Логотип
Пар алма

​Чын мәхәббәт менә нишләтә!

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Илшат Әминов, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры.

гаилә стажы – 33 ел;

бер кыз әтисе.

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

– Башта күзләренә, билгеле. Күзләр – күңел көзгесе, диләр: күзләренә карыйсың да, каршыңда утырган кешенең күңелендә ниләр барын күрәсең. Гомумән, хатын-кызның бөтен матурлыгы күзләрендә чагыла. Миңа шулай тоела.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

– Аларның барысына да бер кимчелек хас – һәрвакыт күп сөйләшәләр. Моны гафу итәргә, дөресрәге, ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Табигать шулай яралткан инде аларны... Без, ир-атлар, хатын-кызны бик игътибар белән, башка нәрсәләргә бүленмичә тыңларга тиешбез. Чөнки ул һәрвакыт бик мөһим нәрсә турында гына сөйли – аңа шулай тоела... Тыңларга һәм ишетергә! Югыйсә эшләр харап. «Нишләп син мине ишетмисең?» – дип бик еш битәрли алар безне. Уйланып китеп, әңгәмәнең башын оныткан чаклар да булгалый шул... Без бит икебез ике галәмнән: ир-атлар – Марстан, хатын-кызлар – Венерадан. Бергә, бер гаилә булып яшибез, әмма бер-беребезне беркайчан да ахыргача аңлап бетермәячәкбез. Ир-атлар менә очрашканда сүзсез генә дә утырып тора ала, ә хатын-кыз сөйләшер өчен генә күрешә. Нигә шулай – аңлап булмый, әйткәнемчә, ничек бар – шулай кабул итсәң генә.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

– Хыянәт өчен, билгеле. Монда җавап бер генә була ала. Хәер, кешелек мөнәсәбәтләрендә дә шулай ул... Хатын-кыз хыянәтне күп вакыт кичерә, диләр. Ышанмыйм! Гафу иткән кыяфәт кенә ясый ул, чынлыкта – кичерми. Бу яра аның күңел түреннән китми, ул барыбер шуның белән яши, үз-үзен ашый. Аерылышмау әле бер нәрсә турында да сөйләми бу очракта. Гаилә ул – социаль институт: ике кешенең юридик яктан рәсмиләштерелгән мөнәсәбәтләре генә. Ниндидер уртак мал-мөлкәткә, күчемсез милеккә ия булу, уртак балалар... Ә йөрәк – башка. Аны кануннарга буйсындыра алмыйсың. Әйе, кемдер кичерәдер дә, бәлки, әмма кичермәүчеләр барыбер күбрәк. Хыянәт – җан тынычлыгын ала, кешене эчтән җимерә. Авыр сорау бу...

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

– Хатын-кызлар катлаулы затлар, минем аларның йә алиһә генә, йә хуҗабикә генә булганын очратканым да юк. Бүгенге дөнья зур тизлек белән үзгәрә. Мин үзебезнең эштә дә бик кызык хатын-кыз характерларын күрәм. Алар дөньяга бөтенләй бүтәнчә карый. Әле менә берсенең ире белән аерылганын ишеттем. «Ни өчен?» – дип сорыйм. «Ул миңа кызык түгел хәзер», – дип җавап бирә. «Ничек инде кызык түгел, өч балагыз бар бит», – дим. «Ә ул үсүдән туктады, күңелсез аның белән», – ди... Минем үзем өчен яңа күренеш бу. Янәшәсендә ир-ат кына түгел, бертуктамый рухи үсештә булган шәхес тә кирәк хәзер хатын-кызга. Ул гел ниндидер яңалыкка омтыла, ә ир-ат аңа үсәргә комачаулый икән, «Алай булса, мин алга таба үзем дә атлый алам», – ди дә, хатын-кыз аерыла гына. Ике дистә елга сузылган гаилә тормышын сыза да ата! Гаҗәпләндерә бу мине... Хатын-кыз үзе дә, ир-ат белән аның арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Элек алар бер-берсенә күбрәк бәйле иде. Хәзер хатын-кыз акчаны үзе эшләп таба: гаиләне дә карый, балаларын да үстерә ала. Шуңа күрә янәшәсендә мал табучы – мәгәрәгә мамонт алып кайтучы гына кирәкми аңа. Ун ел элек әле шулай булгандыр бу, бүген – юк. Ир-атның кызыклы шәхес булуын, үзенең рухи ихтыяҗларын да канәгатьләндерүен көтә ул. Диванда телевизор карап яткан ир нәрсәгә аңа?! Шуңа күрә, классик хуҗабикәләрне очратып булмый да хәзер – сирәк андыйлар. Безнең әтиләр чорында, әйе, бар иде әле алар. Татар гаиләсендә хатын-кыз, беренче чиратта, хуҗабикә иде бит. Бернәрсәгә дәгъва кылмаучы, үз фикерен кычкырып әйтмәүче, хәтта сүзгә кушылмаучы... Авылда хатын-кызның, ирләр белән бер табынга утырмыйча, почмак якта гына ашавын мин әле күреп калдым. Ә хәзер?! Табынга ризык ташып, бөтерелеп чабып йөрүче ир-ат та булырга бик мөмкин. Кыскасы, барысы да катлаулана – элеккеге стереотиплар эшләми.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

– Хатыныма: «Син минем иң якын дустым!» – дигән чакларда, ул моңа үпкәли. «Юк, мин синең дустың түгел, яраткан хатын-кызың!» – дип каршы төшә. Минем өчен бу ике төшенчә арасында аерма бик зур, ди ул. Әнә дусларың... алар башка, мин – башка, ди. Мин, билгеле, аны аңлап бетермим... Хатын-кызның берсе дә дуслыкка гына риза түгелдер, алар бездән соклану, ярату көтәдер.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

– Билгеле, хәтерлим. Колхозга эшкә баргач булды ул... Тәкъдимне мин аңа шигъри юллар белән җиткердем. Калын бер дәфтәр тулы шигырьләр язып бирдем. Үзенә шуның кадәр шигырь багышлаган ир-аттан нинди хатын-кыз баш тартсын – ризалашты... Без аның белән беренче курста ук таныштык, бер группада укыдык. Өйләнешүебез исә бишенче курста гына булды.

Без беренче курска укырга кергәндә аның буе 175 сантиметр иде, ә минеке 168 сантиметр гына. Моның минем өчен нинди фаҗига булганын аңлыйсыздыр... Әни шул чакта миңа «Литературная газета»да чыккан бер мәкалә табып алып килде. Перекладинада асылынып торып, ун сантиметрга үскән бер малай турында иде ул. Мин дә нәкъ ике ел асылынып тордым һәм 10 сантиметрга үстем. Булачак хатынымны да узып киттем! Дустым Альберт белән һәр көнне тулай торак янындагы мәктәпнең спорт мәйданчыгына чыга идек. Утыз яшькә кадәр, сөякләр тәмам ныгыганчы «үсәргә» була икән әле шулай. Ун сантиметр аз түгел инде ул – кайчак бер сантиметр да бик мөһим. Үсәр өчен сәбәбем бар иде бит минем... Менә чын мәхәббәт нишләтә! (көлә) Юк, группадашлар берсе дә бу хакта белмәде: дустым Альберт та әни генә белде.

Мәскәүдә аспирантурада укыганда да хатыныма шигырь белән хатлар яздым әле – тәҗрибә зур минем! Өч ел аерым тордык бит.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

– Юк, юк, болар бер-берсенә берничек тә бәйләнмәгән. Гомер юлдашыңны ничек сайлаганыңны берничек тә аңлатып булмый аны... Әни белән хатыным уртак телне тиз таптылар. Әти белән генә катлаулырак булды – ул килененең татар булуын теләгән иде. Ә әниләр исә һәрвакыт безнең яклы бит, алар сине аңлый, син яраткан кешене дә кабул итә. Башка хатын-кызлардан әни кеше шул ягы белән аерыла да... Әнием бик позитив, ул мине: «Син – иң яхшысы!» – дип үстерде. Яшүсмер чакта тышкы кыяфәтем белән канәгать булмау проблемаларын мин дә кичердем. «И-и, улым, ир кеше маймылдан аз гына матуррак булса, шул җитә. Ә син күпкә матуррак!» – дия иде ул. Моны ишеткәч, әлбәттә, тынычланам. Үз-үземә ышанычымны үстерә белде ул минем.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

– Татар гаиләсе өчен гадәти күренеш була алмый инде бу... Хәер, татар гаиләсе өчен генә дә түгел, бу хакта фильм кадәр фильм – «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый»ны төшермәсләр иде югыйсә. Нинди генә ир-ат булса да, үз-үзен хөрмәт иткәне үзен уңайсыз хис итәчәк. Бик сирәге генә мондый хәл белән ризалашырга мөмкин.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

– Нигәдер тискәре менә... Иске стереотиплар кешеседер инде мин. Табигый түгел кебек тоела ул миңа. Хатын-кыз киләчәктә үзен генә түгел, булачак гаиләсен, балаларын тәэмин итәчәк кешене эзли. Ул сайлап алырга, ә без үзебезне тәкъдим итәргә тиеш.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

– Ни гаҗәп – юмор хисе! Барысы да юмордан башлана. Әгәр хатын-кызны елмайта, көлдерә алдың икән, ярты юлны уздың дип сана! Кешедә юмор хисе булу аның акыллылыгын күрсәтә. Ә хатын-кыз, әйткәнемчә, иң беренче чиратта акыллы ир-атны эзли. Тормышта нәрсәгәдер ирешү өчен аның, иң беренче чиратта акыллы булырга тиешлеген белә ул. Әлбәттә, тагын – ышанычлыны, көчлене, таяныч булырдайны эзли...

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?

– Кызык... Нәрсә көтәм икән? Беренче чиратта, профессиональлегемне бәяләүләрендер. Бу минем өчен бик мөһим.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?

– Юк, алай түгел. Мин менә үземнең хатынымны бик чибәр дип саныйм, һәм бу мине куркытмады! Монда табигатьнең башка принцибы эшли: аның күңелен яулау никадәр авыр булса, ул шулкадәр сиңа кадерлерәк... Әйе, курыккан ир-атлар да бар. Тик без бүген алар хакында сөйләшмибез.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

– Ир-ат белән хатын-кызның фикер сөрешләре үк төрле аларның. Шуңа да бергә 20, инде аннан да күбрәк ел яшәүләренә карамастан, еш кына бер-берсен аңламыйлар. «Когнитивный диссонанс» моментлары була. Яраткан гыйбарәм бу минем... Ир-ат белән хатын-кыз бер үк сүзләргә кайчак төрле мәгънә салалар. Һәм сукыр белән чукракның сөйләшүе башлана... Мондый очракта да бер генә юл кала: аңламасаң да, кабул итәргә кирәк. Югыйсә, һәртөрле аңлашылмаучанлык конфликт белән төгәлләнәчәк. Барыбер аңлашып булмаганын белгән килеш, сүзне нигә күпертергә? Аннан ни үзгәрә? «Әйдә, оныттык та, алга таба киттек», – дияргә бик җиңел түгел, әлбәттә. Әмма һәр гаиләне шушы коткара ала. Тагын – түземлек. Бер-беребезне үзгәртә башласак, аның ахыры беркайчан да хәерле булып бетми – шуңа күрә түзәргә генә кала. Ике якта да түземлек җитмәсә, гаилә яшәп китә алмый.

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора...

– «Кайткан җиремә өстәлдә кайнар ризык көтсен», – дигәнем булмады. Мин моны беркайчан да беренче урынга куймадым. Нигә, белмим... Шулай тәрбияләнгәнмендер дисәм, безнең өйдә башка тәртипләр иде. Иртән торам, үземә ботка пешерәм, кич кайтам, нәрсә бар – шуны ашыйм. Дәгъва белдергәнем юк: хатыным да бит өйдә генә утырмый, эшли. Төрле гаиләләр бар, билгеле. Бер танышыма, мәсәлән, хатыны иртән токмач басып кисә. Һәр көнне! Яңа пешкән шулпада! Ә ул ир иртәнге җидедә инде эшкә чыгып китә... Һәр ашаган саен ике-өч төрле ризык әзерләүчеләр, ял саен өчпочмак-бәлеш, гөбәдия пешерүчеләр бар. Минем үземә бу кирәкми. Минем өчен бу мөһим түгел. Кыскасы, һәр гаиләнең үз әттәхияте.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан...

– Бездә киресенчә: хатыным һәрвакыт алданрак җыена. Ә мин... мин гел нәрсәдер югалтам, өй буйлап нидер эзлим. Йә сәгатемне, йә телефонымны... «Әнә күзлегең шунда ята», – ди ул миңа. Ярты көн эзләп тә тапмаган булам инде мин ул күзлекне... «Ә менә бу әйбер кайда?» – дип сорыйм. «Шунда», – дип җавап бирә ул. (Хатын-кыз һәрвакыт бөтен нәрсәнең кайда ятканын белә ул! Ничекләр белә – аңламыйм. Аптырыйм хәтта... Әмма гаилә өчен бик кирәк сыйфаты ул аның!) «Әйберләреңне теләсә кайда ташлап йөрмә», – ди. «Ташламыйм, кая куям, шунда калдырып кына торам», – дим. Нишләтәсең, иҗат кешесе шундый буладыр инде...

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?

– Мин үзем моңардан проблема ясамыйм. Ә хатын-кыз менә бүләкне бик уйлап сайлый һәм синнән дә шуны таләп итә. Ул бүләк, һичшиксез, аның хатын-кыз икәнен искәртергә тиеш дип саный ул. Моны күптән аңладым. Бер тапкыр бик ялгыштым мин: хатынымның туган көненә кышкы тәгәрмәчләр наборы белән бергә дисклар бүләк иттем. Бүлмә уртасына өеп куйдым, матур итеп ленталар белән бәйләдем... «Нәрсә, син миңа дисклар бүләк итәргә җыенасыңмы? Алар бит миңа болай да кирәк иде, – диде ул аптырап. – Һичьюгы чәчәк бәйләме алырга идең». Тәгәрмәч тә бүләк булдымы, дип, чын-чынлап үпкәләде. Алай икән дидем... Хуҗалыкка болай да кирәк әйберне бүләк итәргә ярамый аларга: кухня комбайны, кер юу машинасы, кастрюлләр... Хәер, кыйммәтле бүләкләр яратмыйлар дип тә әйтә алмыйм – яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар