Логотип
Шәхес

Тукай Әстерханда

Абдулла ДУБИН

Әгәр дә юл чыгымнарына җитәрлек акча туплый алса, Тукай сәяхәткә чыгып китәргә хыяллана. Бу — 1911 ел.  Җәйгә кадәр, яз башында  ук  беренче  пароход  белән  Әстерханга — Сәгыйть Рәмиевка кунакка, аннан бергәләп кыргыз-казах далаларына кымызга барырга ашкына ул. Шагыйрьнең сәламәтлеге какшау, әмма яшәү дәрте чиксез. Бөтен җәйне Иделдә үткәрергә, әгәр җай чыкса, бер-ике атнага Истанбулга барып, аны күреп кайтырга теләге барлыгын белдереп дусларына хат яза.

«Бу ел апрель ахырында Казанның «Самолет» ширкәтенең «Тургенев» нам (исемле) пароходына утырып Әстерханга сәфәр иттем. Урыным 3 нче класста иде. Пароход эчендә кеше күп булса да, миңа ярарлык, сөйләшеп утырырлык берәү дә күренми иде. Эчем пошкач, «приличие»-фәлән рамкасына кысылмаган, простой 4 нче класс халкы арасына чыга идем» (Г. Тукай. «Кечкенә сәяхәт»). Анда чыгу бушка китми, карап торырлык, шагыйрьне уйландырырлык вакыйгалар  булгалый.

Пароход киң Идел буйлап түбән төшә. Сембер, Самара, Саратов артта кала. Кесә ягы такыр булгангадыр, пароходта сатыла торган ризыкны кыйммәтсенеп, Тукай юлына җитәрлек ашау-эчүне тукталган калаларда сатып алу ягын кайгырта. Сузып-сузып кычкыртып «Тургенев» Царицын белән хушлаша. Киң Иделкәй буйлап һаман аскарак төшә.

Менә, ниһаять, ап-ак булып Әстерхан Кремле күренә. Яр буйлап складлар, сарайлар, тере балыкларны ябып асрау, үрчетү өчен ясалган бүлем-читлекләр сузылып кала. Пароход карлыккан тавыш белән каланы сәламли. «Тургенев» дебаркадерга килеп туктый. Басма сузыла. Халык төркеменә ияреп, Тукай да ярга аяк баса. Аны каршы алучы берәү дә күренми. Гадәттән тыш тыйнаклыгы аркасында, килүен белгертеп ул беркемгә дә телеграмма бирмәгән.

Як-ягына карангалап торгач, извозчикны чакырып ала.  «Люкс» кунакханәсенә туктап, кәрзинен бүлмәгә кертеп куя да «Идел» газетасы редакциясенә китә.

29 апрель санында «Идел» газетасы танылган шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаевның  Әстерханны хөрмәт итеп кунакка килүен белдереп игълан бастыра.

Ә бер атнадан Тукайдан Казанга хат китә. «Мин – Әстерханда. Монда айга якын торырга исәплим. Икенче хатымда, шәт, рәсемнәр өчен тема, әгәр барып чыкса, мәкаләләр һәм шигырьләр  җибәрермен. Ә хәзергә кунакка йөрим. Кымыз эчәм, ит ашыйм. Көннәр матур тора. Тәнемә һәм рухыма көч өстәлүен тоям. Квартира да ярыйсы. Сәгыйт белән бергә яшибез».

Сәгыйть Рәмиев «Идел» газетасында сәркатип булып эшли. Редакция Әстерханның зур татар районы – Тияк бистәсендә, ике катлы агач йортның түбәнге катында урнашкан була.

Татар мәдәнияте учагы буларак, Әстерхан бу чорда, Казан белән Ырынбурдан кала, өченче урынны дәгъвалый. Ике хәйрия җәмгыяте — «Ислам» һәм «Ислам берлеге» —  шәһәрдә, бистә һәм авылларда мәктәп, мәдрәсәләр тоталар, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түлиләр, татарларның мәдәни һәм гыйлем эстәү ихтыяҗлары өчен чыгымнарны күтәрәләр. Әстерханда үзешчән театр труппасы эшли, татар мәгарифе файдасына спектакльләр күрсәтәләр.

Сәгыйть Рәмиев, соңрак актер буларак танылачак Зәйни Солтанов белән бергә газета хезмәткәрләре, мөгаллимнәр, хәтта кайбер дин әһелләре һәм хәлле эшмәкәрләр дә милли тормышны җанландыруга зур өлеш кертәләр.

