Логотип
Пар алма

Иң чибәре – сиңа ышанган хатын-кыз!

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.    

Фәрит МИФТАХОВ, «Болгар» хәйрия фонды рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе, Нурлат районының «Якташлар» җәмгыяте рәисе. 
өйләнгән; гаилә стажы – 26 ел. Ике кыз һәм бер малай атасы.  


Иң элек син хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Никахтан соң ир-атның – күзе, хатын-кызның теле ачыла, диләр. Күзең йомык, сукыр чакта каршыңдагы кешенең тышкы матурлыгын, уңай якларын гына күрәсең, билгеле. Өйләнгәч: «Кара әле, бу бит менә нинди  икән?!» – дип шаккатулар башлана. Шул чакта инде мөнәсәбәтләр дә үзгәрә... 

Күз алдына китерегез: өстәлдә конфетлар ята. Бер төслеләре – кәгазьсез, икенчеләре ялтыравыклы матур кәгазьгә төрелгән. Кулыгыз кайсына үрелә инде? Әлбәттә, кәгазьгә төрелгәненә: эчендә ни икәнен беләсе килү көчлерәк! Хатын-кыз да яулыктан булса, ир-атлар аңа күбрәк игътибар итәр, ныграк тартылыр иде (башка беркем күрмәгән, кагылмаганга ия булу горурлык түгелмени?!) Тик без бөтенләй башка җәмгыятьтә яшибез шул... 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Озак еллар бергә яшәгәч, бер-береңне кичерергә өйрәнәсең инде ул. Кайсын: «Кирәк, шулай тиеш», – дип, кайбер нәрсәләрне: «Балалар хакына», – дип...  

– Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идең? 
Әлбәттә, хыянәтне! Ир-ат мондый чакта күбрәк киләчәге – балалары турында уйлыйдыр. Иренә тугрылык сакламаган хатын-кыз ана буларак балаларына нинди үрнәк күрсәтсен?! 
Икенче яктан караганда, менә шулай, өздереп: «Беркайчан гафу итмәм», – дию бигүк дөрес тә түгелдер. Этле-мәчеле яшәгән гаиләләрдә, ире яки хатыны белән нидер булып, берсе икенчесен мәңгелеккә югалткач: «Исән булсын иде! Утырып кына торса да риза булыр идем...» – дип өзгәләнүләрне гел ишетәбез.  

Хатын-кызлар икегә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләр. Сиңа  аның кайсы якынрак? 
Икесенең берсе генә булу дөрес түгелдер: аңа тегендә дә өлгерергә кирәк, монда да дип уйлыйм. Хатын-кыз һәрвакыт ир-атны гына көйләргә тиеш дигән караш дөрес түгел ул. Аның бит үз тормышы да булырга тиеш. 

Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы?
Мәхәббәт – гел үзгәреп тора: бергә яши торгач, ул дуслык формасында дәвам итә; балалар тугач, аларга күчә, аннан оныкларга... Синең турында бөтен нәрсәне белгән кеше ул, әлбәттә, дустың инде. 

Хатыныңа ничек тәкъдим ясаганыңны хәтерлисеңме? 
– Мин армиядән 1988 елның көзендә кайттым. Дөресрәге, Яңа ел алдыннан. Әни бу вакыт «Оргсинтез» бассейнында эшли иде. Беркөнне ул мине үзләренә бассейнда йөзәргә чакырды. Көнен дә хәтерлим, 17 декабрь иде ул. Без анда бер дустым белән икәү бардык. Суга кереп йөзә башлауга, дустым танышын очратты. «Узган атнада гына бер туйда бергә булган идек», – диде алар. Наилә – Казан кызы. Без танышканда Казан химия-технология институтының IV курсында укый иде. Февральдә ул Тольятти шәһәренә практикага китте. Һәм мин... әтине искә төшердем. Әтиемне бер тапкыр да күргәнем юк иде, Тольяттида яшәгәнен генә беләм. Безгә бер очрашырга кирәк иде бит инде! Кыскасы, җыендым да, юлга чыктым... Андагы очрашуларның минем өчен кайсы мөһимрәк булды икән, әйтүе авыр.

Наилә белән без 1989 елның 23 сентябрендә өйләнештек. Ул вакытта  армиядән кайталар да өйләнәләр иде бит. Хәзер генә егетләр 30-35 яшькә кадәр башлы-күзле булмыйча йөри: башта аларга фатир кирәк, машина, тегесе, монысы... Әнине киленле итәсем, оныклар белән дә куандырасым килде. Мин армиядән кайтканда аңа 60 тулган иде инде, ул мине кырык яшендә генә тапкан. Ә апа миннән унбиш яшькә өлкәнрәк. 

Наиләгә тәкъдим ясавым кинолардагы кебек булмады инде, әлбәттә. Бүгенге кайберәүләр кебек, кран белән менеп, тәрәзәсен шакып ачтырып: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип тә сорамадым. Ихлас булса, айга алып менеп әйтсәң дә, җирдә дә бертөсле яңгырыйдыр инде ул сүз... 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
Шулайдыр, бәлки... Әни бит ул синең өчен иң якыны, иң әйбәте. Ә кеше  үзе өчен бу тормышта гел иң яхшысын гына сайлап алырга  тырыша. Дөресрәге, үзе «иң яхшысы» дип санаганын. Минем очракта алай сайлап торулар булмады анысы. Әйткәнемчә, армиядән кайтуга таныштык та, 21 яшьтә өйләнешеп тә куйдык. (Олы кызыма хәзер 19 яшь, ике елдан аны кияүгә бирәм, дип уйласам, бигрәк иртә тоела. Әмма әти-әнигә бала егерме тугызда да, утыз тугызда да сабый тоелачак...) Әниләр алты бала үскәннәр. Туганнар арасында ул иң олысы иде, бүгенге көндә бер энеләре генә исән. Әни бик ярдәмчел иде: туганнарына да, тирә-юньдәгеләргә дә. Авырлыкны тормышта җитәрлек күргән. Апа белән мине дә ялгызы гына аякка бастырды. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар...
Шактый катлаулы очрак бу, бигрәк тә татар гаиләсе өчен... Гасырдан-гасырга безнең гаиләләрдә тәртип башкачарак булган бит. Әмма тормыш хәзер шактый үзгәрде, элеккеге нигезләр какшады. Ир-атларга бик күп нәрсәләргә түзәргә, бик күп әйберләр белән килешергә туры килә. Теләсәләр дә, теләмәсәләр дә. Әмма бүген татар гаиләсендә барган үзгәрешләрнең иң куркынычы бу түгел әле... 

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсың? 
Чын күңелдән ярата икән, нигә әйтмәскә, белгертмәскә?! Ир кешегә дә мондый хатын-кыз белән тормыш кору хәерлерәк, дөресрәктер.  Гомумән, хатын-кыз ир-атны күбрәк яратса, мондый гаилә тотрыклырак була бугай. Хатынның ирен яратуы ризык әзерләгәндә дә, балалар тәрбияләгәндә дә чагылмый калмый. Яратса, ире белән барлык  авырлыкларны кичәргә дә әзер ул. Кичә дә! 

Җанына якын булган ир-атны үзенә карату өчен хатын-кызның хәйләсе җитә дип уйлыйм. Аларның үзе генә белгән юллары, ысуллары бик күп бит. Кайбер ир-ат бер тапкыр йомшаклык күрсәтә дә, гомере буе шуның өчен түли аннары. Шуңа күрә, соңыннан газапланганчы, озак итеп сайлавың хәерлерәк, диләр. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Хатын-кызлар ир-атны хәзер күбрәк кесәсенә карап сайлый, диләр. Акча бөтенесен үк булмаса да, бик күп нәрсәне хәл иткән заманда яшәгәч, аларны моның өчен гаеп тә итеп булмыйдыр. Нәфес бит ул, ә аңа хуҗа булу бик авыр! Тик акчаның – бигрәк тә күп акчаның – гаиләләргә зыян гына китергән очраклары да күп шул. Бөтен нәрсә дә җитеш булгач, гаилә башлыгы еш кына читләргә күз төшерә башлый. Кесәсендә гел акча булган балалар янына кирәкмәгән дуслар җыела. (Наркотикларны кемгә тәкъдим итәргә икәнен алар яхшы белә!) Акча проблемасы булмаган гаиләдә күп вакыт мажор балалар үсә: кулыннан бер эш килмәгән, тормышка яраксыз булган. 

Аннан тагын бер нәрсә: акча бүген бар, ә иртәгә исә ул булмаска да мөмкин. Кулында зур акчалар тотып караган кешегә юклыкка ияләшү күпкә авыррак. Ирнең акчасына гына кызыгып аңа кияүгә чыккан хатын-кызга – бигрәк тә. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта.
Берәүгә чибәр тоелган хатын-кыз икенче ир-атка бөтенләй ошамаска да мөмкин. Чибәрлекнең стандарты юк: буй озынлыгы шулкадәр,  күзләренең төсе шундый булырга тиеш дигән. Аннан, яши-яши, чибәрлек төшенчәсенә карата мөнәсәбәт тә үзгәрә икән. Хатын-кызның көче  –  иманлыкта булырга тиеш. Синен белән гомер кичкән, сиңа үзенә ышангандай ышанган, һәр адымыңда сиңа булышкан хатын-кыз – чибәрләрнең дә чибәре! 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. 
Әйе, безнең мантыйк бер-берсеннән шактый аерыла. Сөйләшүләр, кызыксынулар, уй-фикерләр, теләкләр, хәтта нинди ризыкка өстенлек бирүебез дә... Хәер, ир дә, хатын да йә спортзалга гына йөрсәләр яки пешеренеп кенә утырсалар, бер-берсенә кызык та булмас иделәр бит. Икебез ике төрле булганга бер-беребезгә тартылабыз да!  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзең аңламаган берәр очракны искә төшер әле.
Аңламаган дип... Таныш-белешләремнән ишетеп беләм, өйдә кайсы җиһазның кайда торасын аларда күбрәк хатыннары хәл итә. «Еш кына әле шкафның, әле өстәлнең, әле диванның урынын алыштырып мәш киләләр», – дип зарланган чаклары да була. Ә бездә... киресенчә. Өй эчен үзгәртергә күбрәк мин яратам бугай. Наилә: «Нәрсәгә ул җиһазларны бер урыннан икенче урынга күчерергә?» – дип канәгатьсезлек белдерә әле.  

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны-туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
Минем андый чакларда бәхәсләшеп торасым килми. «Ярый, син әйткәнчә булсын», – дим. Нигә вакыт әрәм итәргә? Хатын-кыз күп мәсьәләдә барыбер үзенчә эшләргә тырыша. Шуңа күрә моның дөрес түгел икәнен белсәң дә, килешәсең... Килешмәгән чаклар да бар инде анысы. Наилә баланы ераграк мәктәпкә урнаштырырга теләде, ул «элитный» дип саналган өчен генә. Баланы көн саен озату-каршы алу күпкә мәшәкатьлерәк икәне аңлашыла югыйсә. Бөкеләрдә утыру, анда киткән  вакыт... Юл аша гына урнашкан мәктәпкә йөри кызыбыз. Үземнең хаклы икәнемне бу очракта исбатларга туры килде! 

Ир кеше арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора... 
Безнең өйдә һәрвакыт ашарга пешкән анысы. Аннан олы кыз да үсеп җитте хәзер – кирәк булса, ул да тиз генә нидер әзерләп бирә ала. Кайтырга чыккач, юлда гел шалтыратып ала торган гадәтем бар. Кичке аш әзер булмаса, өйдә нидер килеп чыкса, каядыр кереп ашап та чыга алам. Ә үзем әзерләргә... юк, миңа андый мөмкинлек бирмиләр. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. 
Минем өйдәгеләр өйрәнгән инде: алар тиз җыена. Озак көтәргә яратмаганымны беләләр... 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Ничек ошамасын?! Бүләк ич ул! Кирәкмәгән һәм шул ук вакытта артык кыйммәтле бүләк бирсәләр кайгырыр идең менә... Миңа бүләк алганда    кызлар да хәзер әниләренә сайларга булыша. Быел 23 февральгә ике урынлы самолетта очарга сертификат бүләт иттеләр менә. Әле очмаган... Нәрсә белән кызыксынганны, нәрсә кирәген чамалый алар. «Очып карарга иде бер!» дигән хыялым чыннан да бар иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик шәп интервью ,төпле,кызыклы җаваплар!Күпкырлы шәхесне гаиләгә,хатын-кызга мөнәсәбәттә ачу мактауга лаек.Рәхмәт сезгә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Стандарт җаваплар, нигәдер әңгәмәне укыгач бу әфәнденең ярату хисләре чын микән, яки инде буласы булган тормышны дәвам итәргә кирәк дип фикер йөртә дип уйларга мөмкин.

      Хәзер укыйлар