Логотип
Шәхес

Үкенеч

Хәйдәр-җанның фани дөнья белән алыш-биреше өзел­гәнгә ярты ел гына гомер узды, матәм көннәрендә Казан гына түгел, табигать үзе сыктады: җилле-явымлы, пыскак яңгыр сибәләп торган ноябрь таңын онытып бул- мае кебек иде. Аны соңгы кат күреп калырга теләп, опера һәм балет театры янына агылган халыкның иге дә, чиге дә күренми. Тукайны соңгы юлга шулай бөтен Казан елап озаткан, диләр. Тукай һәм Хәйдәр... Гасырга бер туа торган даһилар әллә шулай гади кеше күңелендә үкенечле уйлар ташкынын кузгатып, уйсыз-гамьсезләрне дә елатыр өчен, талантлары гөрләп чәчәк атканда китеп бара микән?! Җирдә яшәгәндә кешенең кадерен белмәве­безне искәртер, үкендерер өчен киләме әллә үлем?!

Хәйдәрнең магнитлы тасмалардан агылган моңы яшәү, мәхәббәт, җирне, кешеләрне ярату хакында иде бит. Яшә­гез, яратыгыз, бер-берегезнең кадерен белегез дип, янә бер мәртәбә искәртергә тели идеме ул безне?!
Үзәкләрне өзә торган моңы белән кеше җанын сафлан­дырырга дип килгән иде ул якты дөньяга...
“Даһи җырчы” дигән сүзне кычкырып әйтергә соңга калдык. Хәер, ул бит моны үзе дә бик яхшы белә иде.
...Хәйдәр белән якыннан танышу болай булды: тукса­нынчы елда “Сөембикә”нең октябрь саны тышлыгында Зөһрә Сәхәбиеваның фотосурәте чыгарга тиеш иде.
“Тышлыкка Зөһрәне ире Хәйдәр белән бергә чыгарырга кирәк”, — дип ният иттеләр. Аларның икесен сурәткә алыр өчен, өйләренә чылтыраттык. Хәйдәр өйдә туры килмәде. Мин ул чакта публицистика бүлегендә эшлим, сәнгать бүлеге мөхәррире Рәйсә апа Юсупова белән бер бүлмәдә утырам. Берничә көннән Хәйдәр үзе безнең белән элемтәгә керде. Рәйсә апа урынында юк иде, миңа редак­циянең үтенечен җиткерергә кирәк. “Мине кем сыйфатында — Зөһрәнең ире дип чыгармакчы буласыз­мы?” — дип сорады ул шаярган сыман. “Ник ире дип кенә? Сез бит үзегез дә зур җырчы”, — дидем каушап.
“Зөһрә — үзе олы җырчы! Хәйдәр канаты астында бо­рынлап зур сәнгатькә күтәрелгән кошчык кына түгел, үзенә-үзе юл ярган, халык бик ярата торган гаҗәеп ар­тист. Шулай булгач, Зөһрәне олылап күрсәтегез халык­ка!” “Рәхмәт. Хак сүзегез”, — дидем. “Шәхсән мин үзем сезнең иҗат хакында язар идем!” “Бик хуп!” — диде ул.
1995 елның сентябрендә якташыбыз Таҗи Гыйззәтнең йөзьеллык юбилеена Әгерҗе районына кунакка чакырды­лар. Әгерҗегә кичке якта килеп төштем, туганнарда ку­нып, иртән Барҗы Омга авылына китәргә тиеш идек.
Хәйдәр белән Зөһрәнең дә олы бәйрәмдә катнашачакла­рын ишетеп, бик куандым. Иртән автобуста, Ходай рәхмәте белән, урыным алар янәшәсенә үк туры килде. Камага якын утырган Баржы авыллары Әгерҗедән йөз чакрым дияр­лек — без озын юл буе Хәйдәр белән сөйләшеп бардык.
Җыр сәнгатенең кеше җанына тәэсире хакында да, артист тормышының никадәр каршылыклы булуы ту- рында да, татар операсының язмышы өчен көенүләребез хакында да гәпләштек. Зөһрә сүзгә әлләни катышмады, күбрәк, “әйе”, “юк”, “шулай шул” кебегрәк гомуми җөмләләр белән чикләнде.
Юлда сөйләшүләрдән, концерт вакытында, сәхнә ар­тында азмы-күпме аралашулардан мин алар гаиләсе ха­кында күңелем түрендә бик матур тәэсир урын алуын тойдым. Югыйсә, халык арасында танылган кешеләр, аларның гаилә мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары хакында булганын да, булмаганын да күпертеп, бозып, арттырып сөйләүчеләр һәрчак табыла. Ихтимал, Хәйдәр тормышта кырыс кеше булгандыр. Ләкин Зөһрәнең чын мөселман хатыны, ире турында кайгыртудан, аны олылаудан, яра­тудан, янәшәсендә булудан чын ләззәт, тәм таба торган гаҗәеп дәрәҗәдә ихлас, ягымлы, кешелекле һәм кайгыртучан ханым булуына бер шигем дә калмады.
Хәйдәрнең күзенә карап: “Сез бит иң Зур, гениальный — даһи җырчы, заманыбызның могҗизага тиң тавышлы 
җырчысы! Бөтен дөнья танысын иде Сезне, Шаляпиннар сыман, гасырына бер туа торган соклангыч моң иясе икән­легегезне бар кеше белсен иде! Тик безнең татарның күңе­ле тармы, аңлавы шуның кадәр генәме — аңа такмак булсын, кызык, мәзәк булсын, колергә генә булсын аңа! Беләмени безнең халык чын талантлар кадерен?!” — дип офтануыма да Җырчының әлләни исе китмәде. Күрәсең, ул үзе дә бу хакта уйлап туйган иде. “Халык гаепле түгел. Кайчакларда өч тиенлек такмак әйтүчеләрне сез үзегез, журналистлар, иң бөек мөнбәргә утыртып куясыз ләбаса!” - дип кенә куйды.
— Безнең концертларга да Уфада, Финляндиядә, Ле­нинградта, нәкъ сез әйткәнчә, ябырылып йөриләр, артык билет сорап тилмертәләр, кабат килүебезне үте­неп, елап озаталар, — ди Зөһрә. Хәер, мин үзем дә моның шулай икәнлеген яхшы беләм, тик Казаныбызда аршин хәрефләр белән Хәйдәр Бигичев концертына чакы­ру эленеп тормавына, концертка бер билет таба алмый тил­мергән тамашачының әллә кемнәргә чылтыратып, тама­шага эләгәсе килеп чабулап йөрмәвенә әрнеп кенә, “Юк шул, юк үз илендә пәйгамбәр!” дип куям.
Таҗи Гыйззәт бәйрәмендә дә Хәйдәр белән Зөһрә өч сәгатьтән артык концерт бирделәр. Һәр җырның гаҗә­еп югарылыкта булуы, бер генә фальш нота да саркып чыкмавына сөенеп, әмма залның ярымбуш булуына тәмам аптырап, гаҗәпләнеп утырдым. Югыйсә, Әгерҗе районы­на гомергә бер килә бит мондый бөек җырчы, дөрес, ул бәйрәм көпә-көндез, гадәти көндә иде, ихтимал, авыл халкының егылып бәрәңге алган вакыты булгандыр, шуңа күрә генә бөтен район буенча җыелган укытучы, китап­ханәче, клуб мөдирләре генә кинәнгәндер ул бәхетле кичәдә, Хәйдәр белән Зөһрәнең тиңдәшсез моңын тыңлап...
Хәйдәр мәңгелеккә китеп барды, табылырмы, туармы татарда тагын мондый Моң иясе — билгесез...
Тын сукмакта тал тибрәнә,
Кулы талга тиядер.
И өрәк әйтә: “Сагынгандыр”,
Кул буена киләдер...
...Киләдерме Ул дисәм... Җил икән шул, җил икән...
Хәсән Туфан сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән бу җырның Татар дәүләт академия театрында беренче кат яңгыравын хәтерлим әле. Җаннар, әйтерсең лә күкрәк читлеген бәреп чыгып, күккә күтәрелде. Әйтерсең
лә җыр да түгел, җиһанның, дөньяның тыны, сагышы бу. Өч зур талант канат куйган бу җыр сакланганмы тасма­ларда — мин моны белмим. Ләкин һәр концертта менә шушы йөрәк өзгеч сагыш белән өртелгән җырны көтәм. Татар сагышы, җаннардан саркып чыккан моң, әгәр ишетсәләр, дөньяны тетрәтер иде...
Ләкин...
“Ишетергә, күрергә теләмәгәннәрнең күзләрен, аңна­рын Без инде мәңгелеккә томаладык...” Коръән сүрәләрендә шундый фикер еш кабатлана. Башта мин моңа бик гаҗәпләнгән идем, ничек инде, кодрәтле, кадир, һәрнәрсәгә көче җитә торган, кырык ел буе кояш кызуы астында ысланып яткан кирпеч кебек, балчыктан тылсым көче белән җан өреп бәндә барлыкка китергән Хак Тәгаләнең азган-тузганнарны туры юлга кайта­рырлык көче булмасын, ди. Әмма яшәүнең бөтен сере, могҗизасы нәкъ менә шунда шул:    күңел күзе, җан
яктысының изгелеккә, яхшылыкка табынып, илаһи көч биргән моңлы-гамьле дөнья шаукымнарыннан сыгыл­мыйча, җаныңны мәңгелеккә әзерләүдә...
Хәйдәр Бигичев моңы — аның җырлары, моңнары иң биек югарылыкка күтәрелеп, җырчының кабатланмас тавышы белән баетылып, мон дәрьясының иң тирән катламнарын үтеп, күңел кылларының иң нәфис, нечкә тибрәнешләре аша узып, адәмнәрне уйландырыр, фани һәм мәңгелек хакында фәлсәфи фикерләр ташкынын кузгатыр өчен яралган иде сыман. Җыр сәнгатендә ул зур биеклеккә күтәрелә алды. Ул бит әле опера җырчысы иде.
Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында 1949 елның 16 июнендә дөньяга килгән Хәйдәр Аббас улы көчле лирик-драматик тенор тавышлы иде. Студент чагында ук ул опера һәм балет театры труппасына кабул ителде. Онытылмаслык якты образлар тудырган — Самат (X. Вәлиуллин, “Самат”), Җәлил һәм Җик (Н. Җиһанов, “Җәлил”, “Алтынчәч”), Батырҗан (С. Сәйдәшев, “Наемщик”), Галимҗан (Җ. Фәйзи, “Башмагым”), Герман (П. Чайковский, “Пики дамасы”), Хозе (Ж. Бизе, “Кармен”), Отелло (Дж. Верди, “Отелло”) һәм башка бик күп операларда үз геройларының фаҗигале язмышын барлык тирән төсмерләре белән сурәтли алган уникаль тавышка ия актер Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы­ның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты иде.
Фин татарлары Рөстәм Яхин көйләрен Хәйдәр Бигичев башкаруында тасмага яздырганнар иде, Г. Камал театрын­да шул вакыйганы тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Бөтен- татар конгрессы барган көннәр иде бу. Конгресс кунак­ларына бер бүләк итеп эшләнгән кичә булгандыр ул. Хәйдәр кич буе бер-берсен кабатламый торган гаҗәеп романслар белән халыкны сихерләде. Кемнәр генә чәчәк чыгармады аңа! Берзаман кып-кызыл, ал, ак розалар ат йөге булып өелде. Ничектер Хәйдәрнең гөл бәйләмнәренә бик исе китмичәрәк кабул итүен өнәмәгәндәй, күршем­дәге бер ханым: “Карап та тормый!” — дип куйды. Шун­нан соң мин дә дикъкать беләнрәк Хәйдәрнең кыланмы­шын, үз-үзен тотышын күзәтергә уйладым. Әйе, ул җырда яши иде. Дөнья малы — гүзәл чәчәкләр, соклангыч, купшы бүләкләр, мәдхия-мактаулар, әйтерсең лә, булса ярый, булмаса да — рәхмәт...
Хәйдәрнең горур, үз дәрәҗәсен, җыр сәнгатендә тоткан үз урынын чынлап та яхшы белүен ассызыклап әйтүчеләр хаклы, ул чынлап та кодрәтле моң иясе икә­нен белә иде. Җырчы халык күңелендә, җыр сөючеләр йөрәгендә лаеклы, үзенә тиң бәһаны күптән яулап алга­нын белеп киткәндер, мөгаен.
Ул иртә китте. Тукай аннан да иртәрәк — егерме җидедә китеп барган. Минем уемча, Ходай Тәгалә адәм бала­ларына җан иңдергәндә һәркемгә бурыч йөкли — нинди­дер бик мөһим эшне башкарырга тиеш алар. Хәйдәрнең җирдәге миссиясе — татар җанын моң белән уяту булган­дыр.
Ә фаҗигале үлеме аша җаннарны тетрәтүе — уянып җитмәгәннәрне янә бер тапкыр селкетеп алу өчендер.
Бәлки, бу минем фараз итүем, шулай булырга тиеш дигән теләгем генәдер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар