Логотип
Шәхес

Мәхмүт истәлеге

Вакыт дигән нәрсә үзенекен итә, искән җил кебек үтә — аңардан да мәрхәмәтсез нәрсә юктыр бу дөньяда.
Мәхмүт Хәсәновка да, исән булса, 2016 елның 27 декабрендә 89 яшь тулган булыр иде.  Тик нишләмәк кирәк, нинди генә озын-озак булып тоелмасын, кеше гомеренең ахыры бар…
Кеше гомере буена үзенә үрнәк, көндәлек тормышында әхлакый терәк булырлык дуслар табу турында хыяллана. Мәхмүт ул яктан уңды. Тормышында терәк, иҗатына яктылык чыганагы, илһам һәм дәрт биреп торган дус-ишләре, остазлары — олуг шагыйребез Сибгат Хәким, бөек шәхес Хәсән ага Туфан аңа ике пар канат булдылар.
Сибгат ага белән танышулары илленче елларга — Мәхмүт Мәскәү театр сәнгате институтын тәмамлап кайткан вакытка туры килә. Шагыйрьнең иҗаты белән ул яшьтән таныш — институтка кергәндә дә конкурста Сибгат Хәкимнең “Юксыну” дигән җырын җырлаган. 1950 елда шагыйрьләр секциясендә Мәхмүтнең “Яшьлек” дип аталган поэмасын тикшерәләр. Туры, гадел сүзле Сибгат ага: “Белемең, сәләтең бар, көч-җегәрең ташып тора, прозада көчеңне сына, кичекмәстән эшкә алын!” — дип киңәш итә.



Ирем буласы егет Мәхмүт белән без Азнакайда таныштык. Мин үзем Азнакай районы Әлкәй авылында туганмын. Әти-әниләрем гомер буе шунда яшәде. Ике абыем Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Апам 1963 елны Беломорканал төзелешендә эшләгәндә фаҗигале үлем белән үлде. Гаиләдәге биш баланың төпчеге идем  мин. 1955 елда Таш­кентка киттем. 1959 елны туган якларыма ялга кайткан идем. Китәргә бер-ике көн кала Бөгелмәгә билет алырга бардым. Кайтышлый Азнакайда яшәүче Хәдичә апа янына кердем. Мәдәният сараена кергәндә, вестибюльдә сөйләшеп торган өч егетнең берсе — озын буйлы, бөдрә чәчле, күзлеклесе яныбызга килеп басты. “Кызлар, кинога килдегезме? Бу киноны без карадык, безгә ошады, сезгә дә ошар дип уйлыйбыз”, — диде дә апамнан: “Бу яшь кыз кемегез була? Нишләп минем аны моңарчы күргәнем булмады?” — дип кызыксынасы итте. Апа минем кунак кыз икәнемне әйтеп, без кинога кереп киттек. Нинди кино караганыбызны хәтерләмим, фильм тәмамлангач, кайтырга чыктык. Карасак, ишек янында каршы алган егет: “Сез кайсы якка кайтасыз? Сезне озатырга мөмкинме?” — дип, янәшә атлап китте. Кемгә кунакка кайтуым белән кызыксынды. Мин Әлкәй авылына, әти-әниләрем янына кайтуымны әйттем. “Минем ул авылга эш белән барасым бар, вакытым булса, каршы килмәсәгез, бәлки яныгызга кереп, күреп чыгармын”, — диде. Ленин исемендәге культура сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли икән, Мәхмүт атлы. Икенче көнне иртән авылга кайтып киттем. Өйлә вакыты җиткәч, чәй хәзерләп, табынга утырырга җыенып йөри идек, минем белән бергә кунакка кайткан Хөсникамал түтинең (әнинең сеңлесе) күзе тәрәзәгә төште. Капкадан озын, таза гәүдәле ир кеше кереп килүен күреп: “Ай, Ходаем, кемдер бар!” — диде. Карасам, без кичә кинода танышкан кеше. Әни: “Таныш кешегә охшамаган, кем булыр икән?” — дип аптырады. “Бу Азнакай кешесе. Вакытым булса, сезнең белән танышып чыгармын дип әйткән иде. Сүзендә торган икән”, — дидем. 
Ишектән керешли үк Мәхмүт: “Кунак килә, каршы да алмыйсыз”, — дип, елмаеп килеп керде. “Килгәнсез бит инде, нишләп каршы алмыйк”, — диебрәк җавап бирдем шикелле. Без табынга утырырга өлгермәдек, әти (аның исеме Сәеткол) эштән кайтып керде. Чәй эчкәч, алар икесе ишегалдына чыгып киттеләр. Шунда кунагыбыз әтигә кайда эшләвен, кайдан булуын сөйләгән. “Минем кебек кеше кызыгызны кияүгә сораса, риза булырсызмы?” — дигән. Бу көтелмәгән хәлдән әти дә аптырап калган. “Без үзеннән башка бернәрсә дә әйтә алмыйбыз, кызыбыз нәрсә дияр…” — диебрәк җавап кайтарган. Өйгә кергәч, җаен китереп, Мәхмүт миңа да шундыйрак сүз кушты. Шаярып сөйләшә дип, сүзләрен чынга да алмадым. “Кияүгә чыгарга җыенмыйм, миңа иртәгә юлга чыгарга, китәргә ки­рәк”, — дидем. Ул: “Минем дә Мәскәүгә барасым бар, эшләремне бетергәч, сезнең янга Ташкентка килермен”, — диде. “Килсәгез килерсез, килгән кешегә юл ачык”, — дидем.
“Мин дә иртәгә сезнең белән юлга чыгам. Азнакайда очрашырбыз”, — дип, саубуллашып кайтып китте.
Икенче көнне әти белән Азнакайга килеп төшкәч, карасак, автовокзалда Мәхмүт безне каршы алып тора.
“Сәеткол бабай, әйдә, минем торган җиргә барып килик. Яшәгән җиремне күрерсез. Чемоданымны алам да сезнең белән бергә юлга чыгып китәбез”, — дигәч, ризалаштык. Лермонтов исемендәге урамдагы ике катлы йортның икенче катындагы бер бүлмәле, якты, зур, бөтен уңайлыклары булган квартирга килеп кердек. Бүлмәдә өстәл, китап киштәсе, карават һәм бер урындык бар. “Мин шулай яшим инде”, — дип, урындыклар булмау сәбәпле, китаплар тезеп, безне шулар өстенә утыртты.
Аннан бергәләп Бөгелмәгә чыгып киттек. Мине поездга утыртып җибәрделәр. Әтине озаткач, Мәхмүт Мәскәүгә юл тоткан.
Ташкентка кайтып эшли башладым. Берничә ай үтте, бер хәбәр дә, хат та булмады. Тулай торакта яши идем. Беркөнне эштән кайтып килүемә комендант Елена Ивановна мине үз янына чакырып алды. Кулында телеграмма: “Выезжай, бери расчет. Махмут”.
— Сиңа кем була бу кеше? — дип сорады комендант.
— Ялга кайткач танышкан идек. Бер-ике генә мәртәбә күрдем.
— Син аңа ышанып, эшеңнән расчет аласыңмы?
— Юк, алмыйм, — дидем.
Шактый вакыт узды. Егетемнең ни хәбәре, ни үзе.
Октябрь бәйрәме алдыннан Елена Ивановна яңадан мине чакырып, кулыма “Встречай. Поезд Москва. Первый вагон. Махмут.” дип язылган телеграмма тоттырды. Аптырашта калдым. Каршы алырга төшимме, юкмы дип баш вата башладым. Каршы алмасаң да уңайсыз. Кеше каян кая килә. Каршы алсаң, аны кайда кундырырга? Поезд төн уртасында төшәчәк. Тулай торакта чит-ятларны кундыру түгел, килгән кешене кертмиләр дә. Елена Ивановна бик әйбәт кеше, мине үз кызы кебек якын күрә: “Бар, каршы ал. Урнаштыруны уйлашырбыз”, — диде. Шулай итеп, поездны каршы алырга туры килде. Кайтып кергәч, мин чәй хәзерләргә киттем. Елена Ивановна аны үз янына чакырып алган. Ниләр сөйләшкәннәрдер, бик озак утырдылар.
— Егет миңа ошады. Акыллы, белемле. Яхшы булырга ошый, начар булмас. Ошамаса, шундук кире чыгарып җибәрә идем. Раскладушка бирдем, шунда урнашсын, — диде яхшы күңелле ханым.
Икенче көнне кунагым белән туганнар янына киттек. Егет аларга  ошады. Ташкентта Мәхмүтнең танышлары бар икән. Шуларны эзләп табып, бәйрәмне бергә уздырдык. Кемнәр белән генә очрашсак та, барысы да: “Мәрьямне рәнҗетәсе булма, сакла үзен”, — дип әйттеләр.
Бәйрәмнән соң, эштә исәп-хисапны өзеп, туган якларга кайтып киттек. Бөгелмәгә кайтып төшкәндә күз ачкысыз буран иде, көч-хәл белән соңгы автобуска эләгеп, төн уртасында Азнакайга кайтып җиттек. Квартирының ишеген ачып: “Әйдә, җиңел аягың белән, тулы хокуклы хуҗабикә булып кер”, — дип, Мәхмүт мине алдан кертеп җибәрде. Икенче көнне авылга кайтып киттек. Ишектән керешли үк кияү роленә кереп: “Әби-бабай, кызыгызны исән-сау алып кайттым. Каршы алыгыз”, — диде. Әти-әни минем туган якка кайтуыма сөенеп туя алмадылар. Мәхмүткә моның өчен һәрвакыт рәхмәт укыдылар, үстереп, кеше иткән биш баладан исән калганы бер мин идем бит. Шулай итеп  яшәп киттек.



Мәхмүт язучы буларак үз-үзенә бик таләпчән иде, армый-талмый эшләде. Эш сәгате аның төнге өчтә башлана. Һәр көнне иртән торып йөгереп керә, кыш көннәрендә тимераякта шугалый. Мин аның кайтуына ванна әзерләп, кофе кайнатып куям. Мәхмүт юынып чыкмыйча язу өстәле янына килми. “Изге эшкә утырганда тәнем пакь-чиста булырга тиеш”, — дия иде. Эштән кайткач, кичләрен китап, газеталар укырга, телевизор карарга да вакыт таба. Язга чыгу белән, язгы ташулар китеп, аяк аслары бераз йөрерлек булгач, май аенда чатыр корып Ык елгасы буенда ял итә идек. Без төшкәндә елга суы болганчык, урыны белән карлар да эреп бетмәгән була. Мәхмүт яз аеның шул вакытларын аеруча ярата иде. Яратмаслык та түгел, бөтен табигать уяна, җанлана. Үлән шыта, агачлар яшәрә, нинди генә кошлар сайрамый. Озак көттерми шомырт чәчәк ата башлый, болын язгы чәчәкләргә күмелә. Ландышлар, балан агачлары галәмгә хуш-ис тарата башлый. Чатыр кора торган җиребез кечкенә  күл буенда. Күлнең өстен бизәп ап-ак төнбоеклар үсеп утыра, як-ягын зифа буйлы камышлар урап алган. Шул күлдә кыр үрдәкләре бала чыгарып үстерә. Яңгырдан соң кояшта җылынырга дип сукмакка чыккан куян балалары тезелешеп утыра.
Балаларыбыз да гүзәл Ык буйларын яратып үсте. Суга төшмәсен, әрәмәлеккә кереп югалмасын дип, кызыбыз Әминәне үзебез якын тирәдә булмаганда итәгеннән чатыр бавына бәйләп куя идек. Беренче мәртәбә Ык буена алып төшкәндә Мансурга дүрт ай иде. Иртә белән торып чыксак, ап-ак кар яуган. Улыбыз өсләрен ачып ташлап, чатыр эчендә йоклап ята.
“Мин монда балык тотудан бигрәк, табигатьнең гүзәллеген күреп илһамланам, яр буенда агымсуларга карап утырып, языласы әсәремне башымда язам, фикер туплыйм. Персонажларым кайчан әзер була, тынгы бирми башлыйлар, шул вакытта гына кәгазьгә төшерәм”, — дия иде Мәхмүт. Языласы әсәрен ул сәхнә әсәре итеп язып чыга, чөнки сәхнә кануннары бик катгый. Персонажлар характерын ачуга, тел, стиль, сюжет линияләрен коруга сәхнә кешесе булуы ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Әдәбиятча итеп әйтсәк, көн кадагына суга торган үткен тема табып, оста итеп сюжет кору, әсәрнең композициясенә тиешле игътибар бирү бик мөһим бит.
1944—1949 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр-сәнгать институтында укып, Казанга кайтканнан соң Мәхмүт ТЮЗда эшли. Аннары аны Г. Камал театрына чакыралар, тик артистлыкка аягы тартмыймы, күңеле әдә­биятка омтыла. Яшел Үзәндә укыган чакта газетада хи­кәяләре басылып чыга. Газетада да эшләп ала Мәхмүт. Дәфтәр калынлыгы китап чыгарып кына профессиональ язучы булып яшәрмен димә. Буш вакытының күбрәк булуына өметләнеп, радиода эшли башлый. Аз гына вакыт эчендә яңа танышлар табыла, дуслары күбәя. Арада мәш­һүр җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова да бар. Эш сәгате бетәр алдыннан, тавыш-тынсыз гына, кеше күзенә бик үк чалынырга теләмәгән сыман Салих ага Сәйдәшев  кергәли. Шул чакны исенә төшереп: “Нигә берәр фотографиягә кереп бергә рәсемгә төшмәгәнбез икән?” — дия иде Мәхмүт.
Бөгелмәдәге корпункта эшләүче Юрий Малевинский авырып киткәч, Мәхмүтне шунда җибәрергә булалар. Ул заман “Татнефть” берләшмәсе Бөгелмәдә, тик биредә дә озак эшләргә туры килми аңа. Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршында Югары әдәби курслар ачылган дигән хәбәр тарала. Республикадан нибары бер генә кеше кабул ителәчәк. Инде биш-алты кешенең гариза бирүен белеп торса да, Мәхмүт тә бәхетен сынап карарга уйлый. Җавап озак көттерми. Конкурска җибәрелгән әсәр­ләре белән танышканнар, кабул иткәннәр! Чынлап та, берүзен.
Бу — 1955 елның җәе. Мәхмүт яңадан студент. Ул укыган елларда Югары әдәби курсларның тулай торагы юк, беренче курс студентлары Переделкинода, язучылар дачасында яши.
Азнакайны, Ык елгасы янына якын булыр өчен, ул үзе сайлый. Баруына яшәргә дә, эшләр өчен дә бөтен шартлар тудырылган була. Яшерен-батырын түгел, баштарак яңа урында үзен шактый ук авыр хис итә. Төшенкелеккә бирелгән, япа-ялгыз каңгыраган көннәрендә, көтмәгәндә-уйламаганда, турылыклы дусты Сибгат ага килеп төшә. Ике көн, ике төн сөйләшеп уза. Яшь әдипнең борчу-хәсрәтләре иртәнге томандай тарала, үз-үзенә ышанычы арта. Әсәр­ләренең тетмәсен теткән, акны кара дип тәкрарлаган рецензияләрне күрсәтеп, мәкерле, ике йөзле “дуслар”дан зарланып бераз эчен бушата ул.
— Зарланма!.. — ди Сибгат ага гадәттәгечә тыныч-сабыр гына. —  Тукаебыз ничек дигән әле? “Авырлык килсә, түз, сер бирми-нитми: Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?!” Кыбырсымый гына эшләвеңне бел. “Кәҗә маең” чыкканчы эшлә. Ялгызлыкның сиңа файдасы да тиеп куяр әле. Син бит беркатлы, йомшак күңелле кеше. Дөресен генә әйткәндә, синең тирәдә җилкуарлар өере чуалуы миңа бигүк ошап та бетми иде. Монда, ичмаса, эшләргә комачаулаучы булмас. Ә “дуслар”ыңа килсәк, исең китмәсен, төкер башларына. Куркалар андыйлар чын таланттан, чөнки, сандугач юк җирдә чыпчык та сайрар кош…
Сибгат ага, җаен туры китереп, тәнкыйтьләп тә ала: “Үзеңдә дә гаеп бар, Мәхмүт. Артык үсендерделәр үзеңне, азындырдылар. Мактый-мактый башыңны әйләндерделәр. Мактауны һәркем күтәрә алмый шул…” Бик ачы булса да тәнкыйтьне йотарга туры килә, чөнки әлеге сүзләрдә, һичшиксез, хаклык бар.
— Көчең, дәрт-дәрманың җитәрлек… Кулга тотарлык зур әсәр, чын әсәр кирәк. Синең кулдан килә торган эш бу. Масштаблы фикер йөртә беләсең… Сюжет, композиция төзи беләсең. Бу сыйфатың һәрбер әсәреңдә чагыла. 
Акыллы, ихлас киңәшкә бик тә мохтаҗ чагында күңел түрендә ышаныч тудырырлык сүзләре белән, илһам-дәрт биреп калдыра Сибгат ага. Шул очрашудан соң Мәхмүт үзенең “Саф җилләр” дигән романын язарга кереште.
Азнакай ягының изге җире, татлы суы, шифалы һавасы Мәхмүтнең иҗатына уңай тәэсир ясады. “Хәдичә”,  “Юллар-юллар…”, “Саумы, кояш”, “Кама таңнары”, “Инженерлар” дигән роман, повесть, хикәяләрен язды ул биредә. Сигезенче романы — “Язгы аҗаган”ны да, нигездә, шунда иҗат итте. Азнакайга олуг әдипләр һәм яшь язучылар, театр коллективлары еш килә иде. Кемнәр генә  кунак булмады бездә?!



Хәсән Туфанның “ерак сәфәрдән” кайткан еллары. Беренче тапкыр Мәхмүт белән нәшрият йортының коридорында очраша алар. Күпмедер вакыт үткәч, Хәсән ага белән тәмам якынаеп, тартынулар кимеп, телләр язылып киткәч, Мәхмүт шактый кыю адым ясый.
— Хәсән ага, сез үзегез дә белми торгансыздыр әле, мин бит сезнең улыгыз… — ди.
Ул да гадәттәгечә мөлаем елмаеп, шаяру катыш җавап кайтара.
— Шулайрак шул: мин Хәсән, ә син — Хәсәнов.
— Хикмәт анда гына түгел, Хәсән ага. Сезнең хатыныгыз, мәрхүмә Луиза апа: “Улымдыр ла, уңганым-булганымдыр ла!..” дип, һәр көнне диярлек дөпелдәтеп минем аркамнан сөя иде, — ди.
Хәсән ага йөзендәге тыйнак, ягымлы, эчкерсез саф елмаюны җил тузгыткандай, төс-кыяфәте кинәт җитдиләнә, чал суккан кашлары йонлачланып кала. Мәхмүтнең дә күңел түрендә Хәсән аганың сөекле хатыны Луиза Салиәскәровага багышлап язган “Тамчылар ни диләр?” дигән тетрәндергеч шигыре яңара.
Шунда Мәхмүт Хәсән агага 1944  елның җәендә, гастрольләр вакытында Актаныш районы бакчасында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының бөтен труппасы бергә төшкән фоторәсем күрсәтә. Гастрольгә чыгып китәргә хәзерләнгәндә спектакльләрнең берсендәге укучы малай — Миннәхмәт роленә уйнарга кеше юклыгы ачыклана. Нишләргә? Көзгә Мәскәүгә укырга китүчеләр арасыннан эзләргә кирәк дигән карарга киләләр. Үзе бәләкәй, үзе арык-чандыр Мәхмүткә тукталалар. Шулай итеп, Мәхмүткә, уналты яше тулмас борын, татар сәхнәсенең горурлыгы, корифейлары булып саналган, исемнәре театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган, татар театрының нигезен салып, күркәм традицияләрен башлап җибәрүчеләрдән Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская, Фатыйма Камалова, Гөлсем Болгарская, Галия Булатова, Камал III, Хөсәен Уразиков, Фуат Халитов, Касыйм Шамил, Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Галимә Ибраһимова, Нәҗип Гайнуллин, Хәким Сәлимҗанов һәм башка бик күп артистлар белән сәхнәгә чыгарга туры килә. Малайның әнисе ролендә Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскәрова уйный.
Хәсән ага, фотоны караштырган арада, янә бер сорау бирә: “Мәхмүт, Луиза апаңны хәзер дә хәтерлисеңме?.. Ничегрәк булып күңелеңдә калды?” Мәхмүт ничегрәк җавап кайтарырга да белмәгән: “Аз сүзле иде. Компаниягә кереп ихахайлап көлүен, шаяруын хәтерләмим. Аннары кашлары, нәрсәдәндер риза булмагандай яки үпкәләгән кешенеке сыман җыерылган булыр иде. Әмма сәхнәдә бик тә җанлы, дәртле-темпераментлы үзе…”. Елның ризыктан иң өзек чагында — җәй башында, һәркемгә бишәр кило бәрәңге биргәндә Луиза апаны исемлектән төшереп калдырулары турында Хәсән абыйга әйтергә теле әйләнмәгән.
Шул сөйләшүдән соң Хәсән ага аны чыннан да улыдай якын күрә башлый, җил-яңгыр, тел-теш тидертмәү турында кайгырта. Һәрбер чыккан китабын бүләк итә. 1964 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган бер томлык “Сайланма әсәрләр”енең титул битендә Хәсән аганың гадәттәгечә яшел кара белән язган: “Саф күңелле, керсез җанлы энем Мәхмүткә. Чын күңелдән.  Х. Туфан. 17/VI-65 ел” дигән сүзләре бар.
Сибгат ага, Хәсән Туфан  кебек кадерле кунаклар килгәч, безнең өй ямьләнә, күңелләр күтәрелә, тормыш бәйрәм төсе ала иде.
Азнакай яклары аксакалларыбызны да яңа әсәрләр иҗат итәргә илһамландырды, дәрт бирде. Әсәрләре өчен материалларны да бергәләп тупладылар.
Онытылмаслык истәлекләрнең берсен искә алмыйча ярамас.
Сибгат ага Хәким белән хатыны Мөршидә апа һәм Хәсән ага Туфан килү хөрмәтенә Ык буена балыкка барырга булдык. Мәхмүт бик нык әзерләнә башлады. Хәсән агаларга җылы киемнәр, аяк киемнәре әзерләде. Балык өчен җимшәргә борчак, бодайлар бүрттереп, зурдан кубып җыенып, Ык елгасы буена төшеп киттек. Чатыр корып, шау-гөр килеп, су буена урнаштык. Беренче көнне балык эләгү түгел, хәтта рәтләп чиртмәде дә. Мәхмүт, сер бирәсе килмичә:  “Хәзергә балык ияләшеп өлгермәде әле, борчак сибү, ягъни җимшәү җитми”, —  дигән булып, сүзне икенчегә борып җибәрү ягын карады. Ул көн шулай әйбәт кенә узды. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Ә Мәхмүт һаман чиләк-чиләк борчак бүрттереп, урынны  җимшәп тора. Өченчеме, дүртенчеме көндә балык белән сыйланудан тәмам өмет өзепме, бәлки Мәхмүтне уңайсыз хәлгә куймас өчендер, балык турында беркем ләм-мим бер сүз кузгатмас булды. Ык буена төшкәнче үк, чаманы белмичә, кирәгеннән артык мактанып, шапырынып ташлаган иде Мәхмүт. Көнлек менюларга кадәр төзеп, үч иткәндәй, шул меню белән барысын да бик җентекләп таныштырып та өлгергән иде. Ул менюдан күренгәнчә, иртәнге ашка тау кадәрле итеп балык кыздырылырга тиеш. Көндезен, ризык төрләндерү максаты белән, беренчегә берәр “чит” ризык, икенчегә — әлеге дә баягы, кыздырылган балык. Ә инде кичкә, бөтен шартларын китереп пешерелгән (балыкчылар телендә “царская” ягъни “тройная” дип атала торган) уха. Башта суга шыртлака, алабуга ише вак-төяк балык салып кайнатасың. Аларны, шулпага кылчыгы-фәләне эләкмәсен өчен, һәйбәтләп марля аша сөзәсең. Икенче партиягә эрерәк балык салына. Аларын ватмаска тырышып, аерым савытка аласың (салкын аш итеп кулланыла). Иң соңында, шулпага мең төрле тәмләткеч салынгач, уха ут өстеннән алыныр вакыт җиткәч, сыла, сазан, аҗау ише эре балыклар салына. Анысы, савытларга бүленгәндә, шулпа белән бергә бирелә…
Балык капмады дип, ачка интекмәдек, әлбәттә, ит-маеннан, катык-сөтеннән дә өзелмәдек. Әле дә хәтеремдә, ниндидер кош ите салып аш пешергән идек. Чирәм өстенә ындыр табагы чаклы брезент җәеп хәзерләнгән табын түрендә — Хәсән Туфан, Сибгат ага, ә Мөршидә апа, мин, Мәхмүт, Тымытык балыкчысы Хәй Гәрәев (фоторәсемгә төшерүче дә шул), безне йомшак икмәге, тегесе-монысы белән тәэмин итеп  торучы  нефтьче-белгеч  Марс  Гари­пов — ярымай ясап, каршыда. Табын түгәрәк, мул. Шулай бер көйгә генә гәп сатып утырабыз. Сүз һаман бер тирәдә чуала: нилектән балык капмый?!. Мәхмүт үзенчә аңлаткандай итә: янәсе, хәзер балык чоры үтте, көз җитте, су тоныкланды, тегесе, монысы… Шунда, әңгәмәгә әлләни катнашмыйча утырган сабыр-тыйнак Сибгат ага, әйтеп куймасынмы:
— Син, Мәхмүт, борчакны артыграк сиптең, ахры…
Шулчак һава кинәт шартлап ярылдымыни! Кулдан кашыклар төшеп китте. Ул да түгел, Мәхмүтнең башы янында гына кирза итек табаны чагылып китте. Карасак, ни күрик, Хәсән ага кырын авып төшкән дә чал башын артка ташлап, рәхәтләнеп шаркылдап көлеп ята. Күзләреннән яшьләр бәреп чыккан. Икенче якка Тымытык балыкчысы Хәй Гәрәев тәгәрәгән. Бер кулы белән эчен тоткан, икенчесе белән шапы-шопы китереп җирне кыйный: “Уф-ф, үләм!.. Үтердегез Мәхмүтне, Сибгат абый… Пычаксыз суйдыгыз…”
Мәхмүткә дә Сибгат аганың әлеге сүзеннән һаман да тыела алмыйча көлүчеләргә кушылудан башка чара калмаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар