Логотип
Мәхәббәт

Мәхәббәт китә: бу хакта сөйләүче 7 билге

«Ул миңа карата үзгәрде бугай, әллә шулай тоела гынамы?»

«Ул миңа карата үзгәрде бугай, әллә шулай тоела гынамы?»
Үз-үзегезгә шундый сорау биргәнсез икән, димәк, ике арадагы мөнәсәбәтләргә, чыннан да, нидер булган. «Барысы да элеккечә – мин моны уйлап кына чыгарам», – дип үз күңелеңне үзең юатырга була, әлбәттә. Шулай, иң җиңеле – үз-үзеңне алдавы...
Әмма чынбарлыктан барыбер кача алмыйсың. Бу очракта качу кирәкми дә. Сиңа карата хисләре суынган кешене үз яныңда тотарга тырышудан ни мәгънә?
Ул мине яратамы-юкмы, дип икеләнәсез икән, менә шушы 7 әйбергә игътибар итегез әле.


1. Сөйләшүләр кыскарды
яки алар бөтенләй юк. Сез хәзер бары тик җыелган ниндидер проблемаларны хәл итәргә кирәк булганда гына аралашасыз. Башка вакытта да сөйләшкән сүзегез «әйе», «юк»тан узмый: соравыңа да җавап бирергә теләмәгән кеше белән нәрсә хакында сөйләшәсең инде? Аның синең белән бүлешер, сөйләшер сүзе юк икән, бу инде бик күпне сөйли.

2. Елмаймый
Яңа танышкан, бер-берегезне тапкан гына чакларыгызны искә төшер әле: сез бит гел шаярта, нидәндер көлә идегез... Ә хәзер? Соңгы атнада бер тапкыр булса да елмайдымы ул сезгә, әллә юкмы?

3. Кызыксыну юк
Әгәр үзең элемтәгә чыкмыйсың икән, ул сиңа язмый да, шалтыратмый да. Кайда син, кем белән, вакытыңны ничек уздырасың – аңа барыбер. Барлык очрашу-аралашуларны син үзең оештырасың. Дөрес, ул ризалаша, әмма күп вакыт теләмичә генә.

4. Вакытны бушка уздыру
Әгәр соңгы арада: «Мин бу кеше белән вакытымны гына әрәм итәм бит», – дип уйлыйсың икән, димәк, бу чыннан да, шулай. Әгәр моңа алдарак язганнар да өстәлә икән, барысы да ачык: сезнең мәхәббәтнең соңы килгән...

5. Күңелсез
Бәлки әле ара-тирә бергә каядыр чыккалыйсыздыр да: икәү кафега кереп утырасыз, кинога барасыз, каядыр йөреп кайтасыз... Әмма сизеп торасыз – аңа сезнең янәшәдә кызык түгел. Үзе белән булган хәлләрне дә сөйләми, сезнеке белән дә кызыксынмый. Әңгәмәне  җанландырырга тырышуыгыз нәтиҗәсез кала – күзләреннән күреп торасыз: син нишләсәң дә аңа барыбер.

6. Очсыз-кырыйсыз бәхәс
Сез гел бәхәсләшәсез. Хәтта юк кына нәрсәләр аркасында да. Сез нәрсә генә әйтсәгез дә, ул, утка май сипкән кебек кабынып китәргә генә тора. Бәхәс озакка бармаса да, ул гел кабатлана икән, димәк, шикләрегез урынлы – мөнәсәбәтләр сүнеп килә.

7. Ачу кабара
Әле кайчан гына бер-берегез өчен бар яктан да камил булып күренә идегез. Ә хәзер әнә кайбер әйберләр ошап бетми, ачуны чыгара. Аныкын гына түгел, сезнекен дә. Әле тышкы кыяфәте ошамый, әле үз-үзен тотышы... Кызганыч, әмма бу – ике арада ярату сүнеп килүнең шулай ук бер билгесе инде.

фото: https://pixabay.com

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    акыл кайта - мэхэббэт китэ?

    Хәзер укыйлар