Логотип
Шәхес

Бар булмышы халыктан

Татарстанның халык артисткасы Клара Хәйретдинованың ыру башы Казан арты дип аталган уңдырышлы, хикмәти төбәктән башланып, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров кебек мәшһүр композиторларыбызның җыр-моң чишмәсенә тоташа. Һәм җырчы шул көйлелекне, моңлылыкны дәвам итә. Шушы килешле, күркәм җырчының иҗаты безнең күз уңында булды. Без Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Зиннур Нурмөхәммәтовларның Мәскәү эстрада студиясендә укып кайткан елларында аларның үзенә бер дәртле хиссиятле концертларын калдырмый идек. Аннан әле Клараның Австралиядән Сәгыйть әфәнде белән Ләйлә ханым Садрилар һәм Япониядән Тәминдар әфәнде, Салисә ханымнар барында җырлап үзәкләрне өзүе дә, Бакый Урманченың 90 еллык юбилее концертында аны тыңлаган кунакларның: “Чын Чио-Чио-Сан сездә икән”, — дип сокланулары да исемдә.

Ә менә үткән елны Венециянең Мария Каллас, Павароттилар җырлаган Ла-Фениче театрында ай ярым җырлап, алты спектакльдә катнашып, илһамланып, рухи яңарыш кичереп кайтканыннан соң без аны Фәннәр академиясенең конференц-залына очрашуга чакырган идек. Бу зал зур түгел, әмма акустикасы әйбәт, һәм анда атаклы сәхнә осталарының концертларын оештыру традициябез бар. Диварларында Бородин, Арбузов, Ибраһимов кебек галимнәр дә рәсем кысаларында калалмыйча, безнең белән тыңлап утыргандай булалар. Клара ханым ария, романсларны итальянча җырлаганында үзеңне данлыклы Аа-Скала театрында дип хис итәсең һәм Е. Образцовалар кебек Миланда укып, тавышны үстерү мөмкинлекләре тудырылса, безнең опера җырчыларыбыз да үзләрен күптән дөньякүләм аренада танытыр иде, дип көрсенеп тә куясың.

Клара Хәйретдинова уйнаган спектакль, концертларны тыңлаган саен мин аның таланты янында халкыбызның эшчәнлек, таләпчәнлек, сабырлык, җиддият, кыенлыклар алдында сыгылып төшмәү (ә алар опера сәхнәсендә җитәрлек!) һәм гамьлелек кебек асыл сыйфатларын күрәм.

Буй да бар, ваем да бар
уйлый белсәң,
Уй да юк, ваем да юк
уйный бирсәң.


Абайның бу шигъри юлларына күпме фәлсәфә салынган. Кларада исә менә шул ваем һәм уй бар.
Опера сәнгате безнең өчен яңа сәнгать, аның үсү тарихы да 50-60 ел белән билгеләнә. Мин әле Татар энциклопедиясенә дә 7-8 генә татар операсы кертелүен хәтерлим. (“Эшче”, “Самат”, “Качкын”, “Алтынчәч”, “Җәлил”, “Түләк һәм Су-Сылу”, “Тукай”, “Кәккүк моңы” һ. б.). Аларга тагын залларның буш булуын да өстәсәң, күңелнең төшми хәле юк. Әлеге сәнгать казах, кыргыз, якутларда дастан-эпосларга, русларда чиркәү музыкасына нигезләнеп үсә башлагангамы, алар күпмедер тыңлаучыларын саклап калды. Әлбәттә, итальяннарның мәшһүр опера сәнгатен, инде килеп, японнарның да музыканы аңлау һәм ярату өчен күпме хезмәт куйганнарын һәм тәрәккыятне күздә тотсак, иншалла, безнең дә опера сәнгатебез үсештә булыр дип өмет итик.

Әмма әлегә артистканы борчыганы, нәүмиз иткәне - милли операларыбызның уйналмавы. Шул сабәпле Н. Җиһановның “Түләк һәм Су-Сылу”ында Аембикә, “Җәлил”ендә — шагыйрь хатыны, Ә. Бакировның “Тукай”ында Зәйтүнә кебек яратып башкарыла торган рольләрдән мәхрүм калуы.

Клара Хәйретдинованың гүзәллеге шунда ки, ул татарга гына хас аһәңне, моңлылыкны, кәйлелекне хатта чит ил операларын җырлаганда да саклый ала. Әнә атаклы дирижер Фуат әфәнде Мансуров ул көйле аһәңне Шаляпин да бездән алган дип фаразлый. Шул моң Клара Хәйретдинованың көчле, якты, матур тембрлы лирик-драматик сопраносында яңгырап, үзәк-бәгырьләргә барып җитә, тетрәндерә, әсир итә. Шуңа күрә ул башкарган кечерәк образлар да (“Алтынчәч”тә Каракаш, “Наемщик”та Гөлбикә, һ.б.) бар фаҗигасе, бар тулылыгы белән истә кала. Ул “Патша кәләше”ндә Домна Сабурова, “Борис Годунов”та Шинкарканы, шулай җырлагандыр ки, соңгысы аңа Италиягә юл ачты һәм татар җырчысын анда танытты. Верди “Аида”сы белән ул 1991 дә Анкарада Бөтендөнья опера фестивалендә катнашты. Чит җирләргә чыгып гыйбрәт алу, уңыш казану былтыр Голландиядә дәвам итте.

Татарстанның халык артисткасы Клара Хәйретдинова Дездемона (Верди, “Отелло”), Лиза (Чайковский, “Пики дамасы”), Наташа (Даргомыжский, “Русалка”), Тамара (Рубинштейн, “Демон”), Сента (Вагнер, “Оча торган голландлы”), Земфира (Рахманинов, “Алеко”) кебек образлар белән олы мәхәббәтен тасвирлый. Бу классик әсәрләр аркылы җырчы безнең халыкның ничектер кечерәеп калган “ир бирмәк — җан бирмәк” дигән зур гыйбарәсен дөнья киңлекләренә чыгаргандай була. Аларны Клара ханым үз җаны аша үткәреп, үз фаҗигасе, үз тормыш-көн итеше, үз бәхете вә бәхетсезлеге итеп, шундый көч белән башкара ки, күңел тетрәүләре, хисләр дулкынында беразга югалып торасың. Менә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрының затлы залында Пуччининың “Тоска”сы итальян телендә бара, финал якынлаша. Тосканың сөйгән егете Каварадосси үтерелгән, яшәүнең мәгънәсе калмаган, һәм Флория Тоска — Клара Хәйретдинова биек кальгадан упкынга ташлана. Хараплар булды бит Кларабыз, дип аһ итәсең, шунда йөгереп менеп, аның кая төшкәнен карыйсы килә. Әле берничә көн шул тәэсирдән чыга алмыйсың.

Бородинның “Князь Игорь”ында халык язмышын кайгыртучы мәһабәт княгиня Ярославна образы да, әйтерсең, Клара өчен генә язылган. Хәер, ул бик күп рольләрне үзлегеннән өйрәнеп, аларның халәте, хиссияте белән яши. Чио-Чио-Сан, Маргарита да әлегә артистканың иҗади хыялы, иҗади балкышка омтылышы.

Клара Хәйретдинованың бар булмышы халыктан, бишек җырлары көйләгән, хикәятләр сөйләгән, моңлы әнисеннән, халык җырларыннан, татар җирлегеннән. Шуңадыр аның күңел тибрәнешләре “Гөлҗамал”, “Хәмдия”, “Сибелә чәчәк"ләрдә аерата нәфис тоемлана. Әмма аңа Татарстанның халык артисткасы дәрәҗәсенә ирешкәнче, опера сәнгате остасы булып танылганчы тормыш һәм сәхнә каршылыкларын җиңәргә өйрәнергә, Казан дәүләт консерваториясендә В. А. Лазько кебек педагогка очрарга, гаҗәеп концертмейстер А. М. Пашинага юлыгырга, талантлы дирижер В. М. Васильев һәм мәшһүр режиссер Нияз Даутов чорына туры килергә кирәк булгандыр.

Чыннан да, иҗат кешесе өчен остазлар, фикердәшләр булу үзе бер бәхет. Клара ханымның тагын бер бәхете — кызы Айгөл. Айгөл дә сәнгатькә юл тота. Төрек лицеен тәмамлаганнан соң музыка училищесын сайлаган. Аларга иҗат уңышлары, куанычлар юлдаш булсын дигән соңгы җөмләләремне язам, ә телевидениедән “Президент чыршысы”н күрсәтәләр. Гади генә кайры тун кигән Илбашы солтанатлы рәфыйкасы Сәкинә ханым һәм оныгы белән килгән. Минтимер әфәнде балаларыбызның ирекле илдә башка шартларда үсүләренә, халкыбызның киләчәгенә, югары дәрәҗәсенә өмет белдерде. Шуңа ышанасы килә.


“Сөембикә” журналы архивыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Клара ханым! Без сезнең талантыгызга гашыйк һәм сезне хөрмәт итәбез. Иҗатыгыз алга таба да халкыбызны шатландырсын дип теләп калабыз! Сәхнәдә башкаларга өлге булып күп еллар хезмәт итәргә язсын сезгә!

    Хәзер укыйлар