Логотип
Пар алма

Нур Алиев: «Өйдә мин ишетергә теләгән кешенең тавышы яңгырый...»

Без аның белән өч тапкыр ташлаштык. Беренчесендә әби-бабай янына авылга ук кайтып киттем. Уку елы уртасында! Дөнья беткән кебек иде... Берничә көннән соң мине алырга авылга делегация килеп төште. Арада Ул да бар иде... 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 
Марат ШӘЙДУЛЛИН (Нур Алиев) – режиссер, дрон пилоты;
гаилә стажы – 23 ел; 
8 һәм 14 яшьлек ике кыз әтисе. 

 

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Мөлаемлыгынадыр, мөгаен. Ир-атлар урамнан узып барган чибәр хатын-кызга игътибар итми калмый, билгеле. Әмма минем күзләрендә нур, йөзендә самимилек, ихласлык булган хатын-кызга күзем төшә нигәдер. Мөлаем кешенең эчке дөньясы аның күзләре, елмаюы, карашы аша күренә. Ә тышкы матурлык артында бернәрсә дә булмаска мөмкин... Үз хатынымның иң элек кайсы ягы җәлеп итте икән, ике сүз белән әйтү авыр. Безнең мәхәббәт тарихы бик катлаулы, сикәлтәле, күп сынаулар аша узган тарих булды. Мин аны беренче тапкыр абитуриент чакта күрдем. 1993 елның җәе, Университетка керергә, имтиханнар бирергә әзерләнеп йөргән чак – көн саен лекцияләргә барам. Йөзләп абитуриентны сыйдырган зур аудиториянең соңгы рәтенә – иң югарыга менеп утырам. Түшәмнәр биек, диварлар киң. Яңа дөнья, таныш булмаган мохит. Күңелдә – моңарчы татымаган ирек хисе... Мәктәп тәрәз каршында гына иде безнең. Әти белән әни сменалы эштә эшлиләр. Алар мәктәп ишеген ачып кереп киткәнемне карап торалар. Дәресләр тәмамлангач та шәләй-вәләй йөри алмыйсың – сине тәрәзәдән гел ике күз күзәтә. Шуңа күрә дә университетка укырга керү минем өчен чын мәгънәсендә иреккә чыгуны аңлата иде... Беркөнне иң беренче рәткә кереп утырган туташларның берсенә күз төште. Яхшы укучы, иң тәртипле кызлар, гадәттә, алгы рәтләрдә утыра бит. Тәнәфескә чыкканда да гел аны күзәтәм. Ә күзәтергә яратам мин! Килеш-кыяфәтенә караганда, шәһәрнеке булырга тиеш: үзен иркен тота, авыл кызы болай бизәнми дә... Имтиханнарны биреп, татфакка укырга кердек, мин 1133 нче төркемгә эләктем. Күзем төшкән кыз да укырга кергән. Тик ул 1134 нче төркемдә, староста! Уку программасы төрле, әмма кайбер лекцияләр уртак – сирәк-мирәк күрешәбез. Ул арада беренче курслар «День первокурсника» кичәсе уздыра башлады. Музыка белән кызыксынуым күпләргә мәгълүм иде инде – 1134 нче төркемдәге таныш егетләр мине үзләренә музыка көйләргә чакырды.  Гөлнара белән беренче якыннан аралашуыбыз шунда булды. Бергә биедек!.. Иң истә калганы – күлмәге, чит Галәмнән килгәнмени – көмешсыман ялтыравык төстә, хәтта утны сүндергәч тә күренә...

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Җир шарында 8 миллиардка якын кеше яши икән, димәк, бу сорауга шуның кадәр җавап булырга мөмкин... Әгәр, ир-ат белән хатын-кызга бергә булу рәхәт, алар бер-берсенә тартыла икән, миңа калса, теләсә нинди сыйфатларны гафу итәргә генә түгел, аларны, гомумән, күрмәскә дә була. Ниндидер вак кимчелекләрне, шул исәптән, хатын-кызларга хас күп сөйләшүне... Гөлнараны күп сөйләшә дип әйтә алмыйм, ләкин кайвакыт ниндидер проект өстендә утырганда, ул эштән кайта да өй эшләре белән шөгыльләнә-шөгыльләнә миңа нидер сөйли... Күп вакыт сүзнең нәрсә хакында барганын да аңламыйм, ләкин беләм – өйдә мин ишетергә теләгән кеше бар, һәм хәзер аның тавышы яңгырый. 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Җитди сорау... Рухи хыянәт өчендер, мөгаен. Бу хатын-кызга гына түгел, ә дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Әгәр якын кешең синең белән бергә булып, башка берәү турында уйласа, моның белән килешү бик авырдыр. Хыянәт дигәндә, күпләр физик хыянәтне күз алдында тота, әмма монысы бит куркынычрак. Тән хыянәте ниндидер бер хата, очраклылык кына булырга да мөмкин һәм кешенең уйлары синең белән калса, бу хатаны төзәтергә – кичерергә була. Ә рухи хыянәтне – юк.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Икесе дә! Үземне немецлар кебек педант дип әйтә алмыйм, ләкин миңа һәрбер әйбернең тәртибе булу зарур. Беләсең, машина ачкычы – монда, документлар – анда... Әтидән күреп, мин дә шулай күнеккән. Өйдә бар яктан да тәртип безнең: балаларның өс-башы каралган, дәресләре әзерләнгән, өстәлдә – тәмле ризык: мин бик бәхетле ир-ат – һәр көнне өйдә ресторандагы кебек ашыйм!.. Менә шуңа күрә дә, нинди дә булса проектка тотынганда, ул эшне ерып чыгарга комачауларлык әйберләр турында уйламыйсың. Чөнки беләсең – гаиләңдә тәртип. Синең бурыч – эшеңне уңышлы башкарып, өйгә табыш алып кайту. Ә илһамландыру... Әгәр хатының өйгә кайтып кергәч, җырлыйсың килә икән, димәк, ул сине илһамландыра!

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә! Без хатыным белән тормышта кайбер мәсьәләләрне дус белән дус статусында хәл итәбез. Бу – табигый. Ир белән хатын гына түгел, ир-ат белән хатын-кыз арасында да дуслык була ала дип саныйм. Югыйсә алар арасында ниндидер мөнәсәбәтләр барлыкка килә икән, һичшиксез, секс белән дәвам итәргә тиеш дигән фикер бар. Килешмим! Сабакташ кызлар белән университет елларында барлыкка килгән мөгамәләләр бүген дә саклана.  Шундый тугры дуслар гына бер-берсенә эчкерсез ярдәм итә ала, аның өчен нидер көтми, сорамый, таләп итми.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Теге кичәдә беренче тапкыр биедек, дидем... Үзең ошаткан кыз белән беренче бию, аңа беренче кагылу – ул бик тылсымлы әйбер. Нерв импульслары дәрәҗәсендә аңлыйсың – ул синең кешеме, түгелме? Һәр хатын-кызның үзенең табигый исе була. «Шанель № 5» хушбуе турында сүз бармый монда... Миңа аның исе дә ошады. Йөрәк дөп-дөп тибә... Шул кичне үк карарга килдем: беренче семестрдан соң, өстәмә имтиханнар бирәм дә, аларга – тарих төркеменә күчәм. Мин аңа якынрак булырга тиеш! 

Без аның белән өч тапкыр ташлаштык. Беренчесендә әби-бабай янына авылга ук кайтып киттем. Уку елы уртасында! Дөнья беткән кебек иде... Берничә көннән соң мине алырга авылга делегация килеп төште. Арада Ул да бар иде... 
1998 елда диплом алдык һәм шул елның августында без өченче тапкыр араларны өздек. Нишләтәсең, икебездә дә көчле характер... Иң авыр аерылу шунда булды. Ул вакыт мин «Курай» радиосында эшлим, телевидениедә «Сәлам юллыйм» тапшыруын алып барам – бөтен кеше таный. Сиңа көн саен йөзләгән кызлар шалтырата. Кайберләре подъездда көтеп тора. Урамга иркенләп чыга алмыйсың: өстә гел зур капюшонлы куртка, башта бейсболка. Популярлык җиңел нәрсә түгел... Әйе, син күпләр кызыгырлык кияү егете, синең белән танышырга, якынаерга телиләр, ә сез тагын ташлашасыз... Шул көзне аспирантурага укырга кердем. Декабрьдә инглиз теленнән лекцияләр башланды. Язмыш! Кинәт аудиториягә Ул керә! Гөлнара да аспирант икән, тик башка институтта. Лекция вакытында: «Дәрестән соң ашыкмыйсыңмы?» – дигән хат кисәге килде. «Юк», – дип җавап бирдем... Аңладым, ул үзгәргән, ләкин суынмаган. Мин дә һаман янам! Беренче тапкыр әни белән киңәшләштем ул көнне. «Синеке дип уйлыйсың икән, тәвәккәл бул», – диде ул... Шимбә көнне «Сәлам юллыйм» тапшыруының туры эфирында «Чык миңа кияүгә!» – дип тәкъдим ясадым. Гөлнараның ишетәчәген белә идем – татар гаиләсе шимбә кичендә «Сәлам юллыйм»ны карамыйча тагын нишләсен инде?!

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Әгәр ир-ат калыпларга катып яшәми икән, ул моңа табигый карарга тиеш. Безнең гаиләдә дә була торган хәл бу. Әйтик, бер мисал. Пандемия. Мин – фрилансер (әмма ирекле рәссам дию үземә күбрәк ошый), эш бирүче хуҗам юк – сез әйткән малны үз аягым белән табам. Пандемия башлануга, әлбәттә, бөтен заказлар бетте, һәм без хатынымның хезмәт хакына гына яшәдек. Башка чакта да, кечкенә гонорарларны санамаганда, миңа ай саен хезмәт хакы килеп тормый. Гадәттә, дәүләт контрактлары белән эшлим, алар өчен түләүләр ел ахырында гына була. Әгәр гаилә тотрыклы, ир белән хатын бер юлдан баралар, максатлары, омтылышлары, киләчәкләре бер икән, кем күпме табыш алып кайта дигән сорау тормый. Иң мөһиме – ул гаиләгә керсен. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Ә нинди хатын-кызларны? Кайсы чорда? «Москва слезам не верит» фильмында Гошаның: «У вас взгляд незамужней женщины. Они смотрят оценивающе», – дигән атаклы җөмләсен хәтерлисезме? Аерылган хатын-кызларны ир-атларда бер нәрсә җәлеп итә, 18 яшьлекләрне – икенче... Күзәткәнем бар: бүген кайбер кызлар иң элек егетләрнең аяк киемендә нинди логотип булганына карый. Әгәр «NB» икән, «текә» диләр, башкага исләре китми. Ир-атның авызыннан чыккан сүзләре белән кылган эшләренең тәңгәл килүенә игътибар итсен иде алар. Ниндидер ялтыравыкка, лейблга, прическага гына мөкиббән булу – хата. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу чынлап та шулаймы? 
– Килешеп бетмим, моны стереотип рәвештә формалашкан фикер дип уйлыйм. Аны безгә, нигездә, кинематография, китаплар такты кебек. Һәм бу күбрәк көнбатышка хас. Миңа калса, барысы да интеллекттан тора. Әгәр хатын-кызның белеме, туплаган фикерләре сай, дөньяга карашы тар икән, ул үз матурлыгын корал итеп кулланырга мөмкин. Ә коралның үтерә яки рәнҗетә, кимсетә торган сыйфаты бар.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Без 1999 елда өйләнештек, беренче балабыз 2008 елда туды. Кызыбызга нинди исем кушу мәсьәләсе алдыбызда тормады, чөнки 9 ел алдан беренче баламның кыз булуын, исеме Мәдинә икәнлеген төшемдә күрдем... УЗИдан чыккач: «Кем була дип нигә сорамыйсың?» – ди Гөлнара. «Мин бит беләм», – дим. «Ул Мәдинә булырга тиеш», – дип, төшемне сөйләгәч, хатыным берсүзсез ризалашты. Ә бит күп хатын-кызлар: «Мин – баланың анасы, үзем теләгән исемне кушарга хакым бар!» – дип әйтә диләр... 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный... 
– Гаилә – спорт түгел, ул – бер-береңә яраклашу, бер-береңне ишетү, бер-береңә юл кую... Фикерләр капма-каршы булганда, үзебезгә туры килгән яңа фикер формалаштырабыз. Ә кайчак болай хәл итәбез: «Бу юлы икебез дә синең фикердә калыйк, икенче тапкыр минекен сайларбыз», – дибез. Бер-беребезне җиңәргә маташкан очраклар, валлаһи дип әйтәм, юк. Әмма укучы безне «идеаль гаилә» дип ялгыша күрмәсен – без дә сүзгә киләбез. Тик һәрвакыт уртак фикергә дә килә беләбез. Аннан, Гөлнарада сиземләү дигән әйбер бар. Шуңа да мин аннан киңәш сорарга оялмыйм. Дөрес адым ясау өчен кайчак күбрәк фикер җыеп, аларны анализлау да җитә. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. 
– Бу очрак безнеке түгел. Әйткәнемчә, өйләнешкәннән бирле тәмле ашап яшим. Ә кухняга, гомумән, кысылмыйм. Пешермим дигән сүз түгел бу: тамак ачса, әлбәттә, нидер әзерли алам. Беренче балабызны көткәндә, Гөлнара ай ярым хастаханәдә ятты – кирәк булгач, пешердем. Әмма «нигә андый май салмадың», «нигә тозың эре» дип бәйләнү, кысылу гадәтем юк. «Бүген дөге пешерәбезме, әллә карабодаймы» дип тә бәхәсләшмибез. Әгәр шулар хакында да сүзгә киләсең икән, ничек яшәп бетәргә кирәк?! Миңа барыбер, чөнки ул кайсын әзерләсә дә тәмле була. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. 
– (Көлә.) Безнең гаиләдә соңга калучы миндер... Хатыным – төгәл кеше, алдан төзеп куйган җәдвәл белән яши, һәм кайчак безнең расписаниеләр бер-беребезнеке белән туры килеп тә бетми. Нәрсә беләндер мавыгып китәм икән, мине аннан кире чыгару авыррак шул... Ә хатынымның башында һәрвакыт план бар һәм шул планны ничек үтәү ысуллары да әзер. Юкка гына иминият компаниясендә җитәкчеләрнең берсе булып эшләми. Алдарак «хатын – ул синең өчен дус та», дидек. Минеке әле сәркатип тә. Берәр эш белән мавыгып, бөтен дөньямны онытуымны белгәнгә, еш кына ватсапка язып җибәрә: «Син бүген шул кеше белән очрашырга тиеш идең». Мин моны үзем турында кайгырту дип кабул итәм. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Мондый хәлдән күңел төшмәсен өчен бүләкне ниндидер әйбер дип көтәргә кирәкми, ул – бары игътибар гына. Футболчы Аршавинның җанатарлар күңелендә кереп калган сүзе бар: «Ваши ожидания – ваши проблемы», – дигән иде ул команда оттырганнан соң... Гөлнара бүләк сайлауда миңа караганда күпкә талантлырак: шаблоннардан читкә китә белә. 35 яшемә ул миңа телескоп бүләк итте. Күк, ай, йолдызлар белән мавыксам да, үземнең аны алырга башыма килмәс иде. Бакчага баргач, кызларым белән бергә телескоптан Галәмне өйрәнәбез. Кызыксыналар, сораулар бирәләр – яңа белемнәр туплыйлар... Бу бүләккә ничә ел, ә ул гаиләбезгә әле дә ниндидер мәгънә өсти. Узган ел исә Гөлнара туган көнемә Тула самавыры бүләк итте. Ул самавыр тирәсендә дә гел хәрәкәт, ниндидер дулкыннар – безне алмагач астындагы өстәл тирәсенә җыя. Рәхәт! Бу бүләк тә шуңа кадерле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар