Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. Гамил ӘСХӘДУЛЛА, артист, «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты; гаилә стажы – 19 ел; дүрт бала әтисе.
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Гамил ӘСХӘДУЛЛА, артист, «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты;
гаилә стажы – 19 ел;
дүрт бала әтисе.
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Яшь чакта нәкъ менә шушыларга – тышкы кыяфәткә игътибар ителгәндер. 22 яшь иде беренче тапкыр өйләнгәндә. Ул чакта кеше башкача уйлый иде әле. Армиядән кайтуга, әниләр: «Кайчан өйләнәсең?» – диделәр. Шулай тиеш кебек иде. Йөргән кызлар бар иде инде – арадан берсен сайладым... Хатын-кызга хөрмәтем яшьтән үк зур булды, чөнки без биш ир бала үстек. Мин аларга әнкәйгә ышанган кебек ышандым. Бәлки, алай кирәк тә булмагандыр, чөнки хатын-кыз гади генә зат түгел... Яши-яши әкрен генә аңлыйсың – акыл ягы да булырга тиеш хатын-кызда. Ә бүген инде мин: «Иң беренче чиратта әти-әнисенә карарга кирәк», – дим. Алар ничек гомер иткән, гомумән, нәселе нинди... Балаларга һәрвакыт әйтә торган тагын бер сүзем бар. «Әгәр син кызың янына эштән кайтышлый керәсең һәм ул синнән: «Чәй эчәсеңме?» – дип сорый икән, бу дөрес түгел», – дим. Эштән кайтканыңны белә, шуңа күрә: «Әйдә, утыр, чәй эч», – дияргә тиеш ул сиңа.
Нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм... Икенче тапкыр өйләнүем булгач, хатыным белән очрашканчы ук аңа хыянәт иткән булам түгелме? Дөрес, алай дип карарга да ярамыйдыр, бәлки... Бу сорауга барысы да «хыянәтне» дип әйтәләрдер, билгеле. Ир кеше хыянәтне кичерергә тиеш тә түгелдер. Әмма шундый хәл килеп чыкса, чынбарлыкта барысы башкача да булырга мөмкин. Ир белән хатын аны үзе хәл итә. Ул бит бөтен җирдә кычкырып йөри торган әйбер түгел: читләр аны күп вакыт белми дә кала. Яшиләр бит... Нәрсә генә булса да, өйдән тышка чыгармаска кирәк. Берәү дә изге түгел... Ни өчен хыянәт иткән, анысын да ачыкларга кирәк әле. Ә инде күрә торып синең күз алдында чыгып китсә, монысы – бөтенләй башка очрак.
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Акыллы хатын өйдә барысын да оештыра: алиһә дә була, комфорт та тудыра. Өеңдә боларның һәммәсе булса, ир-ат чыгып китми ул: нишләп акча туздырып, шәраб алып, кемнедер сыйлап йөрсен – утыра да хатыны белән бәйрәм итә.
Гомумән, тормыш язылмаган тәртип буенча барырга тиеш. Мәсәлән, мин гастрольгә китәм генә, өйдә лампочка янып чыга. «Әти, кайчан кайтасың, безнең монда шундый хәл», – дип сиңа шалтырата башлыйлар... Мин һәрдаим гаиләне тоеп яшим. Һәм ышанам! Ышансаң, сиңа бернәрсә дә комачауламый: эшеңне тыныч күңел белән башкарасың. Берәр айга чыгып киткән чаклар бар. Гел өйне генә дә уйлап тора алмыйсың. Театр икенче гаилә кебек бит. Артистларны кайда ашатырга, кайда йоклатырга – барысын син хәл итәргә тиеш. Рөстәм Рахманкул белән гомергә кунаханәләрдә бер бүлмәдә тукталдык. Аңа да: «Без синең белән хатыннар белән яшәгәнгә караганда кунакханәләрдә күбрәк тордык», – дим.
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Ничек булмасын инде?! Ул дус, иптәш тә. Сөяркә дә! Аның сиңа кем икәнлеге, беләсезме, кайчан сизелә?! Яңа гына хатын чирләп алды менә. Шөкер, ковид булмады... Кызым белән даруханәгә чаптык. Аны югалтканым күз алдыма килә... Кулымның берсе юк шикелле. «Бу баласыз мин яши алмыйм икән бит», – дим. Шулкадәр якын икән... Юк, ул дус кына да түгел, аннан да якынрак.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?
– Хәтерлим... Алсу – безнең Шәңгәлче авылы кызы. Әнисенең яман чир белән авырып вафат булган чагы иде. Аңарчы мин Алсуны Казанга, институтка укырга кертергә алып килгән идем. Баянчы ул, музыкант. Ярдәм итәргә кирәк тә булмады, укырга җайлы гына кереп китте ул. Шуннан бирле без дуслашып калдык. Аның әнисе үлгәндә мин ике ел инде ялгыз идем. «Егетең бармы, Алсу?» – дип сорадым. «Юк», – ди. «Әйдә, бергә яшик», – дим. Үзем өчен дә көтелмәгән тәкъдим булды бу. Валлаһи! Башка өйләнмәм, тормыш шулай үтәр инде дип уйлый идем... Ул әтисе риза булмас дип курыкты. Бабайга: «Күпме яшисемне әйтә алмыйм, әмма мин исән чакта Алсу бәхетле булыр. Ышанасың икән, бирәсең», – дидем. 19 ел торабыз менә – талашканыбыз юк! Бер тапкыр да! Әйткәләшү булгалый. Хатын сабыр, ә мин ярсып китүчән булсам да, тиз басылам. Бер җизнәм: «Кайнеш, яши башлагач, хатын-кызның барысы да бер калыпка керә аның», – дигән иде. Еллар үткәч: «Мин ул чакта дөрес әйтмәгәнмен, синең бу гаиләң бөтенләй икенче», – диде. Беренче хатынымны да начар дия алмыйм. Әмма шулай килеп чыкты менә... Тик мин балаларны беркайчан ташламадым – ярдәм итеп яшәдем
Алсу туйга каршы иде. Ә минем тәҗрибә бар, беләм: балалар бераз үсүгә: «Әни, синең туй фотоларың кая?» – дип сораячаклар. Сигез ак «Волга» белән барып алдым мин аны. Алсуга – 27, миңа 43 яшь иде бу вакытта. Авылда өй салып ята идем – шул яңа өйгә алып кайттым. Әле дә шунда яшәп ятабыз. Бездән кеше өзелгәне юк: Алсу берәүгә дә караңгы йөз күрсәтми.
Ә бабай... «Кызымны бәхетле иттең», – дип әйткәне юк, әмма беләм – ул шулай уйлый. Аның безгә килми калган көне юк. Хатынымның иң якын кешесе ул: бабай килеп елмайса, Алсуның кәефе мең тапкыр күтәрелә. Без бабай белән дуслар. Тормышыбыз барганга, оныкларга сөенә – бу күңелемә җылылык бирә. Берәр җире авыртса, утыртам да, шундук табибларга алып китәм. Беренче хатынның әнисен дә больницада кулыма күтәреп йөргән кеше мин... Алсу да минем туксанны узган әнкәемә шундый ук хөрмәтне күрсәтә: килендәшләре белән аны бергә тәрбиялиләр алар. Боларны күрү миңа бик рәхәт.
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Үзебезне күз алдыма китереп карыйм... Юк, хатыным миңа бернәрсә белгертмәс иде. Акча корты түгел ул. Кайчакта аңа акча бирәм, ә ул: «Миңа кирәк түгел әле», – ди... Акчадан баш тарткан хатын-кызны күргәнегез бармы сезнең?
Танышларым арасында нәкъ шундый бер гаилә бар. Хатын бик акыллы анда, ирен хөрмәт итә. «Мин алдым, мин эшләдем», – дип ялгыш та әйткәне юк. Алар һәрвакыт: «Без шуны алдык әле», – дип сөйлиләр. Хатынының акчаны күбрәк эшләгәнен миннән башка кеше белмидер дә. Ире балаларны карый, түгәрәкләргә йөртә. Һәм өйдә бөтен стратегик мәсьәләләрне ул хәл итә.
Ир кеше үзе дә җебеп торырга тиеш түгел дип саныйм. Альфонс булып өйдә яткан ир-атларны исә күралмыйм. Андыйларны тотып сүккәнем дә бар. Минем өчен бу – кыргый күренеш.
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Әйбәт карыйм. Хатын-кыз сине сайлый икән, димәк, ул синдә нәрсәдер күргән, нәрсәдер тойган. Ә мондый гаиләләр бәхетлерәк була. Алсу белән дә шулай килеп чыкты бит – ул мине сайлады. «43 яшьлек бабай миңа нәрсәгә?» – дияргә дә мөмкин иде бит. Мин инде өлгергән ир-ат идем: төрле ситуациягә җайлаша алам. Тормыш тәҗрибәм бар: кайда туктап торырга, кайда әйтәсе сүзне әйтергә икәнен беләм. Гомер иткәндә бернәрсәне онытырга ярамый: синең янәшәңдә – кемнеңдер иң кадерле кешесе. Аңа авыр сүз әйткәнче, рәнҗеткәнче бу хакта исеңә төшерәсең икән, син ул адымга бармыйсың.
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Хатын-кыз чибәрлеккә карамый! Ир кешенең аеклыгы, тормыш алып бара алуы аның өчен мөһимрәк. Минем дә менә кызым үсеп килә. Бераздан аңа да моны аңлатачакмын. Хатын-кызга тормыш итә торган ир кирәк – тик тормый торган. Өйдәгеләрнең диванда ятып торганымны күргәне юк менә. Көчем барда йокламыйм әле, эш исә гел табылып тора. Балаларны да шуңа өйрәтәм: «Әйткәнне көтмичә, үзегез белеп эшләгез», – дим.
Безнең кебек артистларга түзгән хатын-кызга рәхмәт. Өйдә тормыйбыз. Әмма шунысы рәхәт, гастрольдә йөреп кайту гаиләне яңартып җибәрә. Яңалык төяп кайтасың, дөнья күреп, сагынып... Телефоннан аралашып торсаң да, өйдәгеләрнең дә сиңа сүзләре җыела.
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Мин, киресенчә, игътибар итмәсен иде, дим. Яшемә... «Картая бит бу», – димәсен. Үземне-үзем сакларга тырышам: җәяү йөрим, көн дә урманга менеп төшәм... Хатыным өчен генә эшләмим моны, миңа бит балаларны үстереп бетерергә – ятим итмәскә кирәк... Янында үз-үзен караган, ышанычлы ир барса, хатынга да күңелледер дип уйлыйм. Үзеңне яшьрәк тоткан саен, читтән дә күренә икән ул. Апатиягә бирелеп, бүген ятыйм әле дисәң, аны да шундук сизәләр.
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Куркыта, чөнки көнләшү барлыкка килергә мөмкин – чибәр хатынга бөтен кешенең күзе төшәчәк. Моңа әле популярлыгы да килеп өстәлсә... Андыйларның ирләренә Алла ярдәм бирсен. Икенче ягы да бар: яныңда чибәр, көчле хатын булганда, син дә бер башка үсәсең. Финалда бу ир бик бәхетле дә булырга мөмкин. Чөнки бүтәннәр кызыгып кына караганда, ул чибәр хатынны син иркәлисең. Хатын-кызның исә барысы да чибәр дә, көчле дә була ала. Ут төртеп – дәртләндереп тә торсаң...
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны–туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Төрлечә була. Кайчак үземә таба каерып карыйм, аннан: «Бәлки, ул дөресрәк әйтәдер?» – дим. Шуннан килешәбез – уртак фикергә киләбез. Хатын-кыз чишәсе мәсьәләләргә шундук: «Үзең кара инде – мин белгеч түгел», – дим. Хатын-кыз бүген җитмәгән әйбер турында гына уйларга тиеш, диләр – хак ул. Ир-атларның күбесе кебек, мин гомер буе алдагысын уйлап яшәдем: акчаны кая урнаштырырга, нинди машина алырга, кайдан фатир сайларга... Гармонияле тормышта шулай була дип беләм.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Андый хәлгә очрасам, мөгаен, үзем берәр нәрсә пешерермен. Әле менә дүрт ай буе Казанда яшәп, сериалда төштем – гел үзем әзерләдем. Элек кыярга кадәр яба идем. Белгән эшне эшләп куюның авырлыгы юк аның. Алсу да шулай ди. Кышка аның күпме әйбер тозлаганын күптән түгел интернетка куйган идем. Банкаларының күплеген күреп: «Иң уңган хатын», – дип яздылар. «Ясама бу кадәр», – дим: хәзер бит күп ашалмый алар.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Була андый хәлләр. Ачуны да китерә. Аннан уйлыйсың: ул бит минем өчен тырыша дисең. Бизәнмәгән, матур киенмәгән хатын белән ничек каядыр барырга кирәк?! Шуңа күрә, «Беренче театр»дагы кебек, көтәсең инде...
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Нәрсәм юк – хатын миңа шуны бирергә тырыша. Аннан зур бүләк өмет итмим мин. «Син үзең дә ала беләсең, ал», – ди ул. Гастрольгә киткән җирдән яңа костюм алып кайтуыма алар ияләште инде. Аның белән нидер алырга чыксаң, бер проблема бар: сатучыдан бәя төшерүен сорый. Ә халык мине таный, яннарына килеп басуга, исәнләшә... Мин күбрәк үзем кешеләргә сюрпиз ясарга яратам шул. 20 ел инде авылдагы бөтен әбиләргә газета яздырам. Башта 60 ка якын иде алар, хәзер 14 әү генә калдылар. Тракторым бар: язын бакчаларын сукалыйм, бәрәңге утыртам, көзен алып бирәм. Үз әнием олы яшьтә булгангамы, жәллим аларны. Тик картлыкка ярдәм итеп булмый икән... Хатынга да сюрпризларны ясаштыргалыйм: 50 шәр роза күтәреп кайтып керәм. Кирәкми дисә дә, аннан, барыбер күңеле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Яна ойгэ яна хатын кирэк инде суз дэ юк
0
0
0
0
Гамил Асхадулла кебек изге кунелле кешеляр кубряк булса иде бу доньяда!
0
0