Соңгы вакытта матди якка игътибар итүче хатын-кызлар күбрәк, диләр. Әгәр ир-ат үз ризалыгы белән булыша икән, моның ни начарлыгы бар?!
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Алдашырга яратмыйм. Әгәр алдасам, аны шундук онытачакмын һәм ике көннән шул ук сорауны кабат бирсәләр, тотылачакмын. Әмма кайчак шундый хәлләр була: ситуацияне ничек бар, шулай җиткерергә ярамый. Андый чакта инде мин дә әйтеп бетермәскә тырышам. Тагын юмор хисем бар: күп нәрсәне юморга бора беләм. Бер танышым: «Хатыным миңа бер комплимент әйтми», – дип зарлана. Рузия менә миндәге бу сыйфатларны белә, күрә – миңа шул җитә.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Әйе, шулай. Ир-ат баштан ук: «Сүз дәшеп тә тормыйм, иманым камил, ул миңа барыбер «юк» дип әйтәчәк», – дип уйлый. Күп чибәр кызлар шулай ди: «Яныма да килмиләр», – ди. Тик алтын балыкны кармак салмыйча гына ничек тотасың?! Бар, сөйләш, аралаш, әгәр бер-берегезгә туры килмисез икән, саубуллаш. Аннан чибәрлек ул әдәпсез, тәртипсез дигәнне аңлатмый. Тагын бер нәрсә бар: әгәр янына бармый икән, димәк, ир-ат үзен башыннан ук үзен ул кыздан түбәнрәк куя.
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Рузиягә, әйткәнемчә, аңа тәртип кирәк. Бөтен нәрсәдә дә! Әле менә соңгы атнада булган хәл: йоклап ятам. Янымда бәләкәй малай гына. Калганнары өйдә юк – кайсы кая таралышкан. Берзаман юрганны кемдер тарта. Уяндым инде, билгеле... Хатын икән. «Нишлисең?» – дим аптырап. «Дөресләп, тигезләп ябам», – ди. Юрганның бер чаты читкә киткән икән... Ә мин, эшләп кайтып, иртәнге дүртләрдә генә яткан идем... Аның бу гадәтен беләм, көрәшәм дә, тик...
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Мондый очрак булганы юк! Дөрес, кайчак ул алдан шалтырата: «Бүген пешерергә җитешмәдем, әйдә, роллыга заказ бирик әле», – ди. Ә кайвакыт, киресенчә, шаккаттыра: бүген гадәти көн, аштыр дип кайтасың, ә ул бәлеш салган була. Ә үзем... соңгы тапкыр студент чагында пешердем бугай. 12 йомырка! Бик ач идем. Барысын да ашап бетердем дә, аннары авырдым. Урамда мангалда гел нидер пешерәм анысы, казанда пылау да әзерлим. Уха да пешереп карадым, дөрес, хатын бөтен нәрсәне үзе әзерләп, балыкны чистартып бирде. Югыйсә пычагын берәр нәрсә эшләтермен дип курка. (Көлә.) Берсендә шашлык пешерергә алып чыгып китеп, пластик савытын эреттем – Рузия кухняда савыт-сабага кагылганыбызны, гомумән, яратмый.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без – хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Иң ачуны чыгара алырдай әйберләрнең берсенә якынайдык... Хатынның җавабы бик гади: «Минем бит 4 бала, өстәвенә, син дә бар», – ди ул. Әмма аның вакытын нәрсә алуын аңладым инде: ул башта бизәнә һәм аның артыннан бөтен нәрсәне җыештыра – кайсын кая ташлап чыгып китә алмый. Әйтик, тональ кремы аз гына читкә чыкса, аның савытын сөртергә кирәк... Мунча ишеген ябарга барып, аның идәнен дә юып алырга мөмкин. Без балалар белән машинага чыгып утырабыз. Азрак әйләнеп киләм – кечкенәләр йоклап китә. Барып җиткәндә алар йокылары туеп уяна һәм ашарга сорый башлый... Без ким дигәндә айга бер тапкыр концертка барабыз шулай. Иң кызыгы кайткач башлана. Кечкенәләр инде йоклый торган була: чишендереп яткырам. Курткаларына Рузиядән кала берәү дә кагылырга тиеш түгел: аларны элү тәртибен үзе генә белә. Шул курткаларны артык тапкыр урыннан кузгатмас өчен урамга да чыкмыйлар кайчак. Синең үзеңә авыр бит дип әйтеп карыйм, «юк», ди.
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Хатын миңа ни кирәген шулкадәр яхшы белә! Уйлап кына йөргәнемне дә белә кебек тоела кайчакта... Кечкенә чактан патефонга кызыга идем. Рузия миңа берничә ел элек туган көнгә проигрыватель һәм грампластинкалар бүләк итте. 80–90 нчы елларда яңгыраган җырлар, Майкл Джексон хитлары! Әмма еш кына: «Сиңа дигән иң зур бүләкләрем – әнә чабып йөриләр!» – ди ул. Балаларны әйтүе.
Ә мин... Мин хатын-кызга ни кирәген аңлый алмый торган ир-атлар рәтенә керәмдер. Берничә ел сертификатлар коткарды. Тик һаман аны биреп булмый бит... Аның өчен иң зур ял – өйдә үзе генә калу һәм нәрсәдер эшләү. Балаларны өйдә алып калып, аны каядыр җибәрү дә мөмкин түгел – ул моңа ризалашмаячак. «Уральские пельмени» чыгышларын ярата Рузия. Мәскәүгә концертларына алып бардым: анда алган эмоцияләрен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый... Дөрес, Мәскәүдә самолеттан төшүгә: «Балаларны сагындым!» – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк