Логотип
Шәхес

​«Мин йөрәгем яклы»

Татарстанның халык шагыйре, Республиканың Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиевкә 70 яшь! Бу санның зурлыгы яшәгән гомернең, иҗатның олылыгы белән бәяләнә. Шуны барлар өчен, Дәүләт кешесе белән эш хакында түгел, фәкать иҗат, дуслар, онытылмас еллар хакында иркенләп сөйләшү нияте белән, Татарстан Дәүләт Советына (!) якынлашып киләм. Шагыйрьнең эш урыны яшел лампа кабызып куелган имән өстәлле тын кабинет кына түгел шул. Бәлки меңнәр сукмак салган депутат кабинеты! Инде дистә еллар шулай. Бу еллар дәверендә әллә нинди шигъри күңел дә, тозлы яшьле гозерләрне тыңлый-тыңлый, каешланып бетәргә мөмкин.

И-и, булса да булыр икән дөньяларда бер яхшы кеше!» – ди пропуск язып утыручы ханым, кем янына килгәнемне белгәч. Азмаз беләм, дим, эчемнән генә. Яшьлеккә бергә кергән идек ләбаса.

Разил («ович»ларны читкә куябыз, бездән кабул итми дә ул рәсмилекне), җиде көлтәне матур, көяз итеп бәйләп куйдык, дисең инде. Бәрәкәтле гомер кичерүең белән котлыйм сине. Котлауны «Сөембикә» журналы, аның син күрсәткән ярдәм белән ишәйгән күпмеңле абунәчеләре исеменнән дә кабул ит! Синең янга гел җитди итеп сөйләшү, дәүләти ярдәм соралган гозерләрен хәл итү юлында йөргән кешеләр киләләр. Ә мин менә яшьлегеңнән сәлам булып килдем әле. Сөйләшүне дә шуннан башлыйкмы? 
– Әйдә, алайса, Казаныбызның Кызыл Позиция урамындагы 2 нче тулай торакның 27 нче бүлмәсенә керик. Без анда – бер бүлмәдә – дүрт шагыйрь яшәп алган идек. Ул бүлмә студент тормышының беренче адымнарына гына түгел, һәркайсыбызның үз төбәгендә инде бераз чарланган каләменең сынап каралуына да шаһит. Мин университетка шагыйрь дустым Мөдәррис Әгълә­мов – Нәни гигант белән бергә килдем. Ту­лай торак коридорында икенче бер гигант – Зөлфәт белән маң­гайга-маңгай бәрелештем. Бүлмәдәш тә булып чыктык. «Детский мир» кибетеннән сатып алып, пардан яшел бишмәтләр киеп йөрдек. Мин Зөлфәткә шаярып «абый» дип эндәшә идем, чөнки ул миннән бер көнгә өлкән­рәк. Икебез дә сигез-тугыз ба­ла­лы гаиләдән. Шактый гына дәү егетләр булгач та туган көннәр­не бергә үткәрә идек.

Дөнья әдәбияты ялгыз талантларны сөйми. Хәте­ремдә иңгә-иң торган дуслык үрнәкләре яңара. Герцен–Огарев, Аполлинер–Матис, Пушкин–Дельвиг, Шәүкәт Галиев–Илдар Юзеев, Разил Вәлиев–Зөлфәт... Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр иде. Шагыйрьләр, гомумән, иҗат кешеләре дуслыгы гади генә төшенчә түгел ул. Шагыйрьнең даһилыгын аңлар өчен аның янәшә­сендә шундый ук бер даһи торырга тиеш. Гади бер табынучы, яратучы гына түгел, нәкъ менә зурның зур икә­нен бәяли белүче. Теләктәш, мәс­ләк­тәш, казаны­шы­ңны күрүче, дәртләндерү­че. Тик әшнә түгел! Бер кызык җөмлә укыган идем: «Матис аның бөек иҗатчы икәнен күргәч кенә Аполлинер Аполли­нер булды». Сез бер-берегезне «күрә» белә идегез.
– Белдек, дип уйлыйм. Чөнки, заманы җитү белән, Мөдәррис тә, Зөлфәт тә халык таныган зур шагыйрьләр булып җитештеләр, Тукай премиясенә ирештеләр. Бер бүлмәдән шулкадәр шагыйрь чыгу үзе дә феномен бит. Шунда гына – янәшә бүлмәдә генә Илдус Гыйлаҗев, Нур Әхмәдиев, Харрас Әюпов яшәп ята, юк ла, язып ята. Болар да зур шагыйрьләр! Марсель Галиев тә әллә ни ерак түгел... Тулай торакның һавасы ук әфсенле иде, шигырь белән сулый торган идек.

Сез бит әле бүлмә газетасы да чыгара идегез...
– Әйе, «Фанатик» дигән газета иде ул. Рәфикъ Юныс белән мин журналистлар лабаса. Газетада үзебезнең шигырьләр басыла. Үзара осталыкта ярышабыз. Минем әткәйгә багышланган шигырем беренче ярышта ук бертавыштан җиңүче дип табылган иде.

Хәтерлим ул шигырьне мин дә. Ничек әле: 
«Минем әти
Тарих тәгәрмәченә
Тимер кыршау кидергәндә
Тапталып үлде...» – дип башланып китәме әле ул? Исән әти турында мин «үлде» дип яза алмас идем.

– Шагыйранә шартлылык бу. Үз әтиемне түгел, ә шәхес культы елларында корбан булган әтиләрне күздә тотып язган идем мин аны. Без бит гадәтилектән качып, инкыйлаби романтикага чумган идек. Коридорда трибун тавыш белән шигырь укып йөргән Зөлфәт кулында Байрон булса, минекендә Гарсиа Лорка иде.

Тоташ сәясәт, димәк. Ә мин 60 нчы, 70 нче еллар шигърияте мәхәббәт канатында җилдерде, димәк, сез дә мәхәббәт учагына утын ташыдыгыз, дигән фикерне куәтләмәкче идем. Тик менә бөтен шигырьләреңнән алда телемә: «Каерып ач урыс капкаларны, / Керсен бәйрәм татар өенә», дигән шигъри юлларың килә. Ярсу, дуамал идегез... Язучылар корылтае барган залга листовкалар томыручылар да сез бит – 27 нче бүлмә шагыйрьләре. Сез ул вакытта судан коры чыктыгыз кебек тоелган иде. Алай ук булмаган, ахры. Синең Мәскәүдә – Әдәбият институтында ректордан шелтә алуың, стипендиядән мәхрүм ителүең, бераз соңрак Зөлфәт белән Мөдәрриснең университеттан сөрелүе, шул листовкалар аркасында булгандыр.
– Әлбәттә, мондый бәйләнеш бар. Холык шундый иде шул. Яши-яши үзгәрәбез. Хәер, үзгәрәм микән?
Үзгәрәсең, үзгәрәсең... Минем дәлилем бар:
«Офык сала алтын бишегенә...
Мин саташам, тирлим, ут янам.

...Чал карт булып кич йокыга талам,
Сабый булып таңда уянам», – бу да син!

 – Дөрес тотып алдың. Мин мәктәптә үк шактый кыю сәяси шигырьләр язган кеше. Барыбызда да бар иде ул Такташ, Лорка романтикасы. Мин аннары да, Әдәбият институтында укыганда да, латыш шагыйре Александр Чак, америка шагыйре Уолт Уитмен, француз шагыйре Франсуа Вийон белән җенләндем. Кайвакыт «сәясәтем» үз шәхесем тирәсендә дә тулганып ала торган иде:
«Кеше атлы нәни бер кыйтга мин...
Матурлык бар миндә, батырлык.
Күпме тырышсаң да, булмый мине
Хәят диңгезендә батырып!»

Ә минем сәяси эстафетаны менә болайрак дәвам итәсем килә:
«Мин яу булып түгел, яучы булып
Бусагаңа бастым, Европа.
Дөньябызда әле хаксызлык күп –
Берәү елый, берәү елата.

Без күтәргән йөкне кем җиңел, ди!
Кем кайгыны безнең аз дия?!
Азияне Европага димлим,
Европаны сиңа, Азия!»

Их, менә бу төштә Разил Вәлиевнең дөнья буйлап сәяси сәфәрләре турында сөйләп китәсе килә.
Ә бәлки шул дөньяда Татарстанны – тиңнәр арасында тиң, татар телен – үксез түгел, бәлки хуҗа тел итү өчен барган мәңге туктап калмаска тиешле көрәш хакында синең кебек кайнарланып язарга кирәктер. Ә бит син Ватан, Ирек кебек кыйммәтләр хакына җырга әйләнгән шигырьләрең белән дә көрәштең. «Ватаным», «Татарстан», «Бәхетем башкаласы»... Бүтән санамыйм. Әйдә, йодрыкны төйнәп басылыйк та Мәхәббәт турында сөйләшик. Мәхәббәт, димәк, Музалар хакында. Һәр шагыйрьдә бар алар. Пушкинның Анна Керны, Маяковскийның Лилясы, Есенинның Дунканы, Высоцкийның Владие... Ә менә татар шагыйрьләренең телен чиштереп булмый. Музасыз гына язалар бугай алар мәхәббәт шигырьләрен.

– Татарның тыйнаклыгыннан, сөйгән ярларының исемен кадерләвеннән килә ул. Кемдә булмасын инде ул сөйгән сөеклеләр? Илһам ияләре! Миндә дә булган инде ул. Язылган да. Укый белергә кирәк шигырьләрне. Мин бит беренче китабымда ук хәбәр иткән идем: «Бер мәхәббәт табар өчен / Бер яшьлегем җитәрме?» – дип. Яраттым мин дә. Зөлфәт менә гадәти генә хатын-кызны да матур итеп күрә белде, акыллыларны сайлап сөйде, ә мин чибәрләрне! «Юмарт булыйк, әйдә, / Чын күңелдән Бөреләргә чәчкә дип дәшик!» – менә безнең девиз нинди иде.

Укый белмиләр димә. Үзәгеңне көйдергән мәхәббәтеңә дә дәлилем бар минем. 
«Аны миннән көннәр генә алды.
Йөрәк каргый хәзер елларын.
Сагынганда инде элеккечә
Ызаннарга ятып еламыйм.
Ләкин әле җитәкләшеп йөргән
Урман сукмакларын юксынам.
Гомер юлым тагын шул сукмакка
Алып барып чыгардыр сыман».

Бу шигырьнең ачкычын табу кадәресен укучыга калдырыйк. Минемчә, бихисап җырларыңның һәркайсының иясе бардыр. «Зинһар өчен, кермә төшләремә...» дип инәлгәндә дә, «Ядкарь» дип, үлә язып сагынганда да шагыйрьнең йөрәге яралы...

Шулай да әдәбияттагы иң зур казанышың?
– Казанышмы? Иң зурысы алда булырга тиештер дип уйлыйм мин. Хыялым – бөтен эшне ташлап көн-төн язып утыру. Уйда йөргән, сәгатен көтеп торган тема­лар байтак. Шигырьләр түгел. Өлкәнәйгәч, акыл утырткач прозага күчү мәслихәт. Шигырь – яшьлек ул. 20 яшьтә «Эт кояшы» дигән бәян язган идем мин. Бу әсәремне 21 елдан соң гына нәшир итә алдым. Каза­ныш булган өчен басылмады бугай ул. Нәшриятның ул чактагы баш редакторының бәясе кызык: «Артык көчле язылган. Начар булса, кеше укымас иде. Ә болай, бу әсәр – куркыныч! Җитди хәлләр хакында талантлы итеп язылган. Чыгармыйбыз». Шушы вердикт Аяз Гыйлаҗевның: «Шәп! Лихо!»сын күмеп китте. Шуннан соң мин шигырьгә барып сыендым, сәхнә әсәрләренә качтым. Шактый вакытлар узгач кына прозага – «Яшисе килә», «Иске сәгать дөрес йөри» бәяннарына, «Мирас» романына әйләнеп кайттым...

Сәхнә өчен язылганнарың сине җырлар язуга китерде. Чөнки «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» дигән музыкаль комедияң, асылда, мюзикл бит инде ул. Ә мин, казаныш дигәндә, гражданлык гамәлен күздә тоткан идем. «Яшен тамыры» ди­гән икенче китабыңның әҗер акчасына туган авылың Ташлык мәчетен манаралы, айлы итү гамәле иң биек нокта түгел әле... Кабатланды бит ул...
– Кабатланды. Милли китапханә директоры булып алгач, элекке Печән базары мәчете бинасын китапханә өчен алуга ирештем. Анда борынгы сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге ачтык. «Кинопрокат» ише төрле оешмалар хуҗа булып торганнан соң ул тарихи бина бик бетеренгән иде. Ремонт хәстәре белән Министрлар Кабинетына – Мансур Хәсәнов янына кердем. Бер очтан мәчетнең манарасын күтәрергә дигән ниятем барлыгын да әйттем. Туздырып ташлады бу мине. Мәскәү нишләтә безне моның өчен, диде. «Нишләтми, юлы бар аның, – дим. – Мин бит мәчет ремонтламыйм, китапханә бинасын рәткә китерәм, ә тарихи бинаның архитектурасын тергезгән өчен гаепләмәсләр». Бинаны да яңарттык, манараны да торгыздык, аен да куйдык – шулай итеп тарих кабатланды. Хәзер ул мәчетне халык Нурулла мәчете дип тә, Ак мәчет дип тә йөртә. Минем өчен ул чыннан да Ак мәчет. Әйбәт эшләр майтару өчен беләкле генә түгел, теләкле дә булырга кирәклекнең символы да әле ул.

Дусларыңны барладык, инде дошманнарың кайсы илдә яши?
– Дусларны барлап бетермәдек әле. Алар да төрле илләрдә яши. Әдәбият институты минем дуслар географиясен, милләтләр вәкиллеген шактый киңәйткән иде. Алары да сыналган. Бер мисал. Әдәбият институтында профессор Водолагин: «Кырым татарлары барысы да сатлыкҗан», – дигән җөмлә әйтеп ташлады. Мин урынымнан тордым да: «Башка сезнең лекцияләргә йөрмим», – дип чыгып киттем. Миңа бурят егете дә, латыш егете дә, алтай егете дә иярде. Алар гомер буе дусларым исәбендә булды. Ректор Пименов исә мине кабинетына чакырып тиргәде: «Институтта шигырь язалар, сәясәткә кермиләр», – дип, тагын өч айга стипендиядән мәхрүм итте. Гаиләмне төнлә макарон фабрикасында эшләп туендырдым. Әй, дошманнар дигән идең бит әле. 1985 елда, гомеремнең иң авыр бер чорында, Язучылар оешмасы төзүдә булышырга дип, Әфганстанга баргач, телевидениегә чакырдылар. Алар да шушы сорау белән сүз башлады. Имеш, «дошманнарга» мөнәсәбәтем ниндирәк? «Мин бу илдә беренче мәртәбә генә. Дусларым да, дошманнарым да үз илемдә, Казанымда калды», – дидем. 

Әфганстан. Мөгаен, бу илдә калган сугыш хатирәләре, анда татып караган хәвефле романтика китапка күчү сәгатьләрен тилмереп көтә булыр. Әфганстанның хуҗасы Бабрак Кармаль белән очрашып сөйләшкән, бронетранспортерда, вертолетта, самолетта Әфганстанны аркылы-торкылы буйлаган язучы безнең әдәбиятта бүтән юк. Көтәбез ул әсәрне.
– Әфганстанда татар авыллары да бар икән. Бу хакта миңа Бабрак Кармаль белән Нәҗибулла сөйләде. Татар егетләре күпләп кырылган Кандагар, Герат, Кундуз калалары төшләремә кереп, бүген дә бимазалый. Мине анда Максим Горькийның оныгы – Россия илчелеге секретаре Максим Пешков озатып йөрде.

Әйе, язасылар күп. Моңа кадәр болар турында язарга мөмкинлек юк иде... Хәзер киртәләр алынды сыман. Мин әле һаман иртәгәдән яши башлармын гына кебек.

Иң бәхетле көн йә алда, йә үткәндә була диләр, ә менә иң фаҗигалесе һәрвакыт синең белән.
– Иң фаҗигале «көнем» җиде ай дәвам итте. Әфганстаннан кайткач, җиде ай хастаханәдә яттым. Башта Казанда, аннары Мәскәүдә. Минем диагноз белән операциягә кергән унике кешенең уникесе дә исән чыкмады. Мин унөченчесе, бәхетлесе булып, Казанга унсигез килога ябыгып кайттым. «Син тәмам Тукайга охшап калгансың икән», – диде урамда очрагач Рөстәм Фәйзуллин. «Әйе, – дидем. – Кыяфәтне ясадым, иҗат ягын җайлыйсы гына калды». 

 И-и, синең шул гел дә гел юмор белән сөй­ләшү­ләрең...
– Безнең өйдә әткәй дә, әнкәй дә төрттереп сөйләшергә һәвәсләр иде. Ә менә тиргәү, ачулану булмады. Гел мактап, үсендереп тора торганнар иде. Мин үзем дә балаларны, оныкларны тиргәмим. Күбрәк әйбәт сыйфатларын күрергә тырышам. Калганын алар үзләре дә аңлыйлар.

Үкенечләр?
– Үземә кагылганы – чит телләрне белмим. Кызым Сөембикә өч тел белә, оныкларым дүрт телдә сөйләшә. Милләткә кагылганы – туксанынчы еллар белән чагыштырганда сүрәнләндек, милли ашкыну, милли куәт кими бара сыман. Әнә, Астанада Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгына затлы китап чыгарганнар, бер урамнарына аның исемен кушканнар. Ул бит югыйсә безнең ханбикә! Ә без монда ни эшләдек? Тарихыбызны, асыл затларыбызны башка милләтләр берәм-берәм йолкып ала, үзләштерә бара. Шулай итеп, үкенечләр, фаҗигаләр бер төенгә төйнәлә. Ярый, мин кызыма Сөембикә исемен куштырдым, ханбикәбезгә багышлап җырлар яздым. Сез ханбикә исемен журналда саклыйсыз. Болар гына аз бит. Һәйкәл кирәк, урамнар кирәк, Сөембикәгә багышлап фәнни конференция үткәрергә кирәк. Тынычланырга иртә әле безгә. Дөньялар гел болай гына бармас. Мин халкыбызның киләчәге матур булыр дип өметләнам. Шуның өчен җан атып яшим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар