Логотип
Шәхес

​Кояш

…Киң урамнарга  ямь өстәп милли кием кигән туташлар, ханымнар узып киткәндә мин еш кына Кояшны искә төшерәм.
Киң бәбәй итәкле ефәк күлмәген җилфердәтеп, энҗеле калфак өстенә япкан ак челтәр шәленең очларын  чеметеп кенә тотып, Ул килеп керер сыман. Ул юк инде, керми. «Казан утлары» битләрендә саллы, мәгънәле очерклар да аның исеме белән чыкмый. Телефоннан шылтыратып, мәкалә-язмаңны йә мактап үсендерми, йә берәр кимчелеген әйтеп тә канга тоз салмый. Ә сагындыра...

Кояш белән без су сибеп тә аера алмаслык җан дуслар, сердәшләр, ахирәтләр идек, дия алмыйм, миннән якынрак дус-ишләре күп иде аның. Әмма ләкин безнең арада ниндидер тартылу-якынлык бар иде.

Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Туган җире —Чистай районы Наратлы Елга авылы. Иске Роман, Каргалы мәктәпләрендә укып урта белем алгач, Казан дәүләт университетына укырга керә ул. Зиһенле, тырыш, белем алуга һәвәс чибәр кызны университет мөгаллимнәре дә үз итә. Кулына диплом алыр-алмас аны Хатип Госман үзе «Азат хатын»га — Асия Фәридовна кулына китереп тапшыра.  Әлбәттә, сәләтле, эш сөючән кыз остазларының ышанычын аклар өчен көчен кызганмый, авырлыклар алдында каушап калмый: эзләнә, таба, яза. БАМ төзеп яталармы, КамАЗ салалармы, тездән югары резин итекләрен киеп, самолетка билет алып, татар батырларын эзләп чыгып чаба. «КамАЗ төзүче» билгесенә ия була. Очерк-мәкалә кысаларына сыймаганы хикәя булып ак кәгазь битенә түгелә. Түгелми, җыела. Безнең беренче хикәяләр Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Тылсымлы таяк» (1964) дигән күмәк җыентыкта бергә дөнья күрде. Кояш шуннан иҗат үрләренә — югарыга күтәрелде: «Зәңгәр күлмәк», «Якты йолдыз», «Күңелләргә күләгә төшмәсен», «Кайгы белән шатлык янәшә», соңрак «Тәңкәле тау», «Ярлар биек» һәм башка китаплары басылып чыкты. «Азат хатын»да ул егерме ел тоташ (1959–1979) эшләде, аннан «Казан утлары» журналына күчте. Аны якыннан белгән кешеләрдән «Кояш — егет кеше» дигән сүзне еш ишетәм, хәзер, әлбәттә, «иде» кушымчасы өстәп әйтәләр, әмма чыннан да аның нык кул белән тоткан каләме дә ирләрнекеннән һич кайтыш түгел, биг­рәк тә публицистикада, холкы да хатын-кыз логикасы дигән төшенчәдән өстен иде шикелле. Әйе, бер тамчы судагы кебек үз язмаларында заманны чагылдыра ала торган менә дигән публицист, армый-талмый иҗат итүче хикәяче-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә ия иде ул. 

…Ә Кояш белән якынаеп китүебезнең сәбәпчесе Флера Гыйззәтуллина икән. Чит җирләрдә озак каңгырып йөреп Казанга яңа кайткан талантлы шагыйрәне илгә-көнгә таныту, аның илле яшьлек юбилей кичәсен үткәрү өчен сценарий язу Язучылар берлеге тарафыннан Кояшка йөкләнгән иде. Ә мин дары заводындагы татар газетасы редакторы. Кичәгә мине ул чакырды, шахтер-шагыйрәне эшче сыйныф исеменнән котлау өчен сүз бирде, кичәдән соң кунаклар өч-дүрт машина белән Кояшларга кайтты.  Без идәнгә тезелешеп утырып, шигырь тыңлап, җырлашып таң аттырдык. Кояш белән без бакча күршеләре дә идек. әгәр унтугызынчы гасырда туган булса, Кояш, мөгаен, салоннар тотучы аксөяк булыр иде: килеш-килбәте, киенү рәвеше, оештыра, кеше күңелен күрә белүләре шул заман морза хатыннарыннан отып алгандай, үтә дә килешле иде аның. Бакча тотулары да җиләк-җимеш үстереп табыш алу өчен түгел, ә бәлки көзнең мул уңышлары сөендергән бер мәлдә бакчада дус-ишне җыеп өч-дүрт көн «гүләп алу» — Рейн Бариевичның туган көнен бәйрәм итү сылтавы белән Шәриф Хөсәенов, Мөдәррис Әгъләмов, Рәшит Әхмәтҗанов, Вафирә Гыйззәтуллина, Марсель Галиев, Мәдинә Маликова белән Әхмәт Рәшит, Флера апа белән Тәлгать абый, Фәния Хуҗахмәт белән Шәех Зәбиров кебек танылган шәхесләрне күрештерү-аралаштыру максатын күздә тотып эшләнә иде шикелле. Рейнның туган көне 31 июльдә, бу — җәй белән көз кушылган мәл. Бәлки алар үзләре дә җәй белән көз кебек булгандыр. Гар­мунчы, уен-көлке сөя торган шат күңелле, чәчәкле җәй төсле Рейн һәм мул уңышлы көзе өчен армый-талмый хезмәт иткән Кояш үзе... Ул, әлбәттә, табын күрке. Әмма моны сиздермичә, бик табигый һәм килешле итеп эшли белә: ризык-нигъмәт, аш-су тәмле-татлы, сый-хөрмәт һәр кунакка тигез-җитешле, әмма бу мәҗлесләрнең төп хуҗасы, һичшиксез, җыр, шигырь, үткен, үтемле сүз. Яшьлек төсен алтмыш алты яшькәчә җуймаган, зифа буй-сынлы, көләч Кояш тәрбиясендә Сания апа туксан өчкә кадәр яшәде. Эш сәгате бетүгә Кояш өенә йөгерә, ун минутка соңласа да әнисе борчылачак. Ита­гатьле бала булды ул. Ерактагы кояш яктырак, диләр. Хактыр да, еллар үткән саен шәхсән үзем Кояшны ныграк сагынам. Китапларын алып карыйм да кеше күңелен, аның нечкә-нәзек, уалырга торган пыяла сыман нәфис хис-тойгыларын ныграк, тирәнрәк аңлыйм, «Кешеләр, мин сезне яратырга килдем» дип еллар аша гүя Кояш үзе дәшә.

Аңлый алдыкмы без аны? Дөньяга туганың, яшәгәнең, кешеләр күңелен җылытырга теләгәнең өчен рәхмәт сиңа, дип әйтергә өлгердекме? Янәшәдәгеләрнең кадерен, хакын хаклый беләбезме? Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дип тагын бер кат тәкрарлау белән чикләникме?

«Сөембикә» журналы, № 11, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар