Логотип
Шәхес

«Кыз» йолдызы – минем йолдыз»

Язучы һәм шагыйрә, җырлар авторы, тәрҗемәче, журналист... Сүзнең тәмен белеп, рәхәт итеп, онытылып укырлык итеп яза. Геройлары – язучылар, артистлар, табиблар, игенчеләр... Үзе ул табиб та, укытучы да, артист та, адвокат та, тел йә әдәбият галиме дә, психолог та була алыр иде. Аның дөньясы – иҗат, китаплар, театр, сәяхәтләр... Ул – укытучы кызы. Шуларга өстәп, табигать, авыл баласы, Ык кызы... Тагын әллә ниләр тезеп китәргә була Асия апа турында. Ә укучыларыбыз аны язмалары аша яхшы белә. Асия Юнысова язган, дип яратып укыйлар.

 

Кайбер көннәрне Асия апа белән җәяүләп эштән кайтабыз. Ул – кызыклы әңгәмәдәш: әллә нинди темаларга кереп китәбез. Бассейнда йөзеп кайтуын сөйли дә әнә: «Без бит тәпи йөри башлаганчы ук йөзәргә өйрәнгән», – дип куя. Ышанам: Ыкта чума-чума йөзеп үскән лә! Казаннан Октябрьскига оча торган самолетлар да туган авылы Кызылъяр болынына төшеп утыра торган булган ди әнә... Шундук берәр мәзәк сөйләп ташлый да, вак кыңгырауларны чыңлаткандай, рәхәт итеп көлә үзе. Бүген иртәнге бишкә кадәр Ремаркның «Триумфальная арка»сын укыган икән. Жоан Мадуның прототибы Мерлен Дитрих, ди. Беркөн редакциягә Моэмның «Острие бритвы»сын алып килгән иде. Белмәгән язучысы, укымаган китабы юктыр бу Асия апаның!

Бер караганда – шаян, бер караганда – кырыс һәм таләпчән... Төрле чакларын күргән бар аның.

«Әкияттәге кызый бит мин,

Тәвәккәл мин, хәтәр мин...» – дип яза бит әле әнә. «Минем күңел – моңлы курай» – анысы да аңлашыла инде.

Мин – тырбызык,

кабынырга торам...» – дип тә куя әле!

«Кыз» йолдызы – минем йолдыз,

Язмышыма шул «Кыз» хуҗа...

Әһә, сентябрьдә, димәк, туган көне! Миңа кызык булып китте. Аны күбрәк беләсем, тирәнрәк ачасым килә башлады. Кем соң ул Асия апа? «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм» иясе... Берсеннән-берсе матур шигырь китаплары авторы... Күптән түгел дөнья күргән «Асылташ» китабындагы шигырьләрен дә, әнә, минем тормыштан, ди. Шигырь юллары яңадан-яңа сораулар тудырды.

 

– Җитез аяк идек без яшьлектә –

Журналистка кирәк бу сыйфат, – дип язасыз «Туган көндә» дигән шигырегездә, Асия апа. Журналистикага килүегез турында сөйләгез әле.

Балачактан ук килдем мин журналистикага. Без укыган дәвердә мәктәптә стена газеталары чыгару бар иде бит. Ә мин инде 3 нче класста ук стена газетасы редакторы идем. Үзебезнең Кызылъяр мәктәбендә укыганда да, Баулыдагы 2 нче мәктәптә дә редактор булдым. Миңа хәтта бүтән класс укытучылары да мөрәҗәгать итә иде. Дизайнын да үзебез уйлыйбыз, кемнән интервью алырга кирәген дә... Буш урыннар калганда шигырь язып тутырам. Без көн саен авылыбызга кайтып йөри идек: район үзәге белән авыл арасында автобуслар сәгать саен йөреп тора! Ә мин, газета чыгарып утырып, төнге 11ләргә дә калгаладым. 9 яшемдә беренче шигырем район газетасында басылды. Язмаларым өчен гонорар да түлиләр иде! Берчак шул гонорар акчасына мандолина сатып алдым. Чибәрлеге белән магик көчкә ия Галимә апа мандолина түгәрәген җитәкли, без күбрәк аңа була да йөри идек ул түгәрәккә. «Каз канаты», «Әнисә»ләрне уйнарга өйрәндем өйрәнүен. Әмма колакка аю баскан булып чыкты. Өйгә интеллигент кыяфәте биреп, мандолинам стенада эленеп торды...

Баулы урта мәктәбендә укыганда Петр Александрович Зотагин безнең класс җитәкчебез иде. Рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз башта Баулы район газетасында эшләгән. Районнарны берләштергәндә газетаны япканнар, Петр Александрович безгә килгән. Журналистика буенча беренче дәресләрне аңардан алдык. Журналистлар җырын да ул өйрәтте!

Трое суток шагать, трое суток не спать

Ради нескольких строчек в газете... – дип, Зотагинның аккордеонына кушылып җырлый идек. Кыяфәте дә, тавышы да гел Владимир Трошинныкы инде! Мин аның аккордеонына гына түгел, һөнәренә дә гашыйк булдым... Университетта аерым журналистика факультеты юк, ул тарих-филология факультетының бер бүлеге генә. Анысына керү өчен дә берничә ел стаж җыярга кирәк. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә төбәп бардым... журналист булу өчен.

– Университетта укыганда Зөлфәт белән сөйләшеп-көлешеп утырып, кадерле профессорларның лекцияләрен өзә торган булгансыз, диләр. Студент елларыгыз турында да сөйләгез әле.

Мин алай тәртипсез түгел идем! (Көлә.) Безнең 456 нчы группа, 60 нчы еллар урталарында мәктәп тәмамлап, укырга кергән егет һәм кызлар. Сабакташым язучы Рафаэль Сибат болай язган иде безнең хакта: «Күбебездән әле әрем-кычыткан, бодай-борчак, сарык-сыер исе дә китмәгән. Чистай мишәре Әмир Дәминов, пулемет кебек кызу-кызу тыкылдап, әдәби бәхәсләргә керә, Әгъләм белән Зөлфәт көн саен берәр чиләк шигырь язалар (ошамаса, чиләккә генә аталар – помой чиләгенә!). Лекцияләрдән качарга да өйрәндек инде. Шулай бервакыт таярга ниятләп яту иде. «Һайт, егетләр!» – дигән тавышка борылып карасак, кояштай елмаеп Асия карап тора. Күзләрендә ирония катыш үткенлек. «Ә-һә, әле сез лекциядән качасызмы?» – ди. Оялучан вә каушаучан Фәрит Гыйльми тигез асфальт өстеннән кереп китәргә җир тишеге эзләде...»

– Хәтерлим мин дә... Ул сезнең риясыз, эчкерсез, самими көлүегезне яратып яза. «...әдәби детальләр, сискәндергеч яңа сүзләр, кыздай киендерелгән җөмләләр Асиянең иң беренче язучы булуын сөйлиләр», – дип бәяли. Сезне республиканың иң көчле журналистларыннан берсе дип атый. Үзегез дә инде:

Януларым гел ихластан иде.

И түктем лә шуны кәгазьгә! – дип язгансыз бит әнә! Ә шул Зөлфәт сезгә мондый шигырь юллары багышлый:

И Асия! Шигырь кәнизәге,

Җиһанның бер сәер җимеше...

Һәр язганың булсын соңгы сыман,

Һәр язганың хиснең тәүгесе!

Журналистикага килүем сикелтәле булды шулай да. Китап нәшриятында сәясәт бүлегендә эшләп алдым, «Татарстан коммунисты» журналында тәрҗемәгә кереп киттем, «Ватаным Татарстан» газетасына тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакырдылар. Властька Горбачев килгән чак. Турыдан-туры 50 шәр бит тәрҗемә итеп, машинисткага әйтеп кенә җыйдырган чаклар да була иде. Тәрҗемә бүлегендә озак эшләмәдем, әдәбият бүлеге мөдире итеп куйдылар. Һәрвакыт яздым. Күбрәк очерклар яза идем. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, нефтьчеләр, табиблар турында... Нефтькә коенып, буровойда Агарков егетләре белән вахтада торганым да булды (бригадир Агарков – ВЛКСМ съезды делегаты иде). Бервакыт онкология больницасында 8 сәгатькә сузылган операциядә басып тордым. Хирурглар, операция шәфкать туташлары, яшәү белән үлем арасында яткан хатын... Барысының да халәтен үз йөрәгем аша үткәрдем.

– Хәзер сезнең юллар белән дәвам итәм инде:

Төне буе яздык мәкаләләр –

Мәртәбәнең әҗере ай кыйбат... Шулай бит?

Газета бит мартен миче кебек, көн саен «утын» ташлап торырга кирәк аңа!Әдәбият бүлегендә эшләгәндәге беренче интервью Нурихан Фәттах белән иде. Язучылар, җырчылар, театр артистлары, рәссамнар – бар да минем геройлар. Кеше эштән кайтып китә, ә мин – театрга. Ул ләззәт бирми иде. Арып карыйсың. Чөнки син эшлисең. Кулда ручка, блокнот. «Татар җыры» концертлары төнгә кадәр бара иде. Син кайтырга чыкканда инде транспорт туктап калган була. Таксилар кыйммәт. Гадел Кутуй урамына кадәр җәяүләп кайттым. Икенче көнне эштә, соң кайткансыңдыр, димиләр, «материал кайчан була?» – дип сорыйлар. Бер полоса, димәк, 9 бит дигән сүз. Туп-туры машинисткалар янына керәм дә мәкаләмне әйтеп кенә яздырам. 2 сәгатьтә инде минем материалым әзер була. Экспромтом гына эшли алуым, йөгерек зиһенем миңа һәрчак булышты. Гомергә диктофон белән эшләмәдем, аны тыңлап утырырга вакытым юк иде минем. Мин – блокнотлы журналист.

– Ә шигырьләр кайчан язылды соң?

Журналистикада актив эшләгән кешенең иҗатка урыны калмый. Гариф абый Ахунов: «Асиянең һәр мәкаләсе, язмасы әдәби әсәр», – дип үсендерә иде. Мәгънә салынмаган бер хәбәр дә язмадым. Шәхесләрне тарихка кертеп калдырасым килде. Фотога төшергәндә дә композициясен үзем уйлый идем. Васнецовның «Три богатыря» картинасын хәтерлисезме? Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, шуны кабатлап, «Өч баһадир» булып фотога төштеләр. Бу идеянең авторы мин фәкыйрегез иде... Әдәбият бүлегендә эшләгәндә тыгыз элемтәдә яшәдем язучылар белән. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникиләр белән аралашырга туры килде. Берчак редакторыбыз әйтә, Гомәр абый авырып киткән, хәлен белеп кайтырга кирәк, ди. Киттем өйләренә. 95 яшьлек Гомәр абый... шәһәр мунчасына китеп барган! Хәтерлим, Мәхмүт Хөсәен, минем архивларымны алып кал әле, дип килгән иде. Юморлы Салих абый Баттал белән гел аралашып тордым... Язып та бетерә шигырен, редакциягә килеп тә җитә... Алар миңа соңгы бер таяну ноктасы итеп карыйлар иде шикелле. Кайчак аларга арбитр да булырга туры килә иде. Миргазиян Юныс белән Мөхәммәт Мәһдиев арасында конфликт чыкты бер мәлне. Кайсыдыр газетада Миргазиян абый Мәһдиевкә кагылып киткән. Мәһдиев җавап язып китерде. Чыгармадым. «Тимер йөрәк белән йөри ул, Мөхәммәт абый, клапан белән генә», – дидем. Үләренә күп калмаган иде инде: Мөхәммәт абый соңгы сүзне минем аша әйтеп калдырырга теләде. «Аягың җиңел булырмы икән, Асия», – диде. «Мин 195 ел яшәдем» дигән мәкалә алып кайттым аңардан. Моңа ышанырга була дип карыйлар иде миңа. Ярдәм итә ала дип саныйлар иде. Туфан абый – үзе бер сәхифә. Аның белән дус булдык без. Гариф Ахунов һәр язмамны җыеп барган икән... Минем сүземне әдәби сүз дип күрәләр иде. Башкорт язучысы Наҗар Нәҗминең хатлары саклана. «Менә нинди икән син!» дип язды ул, Рәшит Әхмәтҗан үлеменә язганнарымны укып. Ә андый хушлашу сүзләре күп язылды инде. Нәкый Исәнбәт, Г. Ахунов турында... Хәйдәр Бигичев турындагысы: «Бу хәбәр барып ирешмәгән бәхетле төбәкләр бар. Алар әле Хәйдәр Бигичев вафатын ишетмәгән...» дип башланып китә иде...

 

– Сезнеңчә, журналистика нинди булырга тиеш?

Кәгазь белән каләмнән ләззәт алучылар бетте. Хәзерге журналистлар информация дәрьясында курсор кебек кенә. Журналистлар түгел, блогерлар алар. Кыска информацион жанрлар өстенлек итә хәзер. Журналистиканың алга таба нинди буласын күреп торабыз инде... Безнең алда һәрчак максат, проблема була иде. Язмаларыбыз белән кешенең проблемасын хәл итәргә алына идек: кемгәдер фатир алырга булышабыз, кемнеңдер баласын авырудан йолып калырга тырышабыз, кыерсытылганнарны яклыйбыз... Язган әйбернең эзе калырга тиеш. Без шундый журналистлар идек. Журналистларда, матур язудан тыш, акыл булырга тиеш. Кредосы, кыйбласы, фикере булмаган журналист журналист була алмый. Журналистның вәкаләте – гаделлек урнаштыру.

 

– Өянкеләр һаман шул икән лә,

Кычытканнар һаман шук икән...

Шул җырыгыз без – авыл балаларының җаннарын актарып ташлый. Сез бит Ыктан, авылдан. Сөйләгез әле...

Туган якның һәр сурәте җанга бизәк булып уелган. Зәйнәп Фәрхетдинова җырлый торган ул җырымны да яраттылар. «Шул җырны ишеткәндә, машинамны туктатып, юл буе чирәмендә аунап елаганым бар», – дигән иде мәрхүм Шамил Зиннур улы Закиров. Биш минутта язылган шигырь иде ул югыйсә. Кухня өстәле янына килеп утырдым да үземә таныш картина – Ык буендагы өянкеләр, әрәмәсендәге бөрлегәннәр, басмаларда кер чайкаулар, өй каршындагы сиреньнәр – күз алдыннан үтте. Венер Мөхәммәдиев шуны көйгә салган. Бу җыр 2002 елда «Татар җыры» бәйгесендә лауреат булды.

 

– Йөгерек Шәйхулла оныгы мин,

Йөгерек ул – безнең кушамат... – дип, сез үзегезнең нәсел белән таныштырып китәсез...

Кушаматыбыз Йөгерек безнең. Әтиемнең әтисе Шәйхулла бабамның сабантуйларда ак күлмәген җилфердәтеп гел беренче килгәнен күргәнем булды. Иңнәренә кызыл башлы сөлге салалар иде. Аның атасы Галиулла бабам да Йөгерек иде. Шундый нәсел без. Әни ягыныкылар – укымышлы кешеләр, муллалар. Китап ярату көчле иде аларда.

 

– Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әллә

Балачакны искә төшереп,

Лампа яктысында утырамы

Минем әни дәфтәр тикшереп?...

«Укытучы кызы» дигән статус – үзенә бер мәртәбә. Ләкин ул әллә никадәр җаваплылык та өсти әле...

Укытучы кызы авызлыклы була. Аңа таләпләр һәрчак югарырак. Укытучы кызы булу җиңел түгел. Укытучы балалары арасыннан бер без генә үзебезнең авыл мәктәбендә укыдык. Башка укытучылар балаларын район үзәгендәге рус мәктәпләренә урнаштырдылар. Әнием – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бездә һәрчак китап культы иде. Өйдә ялгыз калганда китаплар минем иптәшләрем була иде. Чехов, Гюголарны укыйм. Әни кичләрен йә педсоветта, йә политукуларда... Мич төннеге шылтыраган тавышлар Гогольнең хыялый хикәяләренә әллә нинди шомнар өстәп, тагын да тәэсирлерәк итеп җибәрә... Шуларны укый-укый, ишекне дә бикләмичә йоклап китәм... Баулы урта мәктәбендә укый башлагач, ичмасам, тәмам иреккә чыктым, узаманга әйләндем менә. Үзем спортчы, яхшы укучы, мәктәпнең комсомол секретаре... Директорның бер сөйкемле сөяге идем. Артык иркенәеп китсәм, «Галиуллина, алай ярамый бит!» – дип әйткәннәре әле дә хәтердә.Үзе берәр җыелышка-фәләнгә киткәндә: «Галиуллина, дәресне син алып барырсың», – дип калдыра иде. Чөнки иҗтимагый фәннәрдән бик яхшы укыдым. Гомумән, безнең авыл балалары бик тырыш иде. Баулыга унбиш бала китте, унбишебез дә югары уку йортларына укырга керде.

 

Тормышыгызда эз калдырган кайсы вакыйга (кылган эш, гамәл) белән горурлана аласыз?

Китапларымны чыгара алмасам, үкенечле булыр иде. Балалар өчен биш шигырь китабы чыгардым, лирик шигырьләрем тупланган өч китабым дөнья күрде. Ә шулай да журналистика юлында язылган очеркларымны китап итеп чыгара алмавыма үкенәм. Ул шәхесләрнең күбесе юк инде. Фуат Мансуров, Азат Аббасов, Мөнирә Булатовалар... Ул заман кешеләре бик зыялы, бай биографияле иде. Алар мине үзләре белән тиң күреп сөйләштеләр. Берәүне дә кабул итми, сөйләшми дигәннәре дә... Кешене ача, сөйләштерә беләм мин – ачылмастайлар да ачыла. Миңа гына сөйләгән серләрен дә теләсә кая селекмим.

 

– Белмәгән эшегез – ул нәрсә?

Беркөн душны алыштырып куйдым да, сөенеп йөрим шуңа. Әтинең кул арасына кереп, пычкы тартып утын да кистем, су да ташыдым. Авыл балалары бөтен эшне дә белә. Бәйләп тә, тегеп тә караган булды. Бүген кытай, кыргыз, төрек җиңел промышленносте азат итте ул күңелле эшләрдән. Метекле эшләрне яратмыйм. Тиз кирәк миңа! Башлаган эшне бетермичә туктамыйм. Иртәнге 7 гә кадәр обой ябыштырып, битне генә юып эшкә киткән чаклар да булды. Нәрсәләр белмимме? «Әй, әйттем әле!» – дия алмыйм. Ызгыша белмим. Кешедән бер күңелем кайтса, гафу итә алмыйм. Бусы – начар сыйфат. Әни кебек итеп токмач кисә, апам кебек итеп челтәр бәйли белмим. Күзеңне бетермә дип, кул эшләреннән тыебрак тордылар.

 

– Кайсы китапны кайта-кайта укыйсыз?

«Чалы кошы»! Балачактагы иң яраткан китабым. Гюнтекинның ул әсәре холкымны да шактый бозды. Врачлар мәктәпкә прививка ясарга килгәч, тәрәзәдән сикереп төшәргә кирәк идеме соң?! «Герой нашего времени»ны укып әле дә туялмыйм. Һәр укуымда яңа китап итеп кабул итәм. Укыйсы килгән китаплар байтак. Яңа язучыларны, тәрҗемәләрне укырга яратам. Татар әдәбиятын чыкканын берен укып барам. Шагыйрьләрнең «кулын» таныйм: бер-ике юллары яңгырауга ук авторын әйтеп бирү кыен түгел.

 

– Кемнәр чыгар, ниләр булыр анда –

Күп уеннар күргән сәхнәдә? – дип язасыз.

Сез театрга гашыйк җан. Артистлар – сезнең геройлар. Ә үзегез театрда кемне уйнар идегез?

Юк, мин артист булмас идем! Артистлар уенына кызыкмыйм, кызганып карыйм. Чөнки алар гомер буе кеше «күлмәген кияләр» бит. Үзем булып яшәргә өлгерәсе иде әле. Геройларымның артистлар булуы хак анысы. Алар турында байтак язылды. Ә сәхнәдә мин әни карынында уйнаганмын! Ул Мәйсәрә дә, Галиябану да, Асылъяр да иде... Ул искиткеч матур җырлый иде!

 

– Сезнең сәяхәтләр яратканны да беләбез. Шулардан алган иң якты тәэсирегез?

Иң кыены тауга менү түгел – төшү! Аяк тая, адым саен бала башы чаклы ташлар тәгәрәп ята... Мамисон үткеле аша чыгып барабыз... Грузиянең Батумиена – Аджария башкаласына – барып, Кавказ сыртларында йөреп, «Турист СССР»значогы алып кайтуым искә төште әле. Тау башындагы куышларда кунып, Төньяк Осетиянең Югары Цей тауларында штормовкага утырып «чана» шуып, чиләкләп койган тропик яңгырларга эләгеп йөргән чаклар бар иде... Романтика шулай ашкындырган инде тауларга!

 

– Альбомнар, альбомнар...

Юкалар, калыннар.

Кайвакыт актарам –

Елларны кайтарам...Фотоальбомыгызда сакланган иң истәлекле фотосурәт кайсысы, Асия апа?

Мин әнием итәгендә утырам. Чәчләр чигәләп үреп куелган. Үзем ак күлмәктән. Бик бәхетле кебек мин анда... Икенче бер фотода – әни белән Камилә әбием. Әбкәйне «чибәр җиңги» дип йөртәләр иде. Морза кызы булган ул. Шул әбием бирнәсе булып, миңа талир тәңкә истәлеккә калган... Болар бик кадерле фотолар минем өчен.

 

– Ике якта – ике кызым,

Ике кызым – йолдызым...

Бу юллар, әлбәттә, кызыгыз – Ләйсән, оныгыгыз Камилә турында... Сез нинди әни, нинди дәү әни?

Әни белән дәү әни нинди булырга тиеш – мин шундый! Ләйсән – әтисе һәм минем юлдан китте: журналистиканы сайлады. Шигырьләр язуы да бездән күчкәндер, мөгаен. Ә Камиләбез менә Казан федераль университетының физика институтын тәмамлады. Аспирантурада укый. Бүгенге көндә Парижда стажировкада. Шул кызларым уңышларына сөенеп яшим.

 

...Асия апа белән бер тынга, эштән өйгә кайту юлында гына әнә шулай сөйләшеп атладык. Юк, мин әле аны һаман ачып бетерә алмадым. Салкын тисә дә, баш-тамак авыртса да, беренче диагнозны ул куя, Асия апа «доктор» ул безнең. Ул белмәгән үлән-чәчәк юктыр! Боларын сөйләп тә тормыйм инде... Ул пешереп редакция халкын сыйлаган коймак, балан бәлеше, бәрәңге бөкрие (бездә – бәрәңге тәкәсе – Э.З.), кыстыбыйларны да... Бергә командировкаларда йөреп кайтуларны да... Чәчәкләр-гөлләр яратуын да... Сиреньнәр, ромашкалар, төнбоеклар, кашкарыйлар, ак чәчәкләр, исле гөлләр, розалар, лаләләр – барысы да аныкы! Үзе дә әллә кай яклары белән ачыла торган серле чәчәк кебек! Сентябрь чәчәге!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Затлы, зыялы ханым. Кызы Ләйсәннең дә кереш мәкаләләрен бик яратып укый идем. Алма агачыннан ерак төшми шул.

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Сөембикә" кызларының язмалары бик эчтәлекле, мавыктыргыч. Чын язучылар, журналистлар эшли "Сөембикә"дә.

      Хәзер укыйлар