Логотип
Шәхес

Татар сандугачы кайда һәм кайчан кунар?

Татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйковага һәйкәл Казанда менә 23 ел буе инде куела алмый.

Татар халкының мәшһүр композиторы Сара Садыйковага һәйкәл Казанда менә 23 ел буе инде куела алмый. Июль башларында Казан мэриясендә узган «Эшлекле дүшәмбе» утырышында «Иске шәһәр» префекты Роберт Гарипов тагын бер кат композиторга һәйкәл куелачагын искә алды.  Мондый хәбәрләр дистә еллар эчендә берничә тапкыр яңгарады. Чираттагысы да буш куык булып калмасмы? Без моны ачыкларга булдык.

Сара Садыйковага һәйкәл кую мәсьәләсе  ХХ гасыр ахырларында ук күтәрелә башлый. Бу эш белән аның кызы Әлфия Айдарская янып йөри. 1997 елда һәйкәл кую турында рәсми карар чыга. 2004 елда Сара Садыйкованың йөз еллык юбилее уңаеннан, Министрлар Кабинеты истәлекле сынның Иске Татар бистәсендәге Юнысов мәйданында куелачагы турында карар чыгара. Әмма әле 2014 елда да һәйкәл күренми. Ул елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәр үзәге буйлап җәяүле экскурсиясе вакытында төзекләндерү проекты белән таныштырганда Сара Садыйковага һәйкәл куелачагы да әйтелә. Рөстәм Миннеханов шәһәр үзәген җентекләп өйрәнеп бетәргә өлгерде, ә һәйкәл һаман куелмады. 

Танылган архитектор, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рада Нигъмәтуллина Юнысов мәйданында тулы бер амсамбль тудырырга уйлап, көянтәле кызлар һәм пианинога таянган композитор сыныннан торган «Җидегән чишмә» проектын ясый. Әмма урнаштыру урыны белән кыенлыклар килеп чыга, һәм һәйкәл өчен башка урын билгеләнә. Яңа вариантка Әлфия Айдарская да, скульптор да риза булмый. Һәйкәл Юнысов мәйданына куелмаса, Рада Нигъмәтуллина Сара Садыйкованың йөзе булачак битлекне бирмәячәген әйтә. Узган ел Рада Нигъмәтуллина вафат булды. 

 Вазгыять нигә катлаулы?

Һәйкәл язмышы белән кызыксынып, Татарстан мәдәният министрлыгына сораулар җибәрдек. Матбугат үзәге башлыгы Айрат Фәйзрахманов нәкъ әлеге һәйкәлгә кагылышлы вазгыятьнең катлаулы булуын әйтте, шулай да сорауларыбызны җавапсыз калдырмады. Композиторга һәйкәл куелуның ике дистә елдан артык хәл ителмәвен министрлык вәкиле Айрат Фәйзрахманов болай дип аңлатты: «Һәйкәл кую идеясе тууга ук төрле фикерләр барлыкка килде: җәмәгатьчелекнеке, хакимият органнарыкы (Мәдәният министрлыгыннан кала, Казанның шәһәр төзү һәм архитектура идарәсе дә бар) һәм скульпторның үзенеке. Һәйкәлне Әхтәмов белән Сара Садыйкова урамнары киселешендә кую варианты бар иде. Тик ул кире кагылды. Мәшһүр композиторның һәйкәле күренеп торырырдай урында булырга тиеш дигән фикер алга сөрелде. Һәм без моның белән килешәбез. Хәзер Габдулла Тукай белән Татарстан урамнары киселешендәге урынга тукталдык. Архитекторлар идарәсе дә, җәмәгатьчелек фикере дә бу урын буенча билгеле бер килешүгә килделәр». Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләгән Татарстан Республикасын үстерүгә үз өлешләрен керткән танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләре буенча ведомствоара комиссия утырышында һәйкәлнең булачак урыны буенча фикер алышып тәкъдим кабул ителәчәк. Соңыннан рәсми карар имзалана. Булачак сквер урыны шәһәрнең үзәк юлларының берсе янында. Халык күп йөри. Ул Иске шәһәр буенча экскурсия маршрутлары киселешендә урнашкан. Якында гына мәчетләр, Тукай әдәби музее. Ул милли аһәң сугарылган тагын бер урын булыр дигән өмет туа. Айрат Фәйзрахманов белдерүенчә, бу урында сквер булдыруга шәһәр хакимияте каршы түгел. Әмма бер проблема бар: монда сәүдә нокталары урнашкан. Аларны күчерергә туры киләчәк. Килешәсездер, һәйкәл янында сәүдә нокталары эшләү бөтен атмосфераны бозачак. Шәһәр хакимияте эшмәкәрләргә альтернатив урын тәкъдим итәргә тиеш. Бу, билгеле, бер көн эчендә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. 

«Җидегән чишмә» җидегә бүленгән

  
Булачак һәйкәл бер бөтен ансамбль булганлыктан аның элементлары күп. Алар төрлесе төрле урында эшләнгән.  Узган елларда матбугатка Рада Нигъмәтуллина гранит плитаның югалуы хакында хәбәр иткән иде. Айрат Фәйзрахманов әлеге элементларны җитештергән оешмалардан кайтару буенча эш алып барылачагын әйтте.

– Матбугат чараларында әлеге оешмалар банкротлыкка чыккан дип язганнар иде. Бу очракта нишләргә җыенасыз?
– Кайтырып булмаганын раслаганнан соң, кабаттан коярга туры киләчәк. Бәхеткә, министрлыкта һәйкәлнең экскизлары саклана. 
– Һәйкәл Юнысов мәйданында куелмаса Рада Нигъмәтуллина Сара Садыйкованың йөзе булган гипс битлекне бирмәячәген әйткән. Үзе хәзер якты дөньяда юк. Битлекне тапшырдылармы сезгә?
– Макет мирасчылары кулында. Алар бирәчәк. Уртак фикерләр табыла. Бу мәсьәлә чишеләчәк, – дип ышандырды министрлык вәкиле. Скульпторның мирасчылары белән дә элемтәгә кереп, алар фикерен белештек. 

Рада Нигъмәтуллинаның олы кызы Изабелла ханым   әнисенең үләренә ярты ел кала Мәдәният министрлыгының алар белән элемтәгә керүен әйтте. Министрлык скульпторга һәйкәлгә яңа урын билгеләнү турында хәбәр итә. Марина ханым (Рада Нигъмәтуллинаның кече кызы- ред.) шул көнне үк әлеге урынны барып карый, үлчи, фотога төшерә. Отмывка (булачак композициянең  рәсеме) ясап, әниләренә күрсәтәләр. Рада Нигъмәтуллинага урын бик ошый һәм ул ризалыгын белдерә. Әмма автор  бердәнбер шартын әйтә: һәйкәл янында фонтан да булырга тиеш. «Җидегән чишмә» композициясе ничек инде су тамчыларысыз булсын», – ди Изабелла ханым. Рада Нигъмәтуллина үлгәннән соң кызларын  Мәдәният министрлыгына әлеге һәйкәл мәсьәләсе каралган утырышка чакыралар.  Бик тирән, мәгънәле сөйләшү була.  Монда да скульпторның мирасчылары  фонтан темасын күтәрә. Аларга финанс  буенча чикләүләр барлыгын, фонтан төзекләнлерүнең икенче этабында буласын әйтәләр.  Изабелла ханым белдерүенчә, алар  риза, әмма, калган эшкә кар яуган кебек, онытылмасын гына иде. Бу үтенечләрен язып шәһәр архитекторының электрон адресына хат та язалар, әмма ул хат барып җитми. «Без инде Марина белән чабып йөрмибез, тыныч кына көтәбез», – ди ул.

 Изабелла ханым «Сөембикә» редакциясенә әнисе Рада Нигъмәтуллинаның әлеге һәйкәл буенча язып калдырган васыяте дип әйтергә мөмкин булган концепцияне бирде. Анда композициянең отмывкасы, булачак һәйкәл  детальләренең кечкенә күләмдә эшләнгән сыннары рәсемнәре.  Композиция чынлап та искиткеч булачак!  Рада Нигъмәтуллина аны болай дип күз аллаган: «Бөтен ансамбль Сара Садыйкованың  халык арасында иң популяр җырларының берсе «Җидегән чишмә» белән бәйле. Шуңа күрә  аны скверда урнаштырасы иде. Сара пианино артында... Тыныч кына көйләр яза... Пианино астында милли бизәкләр төшерелгән келәм, композитор һәрвакыттагыча матур киенгән,  башында – калфак. Тирә-ягында чәчәкләр утыртылган, каршыда – берничә рәткә тезелгән эскәмияләр. Бераз читтәрәк, һәйкәл артында аның яраткан агачлары – балан, сирень, миләш, каен. Җиде фонтан! Аны ясау авырлык тудырмас дип уйлыйм. Ул җиде тишек тишелгән су үткәргече дә булырга мөмкин. Әлеге фонтан «Җидегән чишмә»гә имитация булыр иде. Аның янында  көянтә-чиләк асып, милли киемле ике татар кызы басып тора. Җырдагыча һәм легендадагы кебек, алар чишмәгә килеп, якты мәхәббәтләре турында хыялланып, суга тәңкәләр йә йөзек салалар. Менә шундый композиция.  Моны тормышка ашырсалар, шәһәрдә матур, милли, җырлы лирик һәйкәл барлыкка килер иде».  

 –    Изабелла ханым, композиция үзгәрсә, сездә сакланган битлекне бирәчәксезме?
–    Без – Рада Нигъмәтуллина кызлары! Аның безгә генә түгел, бар халыкка әйтеп калдырган васыяте бар: композициянең мәгънәсе бозылырга тиеш түгел! Фонтаннар булырга тиеш!  Һәйкәлнең бер детале – пианиноның кайда булуы да билгеле түгел. Ул югалган. Дамир Данилович (Мәдәният министры урынбасары – ред.) утырыш вакытында әлеге мәсьәләне тикшерүне кемгәдер йөкләде йөкләвен. Пианиносыз композицияне күз алдына да китереп булмый. Әнинең хыялы чынга ашарга тиеш. Аңлавыбызча, министрлык бу мәсьәләне хәл итәргә җыена. Тик кайчан хәл итәр? Без бу хакта белмибез. 

Үтә күренмәле һәйкәлләр
 «Җидегә чишмә» композициясенең язмышы әлеге авыр һәм билгесез. Моны мәдәният министрлыгы да таный. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча эшче төркем төзеп, юл картасы булдырырга ниятлиләр. Айрат Фәйзрахманов белдерүенчә, министрлыкның максаты: киләсе елның беренче яртыеллыгында бу сорауларны хәл итеп бетерү. Чираттагы өмет... Бәлки, хәл ителер дә, чөнки киләсе елга Татар сандугачының тууына 115 ел тула. Гомерен татар сәнгатен үстерүгә багышлаган сандугачка, ниһаять, кунар урын табылыр. Тик ул моңаеп утырмасын, онытылмасын иде. Моның өчен һәйкәлнең үткән-сүткәннәр өчен кызык булуы мөһим. Хәзерге алдынгы технологияләр заманында шәхесләребезгә багышланган һәйкәлләрне үтә күренмәле итмәс өчен бик күп чаралар бар. Шуларның берсе куар кодлар. Телефоныңны махсус билгегә якын китерәсең дә, экранда әлеге истәлекле объект хакында бөтен мәгълүмат чыга. Иске татар битәсендә урнашкан һәйкәлләргә дә куар кодлар куеп булмыймы икән? Шул хакта кызыксынып, «Иске шәһәр» перфектурасына мөрәҗәгать иттек. Перфектура вәкиле Сергей Сорокин: «Дөнья таләпләрен аңлыйбыз һәм беләбез. Андый планнарыбыз бар. «Иске шәһәр»не үстерү буенча концепцияне камилләштерергә ниятлибез», – дип белдерде. Әмма якын елда гына моның әле гамәлгә ашырылмаячагын әйтте. 

Казанда нигә хатын-кызларга һәйкәл юк?
Әлегә барысы да планда. Сквер да, һәйкәл дә, куар-кодлар да. Сүз дә генә калмасын иде. Сара Садыйкова һәйкәле Казанда хатын-кызларга куелган беренче һәйкәл булачак. Чишмә кайдан да бер ургылып чыгарга тиеш бит инде, чөнки халкыбызның бик күп мәшһүр хатын-кызлары бар, әмма аларга һәйкәлләр юк. Ни өчен дигән соравыбызга «Моны иң элек җәмәгатьчелек күтәреп чыгарга тиеш», – дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов. Аннан соң гына Мәдәният министрлыгы тәкъдимнәрне карый. Бүгенге көндә шәһәрнең 18 нче хастаханәсе тирәсендә герой-очучы Мәгубә Сыртлановага  бюст  һәм Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл торгызу буенча эшләр бара. Әмма  Сөембикә һәйкәленең урыны исә әлегә хәл ителеп бетмәгән, авторы белән  килештерәсе бар. 

Хатын-кыз үтә нечкә нәзберек җан ул. Аңа һәйкәл кую да бик четеркле мәсьәләгә әйләнә, күрәсең. Шуңа да карамастан, татар халкының горурлыгы булган гүзәл затлар сыны Казанны тагын да ямьләргә, исемнәре хәтер түрендә булырга тиеш, минемчә. Тик һәйкәл кую мәсьәләсе чирек гасырга кадәр сузылмасын иде. Исемлек елдан-ел озыная.  Беренче татар хатын-кыз скульпторы  Рада Нигъмәтуллина да Казанда һәйкәле торырга лаек шәхес. 

 

Теги: Сара Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар