Логотип
Пар алма

​«Мин яраттым сезне...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Рамис САФИН, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульяновски өлкәсендәге хәбәрчеләр пункты җитәкчесе. 
өйләнгән; гаилә стажы — 25 ел; ике бала атасы. 


Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Минем өчен хатын-кызның бөтен матурлыгы аның күзләрендә һәм чәчендә. Иңнәренә таралып төшеп торган йомшак чәчләренә карап, хатын-кызның бик күп сыйфатларына бәя бирә алам бугай. Дөресен әйтәм, әгәр ул чәчен бер уч кына калдырып артка резинка белән җыеп куйса, бу чәч иясе турында минем фикерем бик үк уңай була алмый... Нишләтәсең, хатын-кызның үз-үзен карап, тәрбияләп, матур булып йөргәнен яратам! Мин моңа эш вакытында әңгәмәләр корганда, теләсәм дә, теләмәсәм дә һәрвакыт игътибар итәм. Яраткан язучым Туфан ага Миңнуллин да юкка гына: «Чәч – хатын-кызның көзгесе», – димәгәндер инде.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Яраткан хатын-кызның бөтен фигыль-сыйфатларын гафу итәргә була –иренә хыянәттән башкасын. Соңгы вакытта дөньялар үзгәрде, ирләр, тормыш алып бару өчен, гаиләсен калдырып бер генә айга түгел, берничә айга вахта белән эшләргә өйдән чыгып китә. Яшь хатын ялгыз кала... Ул да тере кеше бит: ашыйсы-эчәсе килгән кебек, нәфесе, күңеле башка нәрсәләр дә тели. 
Ә менә ун хатын-кызга җиде ир-егет туры килгән бу чорда ир кешенең ялгызы гына яшәүче хатын-кыз янында булып килүен кичерергә дә буладыр. Ялгызларга да бит гомер ике түгел, бер генә бирелә. Аларның да башкалар сыман ир назы, ир рәхәте күрергә хокукы бар.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы ­алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручылар...
Миңа калса, икенчесе мөһимрәк. «Акча бетте! Кунак­ка киеп барырга кешенеке төсле киемем дә юк бит минем!» – дип гел шелтәләп, гаепләп торсалар, бу хатын янын­нан гына түгел, өйдән үк чыгып китәсе киләдер... Ә илһамлан­дыруга килгәндә, анысы хатын-кыздан гына тормый. Ярат­кан эш, хәтта урамдагы һава торышы, табигать матурлы­гы да эчке халәтеңә тәэсир иткән чаклар еш була. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Кемдә ничектер, ә безнең гаиләдә минем хатыным дустым да. Без әле балалар бакчасыннан, төгәлрәге дүрт яшьтән бирле бер-беребезне белеп, дус булып яшибез. Мәктәптә, аннан соң университетта укыганда да ул миңа дус итеп үзенең дуслары, йөргән егетләре турында сөйли иде, дөресрәге, җаен табып аны мин үзем сөйләтә идем. Гомумән, миндә кешенең эчке серләрен һәм күңеленең иң ерак почмагында ята торган уй-фикерләрне сөйләтә ала торган сәләт бар бугай. Бу миңа хәзерге эшемдә дә бик ярдәм итә. Гаилә, ир белән хатын, килен белән кайнана мөнәсәбәте турындагы сюжетларны әзерләгәндә аеруча нык ярдәм итә.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
Рамилә бик озак ялындырып йөрде. Мин, инде 24 яшьлек егет, Ульяновскига китеп телевидениедә эшли башладым, авылга да сирәк кайтам. Шулай берчакны бөтен булган көчемне җыйдым да, ул чакта бик дефицит саналган, хәтерем ялгышмаса, «LANCOME» фирмасында эшләнгән косметик наборны дусларым аша табып, аның капкачына А. Пушкинның шушы шигырен гравердан яздырдым һәм Рамиләгә бүләк иттем. (Бу бүләк әле дә Рамиләдә саклана.)

«Я вас любил: любовь еще быть может, / В моей душе угасла не совсем; / Но пусть она вас больше не тревожит, / Я не хочу печалить вас ничем. / Я вас любил безмолвно, безнадежно, / То робостью, то ревностью томим; / Я вас любил, так искренне, так нежно, / Как, дай вам бог, любимой быть другим... Р. 1989 г.»

Акыллы булса – аңлар, аңламаса – үзенә үпкәләсен янәсе. Аңлады... Дөрес, ул да бүләк косметикага кызыгып кына кияүгә чыкмагандыр анысы. Әгәр дә бер-береңне якын итмәсәң, әйтеп тә, аңлатып та булмый торган ниндидер хисләр, физиологик тартылу булмаса, 25 ел яшәп булмас иде...

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар... Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Әйе, иренә караганда акчаны күбрәк эшләп, өйдә соңгы сүз дә хатынныкы булган гаиләләрне очратканым бар. Мәҗлесләрдә котлау сүзен беренче булып ир кеше әйтмәсә дә, мин, ни өчендер, бу гаиләдә хатын – баш, ир – муен икән, дип уйлап куям. Хәер, бүген заманасы да икенче бит аның. Безнең әби-бабайлар биргән классик татар тәрбиясе хәзерге кысаларга ярашмый да кебек.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Миңа калса, ир-егетләрнең үз-үзен тотышы җәлеп итәдер. Аннан соң, хатын-кыз урынында булсам, кияүгә чыкканчы башта җаен туры китереп берәр мәҗлестә егеткә аракы эчертеп карар идем. Тормышта әүлия кебек йөргән егетләрнең байтак тискәре яклары исергәч күренә. Гомер иткәндә көнчеллек яки вакчыллык ке­бек сыйфатлары авырлыклар тудырачагы көн кебек ачык. 

Хатын-кызның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Ир-ат, беренче чиратта, йортны, хуҗалыкны алып бара белсен. Минем кебек! Гаиләне ашату-эчертү, балаларны киендерү кебек проблемаларны хатын җилкәсенә салмасын ул. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта. 
Кемне ничектер, мине куркытмый... Бер һөнәри чирем бар: микрофон тотып берәр чибәр хатын-кыз белән әңгәмә корганда, мин аңа күзем белән тутырып карыйм да, күңелемнән генә булса да, чишендерә башлыйм... Ул хисләр һәрвакыт тумый, әмма булгалый.
Утыз елга якын телевидениедә эшләү дәверендә мине иң куркыткан нәрсә – ул гашыйк булу иде. Йөрәк белән идарә итеп булмый бит. «Мәхәббәтең бакага төшсә, күл буеннан кайтмассың», дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Ходай Тәгалә безне кайсы гына галәмнән иңдерсә дә, бер җирдә яшәргә насыйп иткән. Мин, чыннан да, ир белән хатынның икесе ике галәмнән икәненә яши-яши ышана барам. (Мин генә түгел, бу хакта күпсанлы дус егетләр дә әйтә.) Интим тормышта бу аеруча нык сизелә: табиблар фикеренчә, ир кешенең җенси теләге ике-өч сәгать саен уянырга мөмкин, ә хатын-кызларда алай түгел бугай. Баш авырта, йокы килә, кан басымым югары, ди ул. Теләмим, дияргә генә дә буладыр бит... Миңа калса, яшь гаиләләрдәге үзара суыну да шуннан башлана.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Билгеле инде, баштагы елларда бездә дә шулай иде. Нидер исбатларга, дәлилләргә тырышып карадым бугай. Тора-бара хатын-кыз белән сүз көрәштерүнең мәгънәсе, файдасы юк икәнен аңладым. Тәмле сүземне әрәм иткәнче соң... Хәзер шундый хәл килеп туса, эчтән генә бер каты сүз әйтеп куям да, чыгып китәм.

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. 
Беренчедән, мактанып әйтүем түгел, 25 ел хатын белән гомер итеп, мин эштән кайтканда Рамиләнең ашарга әзерләмичә диванда кырын ятканын хәтерләмим. Икенчедән, безнең беркайчан өйгә заказ белән ризык китергәнебез юк. Өченчедән, әгәр Рамилә иртән пешереп калдырырга өлгермәгән булса, бездә кичке ашны кем алдан кайта шул әзерли. Әгәр бергә кайтып керсәк, эштәге хәлләр турында сөйләшә-сөйләшә тиз генә икәү пешереп ашыйбыз. (Хәзер инде кызыбыз Алсу без кайтканчы нәрсә дә булса әзерли тора.) Ә шимбә көннәрендә иртәнге ашны әзерләү минем өстә. Ничек килеп чыгадыр, әйтә алмыйм, әмма тәмле диеп ашыйлар. (Күп вакыт ул кыздырылган ит, балык, бәрәңге яисә кечкенә чуеннарда пешерелгән аш була инде.) 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
Менә монысы минем канны иң нык кыздырган нәрсә инде! Гадәттә, һәр җомга-шимбә диярлек без кунакка чакырулы. Алдан ничәдә кузгаласыбызны әйтеп куйсам да, китәргә 1-2 сәгать кала Рамилә тузан суырткычны тартып чыгара да өй җыештырырга, кер юарга тотына... «Өлге­рәбез әле, барыбыр өстәл артына бер сәгатькә соңлап утыралар», – ди ул. Ә мин әйткән вакытым җиткәч, машинага чыгып утырам да, сигнал бирәм, алай да җиңә алмасам, телефоннан шалтыратып: «Мин китәм, такси яллап килерсең», – дим. Телевидениедә эшләү мине нык төгәл­леккә өйрәтте, анда бит һәр минут, һәр секунд исәптә.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Миңа нинди генә бүләк бирсәләр дә ошый – «бүләк ителгән атның тешенә карамыйлар», диләр бит. Иң мөһиме – сиңа карата булган игътибар һәм хөрмәт. Миңа калса, Рамилә миңа дигән бүләкне улыбыз Алмаз белән киңәшләшеп ала, һәм шунлыктан, һәрчак үземә кирәк әйбергә ия булам. Электр белән кырынгыч, свитер, портфель... Аның бүләк итү мизгеле бик кызык – мине беренче катка кухняга чакыралар. Башта әниләре, аннары Алмаз белән Алсу котлый, теләкләрен телиләр. Миңа карата тәнкыйть сүзләрен дә кыстырып җибәрергә күп сорамыйлар. Монысы да үзенә күрә бер гаилә сәясәте бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар