Логотип
Шәхес

Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 

Шунда ук «икенче сыңары ни?» дигән сорау туа...

Әхтәм ЗАРИПОВ

 

Шунда ук «икенче сыңары ни?» дигән сорау туа.  

Матур кешенең ике канатыннан берсе чибәрлеге булса, икенчесе – аның сәләте. Ярый, чибәр дә, сәләтле дә булсын, ди. Матурлыкка шулар гына җитәме соң?  

Чибәрлекне дә, сәләтне дә, матурлыкны да бизмәнгә салып, яисә озынлык үлчәве белән үлчәп булмый. Ул сыйфатларны үлчәүгечләр һәркемнең үзендә, үзенчә. Әгәр кем дә булса берәү икенче берәүне матур кеше дип таный икән, шунда ук «матурлык үзе нәрсәнең бер элементы?» дигән сорау туа. Ә җавабы: соравыннан ерак түгел: матурлык – бәхетнең сыңар канаты ул. Ә икенче сыңары – мәхәббәт. Мәхәббәтсез бәхет булмый, матурлыксыз мәхәббәт булмый! 

...Ике күзе дә тумыштан сукыр Наил исемле яшьтәшем бар иде минем. Үзе шикелле үк тома сукыр кызга өйләнеп, өч бала үстерделәр. Очрашкан чакларда: «Яратышуыгызның сәбәбе нидә?» – дип сорый идем. Икесенең дә җавабы бер иде: «мәхәббәт»тә! 

– Димәк, матурлыксыз да мәхәббәт була? Күрмичә дә?  

– Матурлык – күзгә генә түгел – күңелгә, җанга күренә, сизелә торган сыйфат ул.  

Язмамның башында ук шундый фикергә килүемнең сәбәбе – үзен дә матурлык алиһәсе дип атарлык чибәр Фирдәвес Хәйруллинаның халык артисткасы Галимә Ибраһимовага багышлаган мәкаләсен «Матурлык алиһәсе» дип атавында. Матурлык үрнәге булырлык бу артисткаларның икесе дә күптән мәрхүм булсалар да, рухлары яши, сокландыра, сагындыра.  

Фирдәвеснең Галимә апа турындагы ихлас мәкаләсендәге кайбер фикерләр белән килешмәүдән түгел, ә кайбер өстәмәләр кирәклектән, мин кулыма каләм алырга җөрьәт иттем. Икесеннән дә гафу үтенеп, беренче өстәмәне язам.  

Фирдәвес Галимә апаны пьедесталга бастырып, матурлык идеалына гына хас сыйфатлар белән тасвирлый. Кеше турында объектив фикер йөртү өчен аны, пьедесталдан вакытлыча төшереп, җиргә бастырырга, кешеләр белән, гаиләсе белән, хезмәттәшләре яки иҗатташлары белән мөгамәләсенә игътибар юнәлтергә кирәктер.  

Галимә апа ишле гаиләдә, җиде баланың берсе буларак авылда үсә. Вафа хәзрәтнең биш кызының һәркайсы чибәр һәм дин гыйлеме алган булсалар да, авылда калмыйча, заманча шәһәр белеме алырга омтылалар. Олы апалары янына шәһәргә килгән Галимәне мәшһүр артист Зәйни Солтанов очраткач, апасына: «Мәрьям, синең бу сеңлең сәхнә өчен туган, ул артистка булырга тиеш», – ди. Коръән сүрәләрен яттан белгән мулла кызы әдип, режиссер һәм талантлы артист сүзләрен үзен сәхнәгә чакырган фатиха буларак кабул итә: театр техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Мәскәү эшче театрына җибәрәләр, бер ел анда эшләгәч, яшь артисткага Мәскәү театр техникумына керергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Галимә Ибраһимова татар артисткаларыннан беренчеләрдән булып югары белем алып, Казанга кайта, академия театрында иҗат итә башлый. Аның башкаруында татар тамашачысы Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендә – Луизаны, Островскийның «Төшемле урын»ында – Полинаны, Шекспирның «Отелло»сында – Дездемонаны, «Король Лир»да Корделияне күрә.  

(Декадага «Король Лир» спектаклен алып килү – без, студентларга да Галимә Ибраһимова башкаруында Корделияне, «Хуҗа Насретдин»да Сәлвине күрү бәхетенә ирештерде.) 

 

Укып бетереп, театрда эшли башлагач, миңа Галимә апа Ибраһимова белән Мостай Кәримнең «Кыз урлау»ында, Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендә, Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә, «Хиҗрәт»ендә бергә уйнарга туры килде. Иң күп уйналган һәм иң отышлы дип табылган Ана роле Галимә апаның соңгы роле булды. 

Зәйни Солтановның «Сеңлеңне сәнгатькә бүләк ит!» дигән канатлы сүзләре фатиха кебек яңгырап, актриса үзенең сәхнәгә бүләк булуын театрда раслаган икән, Галимә Ибраһимова үзе нинди бүләкләргә лаек булды соң? Уйнаган рольләреме?   

Татар театрында Галимә Ибраһимованы «Матурлык алиһәсе» дип соклансалар, безнең дәвердә рус театрында Элина Быстрицкаяга табындылар. «Дөнья чибәре», «Матурлык символы» диделәр. Күптән түгел генә күрсәтелгән телевизион тапшыруда без Быстрицкаяның бәхетсез язмышы, ялгызлыкта үлеме турында белдек. Кызгандык, гаҗәпләндек. Ә татар матурлык алиһәсенең сәхнәдән тыш тормышы ничек булганын беләбезме соң? Әллә аны белүнең кирәге юкмы? Узган эшкә салаватмы?  

Мәрхүмнәрнең гел яхшы якларын гына хәтерләргә кирәк, диләр. Әгәр ул яхшы якларда кайбер начарлыклар да яшеренгән булса?  

Әйтергә ярамаса да, хакыйкать өчен дөреслек кирәклектән, Галимә апаның бердәнбер баласы Флүрәнең гарип булып тууын әйтеп узу гаептән саналмастыр. Галимә апа 12 мәртәбә авырлы булып, 12 тапкыр баласын тудырмаска мәҗбүр була. Сәхнә өчен! Матурлыгын саклар өчен! Луиза, Дездемоналар гүзәл булып күренсен өчен. 13 нче тапкыр көмәнле булгач, аңа «бу балаңны табарга тиешсең» дигәнгә юрарлык төш керә. Галимә апа төшләргә, догаларга һәм төрле гореф-гадәтләргә ышана торган кеше буларак,   13 нче баласын табарга ниятли. Ләкин аны ничегрәк сиздерми, сәхнәдән китми табарга? Галимә апа корсагын кеше сизмәслек, сәхнәдән беленмәслек итеп буып йөри башлый. Баланың туар вакыты җитәрәк кенә поездга билет алып, юлга чыгарга җөрьәт итә. Үзенчә, баланы вакытлыча гына бала тудыру йортында калдырып тора да, шау-шу басылгач, аны барып ала.  

...Үлем көтмәгәндә килгән кебек, туасы җанның да төгәл вакыты һәм кайда, ничек туачагы билгеле булмый. Галимә апа утырган поездның 13 нче вагонында кинәт тулгагы тота башлый, һәм 13 нче вагонда аның, төшендә күргәнгә ышанып, туарга калдырылган баласы дөньяга аваз сала: аяк-куллары гарип кыз бала була ул. Ягъни сәхнәгә үзен бүләк иткән матурлык алиһәсенә – гарип бүләк.  

...Бүләк күп булмый. Гарип кыз бала туганнан соң, күпме генә көтсәләр дә, Галимә апа бүтән балага узмый. 13 нче бала ата белән ананың бердәнбере булып үсә. Гарип булса да, югары белем ала, 13 мәртәбә операция ясатып, үз йомышларына йөрерлек хәлгә килә. Медицина институтыннан «врач-фониатр белгечлегенә ия» дигән диплом алып чыккач, колоратур сопрано тавышлы опера җырчысы һөнәрен камил үзләштереп, сөйләү-җырлау тавышы чыгару әгъзалары авыру артистларны үзенең оригиналь методы белән дәвалап, сафка бастыруга ирешә ул. Аның исеме республикада гына түгел, союз күләмендә яңгырап таныла. Мәскәү профессоры Михаил Яковлевич Полунов күзәтчелегендә кандидатлык диссертациясен яклагач, докторлык дәрәҗәсен якларга материаллар туплый. Материаллар китапханәләрдә түгел, ә врач-фониатрның пациентларында табыла. Шул пациентларның берсе «рак надгортаника» авыруына дучар булган җырчы Фердинанд Сәлахов сөйләгәннәрдән: «Флүрә Гаевна мине дәвалады гына түгел – үлемнән алып калды. Казанда операция ясау мөмкинлеге чикле булганлыктан, ул мине Мәскәүгә үзе озата барды. Миңа операция ясап, терелгәнче янымда булды. Тәмам савыгып, кабат җырлый башлагач кына, ул мине үз карамагыннан «ычкындырып», башка авыруларны дәвалауга күчте. Терелгәннәр һәрчак аның күзәтүе астында булып, сәхнә эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. Үзе дәвалап терелткән җырчылар аңа балаларыдай якын булуының бер шаһиты буларак, мин шуны раслыйм: аның өчен һәр терелгән пациент олы бүләккә тиң дәрәҗә иде». 

...Шундый киң күңелле, мәрхәмәтле, юмарт кешенең үз ата-анасына мөнәсәбәттә үтә дә кырыслыгы аны якыннан белгәннәрне гаҗәпләндерә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.  

Шәригать кануннары бер-береңне гафу итәргә, кичерергә өнди. Ата-аналар балаларын, балалар ата-аналарын, гөнаһлары нинди булса да кичерергә, гафу итәргә тиешлекне яклый. Ә менә Галимә апа Ибраһимова гаиләсе, бер-берләрен гафу итмичә, һәрчак үзара киеренкелектә яшәде. Әтисе Гай Хаджиевич Таһировның үз дөньясы, Галимә апа Ибраһимованың үз кыйбласы, ә кызлары Флүрә Гаевнаның дөньясы да, кыйбласы да ата-анасыннан читтә. Иң гаҗәпләндергәне шул – Галимә апаның кызы өчен борчылган, аның уңышлары турында ишетеп шатланган чакларын күрүче, ишетүче, белүчеләр юк, чөнки аның шатлыклары бары тик сәхнәгә бәйле, театр эчендә генә. Гай Хаджиевичның да (чын исеме Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы) бөтен тырышлыгы, татар милли бию сәнгатен нигезләүче һәм милли традицияләрне саклаучы буларак, күргән-белгәннәрен шәкертләренә җиткезү юнәлешендәге хезмәтләре бердәнбер баласына игътибарга урын калдырмый. Озак еллар опера һәм балет театрының баш балетмейстеры, җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, «Шүрәле» балетын беренче буларак сәхнәгә чыгаручы балетмейстерлардан берсе, озак еллар Мәдәният институтында бию серләрен студентларга юмарт өләшүченең гарип туган кызына игътибары булмауны аңлап булса да, яклап булмый. Кемдер Гай Хаджиевичны яклап, аның опера һәм балет театры сәхнәсенә куйган 35 оригиналь биюен, Камал театры сәхнәсендәге – 37, җыр һәм бию ансамбленә куйган 60 оригиналь биюен, болардан тыш, чуаш, әзәрбайҗан, Моисеев ансамбльләренә, республиканың академия театрыннан тыш, театрларда куйган 30 га якын биюен санап күрсәтер. Ул саннарның берсе дә газиз балага тиешле мәхәббәтне алыштыра алмый.  

Әмма ләкин хакыйкать шул: гаиләдә үзара мәхәббәт тә, хөрмәт тә юк. Һәркайсының үз дөньясы, үз зәвыклары. Безнең карашка, мондый аерымлыкны, гайре табигый автономияне булдырмауда җигелеп эшләргә тиеш булган Галимә апа Ибраһимова үз ирке белән баш тарта.  

Ниндидер бер йомыш белән Галимә апага баргач, ул, булки турап, мине чәй эчәргә утыртты. Чәй янына куярга башка бернәрсә дә юклык гаҗәпләндергәч, «коймак-фәлән булса да пешермисеңмени?» – дип сорарга мәҗбүр булдым. 

– Коймак түгел, күкәй пешерергә дә кулым бармый. Гай абыең язуыннан аерыла алмый, миңа камыр ашлары ашау ярамый... Симерүдән куркам.  

– Ә кызыгыз Флүрә Гаевна... ничек?  

– Ул минем кайда яшәгәнлекне дә белмидер, белсә дә – оныткандыр.  

– Галимә апа, эчең пошканда кем белән сөйләшәсең соң син?  

– Минем эчем пошмый. Әнә – этем бар. Аның белән аралашып юанам. Кай чакларда Мәрзиягә шалтыратам, Галия апага. Уйнаган рольләремне искә төшереп кабатлыйм. Яшьлегемне сагынам.  

– Галимә апа, бу бит, ашаган күкәй кабыгын җыеп, йомырка ясарга тырышкан кебек. Әллә кайчан уйналган Дездемонаны хәтерләү кемгә кирәк? Нигә кирәк?  

– Шул чакларны сагынгач, нишлим соң?  

– Яраткан шагыйрьләреңнең шигырьләрен ятлап сәхнәгә чык, сольный концертлар куй. Сәхнәгә бүләк булуыңны акла һәм якла. Узган, уйнаган рольләреңнең сүзләрен кабатлап вакыт әрәм иткәнче, шул рольләр белән автор ни әйтергә теләгәнне һәм үзең шуңа ни өстәгәнеңне хәтерләп, бүген шул фикерләрне ничек тамашачыга җиткезү проблемасын хәл итү белән шөгыльләнсәң, сәхнә өчен син һаман кирәкле артистка булып яшәячәксең.  

– Кирәкле булсам чакырырлар иде. Чакырмыйлар бит.  

– Артистка үзе чакырырга тиешлекне онытма. «Син чибәр, син матур» сүзләре эш белән генә аклана. Гафу ит, Галимә апа, син һаман шул Зәйни Солтановлар чоры оеткысы белән яшисең. Замана икенче, тамашачылар башка. Матурлык башка. Хәзерге кеше тамашага килә икән, ул анда чибәрне генә түгел, ә булдыклыны, дөрес яшәү өчен көрәшүчене, үзенең идеалларын яклый алган шәхесне күрәсе килеп килә.  

– Сәхнәдә бармы соң тамашачы күрергә теләгән шундый типлар, холыклар-рольләр? 

– Ниһаять, эзгә төштең. Шулар булсын өчен театрларыбызга ни җитми – шулар турында уйлап, үз фикерләреңне уздыр.  

– Мин – актриса. Ни бирсәләр шуны башкарырга тиешлекне генә беләм.  

– Актриса иҗади шәхес булырга тиеш. Роль уйнауга имитация ясаучы гына түгел.  

Безнең бу сөйләшү Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектаклен 200 нче тапкыр уйнау алдыннан булган иде шикелле. Нинди каты сүз әйткәнемне хәтерләмим, әмма әңгәмәбез Галимә апаның елавы, минем гафу үтенүем белән тәмамланды. (Ул спектакльдә мин Әлмөхәммәт ролен башкаручы артист кына түгел – Марсель Сәлимҗановның ассистенты да идем.) Әңгәмәбез, бәлки, дәвам да иткән булыр иде – хөрмәтле Гай Таһиров кайтып керде. Гомер иткән ире, кызының әтисе буларак, эштән кайткан кешегә ашарга әзерләү бик табигый булса да, Галимә апа анысын кирәк тапмады. Ә Гай ага өчен бу көтелмәгән хәл түгел икән, ул аны Галимә ападан ниндидер калфак соравында күрсәтте.  

– Миңа калфаклар буенча язмам өчен күргәзмә буларак кирәк иде ул, кая яшердең? – диде ул.  

– Теге алып киткәндер, – диде Галимә апа. 

– Кем ул «теге?» Флүрә монда килми.  

– Ул килмәсә, сеңлең Сания килә. Шул алып киткәндер. Ни югалса – шуны миннән таптырасың, – диде Галимә апа.  

Гай Хаджиевич бүлмәсендә озак кына казынгач, кабат кухняга чыгып:  

– Нәрсәне дә булса тапканың бармы соң синең? – дигәч, мин үземнең артыклыгымны аңлап, саубуллашырга ашыктым. Шушы кыска гына сүз алышуда бу гаиләдә дуслык түгел, татулык та дефицит икәне чагылды.  

 Күренекле әдибебез Әмирхан Еникиның «Матурлык» дигән хикәясе бар. Анда мәдрәсәдә укучы шәкертнең ике иптәше белән авылына кайтып, аларны гаиләсе белән таныштыруы сурәтләнә. Тома сукыр бабасы, дөнья мәшәкатьләре баскан атасы һәм Анасы... 

...Ананы автор менә ничек сурәли: «Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора иде кебек. Әйтерсең, бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе! 

Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә, күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдертдин бу бәхетсез әнисен безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? Без бит, гадәттә, кешене куркытырлык ямьсез һәм гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз!»  

Бәдертдин әнкәсен күрсәтеп кенә калмый, аның белән горурлана, үзе ясаган скрипкасында анасына багышлаган көйләр уйный. Бу гаиләдәге татулык, бер-берләренә хөрмәт фәкыйрьлек баскан дөньяны да, гарипләрне дә матур итеп күрсәтә. Автор матурлыкка шулай мәдхия җырлый. Беркемне дә алиһәгә тиңләмичә, ул укучыны тасвирлаган персонажларына гашыйк итә, яраттыра.  

Ә без югарыда телгә алып узган Галимә апа да, Гай Хаджиевич та кызлары Флүрә белән горурланасы урында аннан читләшеп, үзләреннән биздерергә, күрмәскә-белмәскә тырышалар. Кеше ышанмас хәлләр! 

Республикабызда гына түгел, ил күләмендә танылган хөрмәтле шәхесләр, алар гаиләсендәге кабул итеп булмас хәлләр турында язган өчен, ихтимал, кемнәрдер мине гаепләп, «мондый хакыйкатьнең кемгә кирәге бар?» – дияр... Кирәк!  

...Үрнәк булмаса гыйбрәт буларак кирәк. «Эш», «сәнгать» дигән булып, еш кына без кешелегебезне онытабыз, дан өчен, исем өчен, сәнгать өчен кешелек инстинктларыбызны корбан итүгә барабыз. «Сәнгать корбаннар сорый» дигән лозунг бик күп язмышларны харап итүен күрмәскә, белмәскә омтылабыз.  

...Ипотека да, «ана капиталы» да булмаган заманда уникешәр бала табып үстергәннәр. Галимә апа Ибраһимова да ишле гаиләнең бер сөеклесе булып үскән, Гай Хаджиевич та гаиләдә бердәнбер бала түгел. Ә үзләре, бер баланы үстерүдән куркып, кеше ышанмас кешелексезлек гамәлләре кылалар... 

...Аларның яшәүләре генә түгел үлемнәре дә кеше ышанмас фаҗигале була. Галимә апа, эте үлгән хәсрәттән йөрәгенә көч килгәч, ваннасында юынмакчы булганда суга капланып җан тәслим кыла. Күпмедер вакыт узгач кына, кызы Флүрә Гаевна үтенече буенча хәл белергә килгән Фердинанд Сәлахов барып табып, аны кадерләп җирләүне оештыра.  

Флүрә Гаевна үзе дә салкын душ астында коенып, үпкәсенә салкын тиюдән кинәт кенә авырып үлеп китә. Үлгән чагында, телендә булып, «табутка матур итеп киендереп, башыма әбиләремнән калган бәрхет калфакны кидереп» күмүне әйтергә өлгерә. Әнисе кызыннан алданрак үлгәнлектән, аның васыятен үтәү Фердинандка кала. Мәрхүмәне үзе теләгәнчә киендереп табутка салгач, аны соңгы юлына озатырга әтисе Гай Хаджиевич килеп керә дә, кызының башындагы калфакка ташлана, аны салдырып үз кесәсенә салгач: «Менә кайда булган икән миңа кирәкле калфак», – дигән «хушлашу нотыгы» яңгырый...  

...Атаклы балетмейстерның үз үлеме дә үкенечле. Ул, йөрәген тотып, кемнедер чакырырга дип ишеге янына килгәч, ялгызлыкта җан биреп, күпмедер вакыт ишеге төбендә (аны ватып ачканчы) ятуга дучар була.  

Өч гомер, өч язмыш, өч үлем... Бүген аларны сагынып искә алучылар бармы икән? Дога кылучылары бармы? Бардыр.  

Флүрә Гаевнаның дәвалавыннан терелгән җырчылар, Гай Хаджиевич китапларында язып, аңлатып калдырган бию үрнәкләреннән файдаланучылар. Ә Галимә апаны белүчеләр, сәхнәдә күрүчеләр инде сирәгәеп барганлыктан, аның иҗаты турында язылган истәлекләрне укып кына артистканың нинди булуын күз алдына китерәбез. Өлешчә. Истәлекләрдә һаман шул бер сүз: «Чибәр иде». Без исә Галимә апаның «сәнгать өчен» дигән булып нинди корбаннар бирүенә игътибарыбызны юнәлттек. Корбан сораган сәнгатьнең сәнгать түгеллеген сиздерергә тырыштык. Минем бу язмам Фирдәвес Хәйруллинаның Галимә апага багышланган «Матурлык алиһәсе» дигән мәкаләсе белән бәхәс кебегрәк язылды.  

Кабатлап әйтәм: Фирдәвескә дә, Галимә апага да каршы түгел мин. Сәнгатькә хезмәтне ялгыш аңлап, урынлы-урынсыз корбаннар бирүнең нәтиҗәләре аянычлы булуны әйтергә теләвем иде.  

Язганнарым мәрхүмнәргә дога буларак кабул ителсә, «чибәр» дигән тылсымлы сүзгә алданып, язмышларын корбан итүчеләр кимесә, балаларын корсакта чакта ук буучылар бетсә, мин өлешчә булса да теләгемә ирешкән булачакмын.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Тетрэнеп укыдым .Эни килде спектаклендэ Галимэ Ибрагимованын рольне уйнавына да .узенэ дэ сокланып Яратып карый идем .Ничэ тапкыр карадым.Э семьяларнын шундый язмышларын укыгач?Нэрсэ эйтсэн дэ юк.Шундый хатын .шундый эни булган икэн ул Чибэр артисткабыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик авыр укырга,кунелгэ авыр....русча без комментариев.Алланын кеме юк, барсында эйтэм....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әстәгъфирулла! Бу актрисага матурлык алиһәсе исеме хәрам, ана исеме хәрам!!! Кайберәүләр нинди генә теләкләр белән дә бер бала булса иде тилмереп яшиләр, моңа 13тапкыр мөмкинлек биргән Ходаем, артык үз үзен ярату, сәнгатен ярату, бәхетсез иткән. Язучы Ләбиб Лерон әнә ничек гарип улы Бәхтияре бн горурлана, гаиләсе белән Бәзтияргә табыналар, сокланалар, мин аларга сокланып баш иям! Үзем дә гарип бала әнисе буларак, балам бн беркайчан да гарләнмәдем һәм гарләнмиячәкмен дә, ул минем балам, ул минем күз нурым, алтыным. Мин аны кеше күзеннән дә яшермим, оялмый, Ходай биргән бала, Ходай биргән сынау, аллага шөкер, әлдә улым бар дим, һәм Аллага шөкер дим, сау-сәламәт кызым бар

        • аватар Без имени

          0

          0

          Исанмесез!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Безнең як халкы шундый инде, "туп-туры туп пошел" диләр бит әле. Әхтәм абый да дөресен, турысын сөйли, яза торган иҗат әһеле. Әхтәм абыйның сәхнә иҗаты, каләм иҗаты - барысын да күңелем кабул итә. Боргаланып-сыргаланып, җеп очын яшереп-нтитеп тормый ул. Бу язмадан бик күп сабак алырга була. Берә, икәү, өчәү... җитмеш җиде. Һәркем үзенә тиешен ала инде. Мөһиме - балаң сәламәтме, гарипме - син аның анасы, аны шулай кабул итәргә. Әле киресенячә, авыру баланы ата-ана аеруча якынрак та итә бит ул. Ә монда, 13 тапкыр операция ясатып үзен карарлык дәрәҗәгә җиткән, укып, башкаларга игелек итеп яшәүче кызлары белән горурланып, аның өчен сөенеп яшәргә иде дә бит, их-их, үкенечле, дип кенә әйтергә кала. Күпме кешегә, сәнгать әһелләренә яшәү өмете уяткан, авырлыктан чыгарга бөтен көчен биргән матур кеше ул - ФЛҮРӘ Гаевна. "Язмышның салкын кары" исемле хикәямдәге Ана исемә төште. Ул ана бит чынлыкта булган кеше. Исемнәрен генә үзгәрткән идем.

            Хәзер укыйлар