Логотип
Шәхес

Игелекле гомер

Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Гариф Ахунов үз гомерендә 5 роман, 18 повесть, 1400 ләп тәнкыйть мәкаләсе язып, 55 китап чыгарган. 

Якты көн, сабырлык бир миңа
Гомеремә җитәрлек –
Шатлыгымнан шашынмаслык,
Кайгымны юк итәрлек!
Кайгымны юк итәрлек!


Күңеленә хуш килгән җырны, гадәттә, халык үзенеке итә: җае чыкса-чыкмаса авыз эченнән көйләп йөри, яратып җырлый. Тора-бара җыр авторы истән чыга. 
Бу юлларны иҗат иткән халык язучысы Гариф Ахунов исеме онытылырмы-юкмы, моны без – кешеләр түгел, тарих үзе хәл итә. Исән булса, быел – 18 сентябрьдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Ятимлек ачысын татып, тырышлык-үҗәтлек белән түбәннән, тормыш төбеннән күтәрелгән, зиндан сәкеләрен дә күргән, патша табыннарыдай мәҗлесләрнең түрендә дә утырган җор телле, юмарт табигатьле Гариф абый юк инде. Ун ел элек, 75 яшьлек юбилеена җитәр-җитмәс, 2000 елның 4 июнендә бакыйга күчте. Тугрылыклы гомер юлдашы, илһамчысы – университетта бер төркемдә укыганда танышкан, туйлар ясап кавышкан, ярты гасырга якын – кырык тугыз ел буе иңне-иңгә куеп тормыш юлларын бергә кичкән мөлаем, сөйкемле Шәйдә-Гөлшәһидәсе – (хатыны – язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудованы ул үзе шулай атый иде)... ул да юк инде. Йолдыз үзе сүнгәч тә нуры сирпелеп кала, еллар буе аннан яктылык килеп тора, диләр. Игелекле кешеләрдән дә йолдыз нуры сыман яктылык сирпелеп кала торгандыр.




Халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Гариф Ахунов үз гомерендә 5 роман, 18 повесть, 1400 ләп тәнкыйть мәкаләсе язып, 55 китап чыгарган. Мул җимешле мондый әдип тагын да булырмы-юкмы, әйтүе кыен. Чөнки хәзер 55 түгел, бер китап чыгару да могҗизага тиң. Исән чагында ук аны татар әдәбияты классигы дип зурладылар, остаз санап аңа баш иючеләр байтак иде. әлмәттә Язучылар оешмасын оештырган, йөзләгән яшь каләм иясен фатирлы иткән, ару-талуны белмичә иҗат утында янган, гаҗәеп дәрәҗәдә эшчән, тырыш кеше иде ул. Татар милләте, татар әдәбияты мәнфәгатьләрен кайгыртучы фидакарь зат, ачык күңелле, кешелекле җитәкче булып замандашлары хәтерендә бүген дә саклана Гариф абый. Икенче яктан, ул шул чор идеологиясенең күндәм хезмәтчесе дә иде: КПСС съездлары делегаты, СССР Югары Советы депутаты булды, ун ел буе Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. Тик тору, бушка вакыт уздыру дигәнне белмәде. җәмәгать эшләренә баш-аягы белән чумган килеш тә каләмен бер генә көнгә дә кулыннан төшермәде. Аның иҗаты гади хезмәт кешесен зурлауга омтылуы белән кызыклы. Геройлары, башкарган хезмәтләреннән ямь һәм тәм таба торган эшчән, тырыш кешеләр – аның үз образына да тәңгәл килә. Гариф абый җиң сызганып иҗат иткән бу чор дөньяга хак сүз әйтергә тиешле иҗатчының идеология кысаларына кысып кертелгән чор икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый, язучы теләсә-теләмәсә дә як-ягына карангалап язарга мәҗбүр, чөнки утыз җиденче елларның җил-давыллары басылса да, шаукымы күпләрнең хәтерендә иде. 

Ул таң кошы иде. Тургай кебек иртә таңнан уяныр, алдына ак кәгазъ куяр, кулына каләм алыр һәм язар, язар... Иртәнге биштән сәгать ун-унбергә кадәр ул фәкать иҗат дөньясында кайный: повесть, романының чүпрәсе кабарып җитмәсә дә, артык исе китми, барыбер бер кирәге чыгар дип, ул һәр көнне уй-фикерләрен, ишеткән-күргәннәрен көндәлекләргә төшерергә тырыша. Хикмәт шунда, яшьлегендә, каләм көчен сынап кына караган мәлдә, өлкән язучылардан кемдер аңа мондый киңәш бирә: язучы булырга теләгән кеше кәефе, вакыты, авыру-сырхау белән исәпләшмичә көн дә язарга тиеш! Ничек барысына да өлгергән дә, кай арада шулкадәр әсәр язып бастырырга көче җиткән дип гаҗәпләнгәннәргә Гариф абыйның шушы киңәшне үзе өчен кагыйдә иткәнен искәртергә кирәктер. Аның дәфтәр-көндәлекләре әле дөньяга чыгар сәгатен көтә булыр.

Иҗат сәгате тулгач, ул дөнья мәшәкатьләренә күмелә: каләмдәшләре мәнфәгатьләрен кайгырта, язарына азык эзли. Әдәбият дөньясындагы һәр вакыйга аны да читләтеп үтми, исем-аты дөньяга билгеле шагыйрь-язучылар белән аралашудан тәм таба торган кеше булуы мәгълүм. һәм кунакчыл. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күңеленә хуш килгән әңгәмәдәшен өенә – кунакка алып кайтырга мөмкин. Ә Шәһидәсе, сердәше, киңәшчесе, гомер юлдашы моңа әзер булырга, килгән кунакны ачык йөз, тәмле ризык белән хөрмәтләп каршы алырга тиеш. Һәм шулай килеп чыга да. Хәзинәдә бары белән хуҗабикә табын кора, ачык чырай, такта чәй – иң мөһиме шул түгелмени?!  



Гариф абый, дөресен генә әйткәндә, шәхсән минем үз иҗатыма яки тормышыма күпмедер йогынты ясаган язучы түгел иде. Гаиләләр белән дус булып, кунакларга йөрешеп яшәдек дип тә мактана алмыйм. Алай да, хезмәт вазифам таләп иткәнгә, Ахуновлар белән еш кына аралашырга, әңгәмәләр корып утырырга насыйп булды. Гариф абыйга 70 яшь тулу уңаеннан журналга язма әзерләргә уйлагач, өйләренә шылтыраттым. «Кил, көтәбез! Шәйдә апаңның якташы бит син. Бездә күптән булганың юк», – диде Гариф абый ике сөйләшергә урын калдырмаслык итеп, өзеп. Кешенең торган-яшәгән җире аның яшәү рәвешен, даирәсен, хәтта күңел киңлекләрен чагылдыра, язучыны ныграк аңлыйсың килсә, туган җирен барып күр, диләр. Гариф абый туып-үскән алты гына йортлы Кечкенә өчиле (Арча районы) инде таралып беткән, артыш белән капланган тау башында ургылып аккан чишмәсе калган да зират урыннары гына беленеп тора.

