Шомырт чәчкәсе һәм туңдырма

Бу язда да, тагын бу язда да

Шомырт чәчәкләре иснәдем,

Чәчәк алып килде кем бу дисәм,

Син икәнсең, тормыш, исәнме!

Саҗидә Сөләйманованың яшәүгә дан җырлаган күп әсәрләрен яттан беләм. Хәер, мин генәме – «Күп тә түгел, гомер, аз да түгел, / Бер икәнсең, – тормыш, исәнме!» – дип бик күпләр кабатлый торгандыр. Газраил якадан алгач та, тагын бер язга, тагын бер көнгә, әле якты дөньяда яшәячәк тагын бер сәгатькә сөенеп шигырь яза алу сәләте кемгә генә бирелгән икән?! Зур талантка ия, көчле рухлы, тормышка, яшәүгә мәхәббәте чиксез Тукай кебек, Саҗидә Сөләйманова кебек чын шагыйрьләр генә булдыра аладыр моны. Шомырт һәр яз чәчкә ата, Казанда шаулап-гөрләп шигырь бәйрәмнәре үтә. Халкыбыз пәйгамбәргә тиң шагыйрен яд итә. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге даулап күпме каләм әһеле бәйгегә чыга торган ай – апрель дә узды инде, чәчәкле-гөлле май да үтеп китте. Һәр яз саен күңелемдә Саҗидә апа рухы калка. Ни үкенеч, ике ел рәттән Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителеп тә, бу исемгә лаек булып та, насыйп булмады аңа бу бәхет. Терсәкләре тимердәй нык әдипләребез аны этеп-төртеп алгарак узарга читенсенмәде. Яман чир белән көрәшеп арыган-хәлсезләнгәндер, әмма көчендә иде ул. Ничәмә операция кичерде, иҗат итүдән туктамады. Язмыш сынавына бирешми торган көчле рухлы әдибә – «Гөлбадран» повестын язды.

Реклама

Бүләкләрсез китте. Хәер, чиксез мәңгелектә кемнең нинди дан-дәрәҗәгә ирешүе мөһимме? Ә иҗат кала. «Азат хатын» – «Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы булуын дәрәҗә саный, моның белән горурлана иде ул. Дуслары – «Азат хатын» кызлары – Кояш Тимбикова, Диләрә Зөбәерова, Әлифә апалар хастаханәдә төннәр буе баш очында утырды. Безнеке иде ул! Дөрес, мин анда эшләми идем әле. Ә Саҗидә апа белән танышлыгым, якынлыгым күптәнге.

Бишенче сыйныфта укыганда язылган беренче хикәям «Ялкын»да басылып чыкты. Шуннан китте: атна саен Әгерҗе район газетасына шигырь, хикәя язып салам. Ходайның рәхмәтле бәндәсе Лена Гайнанова (соңрак Гаяз Исхакый мирасын барлау, дөньяга чыгаруга гаять зур хезмәт куйган танылган галимә) язмаларымны туплап Язучылар Берлегенә җибәрә. Ә көннәрдән беркөнне мине, тугызынчыда укый торган кызны, яшь язучылар семинарына чакырып хат килә. Укытучыларымның Казанга озатулары ул үзе бер хикәят. Болары калып торсын.

Кунакханәдә мине Энҗе Мөэминова янына урнаштырдылар. Әлмәтлеләр – Саҗидә апа, Әдип абый Маликов мине үз балалары кебек күреп, җитәкләп кенә йөрттеләр. Опера һәм балет театрында караган спектакльдә дә урыным алар янәшәсендә иде. Каушавым белән нинди әсәр караган истән чыккан. Тәнәфестә безне чәй эчәргә чакырдылар. Урынымнан кузгалырга базмый утырып калган идем, Әдип абый туңдырма һәм шоколад тотып килгән. Рәхмәт әйтергә дә онытып, гомер күрмәгән бу байлыкны әле уң, әле сул кулымда әйләндерәм. Ә чытырдавык кәгазь кыштырдый! «Аша тизрәк!» – ди Саҗидә апа. Оялып утыра торгач, туңдырмам эреп аккан. Саҗидә апаның аксыл костюмының итәгендә таплар күреп тынсыз-өнсез калдым. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем. Саҗидә апа-бәгырь битәрләп ник бер сүз әйтсен! Еларга җитешеп утыруымны күрде дә: «Югач, бетә, борчылма», – дип мине юатырга тотынды...

Аннан соң инде күпме сулар акты, кабатланмас талантка ия шагыйрә, ипле, сабыр, кешелекле Саҗидә апабыз күптән юк инде. Бик тә юксынам мин аны.

P. S. «Эскимо» яратам, күрсәм, сатып аласым килә. Теге чактагы хәл-халәт искә төшә дә Саҗидә апаның моңсу зәңгәр күзләрен күргәндәй тетрәнеп китәм.

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...