Өч атна Рәмиев хозурында яшәгәннән соң, Тукай Идел аръягындагы Калмык базары дигән авылда яшәүче мөгаллим Шәһит Гайфи янына күченә. Мәктәп бинасында хуҗа белән бер бүлмәдә яши. Йокысы килсә ятып йоклый, укырга теләге бар икән — укый. Өйдә яту туйдырса, Идел ярына чыгып, көмеш Әстерхан тупылы күләгәсендә суда йөзеп баручы көймә, пароход, баржаларны күзәтеп хозурлана. Шат күңелле, тапкыр сүзле, уйлы-фикерле Шәһит-учитель шагыйрь күңеленә хуш килә. Ул сәхнәдә дә уйный, фотосурәт төшерү белән дә шөгыльләнә, карикатуралар ясарга да маһир. Әстерханның танылган фотографы, популяр  открыткалар нәшер итүче И. М. Бочкарев белән дә дуслыгы бар.

Тукай килгәнче үк Шәһит Гайфи әдәби әсәрләргә иллюстрация булырлык һәм шул ук вакытта татар театрын пропагандалауга хезмәт итә торган фотооткрыткалар чыгару уе белән  яна. Үзе сюжетлар таба, грим сала, киенә, ә дусты Бочкарев  рәсемгә төшерә. Әдәби әсәрләрнең геройларын чагылдырган фотосурәтләрен Бочкарев төсле һәм аклы-каралы открыткалар баса торган Берлин нәшриятына юллый.

Шагыйрь Әстерханга килүгә үк Гайфи Тукайның берәр шигыре эчтәлеген ачуга багышланган открытка чыгару хәстәренә керешә. «Шәех догасы» дигән шигырьне сайлыйлар.  Сатирик әсәр герое «к» хәрефенә багышланган биш әйбергә мөкиббән, имештер. Болар: «казылык», «кузы» (сарык бәрәне), «каз», «кымыз» һәм «кыз». Ходай Тәгаләдән бөтен дин әһелләре исеменнән шәех шул биш рәхәттән мәхрүм итмәвен ялварып дога кыла.

Ак сакал ябыштырып, Шәһит үзе шәех булып киенә. «Кыз» булып бизәнгән яшь хатыны – төрекмән кызы Нурбибә келәмдә, кулларын күккә сузып дога укый торган ире янында утыра. Ә алларында казылык, кымыз, кыздырылган каз һәм кузы (бәрән) ите. Боларын бай эшкуар Туликов табып бирә.

Гайфиләрдә ун көн ял иткәннең соңында Тукай Рәмиев янына кайта, алдынгы карашлы яшьләр мохитенә эләгә. Аңа каланың тарихи урыннарын күрсәтеп йөриләр. Аның хөрмәтенә  җиләк-җимеш бакчаларында, балыкчылар станында мәҗлесләр корыла. Тукай театр труппасы спектак­лен карый, әдәби-музыкаль һәм бию кичәләрендә катнаша.

Рәхәт көннәр тиз уза. Китәр вакыт җитә. Хушлашыр алдыннан дусларның фотосурәткә төшәселәре килә. Тукай рәсемгә төшәргә яратмый. Күрәсең, аны Шәһит Гайфи үгетләп ризалаштыргандыр, менә алар бутофор көймәдә утыралар. Шәһит Гайфи ишкәкче. Икенче сурәттә юан Солтанов белән мәһабәт Рәмиев арасына кысылып утырган Тукай әтисе фуражкасын кигән малай кебек кенә күренә.

Тукай Әстерханнан июнь аенда, каладан да, аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышкан әстерханлылардан да бик риза-бәхил булып кайтып китә. Кунакта рәхәт булса да, өйдә уңайлырак. Озак кунак булсаң, анысы да туйдыра. Шагыйрь Казанын, Печән базары янәшәсендәге «Болгар» кунакханәсенең нәни бүлмәсен сагынып кайта. 

Ирекле тормыш, саф һава, дала кымызы көч-куәт, күңел күтәренкелеге, иҗат рухы өсти. Ә Истанбулны күрү теләге тормышка ашмас хыял булып калачак инде. 

Ел ярымнан чак кына артыграк калган гомерендә ул әле  Уфа белән Санкт-Петербургны күрергә өлгерер…      

Язма Әстерхан дәүләт берләштерелгән тарихи-архитектура музей-тыюлыгы һәм шәхси тупланма материаллары нигезендә әзерләнде.



Г. Тукайның Әстерханда төшкән фотосурәте. Май-июнь, 1911 ел. 
Идел өстеннән шәһәр күренеше.
Шагыйрьне  Әстерханга алып килгән “Тургенев” пароходы.




   Әстерхандагы татар драма театры.



Г. Тукайның “Шәех догасы” шигыренә иллюстрация итеп төшерелгән открытка.



Шул чор пароходларында 4 нче класс халкы.



Татар гаиләсе



Г. Тукай дуслары С. Рәмиев һәм Ш. Гайфи белән. Әстерхан. 1911

_________________________________________________________________________________________________________________

Автор турында: 
…Мөгаен, Абдулла Дубин Казан театр училищесында укып артист дипломы да алып чыккан булыр иде һәм, ихтимал, драма артисты да булып эшләгән булыр иде. Эшлиләр ич! Ләкин язмыш аңа икенче юл яза: “Син, — ди аңа язмыш, — Данко кебек йөрәгеңә яндырып юл яктыртмасаң да, кешеләргә хезмәт итеп яшәргә тиешсең”.

Ул иҗатының башлангыч чорында ук, караңгылыкны яктыртырга теләп, шырпы сыза, ут кабыза, көтмәгәндә шул утта үзе яна, үзе янган ялкын яктысында яңа юл күреп, шул юлга күчә, бу юл аны сайлаган һөнәренең иң камил биеклегенә күтәрә — ул “югары квалификацияле диктор” дәрәҗәсенә ирешә.

Абдулла Дубин Казан телевидениесенең оешу, ныгу чорларын күргән, телевидениедә туып, шунда үскән чын профессиональ диктор — самородок иде. әгәр телевидениегә нисбәт “беренче мәртәбә” дигәндә Абдулла Дубинның катнашын саный китсәң, шаккатарлык фактларга юлыгасың: 

ул 1962 елның 1 маенда Мәскәүдәге Кызыл Мәйданнан беренче мәртәбә турыдан-туры трансляция оештырылуны хәбәр иткән, катнашып, комментарийлар биреп торган диктор;
ул 1963 елның 2 гыйнварында беренче тапкыр Иркә Сакаева белән бергә Казаннан торып (трансляция) Мәскәү үзәк телевидениесе аша Казан студиясе  һәм республика исеменнән чыгыш ясаган диктор;
ул 1964 елның октябреннән, ягъни “Кичке Казан” телевизион журналының беренче чыгарылышыннан ахыргысына кадәр (ябылганчы) алыштыргысыз алып баручысы булган диктор;
ул КамАЗ төзелә башлауны һәм конвейердан беренче “КамАЗ” машинасы төшүне СССРда беренче әйткән диктор. Ул беренче, беренчеләрдән… Тавышы йомшак, әмма көчле, ышандыручан, чырае иманлы һәм ягымлы, үз-үзен тотышы нәзакәтле һәм табигый, әңгәмәдәшләренә мөгамәләсендә игътибарлы һәм ихтирамлы диктор Абдулла Дубинның башкалардан аерылып торган төп сыйфаты — һәр нәрсәдән хәбәрдар, тирән мәгълүматлы  булуы  һәм  үзе  хәбәр  ит­кән һәр яңалык, һәр вакыйгага шәхси бәһасен сиздерүдән курыкмавы.

Без Абдулла белән бер чорда яшәп хезмәт иткән кешеләр. Әгәр дә мин аның бервакытта да, беркемгә дә акча җитмәүдән, тормыш авырлыгыннан зарланганын ишетмәвемне әйтмәсәм, портрет тулы булмас. Ул һәрчак пөхтә, үрнәк булырлык матур итеп киенә  белә. Кулында берәр журналмы, газетамы, китапмы булыр. Тирән мәгълүматлы тәкъва кеше. Ул һаман укый. Укыганнарыннан сенсация ясамый, фикерләре белән, табыш-ачышлары белән юмарт уртаклаша. Шуны раслаган бер эпизодны искә төшереп узасым килә. җитмешенче еллар уртасында (1974—1975) булыр —  Каюм Насыйрига багышланган телевизион спектакль әзерлибез. Борынгы Казан күренешләре кирәк булды да, Абдуллага мөрәҗәгать иттем. Ул миңа берничә открытка бирде, кирәген сайлап алырсың, диде. Мин сайладым. Ләкин Абдулла открытканың ялгыш сайлануын, Каюм яшәгән чорда Казанның бу урынында мондый йортның булмавын дәлилләп: “Сиңа Эдуард Турнереллиның “Казан һәм анда яшәүчеләр” дигән 1844 елда чыккан китабы кирәк, әгәр ике көн көтә алсаң, мин аны Ленинградтагы дусларым аша таптырып кайтарта алам”, — диде. Шунда мин үзем өчен Турнереллидан бигрәк, Абдулла Дубинны ачтым, аның иске открыткалар белән мавыгуының бер уен, хобби гына булмыйча, чын тарихчы эше, краевед-филокартист эзләнүләре икәнен аңладым. Изге эш белән шөгыльләнә ул, халкыбыз тарихын өйрәнүдә кирәк эш белән. Әйе, Абдулла йөрәк кушуы буенча, үз рәхәтенә зур эзләнүләр алып бара.  Үз юлы белән бара.

Әхтәм ЗАРИПОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар