Логотип
Пар алма

​​​​​​​«Хатын-кыз чибәр була!»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Илдар СӘГЪДӘТШИН, Татарстан китап нәшрияты директоры.

гаилә стажы – 15 ел;

балалары – Илсинә (14 яшь), Сәлим (6 яшь).

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

– Бу соравыгызга Роберт Миңнуллинның шигъри юллары белән җавап бирәсем килә:

Хатын-кыз ямьсез булалмый,

Хатын-кыз чибәр була!

Шуны күрмәгән ир-ат ул,

Әлбәттә, җүләр була.

Миңа калса, сез санаганнарның барысына да игътибар итәсең, шул очракта гына гомум бер образ килеп баса. Әйе, күзгә барысы да чалына...

 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

– Хатын-кызга карата артык вакчыл карашта булырга кирәкми дип саныйм. Аннан күп кенә кимчелекләрне яшәү дәверендә сизми дә башлыйсың – күнегәсең. Миңа исә гафу итү, гомумән, авыр бирелә – кичерсәм дә, күңелемдә юшкыны кала. Бу – характер, холык инде... Аны үзгәртергә тырышу – үз-үзеңә каршы бару, үз-үзең белән көрәшү була. Ә нигә үз-үзең белән көрәшеп торырга әле? Мин үзем кешеләрне юк-бар сүзләр белән рәнҗетмәскә, гуманлы булырга тырышам.

 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

– Хыянәтне кичерә алмас идем, тик моңа физик яктан хыянәт итү генә керми. Гомерлек юлдаш итеп сайлаган парың сиңа бөтен яклап тугры булырга тиеш дип уйлыйм. Ышанычлы булырга тиеш! Дусларга да төп таләбем шул: кеше ышанычлы икән, аның белән аралашу җайлы миңа.

Бер дустым өч тапкыр өйләнеп аерылды. Әлеге дә баягы хыянәт аркасында... Кемдер хыянәттән соң да балалар хакына бергә яшәп кала. Әйе, уртак балалар булу – ул җаваплылык. Әмма балалар хакына гына бер түбә астында калдык диючеләр барысын да әйтеп бетермиләрдер. Ике арада барыбер мәхәббәт тә каладыр. Һичьюгы – очкыны. Бернигә дә карамыйча, күңелләрне шул бәйләп торадыр... Бу өлкәдә тәҗрибә юк минем. Булмасын да... Үземне хәтта мондый ситуациягә куеп та карыйсым килми.

 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

– Карагыз әле, бу яктан караганда минем хатыным идеаль булып чыга бит! Ул үзендә сез әйткән ике типның да сыйфатларын туплаган. Һәм бу шулай булырга тиеш тә! Шушы очракта гына гаиләдә ир-ат белән хатын-кыз арасында хисләр суынмый, гармония урнаша.

 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

– Беренче чиратта дус булырга тиеш тә. Хатыны белән бернидән курыкмыйча, икеләнмичә, шикләнмичә ачыктан-ачык төрле темага сөйләшә, фикерләшә алганда гына, ир кешегә гаиләдә җиңел һәм рәхәт була.

 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

– Әлбәттә, хәтерлим. Гомергә истә кала торган, бик җитди адым бит бу. Хәзергеләр кебек шаккаттырып тәкъдим ясау модасы юк иде әле ул вакытта, шулай да без бик бәхетле идек. Казансу буенда булды ул хәл. Шуңадыр бу урыннар Гүзәл белән миңа хәзер дә бик якын. Туебызда «Айфара» төркеме җырлады. Иң элек – «Ак каен»ны: «Ак каен, яшь каен /
Син үлмә, яшә син...» Сүзләренең моңсулыгына беркем игътибар итмәде – иң популяр җыр иде бу ул вакытта.

Миңа 27 яшь иде инде. Барысы да үзем күзаллаганча булды. Әгәр 18 яшемдә сорасагыз: «27 яшь тулып узгач кына өйләнәчәкмен», – дип әйткән булыр идем. Беренчедән, әти-әнидән өйләнергә акча сорыйсым килмәде. Туйның бар чыгымын үзем күтәрергә теләдем – шулай дөресрәктер кебек тоелды. Мин аларны туебызга кунак итеп кенә чакырдым. Икенчедән, бу яшьтә инде дөнья күргән, азмы-күпме тәҗрибә туплаган кеше буласың дип уйлый идем. Бүген исә башлы-күзле булу өчен 27 яшь тә иртәрәк икән әле, дим.

 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

– Минем очракта бу дөреслеккә туры килми. Сез менә ир-ат белән хатын-кызны «икесе ике Галәмнән» дисез бит әле, әни белән хәләл җефетем дә нәкъ шулай: алар тышкы кыяфәт буенча да, холык ягыннан да бер-берсенә охшамаган. Әнием шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова – иҗат кешесе, ә хатыным – финансист. Алар хәтта төрлечә уйлыйлар, әмма уртак телне тиз таптылар... Гаилә корганда әнинең миңа ниндидер киңәшләр биргәнен хәтерләмим. Бирмәгәндер дә: киребеткән икәнемне, барыбер үземчә эшләвемне белә бит ул. Килен алып кайтып сөендергән өчен рәхмәт әйткәне истә менә. Буйдак булып кала ахрысы, дип курка башлаган булганнар бугай (көлә).

 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

– Киләчәктә шундый низаглар килеп чыкмасын өчен, үзеңә бар яктан да тиң ярны сайларга кирәк тә. Моны борынгылар ук әйтеп калдырган. «Аягына күрә – башмагы», «Атына күрә – йөгәне» дигәннәр. Ә үземә килгәндә, Гүзәл миннән күбрәк мал тапса, шатланыр гына идем: гаилә бюджеты уртак бит – аның зураюына борчылалар димени?! Тик тормышны хатын алып барыр көнгә калмам дип өметләнәм. Эшләргә яратам! Нинди эшкә тотынсам да, җанымны-тәнемне биреп башкарам – эштән курыкмаган кеше эшсез каламыни?! Гадәттә, тамыры авылдан булганнар: «Һичьюгы кайтып көтү булса да көтәрмен», – дияргә ярата. Тик хәзер авылда көтүне дә электр тогы ярдәмендә генә көтәләр... Ә минем әле ДТ тракторын йөртү хокукым да бар. Мәктәпне әнинең туган ягында – Актаныш районы Иске Кормаш авылында тәмамладым, безгә анда «механизатор ярдәмчесе» дигән һөнәр дә бирделәр... Аннан ир-атка бик аз кирәк бит аңа. Елына бер-ике костюм сатып алабыз. Анысы да эшкә йөрергә... Алдында – ризыгы, кулында машинасы булса – шул җитә. Машинаны да бөтен ир-ат кирәксенми әле.

 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

– Бу яктан мин – консерватор. Татар халкында яшәп килгән гореф-гадәтләргә, безнең менталитетка туры килә торган хәл түгел. Ир кеше хатын-кызны яулап алырга тиеш, шуның белән ул үзенең тормышны тартып бара алырлык, җитди, тырыш икәнен дә күрсәтә.

 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

– Бөтен кешенең уенда йөрткән идеалы була: ул шуннан чыгып үзенә пар сайлый. Һәм... күп очракта хаталана. Менә ни өчен берәүне дә артык идеаллаштырырга ярамый.

 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

– Кинәт кенә искә төшми бит... Ә шаккатырганы ярыймы? Менә шушы көннәрдә генә өченче югары белем алырга җыенуын әйтте Гүзәл. «Юрист буласым килә – бу өлкәдә белемем җитмәвен сизәм», – ди. Бәлки, абыйсыннан үрнәк аладыр – аның югары белемнәре бишәү. Мин, әлбәттә, риза, кирәк икән, ярдәм дә итәчәкмен.

Ә болай аңлашып яшибез. Яшьләребез, белемнәребез бер чама булу да моңа ярдәм итәдер. Икебездә дә ике югары белем. Әйткәнемчә, ул финансист, озак еллар баш бухгалтер булып эшләде. Профессиональ сораулар буенча кайчак аңа да мөрәҗәгать иткәлим. Эштә дә бухгалтер бар, әлбәттә, әмма акча мәсьәләләре буенча киңәшчең никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк.

 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?

– Мин хаксыз булсам да, моны белеп торсам да, сүземне бирмим. Ә ул, үзенең хаклы икәнен белсә дә, күп очракта миңа юл куя, бирешә. Һәм... барыбер үзенчә эшли (көлә). Чын татар гаиләсендәге кебек, бездә дә ир – баш, хатын – муен һәм хатынымның зирәклеге белән муен башны үзенә кирәк якка бора да тора (көлә).

Ә җитди итеп әйткәндә, гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә юл куя белергә тиеш. Кемдер – күбрәк, ешрак юл куя, кемдер – сирәгрәк.

 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?

– Мондый хәлне күз алдыма да китерә алмыйм. Безнең өйдә ашарга гел нидер бар. Хәтта юк дигәндә дә нәрсәдер табыла – хатынымның уңганлыгы, бәлки, шуннан да күренәдер. Гүзәлнең бик күп ризыкларын мактый алам, ә менә бәлешен... Без шәһәр читендә, авылда торабыз. Андагы гадәт буенча, күршеләр белән бер гаилә кебек яшибез. Күрше Мәрзия апа, аның кызы Лилия апа кебек тәмле бәлеш пешерүче дөньяда да юк! Мәрзия апаның ире мәрхүм Салихҗан Галимҗанович заманында зур җитәкче булган. «Өйдә гел кунак иде, көн саен табын кордым – шулай остардым», – ди Мәрзия апа. «Кайбер серләрне минем хатынга да ачыгыз инде», – дип, бәлеш ашаган саен әйтәм. Әлегә серне каты саклыйлар (көлә). Бәлешкә аларга җитеп булмаслыгын Гүзәл үзе дә белә. Ә менә хатынымныкы кебек солянканы Мәрзия апалар әзерли алмый. Безгә туганнар Гүзәлнең солянкасын ашарга йөри.

 

Сорауга әйләнеп кайтыйк әле. Кирәк булса, мин үзем дә нидер пешерә алам – ач калмыйм. Шашлык кыздырырга яратам менә. Әзер ризыкка заказ бирүгә дә уңай карыйм – хәзер андый сервислар бик зур үсеш алды бит.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?

– Төрле хәлләр була инде... Кайчак чыгып машинада көтеп утырасың. Ул, ниһаять, ишектә күренә һәм... «Тукта, башка күлмәк киеп чыгам әле», – дип кире кереп китә. Күлмәкне генә алыштырмый бит ул, барысын да үзгәртә: аяк киемен, сумкасын, бизәнү әйберләрен... Мин, әлбәттә, моны мәзәккә борам – ачу китерә дигән сүз минем хакта түгел. «Бүген ике генә тапкыр алыштырдың, әллә тагын бер керәсеңме?» – дим. Ул моны күлмәген ошатып бетермәвем дип аңлап булса кирәк: «Чынлап та шулай уйлыйсыңмы?» – дип кире борыла!

 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?

– Гүзәлгә өйләнгәннән бирле, миңа, гомумән, гел кирәкле һәм үзем теләгән бүләкләрне генә бирәләр. Сере шунда: дуслар, туганнар хатыным белән алдан киңәшләшеп, нәрсә кирәген белешеп куя. Бик җайлы икән ул. Нәшрият өлкәсендә эшләүче буларак, миңа иң матур бүләк, әлбәттә, китап! Болай да шул дөньяда яшәгән кешегә бүләккә китап сайлау авырдыр дисезме? Юк, алай түгел. Дөньяда китаплар бихисап! Һәм иң кызыгын син әле һаман да укымаган... Беренче чиратта укырга кирәк дигән 20–30 китап тора әнә өстәлемдә. Ял алдыннан бигрәк тә күп җыелалар.

Миңа да Гүзәлгә нидер бүләк итәргә бик җайлы. Ул, гадәттә, алдан ук алып куя да: «Күптән хыяллана идем... Бу синнән туган көнгә бүләк булыр, яме!» – ди. Туган көн җиткәнче ул онытыла, билгеле (көлә). Аның миңа биргән иң зур бүләге – ике балам. Алардан да кадерле бүләк юк!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп гаилэ, бу парга куз тимэсен

    Хәзер укыйлар