Логотип
Шәхес

СҮЗЛӘР АЗ, ДИМӘК, ӘЙБӘТ ФИЛЬМ!

Гүзәл Минакова-Сибгатуллина белән эксклюзив интервью


«Тапшырылмаган хатлар» фильмында Галия роленә ничек килдең, Гүзәл?

Башта улым Арсланны чакырдылар. «Тапшырылмаган хатлар»да Галиянең малаен уйнарга. Шуннан башланды.  Ул бик актив безнең. ТНВ каналыннан да шигырьләр укый…  Бардык. Ошаттылар. Ләкин Арслан роль өчен бәләкәйрәк иде әле: 3 яшь ярымлык бала гына бит. Аннары миңа: «Галияне  уйнамыйсыңмы соң?» – диләр.




Шулай кинәт кенәме?

Юк, башта әле Галиянең дус кызы Алинә роленә чакырдылар. Ә минем үземә  икенче кыз – чая, кыю  Фатыйма ошыйрак. Бәлки, Фатыйманы, дим. Юк, кирәкми, Фатыйма бар инде, диләр. Аны Ләйсән Фәйзуллина уйный булып чыкты. 
Көннәрдән бер көнне Миләүшә Ләбибовна шалтырата. «Гүзәл, кил әле. Галия – син булырга тиеш! «Ак чәчәкләр»гә дә чакырасы идек, барып чыкмады», – ди.  Кирәк бит: китапханәдән Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын алып кына кайткан идем. Кабат укып чыктым. Укыган саен, Галиягә ныграк тартылам. Үземне Галия итеп күрәм. Уртак якларыбыз да бар кебек.

Кай якларыгыз инде ул?

Мин дә, Галия дә ерак авылдан. Казанга укырга дип килгәнбез. Классик музыканы, классик әдәбиятны яратабыз. Кечкенәдән әтисез үскәнбез.( Әтием үлгәндә миңа 9 гына яшь иде.) Минем дә ике балам бар...



Һәм син кастингка киләсең…

Әйе! Ришат Әхмәдуллин белән «Болгар» радиосына кастингка килгәч,  урамдагы эскәмиядә бераз сөйләшеп утырдык әле башта. Аның белән бергә уйнаган бар. «Зәңгәр шәл»дә Булат белән Мәйсәрәне уйнаган идек. Ришатны Искәндәр роленә чакырганнар икән. Галия ролен уйнарга теләүчеләр күп, бик күп иде! Галияләр әллә ничәү! Мин кастинг узганда, Миләүшә Ләбибовна: «Әйдә, Гүзәл, җырла әле!» – ди. «Галиябану»ны башкардым. Мине барысы да белә иде инде. Миләүшә Айтуганова да, продюсер Фәрит Галиев та… Сценарий авторы Дан Дамаскин белән тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин гына таныш түгел. Алар Мәскәүдән кайткан. Кич белән инде, миңа шалтыратып, Галияне уйныйсымны әйттеләр!

Сине тамашачы болай да яхшы белә инде!

Әйе, мин инде Камал театрының күп спектакльләрендә уйнадым. «Go, Баламишкин»да Алсуны, «Зөбәйдә – адәм баласы»нда мишәр кызы Сәрияне, «Кара чикмән»дә Куянны, «Бәби»дә Эльба дигән мәчене...



Камал театрына ничек килеп эләктең?

Бәләкәйдән үк җырларга ярата идем. Алексеевскийда мәктәпне тәмамлагач, башкаланы яуларга, җырчы булырга дип чыгып киттем өйдән. Ләкин, махсус белемем булмау сәбәпле, мине музыка училищесына алмадылар. Үзсүзле, үҗәт мин! Җырчы булмасам, артист булам дип, документларымны мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә тапшырдым. Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт: ул үз курсындагы яшьләргә талантларын ачарга, үзләрен күрсәтергә булышты! Тырышлыгым аркасында Камал театрына эләктем. Диләфрүзне уйнарга да Фәрит абый миңа ышанып тапшырды! Мин аны язмыш бүләге дип кабул иттем. 



Театрда уйнау – бер нәрсә, ә кино – бөтенләй башка, диләр...

Ничек кенә әле! Безгә башта ук шундый бурыч куелды: театрдагы кебек  уйнамаска! Кино ул – гел икенче! Геройны музыка, күз карашлары белән дә  ачарга кирәк. Реаль тормышка якын булырга тиеш! Андагы рольне театрдагы кебек үзгәртеп тә, яңа төсмерләр өстәп тә, иртәгә бүгенгедән башкачарак итеп уйнап та булмый. Аны кабатлап булмый! Моңа кадәр төрле эпизодларда төшкәнем булса да, кинода бу беренче зур ролем. Бик ошады! Аннары минем инде әзерлегем дә бар – Мәскәүдә ГИТИСта укыйм бит. Инде бер елым гына калды.

Куркып калмадыңмы?

Роль өчен бик борчылдым. Бик катлаулы, шул ук вакытта миңа бик якын да. Миңа никтер сүзләрем аз кебек тоелды. Даннан сорыйм әле, ни өчен аз, дим. «Бу бик дөрес! Сүзләр аз, димәк, әйбәт фильм! Сериалларның гына ул 80 проценты сүздән тора», – диде.



Синең героең – хатлар яза. Ә үзеңнең, бүген заман кызының, хатлар язганың бармы?

Бар, әлбәттә. Мәктәп елларында «Сәләт»кә бара идем. Менә шунда дуслашкан кызлар-егетләр белән гел хатлар языштык.  

Сиңа һәрчак җырлы рольләр эләгә. Ә «Тапшырылмаган хатлар»да ничек?

Композитор Эльмир Низамов  кино өчен махсус җыр язды! Ул фильмда ике тапкыр яңгырый.



Фильм төшергәндә нинди кыенлыклар булды?

Безнең съемкалар сентябрьдә башланды бит. Ноябрьгә кадәр сузылды. Күз алдына китерегез инде: карлы-яңгырлы салкын көннәр. Берсендә Кама Тамагында – Кама белән Идел кушылган җирдә, кыя кебек биек ярда бер яшьлек улым Әскәрне кочаклап төшәм. Галиянең төше буенча шундый күренеш кирәк иде. Үтәли җил уйный. Минем өстә юка гына күлмәк. Салкын бөтен тәнемә үтте. Авырып китмәсәм ярый дип бик курыккан идем. Аллага шөкер, бар да яхшы тәмамланды. Эпизодлар шулай ук Биектау районы Зур Кавал, Арча районы Наласа авылларында, Казан урамнарында төшерелде. Авыл кешеләренә рәхмәт, шулкадәр булышты алар безгә. Өчпочмак-бәлешләре белән дә сыйладылар. Ә салкын көннәрдә табигатьтә төшкәннән соң, тавыш режиссерыбыз Илсөяр учаклар ягып җылытты безне. 

Кинога төшүеңне өегездә ничек кабул иттеләр? 

Без өчәүләп уйныйбыз бит! Арсланның фильмда бер репликасы калды: «Мин дә барам!» – дип кычкыра ул. (Көлә.) Ә Арслан уйнарга тиеш рольне 5 яшьлек Кирилл уйный, апам Ләйсәннең малае. Әскәрне күтәреп төштем... Яшь бала белән җиңел булмас иде. Әниемә рәхмәт! Ул гел безнең янда булды. Мәскәүгә имтиханнар тапшырырга да әнием, улларым белән бергә бара идек. Ирем Динар театр кешесе булмаса да, иҗади кеше. Шигырьләр дә яза, гитарада да уйный. Минем таянычым, булышчым, илһамчым.


    
Ә үзеңнең яраткан киноң?
 «Три тополя на Плющихе»! Мин Татьяна Доронина уйнавына гашыйк!  Хәтерлисезме аның Нюрасын? Авылдан өч көнгә Мәскәүгә килә... Олег Ефремов, Вячеслав Шалевичлар уйный анда. Пахмутованың «Нежность» җыры яңгырый...  Ә «Старшая сестра»да Доронинаның театр турында монологын бөтен артистлар яттан беләдер инде... «Любите ли вы театр так, как я люблю его...»
 
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бу киноны карадым, бик ошады.Үзегезнең ролегезне бик яхшы башкардыгыз, Галия образын уңышлы ачтыгыз дип уйлыйм. Алдагы иҗади тормышыгызда уңышлар телим.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Менэ ичмасам сын артистлар .афэрин.унышлар сезгэ

      Хәзер укыйлар