Логотип
Шәхес

Еракка китеп кара

Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе.

Гали авылы тәҗрибәсе, чыннан да, шаккатарлык. Колхоз да, совхоз да түгел бу. Һәр хуҗалык — үзе бер дөнья. Хуҗалыклар ашламасыз, экологик чиста продукция — кыяр-помидорын, суган орлыкларын тонналап җитештерә. Хәтта чит илләрдә дә беләләр, теләп алалар яшелчәләрен. Эшчән, тәртипле, динле халык яши Галидә. Өч мәчетләре бар, кунакханә юк. 

I Бөтенроссия авыл Сабантуена килгән биш йөз кешенең берсе дә урамда калмады. Һәр йорт кемне дә булса кунакка алды. Капкаларны киереп ачып, туганнарыдай якын күреп, ачык чырай, якты йөз белән кунак иттеләр. Килгән кунакны хөрмәтли белә халкым. Хәтта сугыш елларында да Сабан туен үткәрергә тырышканнар бит. 

Гөлназ, менә сигез ел инде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәген ьитәклисез. Конгресс оешуга ук аның эчендә кайный башлавыгызга чит телләр белүегез сәбәпче булмадымы икән?
– Халкыбыз язмышы өчен җаваплылык тоя торган милләтпәрвәр затлар, зыялылар белән даими аралашуым, «Дөнья» студиясендә эшләгәндә эзлекле рәвештә төрле кыйтгаларда яшәүче татарлар тормышын яктыртуга багышланган тапшырулар әзерләвем эзсез узмады, Конгресска эшкә чакырулары очраклы булмагандыр дип уйлыйм. Активлыгымны, эшемне яратып башкаруымны күреп, миңа шундый җаваплы вазифа тәкъдим иттеләр. 

Әлбәттә, чит телне яхшы белү берәүгә дә комачау итми, барган-йөргән җирләрдә хөкүмәт җитәкчеләре, бүтән милләт вәкилләре белән дә еш аралашырга туры килә. Ә үзебезнең милләттәшләр белән аңлашу мәсьәләсенә килгәндә, татарга тылмач кирәкми, дип халык дөрес әйтә. Гомер буе чит ьирдә, бүтән халыклар арасында яшәсәләр дә, милли җанлы татарларыбызның, туган телебезне онытмыйча, күз карасыдай кадерләп саклаулары сокландыра мине. Чит мохиттә әби-бабаларыбыз мирасын саклау җиңел түгел бит, югыйсә. Күп йөрергә, йөзләгән кеше белән аралашырга туры килә, дисез. Арытмыймы?
– Кешеләр белән аралашу, гел хәрәкәттә булу ошый миңа. Ару-талу белән исәпләшеп тору юк. Чакыралар икән, ял көнеме ул, бәйрәмме, бармый калырга хакыбыз юк, дип кенә карыйбыз. Чөнки безнең җитәкчебез – Ринат Зиннурович Закиров үзе дә шундый тынгысыз җанлы, халыкка ярдәм итәргә тырышып йөри торган кеше, регион-төбәкләрдән кайтып керми. Меңәр чакрым юл үтеп Чиләбегә барып төшәсеңме, Төмән, Себер, Украина, Литвагамы: «Татарстаннан, рухи Мәккәбез – Казаннан килдегез!» дип, кочак җәеп, сөенеп каршы алалар. Шулчак юл газабы дигәннәре бик вак мәсьәләгә әйләнә дә куя. Безне көтәләр, ышаналар, ярдәм итәсебезгә өметләнәләр. 

Һәм барган-күргән җирләрдәге татарлар тормышындагы яңалыкларны, уңай эш тәьрибәсен «Халкым минем» тапшырулары аша бар дөньяга таратасыз...
– Әйе, «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе белән бергә башлап җибәргән бу уртак проектыбыз иң уңышлы башлангычларның берсе булды дисәк тә, арттыру булмастыр. Тапшыруларны төрле өлкә, җөмһүриятләрдә көтеп алалар, яратып карыйлар. Монда болай икән, булдыралар, әллә без алардан кимме, дип ялкынланып үзләре яшәгән төбәкләрдә дә уңай эш тәҗрибәсен тормышка ашырырга атлыгып торучы энтузиастлар җитәрлек. Телевидение белән кулга-кул тотынып эшлибез, без аларга рәхмәтле. «Татарлар» тапшыруы халык арасында шулай ук бик популяр. Татарстан радиосында «Синдер татар кешесе» тапшыруының авторы һәм алып баручысы буларак та даими чыгыш ясыйм. Татар спортчыларына багышланган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» тапшыруларын да үтемле, халкыбыз батырлары белән горурланырлык итеп эшләргә тырышабыз. Татар дөньясындагы яңалыкларны халыкка җиткерүдә матбугатның роле гаять зур. Өлкә, республикалардагы татар газета-журналларның бик тә кирәкле, игелекле эш башкаруын әйтми калу һич мөмкин түгел. Ульяновск өлкәсендә «Өмет» газетасы җиде мең тираж белән басыла. Самарада «Бердәмлек», Төмәндә «Яңарыш», Киров өлкәсендә «Дуслык», Удмуртиядә «Яңарыш» газеталары егермешәр ел буе эзлекле, тоткарлыксыз чыгып килә. Алар конгресс карарларын халыкка җиткерергә ярдәм итәләр. Халыкның рухын яңартуда Сабантуй бәйрәмнәренең роле аеруча зур дип беләм. 

– Сабантуй бит ул бәйрәм генә дә, бәйге генә дә түгел. Язгы эшләргә йомгак та ул, киләчәк уңышка ышаныч та, халыкны берләштерүче зур көч тә. Халыкның үзаңын уяту чарасы да әле. Көрәшчеләр бил алыша, туган-тумача, дус-иш, куанып, бер-берсе белән аралаша, ат чабышы, йөгерешчеләрне – елгыр-җитез, көч-куәтләре ташып торган мәйдан батырларын күреп кинәнә, уйный-көлә. Йола, гореф-гадәтләрнең ныклыгы шунда сынала да инде. Татарны барлау да ул, милләттәшләргә берләшү өчен уңайлы форсат та. Татарлар яшәгән һәр төбәктә үтә торган мондый бәйрәмнәрдә катнашырга, бер көндә икешәр, хәтта өчәр җирдә булырга, конгресс котлауларын халыкка җиткерергә тырышабыз. Ун ел рәттән инде төрле өлкәләрдә Федераль Сабантуйлар уза: Саратовта, Тольятти, Димитров­град, Йошкар-Ола, Саранск, Түбән Новгород, Чиләбе, әстерхан, Ульяновск шәһәрләрендә, соңгысы быел – Ижау каласында зур оешканлык белән үтте. Самара өлкәсендәге Гали авылында быел беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабантуе шаулап-гөрләп узды. Ижауда да, Галидә дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шул төбәкләрнең башлыклары, дәрәҗәле кунаклар катнашты. 
Без – бар, без – исән, без яшибез дигән сүзне раслау өчен дә мөһим бит бу. 

Үз кавеменә игелек кылырга атлыгып торган, милләт өчен ихластан нәрсәләрдер эшләүче затларны берәмтекләп санасаң да ярыйдыр.
– Милләт өчен җан атып, җәмгыятьләргә ярдәм итәргә сәләтле, уңган, булдыклы егетләребез күп, шөкер. Оренбург өлкәсенең Дума депутаты, эшмәкәр Илдус Дәүләтов шундагы оешмабызны җитәкли, якташларына – Әсәкәй районы халкына матди ярдәм дә күрсәтә. Самара өлкәсендәге Гали авылында тынгысыз йөрәкле Расих Латыйпов – ит ризыклары җитештерүче «Хәләл» цехының хуҗасы. Ат итеннән искиткеч тәмле колбаса ясыйлар. Тәвә кошлары – страусларга кадәр үстерәләр хәтта ки. 

Мондый экзотик кош-корт каян килгән бу якларга? Нәрсә ашатып үстерәләр аны?
– Инкубаторда егерме чеби чыгарганнар. Нәни чебешләрне баштарак кулдан да ашатып була икән, ни бирсәң, шуны ашый алар, ризыкка талымсыз. Инде дәү үскәннәр, муеннары шундый озын, үрелеп буең җитмәле түгел. Бала-чага экскурсиягә килә, кыланмышларыннан көлеп кинәнә. Кызык бит! Өч яшькә җиткәннән соң гына күкәй салып бала чыгара икән тәвә кошы. Итеннән менә дигән шашлык кыздырып була. 

Шагыйрь шигъри юлга салган: «Бирмә билеңне! Бирмә илеңне! Бирмә-ә-ә!» шигаре батырларга көч-куәт өстәгән бит. Иманлы, йөзе якты, күңеле нурлы татар баласын милли йолалар, гореф-гадәтләребез, ислам дине дә тәрбияли.
– Татар җәмгыяте оешмаларын дәрәьәле, халык арасында танылган шәхесләр җитәкләсә, ул төбәкләрдә эшләр аеруча әйбәт бара. Мәсәлән, Әнвәр Алмаев әстерхан өлкәсе Думасы депутаты. Самарада Фәхретдин Канюкаев – танылган эшмәкәр; шулай ук СССР спорт мастеры, данлыклы көрәшче Хәбил Бикташев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшли торган Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе. Чувашия­дәге Озын Куак авылыннан Рәшит Сәньанов, Төмәннән Нурулла Саттаров шулай ук бик билгеле шәхесләр. Ижауда «Яңарыш» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ирек Шәрипов республикадагы татарларны бер йодрыкка туплап тора торган кеше. Саратовта яшәүче Эдуард Ганиев үзенең туган ягы – Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулатка татарларына бик нык ярдәм итә. Булдыклы ир-егетләребез күп. Бөтенесенең дә исемен атамаганга үпкәләмәсләр, шәт.

Миңа калса, башкаладан ерагайган саен татарның татарлыгы арта бара кебек... Шыгырдан, Гали авылларындагы кебек бергә тупланып, саф татар менталитетын саклап, бай яшәгән авыллар байтак. Пенза, Түбән Новгород, Чувашстан, Мари Иле, Сембер төбәкләрендә эшчән, булдыклы татарлар үткән гасырда ук коттеджлар сала, җыелышып мәчетләр төзиләр иде инде. Концерт-спектакльләргә халык ургылып йөри. Бу төбәкләрдә татарлар үзләрен читләр йогынтысыннан нык саклыйлар. Татарныкы булмаган һәр нәрсә аларга чит-ят. Моның нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек: Казан кибетләре тулы казылык – аларда ясалган. Базар сәүдәсе дә шул яклардан килүчеләр кулында. Вак, урта эшмәкәрлектә, медицинада, эреле-ваклы түрәләр арасында да алар күпчелекне тәшкил итә. Дөнья көтә белү осталыгы һәм татарлыкны тырышып саклаулары матур нәтиҗә бирәме әллә? Балаларын ислам традицияләрендә тәрбиялиләр. Ничә гасыр рус арасында яшәп, ничәмә-ничә дистә ел буе русча укып та телләрен, диннәрен, милли гореф-гадәтләрен саклап калырга ни-нәрсә ярдәм итә? Аллаһыдан, милләттән ваз кичмәгәнгә эшләре гөрләп бара торгандыр, дип фаразласак та урынлы.
– Казанда Конгресс оешу дөньяга сибелгән татарны берләштерү өчен бик тә кирәкле адым, гаять кирәкле проект булды дип куанырга гына инде. Бездә 400 гә якын милли оешма теркәлгән. Һәркайсы белән элемтәдә без. Уңышларын да, борчуларын да безгә хәбәр итеп торалар. Кирәксә, ярдәм сорыйлар. Без аларга дәреслекләр, әдәби китаплар җибәрергә булышабыз. Төрле бәйрәмнәр үткәргәндә үзебез белән артистларны, язучыларны алып барабыз, очрашулар оештырабыз. Илләр-җирләр гизеп, таныша, күрә торгач халкымның тамырлары нык икәненә күбрәк инанам. Тамырлары нык халык замана җилләренә бирешмәс, дип ышанам.  

 Татар Кытайда да татар булып кала торгандыр. Хәер, шулай булса иде дигән теләк урынлырактыр бәлки...
– Кытайда биш меңгә якын татар яши. Өремчедә, Колҗада татар җәмгыяте бар. Җәмгыять тирәсенә яшьләрне җәлеп итмәсәң, эш сүлпәнләнә, милли учакның ялкыны сүнә. Биредә яшьләр өлкән буын белән киңәшләшеп эшли. Горурла­нырлык милләттәшләребез анда да җитәрлек. Мәсәлән, Абдулла Аббас – Цзинь-Зянь университетында ботаника буенча зур галим, профессор, Бөек Кытай Милли Мәҗлесе депутаты. Әбисеннән калган рецептларны туплап, уйгур һәм татар телләрендә аш-суга багышланган китап чыгарган. Йөз мең тираж белән чыккан китап таралып та беткән. Рәгънә апа Акмуллина – Кытай армиясе генералы. Колҗада җиде классны татар мәктәбендә укыган. Рәшит Ваһапов җырларына мөкиббән. Җырлап та күрсәтте. 

Әйтүләренә караганда, Кытай хөкүмәте татарларга бик хәерхаһлы, Татарлар арасыннан шундый югары дәрәҗәдәге депутатлар бар икән, димәк, милләттәшләребезгә ышаналар, хөрмәт итәләр. Милли бәйрәмнәр үткәргәндә Конгресс та, ә Сабан­туйлар уздырганда шул Кытай хөкүмәте дә ярдәм итә. Кытайдагы татарлар бик тырыш, араларында зур эшмәкәрләр, табиб, юрист, югары уку йортларында укытучылар күп. Фән докторлары бар. 

Тарихи Ватанны ярату, сагыну хисе ата-бабадан мирас булып күчкән күңел халәтедер ул. Заманында безнең Бубыйлар – Нәсимә џәм Гобәйдулла Нигъмә­туллиннар да Кольада кызлар мәктәбендә укытканнар.  
– Конгресс чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен югары уку йортларына кертергә булыша, юнәлеш бирә. Татарстан хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан югары уку йортлары белән берлектә, Кытай халык Республикасыннан китертеп татар яшьләрен укытуны алты ел элек башлады. Конгресс фатихасы белән Казанга килгән яшьләр беренче елны әзерлек курсларында укыйлар. Чөнки бездә кулланышта булган кириллицаны һәм рус телен начаррак беләләр. 

6-7 ай эчендә татар теле буенча белемнәрен шомартып, рус телен дә үзләштерергә тиеш булалар. Алар Татарстан хисабына укыйлар. Укып бетергәч, Кытайга кайтып, әби-бабаларыннан сакланып калган татар телен үз җирлекләрендә хәзерге татар теле дәрәҗәсенә җиткереп башкаларга да өйрәтерләр, дип өметләнәбез. Икенчедән, алар уйгур телен, татар теленең борынгы формаларын яхшы беләләр. Ә бу – фән өчен кызыклы. Тагын бер ягы, Кытайда егетләр күп, бездә – кызлар. Биредә парларын табып гаилә корган яшьләр бар. Университет­ның татар филологиясе факультетыннан тыш, башка уку йортларында белем алучылар да байтак.

Шулай да Кытайда яшәүче татарлар бүтәнрәктер кебек...
– Өремчедән 340 чакрым арырак (бәлки бирерәктер), Тянь-Шань тавы итәгендәге Чишмә дигән татар авылында булдык. Алтмыш чакрым өскә, тауга мендек. Чишмәлеләр уйгурлар белән кушылган, аларның гореф-гадәтләрен дә сеңдергән халык. Үзәндә дөя, куй көтүләре утлап йөри, дөге, кукуруз үстерәләр. Көндез һава бик эссе, ә төнгә нык суыта. Әйткәнемчә, татарга тылмач кирәкми, аңлашабыз. Монда безне шундый тәмле чәй белән сыйладылар: үзе кар суыннан, үзе яшел, үзе тозлы һәм дөя сөте белән... Сәеррәк тоелган шундый чәй тән температурасын күтәрми дә, төшерми дә, көне буе бертөрле генә тотып тора икән. Кунакчыллык – безнең халыкка хас сыйфат, читтәге милләттәшләрнең ачыклыгын сурәтли торган сүзләр табу кыен. Иң якын туганнары итеп кабул итәләр безне. Милли ризыклар белән сыйлыйлар. 

Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә, ди халык. Милли ризыклар да, гореф-гадәтләр кебек үк, халыкны халык итеп сакларга ярдәм итүче күрсәткечтер. Хәер, һәр җирнең үз йөзе, үзенчәлеге була бит. 
– Курган өлкәсендә Өчкүл дигән татар авылы бар. Кайчандыр нык, зур авыл булган. Колхозлар таралгач, авылда эш беткән, эшкә яраклы ир-ат Себергә эшкә киткән. Түбән Вартада эшли торган Марат Юнысов дигән егетләре авылында мәчет төзетте. Ачылышына губернатор да килде, без барып «Халкым минем» тапшыруын төшердек. Мәктәп тә төзеттеләр, таралып бетә дигәндә яңа сулышы ачылып, тернәкләнеп китте авыл. «Сез килеп киткәннән соң туган җиребезнең кадере артты», диләр. Яшәргә стимул кирәк шул. Кайчак кешегә бер җылы сүз җитә. өчкүлнең шунысы кызык, су да керткәннәр, әмма урамдагы колонканың суы тозлы. Сазлыктан боз ватып алып кайтып, шуны эретеп эчәләр. Чыннан да, өч күле бар, шунда аккошлар төшә. әкияттәге кебек! 

Удмуртиядә Кистем авылы бар, Удмуртиядә вакыт аерымлыгы бер сәгать, ә мондагы халык Ка­зан вакыты белән яши. Кистем­нәрнең һәммәсенең фамилиясе – Касыймовлар. Урман хуьалыгы министры Рафис Касыймов шул авылныкы. Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмиләнең әнисенең туган авылы бу. Казанда «Бертуган Касый­мовлар» урамы бар, аның исеме дә шул төбәк егетләре хөрмәтенә кушылган.

Татар телен, туган телеңне белер өчен Ватан кирәкме? Иман кирәк. Йөрәк кирәк. Анаң булу кирәк.
– Япониядә туып-үскән Оркыя апа Сафа гаиләсе белән Сан-Францискода яши, ире Даян абый белән Төркиядә таныша. Кызлары Адилә, уллары Камал – һәммәсе рәхәтләнеп, саф татарча сөйләшә­ләр, бөтен кешегә үрнәк гаилә бу.

Алматыда СССРның халык артисты Бибигөл Тулегенованың өендә булдым. «Кияү белән кәләш» дигән сувенир – чүпрәкләрдән тегелгән курчаклар бүләк итте. Иң кадерле ядкарь итеп саклыйм. Шуны кулыма алсам, очрашулар күз алдында яңара.      

Журналист кешегә юл йөрү, күп аралашу файдалы, әлбәттә. Һәр төбәкнең кабатланмас шәхесләре, маьаралы вакыйгалар белән бәйле гаьәеп кызыклы тарихы була. «Күңел – дәрья» китабы авторын очрашулар яңа әсәрләр язарга дәртләндерәме?
– Беренче китабым – артистлар, җырчыларның иҗат портретлары тупланган җыентыгым чыкканга да дүрт ел вакыт үткән икән. Инде икенче китабым да әзер. Сәяхәтләр, очрашулар тәэсирендә туган уйлар күңелгә тынгы бирми. Әүвәлге, сәхнәдән төшкән, онытыла башлаган артистларны барлыйсым килә. Ретро-җырлар никтер күңелемә якынрак. Зиннур Гыйбадуллин, Сара Садыйкова көйләре күңел халәтемә туры килә, җанга кагыла. Хәер, татар җыры, моңы халкыбызны милләт итеп саклаган да бит инде. Милләтнең бер канаты милли мәгариф, динебез булса, икенчесе, әлбәттә, сәнгатебез, җыр-моңнарыбыз.

Быелгы ел безнең милләт өчен авыр сынау елы булмагае. Халык санын алу уңаеннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә аеруча уяу булырга кирәк. Чөнки җанисәп алучылар татар артсын дип тырышучылар булмаска мөмкин...
– Без үзебезгә бик кирәк. Мин халкыма ышанам, кыйбласының кайсы якта икәнен белүче халык ул. Татармын, дип горурлана торган халык. 

"Сөембикә", № 8, 2010.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар