Логотип
Пар алма

Мин бит гашыйк булдым!

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Равил ГАЛИЕВ, танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты.

гаилә стажы – 13 ел;

улы Сәйдәшкә – 12, кызы Әминәгә 8 яшь.

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

– Буй-сынынадыр, мөгаен. Ә бәлки алай да түгелдер... Күңелгә ошаган хатын-кыз башкалардан бар ягы белән дә аерылып торадыр ул, миңа калса.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

– Диңгез кебек әледән-әле «дулкынланып» алуын. Бер дә юкка борчылуын, һәм сине дә, һичшиксез, борчуын, начар төш күрсә, төн уртасында уятып сөйләвен, бик тиз кызып китүен һәм бер сәбәпсез үпкәләвен...

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

– Әлбәттә, хыянәтне кичермәс идем. Һәм моны, миңа калса, бер генә ир-ат та кичерә алмый торгандыр.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

– Бер үк хатын-кыз бу рольләрнең икесенә дә туры килсә, әйбәт булыр иде дә ул. Юк икән, ир-ат өчен, билгеле, икенчесе мөһимрәк. Хатын-кызның комфорт тудыручы хуҗабикә булуын телибез инде без.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

– Ничек инде дус була алмасын? Ир белән хатын дус булмаса, яхшы гаилә төзү мөмкин дә түгелдер. Бергә нәрсәдер эшләү өчен ике кешенең, кимендә, бер-беренә яхшы мөнәсәбәттә булуы кирәк бит. Ә гаилә тормышы – гомер буе бергә яшәү, балалар үстерү, бергә хуҗалык алып бару... Ир белән хатынга сөйләшергә, киңәшләшергә, уртак карарлар кабул итәргә туры килә. Димәк, һичшиксез, дус без...

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

– Ландыш үзе, үпкәсез генә, билгеле: «Син миңа тәкъдим дә ясамадың бит!» – дияргә ярата. Ә мин, әби-бабайдан кыз сорарга кайткач, тәкъдим ясауны күңелемнән генә шул «кыз сорау процедурасына» кушканмын да куйганмындыр, дип уйлыйм... Аннары сүзләр артык та булгандыр инде, бәлки, ул чакларда.




Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

– Минем очракта – юк. Чөнки мин өйләнер өчен кыз сайламадым, мин бит гашыйк булдым!

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

– Бик авыр сорау инде бу... Хуҗалык эшләре белән күбрәк шөгыльләнергә тиештер, бәлки. Көндәлек тормышта алыштыргысыз кеше булырга омтылырга. Чөнки күп акча эшләгән эшлекле хатын-кызның йорт мәшәкатьләренә чыннан да вакыты калмаска мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, ир кеше бу уңайсыз вазгыятьне үзгәртергә тырышырга тиеш, миңа калса. Һәм аннан соң... ир кешенең үзен ничек тотуы ул кадәр мөһимме соң мондый вакытта? Гаиләне саклап калу өчен хатын-кызның үзен ничек тотуы мөһимдер.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

– Бу миңа ошамас иде, дип уйлыйм. Гашыйк булуны никадәр яшерергә тырышсаң да, сизелә инде ул анысы. Әмма моның телдән әйтелүе, хатын-кызның үзе башлап мәхәббәт аңлатуы булган кызыксынуны да сүндерергә мөмкиндер.

Бу хакта сүз башлагач, Ландыш белән ничек танышуыбыз искә төште әле. Без, бер төркем егетләр, кызлар, Яшьләр көненнән соң Чаллының «Энергетик» мәдәният йорты каршында очрашкан идек. Бергәләп каядыр барырга җыендык, һәм шунда Ландыш (бер Ландыш кына бит!) әнисенә рөхсәт сорап шалтыратты. Әнисе рөхсәт итмәгәч, безнең белән саубуллашты да кайтып китте. Кыскасы, күрештек тә, аерылыштык. Танышырга өлгерә алмый калдык без ул көнне. Әмма мин инде Ландышның үзен дә, ул иптәш кызына әйткәндә генә отып калынган телефон номерын да оныта алмадым. Берме, икеме ел узгач булса да, шалтыраттым.

Без гаилә корганда Ландышка – 25, миңа – 35 яшь иде. Мин ул вакытта шәһәрдә инде танылып килә торган җырчы булганмындыр, кызлар да игътибарсыз калдырмагандыр, әмма башкалардан аерылып торган шул матур кыз, әйткәнемчә, барыбер онытылмаган, хәтта телефон номеры да ниндидер могҗиза белән, күңелдә сакланган. Язмыш!

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

– Кыюлык, тәвәккәллектер, мөгаен. Һәрхәлдә, байлык һәм буй-сын түгелдер инде... Түгелдер дип ышанам. Чөнки миндә байлык та, буй-сын да юк.




Хатын-кызлардан үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?

– Мин үземне ышанычлы кеше дип саныйм. Бу ир-атларга да, хатын-кызларга да иң кирәкле сыйфат.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?

– ​ Ихтимал. Ир-ат үзе йомшаграк табигатьле икән, чыннан да, көчлерәк хатын-кыздан читтәрәк йөрергә тырыша инде ул. Ә мин үзем хатын-кыз акыллы булса, аның чибәр һәм көчле булуыннан зыян юк, дип саныйм. Чөнки акыллы хатын-кыз гаилә мәсьәләләрен хәл иткәндә барыбер иреннән беркайчан да алга чыкмаячак, һәм хәтта кайбер мәсьәләләрдә аның сүзе өстен булып калса да, моны иренә сиздермәскә тырышачак. Иң мөһиме: ирен балалар алдында авторитет итеп күрсәтәчәк, әти кешенең дәрәҗәсен югары тотачак. Бу, беренче чиратта, аның үзе өчен кирәк бит. Балалар тәрбияләү җиңелрәк булсын өчен кирәк. Әниләр безне шулай үстерде бит инде. Мин үзем Азнакай районы Камышлы Күл авылыннан. Безнең әти 30 елдан артык рәссам-бизәүче булып Актүбә эшчеләр бистәсенә йөреп эшләде. Дөресен әйткәндә, без аны рәтләп күрмәгәнбездер дә. Әмма «Атагызга әйтәм!» дигән сүзне бик күп ишеттек инде.

Балаларны икәүләп ачуланырга ярамый, дип саныйм мин. Әти-әнинең берсе кырыс икән, икенчесе, һичшиксез, йомшаграк мөнәсәбәт күрсәтергә, ягъни баланс сакланырга тиеш. Шунсыз булмый, чөнки аларда да, нәкъ безнеке кебек, яраланырга гына торган күңел бит.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

– Ир кеше хатынының ниндидер сыйфатларга ия булуын тели (әмма теләүдән ары уза алмый!), ә хатын-кыз, һичшиксез, таләп итә.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

– Без Ландыш белән нинди дә булса мәсьәләне икәү уртага салып сөйләшәбез, инде азаккача хәл итеп тә бетерәбез. Син хаклы, диешәбез, гафулар үтенешәбез. Тик күпмедер вакыттан соң кире шуңа ук әйләнәбез дә кайтабыз. Нәкъ элеккеге эчтәлектә була ул, нәкъ шундый ук зурлыкта. Теге сөйләшү бөтенләй дә булмаган кебек!

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?

–​ Дөресен әйткәндә, мин бөтенләй бәхәсләшә белмим. Шаккатып тыңлап утырам, бу кадәр хаксызлыкны күреп, хәтта күпмедер дәрәҗәдә стресс та кичерәм. Әмма бәхәсләшмим. Соңыннан, барыбыз да тынычланып беткәч кенә, позициямне яхшылап, дәлилләп аңлатып бирәм.

Ландыш ул кечкенәдән «командир» булып үскән. Һәм бу «командирлык», дөресен әйткәндә, беркая да китмәгән. Ул «Эврика» Чаллы шәһәр мәдәният үзәгенең директоры булып эшли башлаганда, бу үзәк торак йортның беренче катында гына урнашкан иде. «Авыл клублары» дигән Президент программасы буенча, шәһәрнең төрле урыннарында бүген инде үзәкнең өченче филиалы төзелә. Ландыш, директор буларак, бу төзелешләрнең барысын да башлап йөрде. Кыскасы, ул бик актив кеше. Һәм аның, бәлки нәкъ менә шуңа күрәдер, еш кына өйдә дә лидер буласы килә. Әмма артыкка китә башласа, мин аны, яратып кына, туктатырга мәҗбүр булам инде: «Монда мин командир!»

 Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?

– Минем үземнең дә пешерүем мөмкин. Икебезнең дә бергә җәһәт кенә нәрсә дә булса әзерләп ашавыбыз да мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, өйдә ашарга пешмәгән булу миңа, билгеле, ошамый. Һәм моны Ландыш та яхшы белә. Без бит авыл балалары. Әниләрнең барысына да өлгерүен күреп үскән. Хәзер, билгеле, тормыш шартлары үзгәрде. Вакыт та чагыштырмача тизрәк уза. Балалар да игътибарны күбрәк сорый. Хөкүмәт эше дә бар. Ир белән хатынның икесенең бер вакытта өйгә кайтып керүләре табигый. Шуңа күрә хатын-кызның хәленә керергә тырышмый булмый. Әмма дә ләкин...

Балалар, дигәннән, балаларны дәрес әзерләтү дигән тагын бер бик зур эш тә бар бит әле хәзер бездә. Аның монысы да, дөресен әйткәндә, күбрәк хатын-кыз өстендә. Өстәмә шөгыльләрне дә игътибарсыз калдырып булмый. Сәйдәш инде сәхнәгә чыга башлады. Шәһәрдә уза торган «Татар малае» бәйгеләрендә катнашып җиңүләр яулап килә.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.

– Хатын-кыз, әлбәттә, озак җыена. Һәм моңа каршы көрәшүне мин бөтенләй файдасыз дип саныйм. Әмма шунысы да бар – Ландыш озак җыенганнан безнең бер генә мөһим эшкә дә соңга калган юк әле! Хатын-кызда зирәклек зур. Гаилә мәнфәгатьләренә беркайчан да зыян китерми ул.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?

– Ошамаганын хәтерләмим. Иң ошаганы – Ландыш миңа алтын йөгертелгән кул сәгате бүләк иткән иде. Ул, гомумән, минем нәрсә яратканны, нәрсә яратмаганны яхшы белә. Һәм бу, мөгаен, очраклы түгелдер. Бу – бер-береңә туры килүдер.

Аннан – акыллы хатын-кыз ир-ат өчен үзе дә зур бүләк ул. Язмыш бүләге...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин үзем Равил тарафыннан матур,төпле сүзләр әйтелгән дип саныйм.

    Хәзер укыйлар