Җан-фәрман колхоз оештырып йөргән Ахунҗан активистны – Гарифҗан атлы алты яшьлек малайның әтисен үтереп ташлыйлар. Казанбаш авылындагы туганнар каберлеге аның әтисе җирләнгән җирдән башлана. Дүрт бала белән ятим калган Бибинур апа авырлык белән тормыш йөген сөйри. Гарифҗан җиденче классны тәмамлагач, Арча педучилищесында укый башлый. Балачагы-яшьлеге сугыш елларына туры килгәннәр яхшы белә: ул чорда җан асрау, бигрәк тә ишле гаилә өчен, тоташ көрәш иде. Колхоз хезмәт көненә түләми, өләшсә, граммлап кына ашлык өләшә. ә ашарга көн дә кирәк. Ачлык үзәккә үткәнгә, тәмам йончыган гаиләнең хәле бик мөшкелләнгәч, колхоз басуыннан качып кына кем башак уып ала, кем күмелеп калган вак бәрәңге чүпли. Гарифҗан бер күтәрәм бәрәңге алып кайтканда тотыла. Аны өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ерак Көнчыгыштагы хезмәт белән төзәтү лагереннан әйләнеп кайткач, өзелгән укуын дәвам итәрлек һәм яшәү дәртен югалтмаслык көч таба егет. Кыен ашап үскәнгә теш-тырнагы белән ябышып, тырышып яшәргә, системага яраклашырга да өйрәнгәндер ул. Ятимлек яшәргә тырышу сәләтен дә нык тәрбияләгән.
 
«Юмарт күңелле, акыллы һәм сабыр табигатьле Шәйдә апагыз булмаса, мин бу кадәр дан-дәрәҗәләргә ирешә алмаган булыр идем». 

Тормышка гашыйк җан биргән аңа Ходай, оста куллар, көләч йөз, шәфкатьле йөрәк белән бүләкләгән. Шигырь-җырлар да язып карый ул. Рәсем сәнгате дә аны ят күрмәгән, студент елларында пар аккошлы панно-картиналар ясап, колхоз базарында сата, шулай тамак ялгарлык акча эшләү җаен таба. Новаторлар урамындагы фатирларының диварларын Гариф абыйның кылкаләме иҗат иткән сурәт-картиналар әле дә булса бизи. әлмәттән әйләнеп кайткач алган һәм алар кырык елга якын яшәгән иске, тар-кысан кухнялы «хрущевка»дан Гариф абыйны да, Шәһидә апаны да соңгы юлга озаттык. Йөздән артык язучыны фатирга тиендергән җитәкче үзенә моннан яхшыракны юлласа да гаеп итүче булмас иде, шәт. Яшәү шартларына талымсыз, булганына риза булып яши белә торган Гариф абый бәхетен язудан, үзен бар булмышы белән әдәби иҗатка багышлаудан таба. «Бүтәннәр белән мавыгуыңны кичерә белми торган көнче хатын белән бер бит әдәбият: үзен генә яраткан, җаны-тәне белән бирелгән, фәкать аңа гына хезмәт иткән язучыны гына күтәрә ул», дигән ди бер акыл иясе... Күрәсең, һәр кагыйдәнең чыгарылмасы була торгандыр. Гариф абыйның бәхете дигәндә мин шуны күз алдында тотам.



«Юмарт күңелле, акыллы һәм сабыр табигатьле Шәйдә апагыз булмаса, мин бу кадәр дан-дәрәҗәләргә ирешә алмаган булыр идем». Гомер иткән хатынын зурлау-күтәрүдән Гариф абый гүяки тәм таба, алдында да, үзе югында да Шәһидә апаны олылап, хәтта ки үзеннән дә зуррак куеп сөйләшә торган иде. «Без Шәйдә апагыз белән киңәштек тә...», «Шәйдәгә дә ошады, апагыз хуплады моны...», «Мин шулай уйлыйм да, Шәйдә апагыз ни дияр...» Шуңа охшаш гыйбарәләрне күзгә-күз карап сөйләшкәндә генә түгел, трибуналардан да еш кына очыра-ычкындыра иде Гариф абый. «Ирләр барыбер дә хатыннарыннан курка бит» дияр кемдер. Ләкин мондый фараз аңа кагылмагандыр, курку-өркү түгел, хөрмәт яткандыр моның төбендә, дип беләм мин.

Гариф абыйның иң беренче әсәре – «Яшьлек яме» повестеның герое да, чынлыкта, Шәһидә ападан күчерелгән иде. Документаль, тарихи хәл-вакыйгаларга нигезләнгән, язучыга дан-шөһрәт китергән «Идел кызы» (башкорт телендә ул «Габбас хәзрәт» исеме белән дөнья күрде) романы да әгерҗе һәм Арча якларында имам-хәзрәтләр, ахун, мулла-мөдәррисләр булып торган данлы кавем – Габдрахман Максудовларның тормыш юлын, тарихын яктыртуга багышланган әсәр булып чыкты. һәр әдәби әсәрнең үз вакыты, үз сәгате була, диюләре хактыр. Аның буенча эшләнгән күпсе­рияле телефильм да укучылар күңеленә хуш килде.

– Бабаларыбызның бабасы Гайсә хәзрәт Кенәрдә мөдәррис була, – дип сөйләгән иде Шәһидә апа. – Аның 1576 елда язылган китабы университет китап­ханәсендә саклана. Дүрәтәй – Габделҗәлил хәзрәтнең унҗиде баласы була. Габбас хәзрәтнең прототибы – минем әтием Габдрахман миңа биш яшь чагында үлә. 

Гариф минем белән исәпләшүен, яратуын, хөрмәтен һәрдаим сиздереп торды, берәр җиргә китсә сагынып хатлар яза, назлы, ягымлы сүзләрен кызганмый иде. Әмма иң матур сүз – бер-беребезгә «әтисе-әнисе» дип, якын итеп эндәшүебез түгелме икән?!
– Шәһидә юмарт табигатьле, сабыр холыклы, – дип өстәп куя Гариф абый. – «Хәзинә» романы чыккан елны авылда туганнарның өе янды. Әнкәй дә исән иде әле. «Хәзинә»гә тиешле ун мең гонорар акчасын аласы бар иде. «Акча вәгъдә итеп кайтма, барысын да биреп кайт», – диде Шәһидә. Шулай эшләдем дә. Күз йомган арада булмаса да, мунчасы, өйаллары белән менә дигән йорт өлгертеп керделәр.

– Ун мең ул чакта бик зур акча иде бит, өч меңгә машина алып була иде. Каләм хакын үзебез дә бик көтеп торган идек. Юнәтәсе кием-салым, яңартасы җиһаз алынмыйча калды. Туганнарның бар каралты-кураны өр-яңадан яңартканнарын күреп, әлбәттә, сөендем. Шулай да, хатын-кыз бит, «Сез түгел, без янганбыз икән», – дип, бер утырып еладым елавын.



Гариф абый, минем күзәтүемчә, ихлас, кече күңелле, самими, хәтта ки беркатлырак кеше иде шикелле. «Безнең гаиләдә биш Язучылар берлеге әгъзасы хәзер», – дип мактанган кебегрәк сөйләве истә калган. Чынлыкта, бу шулай. Шәһидә апа – Гөлшәһидә Максудова рус классикларының китапларын татар теленә тәрҗемә иткән тәрҗемәче, «Минем кала алуым» һәм «Асылбикәне җирләгәндә» дигән повесть­лар авторы. Уллары Рәшит Ахунов Гариф абыйның күп романнарын русчага тәрҗемә иткән талантлы шәхес. Наилә Ахунова русча яза, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә матур-матур әсәрләр иҗат иткән шагыйрә, кияүләре Борис Вайнер (Сулимов) да әдәбият дөньясында бик билгеле шәхес.

Бервакыт шулай Аяз Гыйләҗев белән татар китабының язмышы, язучы шәхесе һәм әдәбият дөньясында кайнашкан халык өчен әһәмиятле башка мәсьәләләр хакында әңгәмә корып утырганда, сүз арты сүз чыгып, мин Гариф абыйның мул иҗаты хакында өстәнрәк торып фикер йөртүемне сиздердем шикелле. «Гарифтагы егетлек, язучы халкына аның сыман күп игелекләр эшләгән кеше бүтән юк!» – диде Аяз абый әйткәннәренә «Син, кызый, сүзеңне үлчәп сөйлә!» дигән мәгънә салып.
Игелекле гомер юлы үткән Гариф абыйның шәхесенә бәһасе иде бу аның... һәм мин килештем.

«Сөембикә», № 9, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар