«Галим-голямалар да килгән иде»ме, әллә без кыланырга яратабызмы? 

 

 

Матбугат ни өчендер соңгы бер елда минем мәкаләләремне тунап, кыркып бастыра башлады. Мин моңа бик рәнҗим. Телебез харап булып ята бит, ә мин, тел галиме булмасам да, телебезнең алак-шалаклыгына борчылып мәкаләләр язам – шуларны туныйлар. 

Бер журналист яза: «Бу җыелышка галим-голямалар да килгән иде...». Стоп! «Галим-голяма» – бу инде «галимнәр» мәгънәсен бирә, ягъни күплек санны. Димәк, әлеге иптәш фактта болай яза: «Галимнәрнәр дә килгән иде». Алай ук ярамый бит инде! «Голямалар» дип әйтергә ярый, әмма «галим-голямалар» дип әйтү – грамотасызлык инде. 

Без, милли телне көчәйтәбез дип, хәзер «Рәсәй» дип язабыз, әмма Тукай, Ибраһимовлар «Русия», «Россия» дип язганнар. Ф. Әмирхан «адрес» дип язган (француз теленнән), ә без, милли булабыз дип, «әдрис» сүзен кулланабыз. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Тукайлар шул дәрәҗәдә дә милләтне кайгыртмаган икән инде! Без инде «барысы» дигән саф татар сүзен гарәпнең «җәгысы» белән алыштырдык. «Җәмгысы унике комбайн эшли бүген колхоз кырында...» Уф, косасы килә... Аның бит инде комбайны да татар сүзе түгел, колхозы да! Нигә кадими мәдрәсә стиленә күчәргә? 

«Әүвәл алдым биш куян тиресе, аннан соң җиде куян тиресе. Җәмгысы ничә тире була?» Кадими мәдрәсәнең беренче сыйныфында хисап дәресендә әнә шулай сөйләнгән. 

Без хәзер төрекләшергә омтылабыз, төрекләр исә европалашырга омтылалар. Алар газета-журналларында «групп» (төркем), «проблем» (проблема) сүзләрен иркен кулланалар. Нәкъ сәүдә, сәнгать өлкәсендәге кебек инде: АКШта порнографик фильмнарны экранга чыгармыйлар икән, без исә аларны сатып алабыз. Без чит ил аракысын эчәбез (шешәсе матур), Европаның үзендә исә боларны авызга да алмыйлар икән. 

Әйе, без кыланырга яратабыз. Бу безнең күңелебез хәерче булудан килә. Бу – безнең бәлабез... 

Элек «олы» дигән сүзебез бар иде: олы яшьтәге кеше, олы гәүдәле кеше һ.б. Хәзер ул сүз бетте, аның урынын «олугъ» сүзе алды. Ләкин бит пәри башка, җен башка... Тукай исә бу сүзне теләсә кемгә карата түгел, ә бик абруйлы кешеләргә карата гына куллана: 

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба... – 

ди ул. 

Тукай «олугъ» сүзен теләсә кемгә карата кулланмый, әмма Мәрҗани кебек шәхесләр турында язганда бу сүзне файдалана. 

Хәзер исә бу сүзне тузган ике тиен урынына йөртәләр: янәсе, милли. «Олугъ нефтьче», «олугъ тегүче», «олугъ токарь» һ.б. 

Юк, болай ярамый, сүзнең «градусын» бетерергә ярамый. Журналистлар нәрсә карый? Дипломлы филологларыбыз нәрсә карый? 

Газетада язалар: фәлән-фәлән хәтле «ут-күз чыкты» дип. 

«Ут-күз» ул фәлән санлап чыкмый. Ул – ут, янгын була, ул берәү, икәү була. «ут-күз» төшенчәсе исә аерым бер очракны күздә тотмый, ул «ир-ат», «мал-туар», «кыз-кыркын» дигән кебек, гомумиләштерә. «Фәлән авылда фәлән көнне ут-күз чыкты» дип әйтелми, «фәлән авылда фәлән көнне янгын булды, ут чыкты» диелә. «Ут-күз» – ул гомумиләштерү, «Ут-күздән Ходай үзе сакласын» диелә. 

Бу ыйбарәнең тарихи тамыры бик тирәндә, моны аңлатырлык гыйлем миндә юк. 

Бүлек редакторлары да бик үҗәт. Мин «телефон чылтырады» дип язам, алар мине менә өч дистә ел инде төзәтеп киләләр: «шалтырады». Шалтырый бит йортта табак-савыт (ир белән хатын үзара аңлашканда, каенана белән килен тату булмасалар һ.б.). Урыныннан купкан такта, койма, түбә шиферы давыл вакытында шалтырый. Әмма телефон аппаратының эчендә затлы сыйфатлы металлга затлы сыйфатлы металл бәрелә, бу инде һич тә такта арбасы шалтыравы түгел, ә «чылтырау» гына була ала. Руста бит шулай: «колокольчики звенят». 

«Йөз гарип-ятим балага нигъмәт өләште», дип яза берәү. Ә нигә ашамлык, ризык кына димәскә? Ул юл белән китсәк бит ашамлыклар кибетен «нигъмәтләр кибете» дип атап йөрергә кирәк. Моның белән алга китеш булырмы? 

Мин инде ничәмә-ничә еллар буе тукып киләм: газетада «фәлән колхоз» дип кенә күрсәтү укучыга берни дә бирми. Менә, мәсәлән, газетада бер рәсем. Арча районы «Октябрь» колхозы уңганнары. Бу минем өчен ноль-информация. Бу колхозга кайсы авыл кергәнен мин белмим. Нигә инде шушы иске трафареттан котылмаска? Милли авлларыбызны шулай октябрь, ноябрь, декабрь дип мәсхәрә итәбез түгелме соң? 

...Материалны карап, редакцияләп, хәрефләр төзәтеп утырган егет-кызларны университетта биш ел буена мин дә укытканмындыр. Димәк, начар укытканмын, нача галим булганмын. Әнә бит миндә укыган талантлы яшь бер журналист Тукай шигырен ватып, җимереп өзек китерә: 

Күктә ниләр булмас диген, 

Иксез-чиксез күк бит ул. 

Ипи белән ант итәм: Тукайда мондый строфа юк. Мондый ватык арбаны Тукай беркайчан да тартып йөрмәгән. Тукайда бу юллар бөтенләй башкача, төзек, тигез, җырлап тора. Моны мәктәп баласы да яттан белә... 

«Йолдызнамә»нең татарча исеме «Талигъ» дип яза бер иптәш. Инде үзебезнең «йолдыз» сүзеннән дә баш тартыйкмы хәзер? Кая барабыз без? Без, милли телебезне тазартабыз дип, аны үтерүгә таба юл алдык. Хәзер радио-телевидение  тапшыруларында да контроль бетте. Мин яраткан җырчы туташ болай дип җырлый: «Кемнәрнең кулында мәхәбәт ачкычы...» Радиода шуны кабул итәләр, шуны уздыралар. Безнең милләтнең теле хәзер мәзәк хәлендә. Мәзәк исә мондый: авылга практика узарга ветеринария институтыннан бер кыз килә. Килеп урнашуга эш табыла моңа. Хуҗа хатынның сарыгын көтү кайткан арада бер сыер сөзгән, күзен чыгарган, бугазыннан кан килә икән. Хуҗа хатын әлеге «мал врачы»ннан ярдәм сорый, мөлдерәп карап тора. Шунда... теге кыз сарыкны егып муенына жгут сала. Кан туктый. Хәер, сарык та үлә. 

Без – журналистлар (мәкаләләрем күп чыгып торгач, мин инде үземне дә журналист дип атарга кыючылык итәм) бүген әнә шул кызый – «мал врачлыгына» укып йөргән студентка ролен үтибез. Шулай булмаса, «галим-голямалар да килгән иде», «ут-күз күзәтелде» дип язмас идек. «Мәхәбәт» дигән сүзне эфирга чыгармас идек. «Октябрь» колхозы уңганнары дип язмас идек... 

                                                                                               1994 ел. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 07:00
    Без имени
    Бу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 20 апрель 2021 - 22:40
    Без имени
    Балакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 19 апрель 2021 - 18:53
    Без имени
    Аллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.
    Мин бала таба алмаячакмын….
  • 18 апрель 2021 - 20:50
    Без имени
    Изге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏
     Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
  • 17 апрель 2021 - 21:42
    Без имени
    Жалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына
    «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»