Логотип
Шәхес

«Әлдермештән Әлмәндәр»

Мәхәббәт һәм Нәфрәт, Яхшылык һәм Явызлык, Яшәү һәм Үлем. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгәчә бер генә язучы да бу темаларга кагылмыйча уза алмый. Мин дә, табигый, аларны читләтеп уза алмадым. Иң якын кешеләрем — әти белән әнинең бер-бер артлы үлеп китүләре дә этәргеч булды. «Кеше нигә туа да нигә бик тиз үлеп китә соң әле?» дигән беренче карашка беркатлы булып тоелган сорау туктаусыз борчып йөрде мине… Ул сорауга җавапны үзебезнең авыл кешеләреннән эзләдем. Шул чакта бер кызыклы ачыш та ясадым шикелле. Мин белгән агайлар, бабайлар, тормышлары җиңел булмаса да, яшәү дәртен югалтмаучылар иде. Үлем турында да алар көлебрәк сөйлиләр иде.
Үлем — куркыныч нәрсә. Ул үзе белән шаярганны яратмый. Әмма  аңардан бик өркеп китмәүчеләр дә барлыгы язылачак пьесаның юнәлешен, жанрын билгеләде. Ул, әлбәттә, комедия булырга тиеш иде. Әҗәлнең үзен дә кеше кыяфәтенә кертеп сәхнәгә чыгаруны кирәк санадым.  Күрсеннәр кешеләр, әллә ни явыз түгеллегенә ышансыннар. Үлем турында түгел, Яшәү турында уйлансыннар. 
Менә шуңа күрә дә әсәрнең үзәгендә үлемсезлек символы булган туксан бер яшьлек Әлмәндәр торырга тиеш иде. Комедиянең исеме очраклы түгел. Борынгы татар авылларының исемнәреннән алынган: Әлдермеш — Биектау районындагы авыл.  Әлмән­­дәр — Апас районында. Алар, билгеле, татар кешесенең исемнәре.

Татар дигәннән, әсәрдә Әлмәндәр­нең үлемсезлеген милләтебезнең үлем­­сезлеге итеп тә күрсәтү максаты бар. Тамашачының сизгеррәге игътибар итә — комедиядә: «Бер мең дә биш йөз илленче номер әҗәлне Газраил янына җибәрегез», — дигән реплика бар. Бүгенге көндә булса, әлбәттә, әҗәлгә бер мең дә биш йөз илле икен­че санын бирер идем. Әсәр 1976 ел­да язылды, ул заманда 1552 санын кычкырып әйтсәң, пьесаның сәхнәгә чыкмый калуы бик мөмкин иде. 
Комедия язылып бетте. Һәм мин аны бик тиз яздым. Унике көндә. Ул чакта Мәскәүдә югары курсларда укый идем. Минем белән бергә укучы шагыйрь  Зөлфәт:  «Туфан  Абдулло­вич — халтурщик, унике көндә пьеса язып ыргытты», — дип көлеп тә йөрде. Әсәрне беренче тапкыр ниндидер уңай белән Мәскәүгә килгән язучыларга укыдым. Ошаттылар. Фикер алышуда кызыклы, файдалы киңәшләр дә бирделәр, Татарстан мәдәният министрының урынбасары, мәсәлән, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итәргә кирәк түгелме, дигән киңәш тә бирде. Ярый әле, кирәк дип өздереп әйтмәде. Нәчәльство сүзенә буйсынып, Әлмәндәрне Социалистик Хезмәт Герое итсәм, “Әлмәндәрне” үз кулым белән үтергән була идем.
Дөресен әйтим, язганда һәм язып бетергәч тә комедиянең болай ук популяр булачагы башыма да килмәде. Соңыннан Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күргәч кенә, кара, ничава әйбер язылган икән, дип сөенеп куйдым. 



Т. Миңнуллин. 
“Әлдермештән Әлмәндәр”. 
Әлмәндәр —  Ш. Биктимеров, 
Йөзембикә — Р. Мотыйгуллина.



“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән күренеш. 
Өммия — Н. Ихсанова, 
Искәндәр — И. Баһманов, 
Гөлфирә — А. Гайнуллина, Хәмдебану — Р. Җиһаншина, 
Әлмәндәр — Ш. Биктимеров.




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Купме карасан да карап туеп булмый " Элдермештэн Элмэндэр" не.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызганыч, Туфан абый да юк инде арабызда....

      Хәзер укыйлар