Логотип
Шәхес

Сандалларга салып...

Затлы нәсел-нәсәпнең зыялы балалары — Ләбибә һәм Венера Ихсановалар. «Безнең үзебез генә белгән антыбыз бар иде. «Әти-әни хакы өчен» дип әйтә идек. Шушы антны бозудан да куркынычрак нәрсә юк иде. Әйткән эшебезне үтәмәсәк, ялган сөйләсәк, әти-әниебез шунда ук үлеп китәр кебек иде. Шушы изге антны безгә Ләбибә апабыз өйрәтте. Аның әсәрләрендәге геройлар да өлкәннәргә, бигрәк тә әти-әниләренә шәфкатьле», — дип истәлекләр яңартачак Венера ханым еллар үткәч. Киров өлкәсенең Нократ елгасы буенда Фаиз ага белән Гыйлем апа корган ояда дүрт бала үсә. Озак та үтмәс, олысы Ләбибә Ихсанова татар дөньясында танылган талантлы балалар язучысы булып өлгерер. Ләбибә апаларыннан нәкъ ун яшь аерма белән 23 августта туган игезәкләр — Венера белән Ренат та, кечесе Роберт та мәдәни тормышта якты эз калдырачак.

Сезнең игътибарга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле журналист, 1977-1988 елларда «Азат хатын» («Сөембикә») журналының баш мөхәррире Венера ИХСАНОВАның истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Бик зур өметләр баглап, гасыр башында ук хатын-кызларның хәл-әхвәлләре турында уйланып чыгарыла башлаган «Сөембикә» журналы кыз-хатыннарыбызга зур бүләк булган бит! 

Укуга, мәгьрифәткә сусаган милләт яшьләре өчен ул дини тәрбия белән бергә дөньяви тәрбия дә биргән. Шөкер, «Азат хатын»да эшләгән елларымны бәрәкәтле еллар дип саныйм.

Айкадылар, чайкадылар... Җәмгыять, вазгыять, сәясәт нинди – матбугат шуны чагылдыра. «Халык күңеленең бер дә тутыкмас көзгесе» генә булмады совет заманында чыккан «Азат хатын».
Хатын-кызга җитәкче эштә эшләве, гомумән, авыр. Мин үзем 28 ел «Яшь ленинчы» балалар газетасының һәм «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләдем. Өстәвенә, җәмәгать эшләре – комсомол өлкә комитетының бюро члены, соңрак Татарстан хатын-кызлар советы рәисенең урынбасары, Тынычлыкны яклау комитетының  президиум әгъзасы...  Вакытлы вазыйфалар өстәлеп тора: йә партоешма секретаре, йә лектор... Эшкә, өйгә вакытны ничек җиткерәсе дип аптырыйсың... Ә бит хатын-кыз – хуҗабикәнең өендәге вазыйфасы да читкә куя торган түгел: үзем сыман җаваплы эштә эшләүче ирем, балалар бар. 

Болары гадәти хәл-күренешләр. Хезмәтемнең иң авыр чагы «үзгәртеп кору» елларына туры килгәндер. Бертөрле таләпләргә күнеп, җай гына эшләп торабыз кебек. Шунда да Үзәктән әледән-әле килеп төшкән карарлар нигезендә партиянең өлкә комитетында да уңга-сулга боргаланулар башланды. Бүген генә алдынгы татар гаиләсе яки колхозы турында мәкалә язарга күрсәтмә бирәләр, иртәгә үк, ул теманы читкә куеп, интернациональ гаилә турында материал әзерләргә кушалар. Русларга баш ию, руслашырга тырышу шулкадәргә җитте ки, хәтта «Азат хатын» журналының 60 еллык юбилеен русча үткәрергә мәҗбүр иттеләр. Академия театрының залы шыгрым, ник бер урыс утырсын шунда! Гарьләнеп еладым, 500 меңгә якын тираж белән чыга торган татар журналының баш мөхәррирен тыңлаучы юк иде югарыда. Гомумән, 1987-89-90 елларда татар матбугаты турында уйламыйлар иде инде. Ә бит «Азат хатын» аерым игътибарга, аерым ярдәмгә лаеклы иде. Гаҗәеп матур, зур тарихы, эшлекле бүгенгесе бар иде бит. 

Без әле дә теләгән, хәзер дә уйлаган тәрбия ысуллары булган ул журналда. 
Ни кызганыч, гөрләп эшли торган журнал советлар хакимияте урнашуга ябыла. 1926 елда гына, алдынгы карашлы шагыйрь, язучылар хатын-кызлар өчен журнал чыгару мөмкинлеген ала. Бу юлы заманча – «Азат хатын» исемен куялар.

Сугыш елларына кадәр әйбәт кенә чыгып килгән «Азат хатын» журналы 1958 елда гына тергезелә. Авыр сугыш елларында тукталып торган газета-журналларны тиз генә яңадан халыкка кайтару мөмкин булмый шул. Өр-яңадан кадрлар туплап, акчасын-кәгазен табып, баш мөхәррирләрен билгеләп куйганчы да шактый вакыт уза. Утызынчы еллар ахырында кулга алынып төрмәләрдә газап чиккән баш мөхәррирләр – шәхес культы корбаннары яңадан бу эшкә алынмыйлар инде. Дөресе, аларны редакциягә якын да җибәрмиләр.


Асия Фәрид кызы

«Азат хатын»га баш мөхәррир итеп Асия Фәрид кызы Хәсәнова билгеләнә.  Ул минем хәтеремдә туры сүзле, нык холыклы, баскан урынында ут чыгара торган мөхәррир булып калды. Соңгы елларына кадәр (ул 97 яшендә Харьков шәһәрендә вафат булды) матбугат белән, халкыбыз – милләтебезнең хәл-әхвәле белән кызыксынып яшәде. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Холкымны ныгытуда Асия апаның бер яхшылыгы да тигән икән. 

Бу болай булды.
Тукай клубы. 8 Март бәйрәменә килгән язучы, журналистлар зал тутырып утыра. Мин – докладчы, трибунада. Авызымны ачып: «Иптәшләр...» – дип кенә әйтүем булды, Асия апа – партоешма секретаре: «Докладны русча сөйләсен, монда руслар да утыра», – дип, залга мөрәҗәгать итте. Нишләргә? Үземчә бик матур итеп, язучы хатын-кызларны мактап язган докладымны читкәрәк куйдым да райкомнан русча бирелгән трафарет-докладны укып чыктым. Ым да какмыйча тыңладылар. Асия апа соңыннан: «Синең русча белү-белмәвеңне күрсәтәсем килгән иде, молодец, булдырдың!» – диде. Ачу сакламадым. Соңгы көннәрендә «Сөембикә»дә аның турында «Соклану» дигән мәкаләмне язып бастырдым. Үзе исән вакытта аңа булган мөнәсәбәтемне әйтеп калу күңелемә җылылык бирде.
 
Матбугатның беркайчан да тигез генә, тыныч кына эшләгәне булмагандыр ул.

Язмышмы, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеме, Асия апаның кабере бертуганым язучы Ләбибә Ихсанованыкы белән рәттән. Ләбибә апа аны миңа һәрвакыт үрнәк итеп куя иде. «Татар дөньясында күренекле хатын-кызларның берсе ул», – дип сөйли иде. Чыннан да, Асия Фәридовна тиз арада «Азат хатын»ны хатын-кызларыбыз язмышының елъязмасына әйләндерде, күптөрле темалар күтәрде, татар хатын-кызларының фидакарь хезмәтләрен сурәтләде. Тираж тиз арада үсте.  

Асия апа пенсиягә киткәч, журналның баш мөхәррәре итеп мине куйдылар. Бу вазыйфаны башкарырдай лаек кешеләр күп иде. Бу минем үземә генә түгел, башкаларга да гаҗәбрәк тоелды булса кирәк. Чөнки мин инде 17 ел «Яшь ленинчы» газетасында редактор булып эшлим, ә ул союзда чыга торган газеталар арасында алдынгылардан санала. Комсомол Үзәк Комитеты үткәргән төрле конкурсларда алда барабыз, бүләкләр алабыз. Тиражыбыз 140 меңнән артты. (Бу чорда татар мәктәпләре күпләп ябылганын искә төшерик.) Бу уңышлар-казанышлар редакция коллективының тырышып, уртак эш өчен кайгыртып йөрүеннән булды дип беләм. Бик яратып эшләдем мин газетада.
 


«Азат хатын»да сыналу

Мин журналга килгәндә торгынлык еллары, Коммунистлар партиясенең нык җегәрле вакыты иде. Алай да җыелышларда ниндидер бер борчылу, бүгенге көннән канәгать булмау сизелә. Яшьләрне тәрбияләүдә ниндидер радикаль чаралар кирәклеген әйтәләр. Бала тәрбияләү – гаилә бурычы инде, аннары мәктәп, аннан соң җәмәгатьчелек... Без дә уйланабыз, эштә интеккән сыер савучылар, дуңгыз караучыларның хәлен җиңеләйтү юлларын эзлибез. Редакция утырышларында да бу хакта сүз күп була. Мәкаләләр дә бирәбез, тик болар газеталарда үзәк темалар. Безнең журнал әдәби-публицистик  булганга күрә, халкыбызның, милләтебезнең язмышын кайгырту, балаларыбызны белемле, тәртипле, булдыклы итеп тәрбияләү өчен әдәби әсәрләр кирәк. 
 
Дөнья булгач, төрле хәлләр була икән: күзеңне ачып, йөрәгеңне йомып йөрергә кирәген шул чакта аңладым мин.

Башлап, журнал тышлыгына милли киемле кызларны бирдек. Партия өлкә комитетында безнең миллилеккә тартылуны сизми калдылармы (ә бәлки әле яңа эшли башлады, тәҗрибәсе җитмидер дип, күз йомганнардыр), нишләп искелекне, борынгылыкны кайтарырга тырышасыз, дип бәйләнмәделәр. Әйтүләре мөмкин иде. «Азатлык» радиосы бик тәфсилләп журналга яңа редактор килүен, татар милләтен зурлап  күрсәтергә алынуын сөйләгән булган.

Редакциягә ул елларны хатлар бик күп килә иде. Мин почтаны укып, халкыбызның уй-фикерләрен, гозерләрен өйрәнеп, аларны нинди сораулар аеруча борчуын белеп торырга тырышам. Бигрәк тә чит өлкәләрдә яшәүче татарлар язмышы борчый, руслар, башка милләтләр арасында алар югалып баралар. Килен, кияүләрнең үз милләтебездән булуын телиләр. Танышырга телиләр, адреслар сорыйлар, кунакка чакыралар. Казанга килгәндә редакциягә керми китмиләр иде. Журналда «Адреслар өстәле» бирә башлагач, хатлар бермә-бер артты. Рәхмәт өстенә рәхмәт... Никадәр сусаган икән милләттәшләребез аралашуга.

Тик озак куанырга язмады, партия өлкә комитетына «Ихсанова татарларны берләштерә, партия политикасына каршы бара» дигән аноним хат яздылар. Бераздан  журналда Рәүфә ханым Уразманованың «Күмү йолалары» дигән мәкаләсен бастырдык. Халык укыды, укыды гына түгел, кулдан-кулга йөртеп, күбесе язып та алдылар. Ә журналның тиражы 480 меңгә җитте. Илнең бер генә авыл-шәһәрендә дә журналны укымаган татар калмагандыр. Куанырга да өлгермәдек – тагын аноним хат: «Ихсанова сәяси сизгерлеген югалткан». Өлкә комитеты секретарьлары үзләре дә татар бит, алар өчен дә кирәкле булды журнал, каләм алып, астына сыза-сыза укыдылар. «Халыкка кирәкле тема күтәргәнсез, тик вакыты ул түгел, хәзергә мондый мәкаләләргә алынмый тор», – диделәр.
Аннан Локман ага Бадыйкшанның «Рабига күле» дигән риваять-легендасы басылды. Борынгы Болгар ханлыгы турындагы бу мәкалә тирәсендәге ыгы-зыгы купты, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, безне утлы табага бастырды. Без диюем дөрес түгел, бу мәкалә, язмаларны әзерләгән журналистка мин җил-яңгыр тидертмәдем. Авырлыкны үз өстемә алдым. Миңа каты бәрелмиләр иде. «Азат хатын»да эшләгәндә медальләр, «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләндем.

Әмма гел баштан сыйпап кына тормадылар. Партия Үзәк Комитетының үзгәрешләр кичерү чоры башланды.Үз карарларын берсүзсез үткәрергә өйрәнгән партия үзе дә югалып калды. Эштә каршылыклар, чуалышлар башланды. Шул елларда миңа хезмәткәрләремне саклап калырга кирәк иде. Әнисен куалап чыгарган ир-егетебезне эштән алырга куштылар, журналның дәрәҗәсен төшерә, диделәр. Ә ул үзенчә хаклы иде. Аноним хат язучы үзебезнең арада иде. Аны судка бирергә була, ләкин бу кешегә гомерлек кара ягыла дип уйлап, тыелдым. 

Интригалар, бер-берсен дошман күрү – минем күңелемә ят халәт. Талантлы, белемле язучы, журналистны мин, нинди генә «этлек» эшләсә дә, аңларга тырыша идем. Акыллы усалга үз фикеремне аңлатырга, килешергә була әле, ә менә надан журналистлар белән эшләве авыр, андыйлар көтмәгәндә тешли.

Журналның нинди булуы баш мөхәррирдән, аның акыл байлыгыннан, сәяси сизгерлегеннән, хәлне алдан күрә, сиземли белүеннән, кешеләр белән уртак тел таба алуыннан тора. Шулай булганда гына коллектив бер бөтен, эшкә сәләтле була, яхшы журнал чыгара ала. Без ул елларда милләтне уята алдык, безнең ярдәм белән татар хатын-кызлары гаиләдә милли йолаларны саклауның мөһимлеген төшенделәр. Балаларына: «Син татар баласы!» – дип курыкмый әйтә башладылар.

Вакыт безнең хезмәтебезне дөрес бәяләде. Күрәсез, милләтебез гөрләп үсеш-яңарыш кичерә: журналда гына түгел, иҗтимагый оешмаларда да татар гаиләсен ныгыту, динебезне өйрәнү, олылау хөкүмәтебез тарафыннан үзәк мәсьәләләрнең берсе итеп куелды.

Моннан бер гасыр элек чыга башлаган «Сөембикә» журналы хәзер тагын да дәрәҗәлерәк вазыйфа үти. «Азат хатын»ның күркәм традицияләрен дәвам итеп, һәр укучысының күңеленә ятарлык мәкаләләр, шигырь-хикәяләр бастыра. Уйлану, фикер тыгызлыгы, четерек­ле мәсьәләләрдә юл күрсәтү – хатын-кызның бүгенге хәлен-асылын ачу журнал хезмәткәрләренең уңышы дип саныйм.

«Сөембикә» –  татар хатын-кызлары өчен чыга торган иң өлкән журнал. Исеменә лаек булып, ханбикәләр биеклегеннән торып яшәргә өйрәтә ул укучыларын. Алдагы йөз еллыгында да милләтебезне берләштерә торган вазыйфасын саклар дигән өметтә калыйк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар