Логотип
Шәхес

​“Бер генә кат китәбез дә, Кайтабыз гомер буе…”

“Үсмер чакта шулай чормада күяләр уеп бетергән бер дәфтәргә юлыккан идем. Мәхәббәт шигырьләре иде анда. Аларны сугыштан соң авылга кайтып түшкән гаярь егет — минем әти язган булып чыкты. Әлбәттә, авылыбызның иң чибәр кызына. Әниләр яшьлектә шулай чибәр булалар ич…” — Фәиз Зөлкарнәй үзенең “Мәхәббәт алмасы” исемле шигырьләр китабына кереш сүзен әнә шулай башлап китә.
Очраклы хәлме бу, әллә юкмы — үткән язда мин дә бик тә хикмәтле дәфтәрләргә юлыктым. 

Юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барган тәнкыйтьче, шагыйрь, җиде ел буена “Идел” журналының баш мөхәррире вазифасын башкарып килгән Фәиз Зөлкарнәйнең шәхси язмалары булып чыкты алар.

...Ул көнне “Идел” журналында өмә игълан ителде. Хезмәткәрләр  бүлмәләрдәге кирәксез кәгазьләрне коридорга чыгарып үяргә тиеш булды. Саргайган кәгазь, чүп-чар тау-тау өч өем итеп, коридорның караңгы бер почмагына чыгарып үелде. “Искегә исем китүче” кеше буларак, мин шул өемнәрдәге папкаларны, китап, кәгазьләрне актарырга тотындым. Күңелем алдамаган икән: икенче көнне, казына торгач, күземә бик тә таныш язу  чагылып китте. Фәиз абый кулы лабаса бу! 
Һәм мин, үземне тау токымнарын актарганда кыйммәтле асылташларга юлыккан геолог сыман хис итеп, Фәиз абый кулы белән язылган кәгазьләрне (аларның күбесе бик пөхтәләп папкаларга тутырылган иде) җыйнарга керештем.  “Шәхси архив”, “Дәүләт архивы документлары”, “Шигырьләр” дип исемләнгән ул папкалар арасында берничә блокнот та килеп чыкты. Болары — аның төрле-төрле елларда алып барган күндәлекләре иде.

Блокнотларның берсе сиксәненче елларга карый. Анда — Язучылар берлеге, гомумән, татар матбугаты тирәсендә барган вакыйгалар урын алган. (Шулар арасында безнең заманның “Ф. Мөсәгыйть”ләре дә чагылып китә.) “Ак блокнот”та исә (“Ак блокноты бар иде” дип, вафатыннан соң, монысын эзләүчеләр дә булган, имеш) — армиядән соң Казан дәүләт университетында гыйлем эстәп ятучы, искиткеч дәрәҗәдә уйчан-җитди-гамьле (әтисе кебек үк гаярь һәм, әлбәттә инде, дүньядагы иң чибәр кызга гашыйк) егетнең эчке дүньясы, фәлсәфи уйланулары, шигърияттәге талпынышлары. 
Берничә еллардан соң әлеге уйланулар тагын да үстерелеп, үткенләнеп, Равил Фәйзуллин сүзләре белән әйтсәк, “үҗәт-принципиаль сүзле, аналитик фикерләүгә ия талантлы тәнкыйтьче”  Фәиз Зөлкарнәевнең “Кешем, асылың кем?”, “Шигырь парадокслары”, “Чакма чакмый ут чыкмый” дигән, “әдәбият сөючеләрне уйландырырлык” китапларына килеп керер, шигырь яралгылары исә, җитлегеп, кызганычка каршы, Фәиз Зөлкарнәй бакыйлыкка күчкәннән соң гына дүнья күргән, аны татарның тагын бер кабатланмас шагыйре итеп таныткан “Мәхәббәт алмасы”, “Күләгә күбәләге” исемле китапларында урын алыр.

Фәиз Зөлкарнәйнең егет чак көндәлегендәге кайбер “акыл кантарыдай саллы” (монысы — үз сүзләре) фикерләрен һәм нечкә тойгылы язмаларын (хронологияне сакламыйча) матбугатка чыгарсак, Фәиз абыйның рухын, шәт, рәнҗетмәбездер кебек тоелды…
Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА.


Мин, кечкенә малай, зәңгәр бөртекле чиләгем белән урманга әбигә ияреп җиләккә бара идем. Әби өйрәнгән шул, тиз һәм оста җыя, мин табалмас җиләкләрне дә күрә ул. Ләкин безнең килешү бар, һәркем үз чиләген үзе тутыра. Һәм мин тырышам. Әле дә тырышам. Гомерем минем — чиләк. Күргән, кичкән хәлләр, танышлар, дошманнар — никадәр йөз! — җыя торган җиләкләр күк. Һәркем үз чиләген үзе тутыра. Пешкән, сутлы җиләкләр бик татлы, тик тап син аларны! Һәм мин тырышам.
19.08.74.

Йомшаклыклар, торгынлыклар күп булды шул әлегәчә. Әрнешүләр, ачынулар иләделәр бу күңелне. Көлгәндә дә уйчан калган карашларга, бик еш җитди күренгән йөземә карап, мине салкын кеше, коры кеше итеп аңлаучылар аз булмады. Артык җитди булып танылдым мин. Җиңү-уңышлар кыенлыклар белән килде, артык кыйммәт булдылар. Шатлыкта да шуны күңел оныта алмый, шуңа көлгәндә дә күзләрем уйчандыр, сынаулы  карашлы. Үксү-әрнешүләр шактый булды, ияләшеп беттем сагыш-моңнарга. Авыр була бит ул! Ләкин үкенүләр миндә булмады. Үкенә белмим мин үткән-беткәнгә карап. Борчылуын борчылам менә килер көнне уйлап…
26.10.74.

Кеше комсыз булырга тиеш, аңа һәрчак ни дә булса җитмәсен, шулай булмаса — ул битарафлык эңгеренә уралачак, тына барып, акрынлап бар тапканын югалтачак. Иң мөһиме, барыннан да элек үзеңне ризалату, үзеңне ышандыру. Шуннан соң дөньяда һәр әйбер үз урынын алыр, фикерләрең төзекләнер. Шуннан соң гына син үз алдыңа нинди дә булса бурыч куя, үтәргә керешә аласың. Ләкин бу ризалату, ышандыру язмышка буйсыну гына булмасын.
20.08.74.

1
…Бер куркыныч уй чагылып узды кисәк: әллә барсына да кул селтәп, болай гына яшәргәме? Арган чак иде… һәм ул миңа бик мәгънәле тоелды. Барысы да бер кебек, берсе дә әһәмияткә ия түгел кебек… Битарафлык җиле исеп куйды — салкын! Коточкыч бер уй уйлый яздым. Әле дә җанымның хәлсез чагы түгел иде: яфрагы да селкенмәде.

2
…Бер мизгеле үтте гомеремнең, булса — ярты секунд! Туктый язып үтте, тырнап-кыршып үтте йөрәгемне. Оеп китә күрмә дип, төртеп үтте, мине дертләтеп. Инде күзләремне шар ачып каранып як-ягыма: нәрсә булды? Миңа бирелергә, чигенергә һич тә ярамый, йокымсырарга ярамый икән… Сыкранулар тәнен — бу җанымны үткәрәсем бар бит әле күпме шундый мизгелләр аша.
(датасы юк)

Юл…
дисбе җебенә, гүя,
күпме гомерләрне тезәр — озын…
Кузгалырдан элек,
Зурдан кубып, җиңел генә
белмәкчебез соңын.


Ярсу аттай чабып барган чакта
сөртенсәк тә ялгыш,
Яхшылыкка юрап юанабыз,
Өмет йөрми ялгыз!

Чүп кадалмый калмас аягына
юлчы-узаманның.
Канлы башбармакка карап кына
аксармы заманың?

Кырмыскалар кебек, үҗәт җаннар —
без дә менә юлда…
Байтак хәлләр үттек, тик барыбер
күрәселәр алда!
18.07.74.

Миңа һәрвакыт иртәгесе көн бүгенгедән әйбәтрәк булыр кебек. Иртәгесе көнгә өмет, ышаныч.
Кулга әле моңарчы укылмаган берничә китап алам. Ничаклы тойгы! Кичереш! Мин аларны, кызыктыргыч бу тойгыларны, тоям да бугай инде… Шуларны укып (әсәрләрне, шигырьләрне) күпме яңа ләззәт алачакмын. Күпме яңа фикер, хис!

…ә китап белән танышып чыгып, бу тойгыларда алдансаң — нинди аяныч!
5.11.74.

Минем телем — халкым. Аның язмышы, тарихы, үткәне, киләчәге. Тик болар (Р. Гамзатовча әйткәндә) аерым-аерым түгел, ә барсы бергә.
Минем телем — туган җирем, аның гүзәллеге: аның күге, сулары, урманы.
Минем телем — минем якын кардәшем, милләттәшем, фикердәшем, дошманым, дусларым.
(датасы юк)

Көз.
Каз канатларына язып киләсе язга хәбәр җибәрдем. Миңа салкын монда. Нәрсә алып кайтыр ул канатлар урап миңа, шушы көздә әйтелгән сүзләр салкынымы? Юк, бу күңелнең бозлары китәр әле. 
Килер язлар җылысын көтәм.
Каз канатларына язып өметләремне җибәрдем.
19.02.75.

Флүрә әйтә (Фәиз абыйның университеттагы группадашы Флюра Низамова — Г. Х.): Сахалиннан бер Низамова атлы кыз (9 кл.)  “Азат хатын”га хат язган. Татарча начар беләм, шуның өчен, тел өйрәнергә дип “Азат хатын” журналын алдырам, дип әйтә ди. Хыялы: мәктәпне бетергәч, мед. институтта уку, соңыннан Татарстанга кайту. Матур хыял бит, әй! Кыз зарланып яза, ди. Нигә, имеш, хәзерге яшьләр шулхәтле начар, бозык? Шуны уйлап куйдым. Кеше фикерләвенә хас метанимия күренеше монда да чагыла. Бер өлешенә карап бөтен бер әйбер турында фикер йөртү. Кыз да үзенең мохитына, үзен урап алган кешеләргә карап, бөтен бер бүгенге көн яшьләре турында фикер йөртә. Яшь чак (16 яшь), рухның йомшак чагы әле.
(датасы юк)

Туган як барсыннан да изге!
Туган як күңелгә иң якын, иң газиз!
Туган як кебек юк кабат бүтән.
Тик никтер “оҗмах” дими бер дә
Туган ягын кешеләр.
Оҗмах та бит изге!
Һәр кеше шуңа омтыла,
димәк ул газиз!
Оҗмахтай җир юк чыннан да.
Һәркемнең күңеле түрендәге
хыялы һәм туган ягы
Шул хыялына тиң түгелме?
Нинди фәкыйрь ул кешеләр
Туган якка
        булган мәхәббәткә.
(датасы юк)

Туйдым! бу тынлыктан
Китәм!
Китәм.
Көнме соң бу, җанлы тормыш
шауласы чак?
Әллә төнге йокысыннан айный
алмас оеганмы талчыгудан бу дөнья.
Битараф бер тормыш белән
тыныч уй да…
Ах! юк, уйлый белми,
көяләнеп яна белми бу табигать!
Төн үтсә дә, ае калган
офыгына ашыкмаган. Кайдан килгән тынлык бу?
Тыныч йөзең дә синең — ай.
Уйлар өермәсе көчен белмисең шул.
Шаярыпмы, әйдә, яктырт әле
асны-өсне зәңгәр бер яктылык белән
Үзгәреш булыр иде бер…
Үзгәреш кирәк бит, 
искедән канәгать түгел җан,
канәгать түгел үземнән мин.
Китәм!
Китәм яшәүнең бу төшеннән,
                        китәм үземнән.
Китәм бу мизгелдән.
…Бу — тойгыларның дулавы,
Юл алып бер кузгалганчы…
Бу бит минем җан шулай тыныч тыштан, дөнья түгел. Башкача күрә алмыйм мин аны бүген. Миңа мизгел кирәк бар дөньяны яктыртырга, барлык кыен төшләреннән күңелемнең яшен кебек үтәргә дә, кискен кул селтәве белән кисәргә бу ашкынуларымны камап торган тышкы тыныч булып кылануны.
Китәм
Килер яңа мизгелләргә!
(датасы юк)
Бер чакта да, нәрсә булса да язганда, үз телемдә төгәл сүз бар чакта чит телгә мөрәҗәгать итмәм. Бу — ант. Үз телем дә, үз туган телем дә камил минем.
31.03.75.

Йөрәк я мәхәббәт хисе белән
                            тулы булырга тиеш,
Я мәхәббәтне теләү хисе белән тулы
                             тулы булырга тиеш.
Шунсыз буш була ул,
Шунсыз дөнья буш була.
30.11.75.

Мең еллык үткәннәребезгә кайтып искә алабыз. Ник шулкадәр ныкышмалы идек, чор мөмкинлекләре алдында зур идек, олы идек. Ышанычмы зур булган үзебезгә? Киләчәккә? Менә бүгенгедәй көннәргә ирешеребезгә ышанганбызмы? Ә бүген? Ә бүген ник ныклы түгел без, ник шул ныкышмалылык җитми бүген?
(датасы юк)

Яз — Күкнең җиргә тамчы булып тамган чагы. Ләйсән яңгыр булып кояшның яуган чагы.
28.08.77.

Өч нәрсә кешенең күңеленә, дөнья гамьнәреннән, борчылулардан изелә башлаган күңелгә тынычлык булып тәэсир итә ала: ут, су, күк.
(датасы юк)

Акылның көче чиксез диләр.
Юк! Дөрес түгел!
Хисне аңларга көче җитми аның.
Коры рационалистлар,
нинди кызганыч сез:
сез бәхеттән мәхрүм!
Сезнең өчен мәхәббәт тә юк,
бары мохтаҗлыкларны үтәү,
шуңа ирешү генә бар…

Мәхәббәт өч санын яратмый.
Бары ике генә. Өченчесе юк!
Син һәм мин. Әйе яки юк. Яратам яки яратмыйм. Бары ике генә. Өченчесе юк. Яратам яки яратмыйм — бары шул. Яратам бугай — юк. Яратмыйм бугай — юк! Ике. Төгәл ике. Төгәллек һәм максимальлек.
14.04.77.

Озын гомер бит ул!
Үлем юк ул, куркытмый, аңа ерак әле.
Җисем, исем генә нәрсә ул — яшәү тукталса да,
рухың калачак эшләгән эшләреңдә,
                        балаларда,
                              күршеләрдә,
                                 кешеләр хәтерендә!
Бар ул мәңге яшәү!
Һәм нигә юк белән баш катырырга. Миңа бит шушы кыска бер гомерем дә бик җиткән. Өлгерергә генә кирәк бары.
(датасы юк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар