Логотип
Шәхес

Илһамлы халыкның илханы булыр

( җырчы Илһам Шакиров турындагы язмадан өзек) 

 

Кеше язмышы гел очраклылыклардан тора. Шуларның тик берсе язмыш буразнасын тискәре якка борып җибәрсә, җыр сәнгате нинди үкенечле югалту кичергән булыр иде. Аллаһы бар ул! Хак Тәгалә гүя үзе аны этеп йөртә, әйләнә-тирә мохитне мәрхәмәтле итеп гел аны алга әйдәкли. Шәмдәлләрендә соңгы ялкыны сулкылдаган татар халкына нәкъ менә Илһам кебек моңлы шәхеснең кирәклеге зарури булгандыр шул: 

Илһам әфәнде, җыр сәнгатендә Тукай булып каласыгызга шагыйрьләр сезне ышандыра алдымы? 

– Юк, ышандыра алмадылар әлегә... 

Яңа бер жанр – бәет-мөнәҗәтләр җырлап карарга ниятегез юкмы? 

– Безнең бүгенге тормышыбыз үзе бәет... 

Йөзләгән шәһәрләрдә булып, нинди генә заллар, сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килмәгәндер. Шулардан нинди зал күңелегезгә иң хуш килгәне? 

– Мәскәү филармониясенең Чайковский исемендәге залы. Гаҗәеп акустика. Анда җырлавы рәхәт. Судагы балык кебек тоясың үзеңне. 

Кайчакларда Сез кешедән көләргә яратасыз. «Сиңа рәхәт, син – җүләр» дигән канатлы сүзегезне күпләр беләдер... Сез аны үзегез уйлап чыгардыгызмы, әллә халыктанмы? 

– Ваемсызлардан көлеп әйткәнмендер инде. Бу илдә акыллы булып яшәү авыр бит. 

Җырга һәвәслек кайсы яктан бирелгән? 

– Әни ягыннандыр. Ул Таулык дигән авылда туып үскән.Абыйсы Мөхтәрулла бик шәп җырчы булган. Әнинең дә тавышы матур иде. 

Әниегез, мәрхүмә, Нуриәсма апа инде йөз яшьтән узган булыр иде. Аның концертларыгызны зур залларда утырып тыңлаганы бардыр. Соңыннан ни дә булса әйтә идеме? 

– Шулай булырга тиеш дип уйлый, мактап та, хурлап та бер сүз әйтми иде. 

Их, шул кеше бүген исән булса иде, дип композиторлардан кемне сагынасыз? 

– Мансур Мозаффаров белән Александр Ключаревны.Мансур ага миннән гел яңа шигырьләр таптыра, музыканы бик тиз яза, минем сүзгә дә колак сала иде. Аның белән эшләве рәхәт булды. 

Александр Ключарев татарча белә идеме? 

– Белә, әмма сөйләшми иде. Берәр сүздә хата җибәрсәң, шундук төзәтә үзе. Көй язасы шигырьдә басымы дөрес килмәгән юллар табып, шагыйрьләрне кат-кат эшләтеп тилмертә иде.Ул Оренбургта туган, татарның җанын-тәнен бәләкәйдән үк тоеп үскән. Аның кадәр дә татар җыр фольклорын тирәнтен белүче бүтән берәү дә юк иде. 

Нәҗип Җиһановка карата төрле фикерләр яши. Сез... 

– Зур композитор. Татар кадрларын үстерүгә күп көч куйды. 1945 елда Казан дәүләт консерваториясен ачтыра алу...Аны бары тик Җиһанов кебек авторитет кына эшли ала иде. Гомеренең соңына кадәр шул консерваторияне җитәкләде. СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое булу өстенә, ул бик кешелекле шәхес иде. Иҗат кешеләренә һәрчак игътибарлы булды. 

Элеккеге партия җитәкчеләреннән Сез якыннан белгәне һәм истә калганы? 

– Кунаев. Бик гади, ачык күңелле кеше иде. Милләте буенча аны казакъ дип әйтеп булмыйдыр. Әнисе – татар, әтисе – уйгыр. 

Аның белән беренче очрашуыгыз кайчан булды? 

– Ул үзе бер кыйсса... Арча ягында концерт куеп йөрибез. Җитмеш беренче ел иде, хәтерем ялгышмаса. Тукайның туган авылы Кушлавычта: «Сезне Казанга чакырталар, обкомнан!» – дип кәнсәләрдән килеп әйттеләр. «Обкомның кеме генә юк, бетмәс, бер чыккач йөрибез әле», – дидем дә, Наласага китеп бардык. Буранлы көн. Бервакыт фатирыбыз каршына УАЗ килеп туктады. Аннары карга уралып берәү килеп керде: «Мин Зәйнуллин булам. Арчаның райком секретаре итеп бүген генә расладылар, бүген үк, сезнең аркада, обкомнан шелтә дә бирделәр. Җыеныгыз, Табеев чакырта!» – ди бу. Табеев үзе чакырткач инде кайтмый булмас, дип җыена башладык. Зиннур Гыйбадуллин белән икебезне «арестовайт» итеп алып киттеләр. Казан аша туп-туры – Боровое Матюшинога. Анда, Идел буенда , партия җитәкчеләренең ял дачасы барлыгын күпләр беләдер. Шул... Барып җиттек. Агач төбе саен сак куелган. Кем-кем диген, Политбюро члены Динмөхәммәт Кунаев үзе килгән! Кердек, таныштык. Табеев, Батыев, Усмановлар аның бер алдына, бер артына төшеп торалар. Барысы да хатыннары белән. Кунаев та. Зөһрә ханым – Петропауыл шәһәрендә туганчын татар хатыны. Шушы танышудан соң инде алар Алма-Атада минем концертларга килә торган булдылар. Алдагы җиде рәт гел түрәләр белән тул иде. Кунаев булмаган чакта командалык Зөһрә ханым кулында. Аның каршында бөтен министрлар «Баш өсте!» дип кенә торалар. Безнең татар хатыннары шулай бит ул: ире дәрәҗәле түрә булса, хатыны дәрәҗәне иреннән бер башка югарырак тота. 

Кунаев белән сөйләшә алдыгызмы мәҗлестә? 

– Мин аңа мондый сорау бирдем: «Казагыстанда уйгыр театры, немец, рус, корея театры бар, йөзмеңнәрчә татарның берние дә юк», дидем. «Атнага бер сәгать татарча концерт бирәбез радиодан», – ди Кунаев. «Тыңлап барам. Анда һаман шул илленче еллар җырлары гына, күбрәк үзешчәннәр, программасы бик искергән», дим. Исендә калдырган икән. Ул китеп ун көннәр үтте микән, Алма-Атадан радиокомитетка килеп, яңа концертлар яздырып киттеләр. 

Мәҗлес ничегрәк узды соң? 

– Өстәлләр сыгылып тора иде. Бүлмәдән бүлмәгә күчә-күчә, ул төндә утызлап җыр җырлаганмындыр. Бер арада Табеев янга килеп: «Ну ты спас меня... Ни кирәк, әйтегез генә, барын да эшлим», 0 ди бу. Зиннур Гыйбадуллинның каушаудан теле тотлыкты, фатир сорарга итенә – ык та мык. Табеев тыңларга азапланып карады да: «Не умеешь говорить, отойди, Илгаму скажешь...» – дип миңа борылды. Икебезгә дә фатир кирәклекне аңлатып биргән булдым инде. Нишлисең, ул елларда Мәскәвендә дә, Ленинградында да шулай артистлар партиянең крепостнойлары иде бит... Ике-өч көннән соң, кайсы йорттан телисез, шуннан сайлагыз фатирны, дип килеп әйттеләр. Әнине машинага утыртып чыгып киттем. Сиңа, әни, кайсы йорт ошый, шунда күчәбез, дим. Йөри торгач, Горький урамындагы бер йортны ошаттык. Барып әйткән идем, син нәрсә, ул бит тулай торак, диләр. Сайлый торгач, әни Тукай һәйкәле артындагы йортны ошатты... 

Илһам әфәнде, үз гомерегездә гайбәтләрне күп ишеттегезме? 

– Һи-иии, аларның исәбе-хисабы юк. Бервакыт Сарманнан Кыям абый телефонга чакыртты. Тавышы бик хәвефле. «Син авырмыйсыңмы?» дип сораган була. Соңыннан белдем: Рәшит Ваһапов, көнләшеп, Илһам Шакировны атып үтергән икән, дигән хәбәр таралган. Киресе дә булды: имеш, Рәшит Ваһаповны мин агулап үтергәнмен... Бер елны Себердә гастрольләрдә йөрибез. Кунакханәгә Казаннан берәү шалтырата бит. «Син исәнмени?» – ди. «Соң исән булмасам, синең белән сөйләшер идеммени!» – дим. «Юк, ышанмыйм, син исән түгел...» – ди бу. Күпмедер вакыттан соң кайтып төштек... Илһам Шакиров үлгән икән, дигән хәбәр бөтен Казанга таралган. Үз куллары белән кабергә төшерүчеләр дә байтак икән. Бу гайбәтне туктату өчен телевизордан концерт бирдем. Юк, барыбер ышанмыйлар, иске язма ул, ялган, диләр икән. Шуннан соң Казанның мәдәният сарайларында ун көнлек концерт бирдем. Халык өстендә халык, бер-берсен таптап керәләр. «Сезнең нигә килгәнегезне беләм мин...» дим сәхнәдән. Зал көлә. Шулай итеп, мең мәртәбә үтереп, мең терелттеләр мине ул елларда...   

(«Догалы еллар» китабыннан алынды.) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар