Чулпан Хаматова

Мин бәхетле кеше. Һәрхәлдә, бәхетле булырга тырышам. Исән-сау икәнлегемне, янымда тормыш кайнап торуын аңлый алырлык дәрәҗәдә зирәк булырга омтылам. Шулдыр инде ул бәхет.
Кинодагы беренче роль. Бер режиссер миңа, күзләреңдә хис-тойгылар чагылмый, актриса булма син, дигән иде. Ярый әле Вадим Габдерәшитов мине күреп алды. Өченче курста укыганда «Биер вакыт» («Время танцора») дигән фильмында баш рольдә уйнарга чакырды. Катя роле белән «Ника» призына да куелдым.
Театрга килү. 1998 елда «Современник» театрына чакырылдым. Э. М. Ремарк әсәре буенча куелган «Өч иптәш» («Три товарища») спектаклендә Патриция Хольман ролендә беренче мәртәбә тамашачыга күрендем. Аннары рольләрем байтак булды. Антон Чехов, Василий Шукшин әсәрләрендә уйнадым.
Фонд турында. Элек мин гел театр-кино дөньясы кешеләре арасында гына кайный идем бит. «Гомер бүләк ит» дигән фондны оештыру һәм анда эшләү мине үзгәртте – тирә-ягыма бөтенләй икенче төрле карый башладым, дөньяга тагын да ныграк ачылдым. Янымда һәрчак гаҗәеп кешеләр: балалар һәм аларның әти-әниләре, табиблар, волонтерлар... Бу тормышта нәрсәнең чыннан да мөһим, нәрсәнең чүп-чар икәнен аерырга өйрәндем. Гомердән, исәнлектән дә кадерлерәк бер нәрсә юк икән! Мин шуны аңладым. Сафсата сүзләрне бөтенләй тыңлый алмыйм.
«Бозлык дәвере» проекты хакында. Проектта октябрьгә кадәр генә булырмын да китәрмен дип уйлаган идем. Бәхетсезлеккә күрә, без алдынгы урынга чыктык. Аннан инде, әйдә, бу программаны гына яздырабыз да, әйдә, тагын берне генә дия башладык. Төшерүләр вакытында партнерым Роман Костомаров минем янга Питерга килеп йөрде. Язылабыз да, Рома мине Петербург боз сараена алып китә. Бозда барып төшәм, тагын торып басам, тагын егылам. Ә табиб... икенче партнерыма әйләнде! Фәкать сул терсәгем генә травма күрми калды бугай инде. Баш белән дә кадалдым, оча сөягемне дә чатнаттым. Авыртуны баса торган уколлар гына коткара. Тагын бозга чыгып басам. Башкалар әллә нинди яңа элементлар ясаганда соң!.. Бернәрсәгә җитешә алмыйм! Йокларга түгел, оекбашларны кер юу машинасына салырга да вакыт юк!
Балалар тәрбияләү. Әйбәт мульфильмнар – балаларны йөдәтмичә генә яхшы кеше итеп тәрбияләүнең иң үтемле чарасы. «Без үзебез ияләштергән затлар өчен җаваплы» дигәнне үзләштерә алган бала юньле кеше булып үсәчәк. Кызларым яшьтәшләреннән шактый аерыла: Интернеттта утырмыйлар, социаль челтәрләргә исләре китми. Арина белән Ася кино белән дә мавыкмыйлар. Ә менә кечкенәсе – Ия миңа ияреп эшкә еш килә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.