Логотип
Шәхес

Балачак шагыйрәсе яки бер мәхәббәт тарихы

«Кайтыр!» дип утыз елга якын көткән кешесен – никахлы ирен көтеп ала алмыйча, ул мәңгелек йортына күченә. Җаннары, ихтимал, кавышкандыр – Яңа бистә зиратында янәшә ята алар: танылган балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева һәм зыялы, талантлы шагыйрь Нури Арсланов... Бәлки, балалар язучысы булуы да эзсез үтмәгәндер, Әминә апа үзе дә нәкъ бала кебек иде.

Сабый жанлы

«Әниемнең әнисе / Әбием була минем. / Әби генә түгел әле, / Ул минем дәү әнием...»

Бу шигъри юлларны кайсыбыз яттан сөйләп йөрмәгән дә, әниләр бәйрәме көнне кояшлы сурәт ясап, рәсем янына шул шигырьне сырлап, әбиләребезгә, әниләребезгә кайсыбыз бүләк итмәгән?! И-и, әбекәй­ләрнең шул бүләккә ихлас куануы! Әбиебезне куандыра алганга үзебезнең сөенүебез тагын! Торганы белән бәйрәм инде! Һәр бала, хәтта дөнья күргән әти-әни дә – һәммәбез аны үз йөрәгеннән чыккан ихлас теләк итеп кабул итсә, гаҗәпме?!

Шуңа күрә дә безгә балачак бәйрәмнәре бүләк итүче шагыйрә, балалар язучысы Әминә апа Бикчәнтәева үзе дә серле әдибә булып хәтергә уелып калгандыр, бәлки.

Әминә апаның бер укуда истә кала торган бүтән шигырьләрен, әйтик, «Бәтиләре»н дә ихлас күңелдән, үзебезнеке итеп яттан сөйләп йөрүебез истә. Бала җаны – гаять кызыксынучан, дөньяны җырлар, шигырьләр аша танып белергә омтыла ул. «Җил сөйләшә беләме?» дип баш ватучыга да шагыйрә апаның җавабы әзер: «Җил сөйлә­шә, тик син аңа / Серләреңне сөйли күрмә. / Җил йөгерә, тик син аннан / Калышмыйм, дип тиккә йөрмә...» дип киңәшен бирә. Ягъни җил куып, вакытыңны әрәм итә күрмә. Әнә шулай гади генә, әмма оста итеп үгет-нәсыйхәт бирү җаен таба, бала күңеленә юл саба белә ул.

Язмышы язу эше белән бәйләнгән кешенең табигате кызык бит: казна эшендә эшләп тормыш көтәрлек акча табарга тырышамы ул, бала тәрбиясен кайгыртамы, аш-су әзерләү белән мәшгульме, кер-идән юамы, базарга чыгып чабамы – башында гел бер уй: иҗат, иҗат! Ничек тә кулдан каләмне төшермәскә иде! Әминә апа сыман ялгыз башы ике бала үстерүче шагыйрәгә исә сынауның да ниндие әле: әтиләре чыгып китте дип кенә әни, хуҗабикә вазыйфасыннан баш тартмас бит инде?! Ир-ат күтәрәлмәслек йөк сөйри бу, дип кызганучы булмаса да, сер бирмәскә кирәк. Төн йокыларын калдырып яза, сыза, гүя шунсыз яши алмый ул. Үзе теләп алган җан халәте шул булгач...

Хәер, 1913 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә гади эшче гаиләсендә дөньяга килгән Әхмәт кызы Әминәгә язмыш мәрхәмәтле булган ич. Бишбалтадагы ул укыган татар мәктәбендә укытучылары Хәсән Туфан үзе булу нинди мәртәбә! Мөгаллим авызыннан чыккан һәр сүзне йотып бара кыз, күңеле шигърияткә тартыла. Шагыйрьнең һәр дәресе онытылмаслык булып хәтергә уелып калачак. Педагогия курсларын тәмамлагач, ул үзе дә шул ук мәктәптә балалар укытачак. Ә педагогия институтында белем алгач, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә әдәбият бүлеге хезмәт­кәре вазыйфасын башкарачак. Шунда рәссам булып эшләүче шагыйрь Нури Арсланов белән «Яшь ленинчы»да кара-каршы утырып эшләү еллары... Яшь йөрәкләрдә ялкын кабызган, бер-берсенә гашыйк иткән, кавыштырган – мәңге онытылмас мизгелләре белән хәтерләргә уелып калган ул чор гомер буе сагындырыр. Ә чәчләре чәчкә бәйләнгәч, ире артыннан Актаныш, Буа районнарына эшкә китү, балалар укыту, тәрбияче булып эшләү... Хезмәт вазыйфасы белән дә, иҗаты аша да Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен, иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучы. Үзе исән чагында аның балалар тормышына багышланган унтугыз китабы дөнья күрә. Ул «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) исемле повестьлар авторы да. Ләбибә Ихсано­ва, Җәвад Тәрҗеманов, Роза Хафи­зова, Габдулла Шәрәфетдинов аның тыйнак иҗатын бәяләгәндә «Бала­лар­ның якын дусты», «Тылсымлы китаплар язучы апа», «Ул бит безнең дәү әни», «Балачакның моңлы шагыйрәсе», «Китапларын укып үстек» кебек гыйбарәләр куллана икән, монда арттыру юк. Рус әдәбиятында: «Без Гогольнең «Шинель»еннән чыктык», – диюче әдипләр бихисап, ә безнең балалар язучылары «Әминә апаның «Дәү әни»се, ә бәлки «Бәтиләр»еннән борын төрттек, ягъни язарлык азык, илһам алдык», – дип әйтә алалар.
Шигырьләре йөрәктән чыкканга йөрәккә кергән, дисәк тә арттыру булмастыр, шәт!
 

Тормыш бу!

Әминә апаның кызы, үзе дә музыка-җыр, сәнгать дөньясын якын, үз иткән музыкант Зөбәрҗәт Арслано­ва белән сөйләшеп утырабыз. «Әни бик тә бала җанлы иде, – дип сөйли ул. – Әллә табига-те шундый, бик тә йомшак күңелле иде. Гап-гади нәрсәләргә исе китә, матурлыкка соклана. Нечкә күңел­ле, ихлас. Тиз ышанучан. Аны үпкәләтү, рәнҗетү дә бик тиз. Гаделсезлек, начарлык белән очрашканда тәмам югалып кала, алдау-алдашуны аңлый да, күтәрә дә алмый, шулай мөмкинме, дип гаҗәпләнә, аптырый торган иде. Эштән бушый алмаганга сыкранып: «Язасым бар бит, язасы...» дип борчылуы истә.

Дөрес, әбиебез – әнинең әнисе Әсхәпҗамал исемле иде, ул – йомшак телле, ягымлы карчык безнең белән яшәде. Беркайчан беркемгә тавыш күтәреп, кычкырып эндәшмәс, әни ни генә әйтсә дә, җавабы бер булыр: «Ярар, Әминә, ярар...» – дип әйтү белән чикләнер.
Йөз ел үткәннән соң да шигырьләре күңелдә кала торган шагыйрә апа үзе нинди уй-хыяллар белән, ничек яшәде икән соң?

Ә шулай да бер мәртәбә әбинең илереп елаганы хәтергә уелып калган. Кечкенә генә бер бүлмәле фатирда яши идек бит. Караватта өчәү йоклыйбыз: әни – уртада, аның бер ягында – Илдар, икенчесенә – мин... Берсендә иртә таңнан әбинең: «Әминә, казалы булдык ич...» – дип өзгәләнеп елаганын ишетеп, куркып уянып киттек. Әни нишләргә белми, бер мине, бер Илдарны кочаклый: «Нинди каза, балаларыма ул-бу булмагандыр бит?» – дип, сикереп торып утырды. «Сусыз куйганмын, самавыр эреде», – дип елый әби мескенкәем. Ул заманда самавыр кадәр самавырдан колак кагу – чәйсез генәме, ач калу белән бер иде бит. Шулчак әнием көлеп җибәрде. «И-и әни, котларымны алдың бит! Балаларым исән ич! Дөнья малы өчен шуның кадәр бетеренмик әле!» – дигәч, әбинең дә йөзе ачылып китте.

Җитмешкә җитеп тә әнинең холык-фигыле әллә ни үзгәрмәде... Юаш, тыйнак, баласыман ышанучан. Гомеренең соңгы мизгеленә кадәр әтине көтте. «Нури кайтыр» дигән өмет белән яшәде, шул көнне уйлап хыялланды, шуңа ышанды. Гомере буе тик берәүне – әтине ге­нә өзелеп яратты шул ул, «Нури» исеме үлгәнче телендә булды.

Канатлы арыслан

Нури Арсланов – иркен казакъ далаларының хозурлыгын сеңдереп үскән сәләтле егет. Күкчәтауда укыганда ук шигырь җене кагылган булса да, Казанга рәссам булу нияте белән аяк баса. Сәнгать техникумының рәсем бүлеген тәмамлап, рәсем-сызым укытучысы, рәссам-бизәүче булып эшли. Армиядә хез­мәт итеп кайтып, сәнгать дөньясында үз сукмагын сала гына башлаган Газиз улы Нури совет-фин сугышы башлануга янә солдат шинеле кия. Ничәмә-ничә еллар буе аяктан авыр кирза итек төшми.

Ә көткәннәр көтә. Сөйгәненең сугыштан исән-сау йөреп кайтасына, бергә булганда без бәхетле диячәгенә ышана Әминәсе... Тик ир-егет фронттан кайтып, кылкаләмен кулга алып, иҗат дәрьясына чумарга, гаиләсе белән чөкердәшеп яши башларга да өлгерми – янә сугыш... Тагын да афәтлерәге, Бөек Ватан сугышы дип аталганы. «Яшь­лекне без яуда үткәрдек, / Илләр, җирләр айкап йөдәдек», / «Борчы­ламы кеше кайгы эзләп / Сыкрыйм сагышым хәттин ашканга», – дип көндәлегенә язып куячак рота командиры Нури Арсланов. Ржев шәһәре өчен барган канлы бәрелеш­ләрдә ул каты яралана. Кызыл Йол­дыз ордены һәм «Батыр­лык өчен» медале белән бүләкләнә. Госпитальдән соң Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләрендәге хәрби комиссариатларда өлкән инструктор булып хезмәт итә. Ша­гыйрь буларак танылса да, осталыгын чарлавын дәвам итә. Шәрык һәм төрки халык-лар шигъриятен тирәнтен белүе аның поэзиясен үзенчәлекле хасият­ләр белән баета. Ул Гомәр Хәйям, Хафиз Ширази, Мәхтүмко­лый, Абайның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Халык бүген дә яратып җырлый торган «Республикам минем» (Н. Җиһанов көе), «Казан кызы» (З. Хәбибуллин көе), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (И. Хисамов көе) җырларын иҗат итә.

Бай шигъри мирас калдырган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1985) иясе, «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, дуслары-шәкертләре «канатлы арыслан» дип олылый, соклана торган Нури ага тормышыннан канәгать идеме соң? Җавабы табылмас шул сорауны үземә ничә кат биреп карадым икән? Әдәбият дөньясында мәйдан тоткан, шигърияттә үз юлын тапкан олуг шагыйрь үзен бәхетсез санамагандыр, ихтимал. Ләкин гаилә бәхете читләп үтүе хак ич.

Мәхәббәт көймәсе тормыш ваклыклары дигән текә ярга бәрелеп челпәрәмә килде. Бу гыйбарәне кемнәр генә, ничә кат кабатламаган инде. «Вакыт җитте ыгы-зыгылардан / Өстен булып яши башларга! / Аһ, романтик күңелем сыймый җиргә, / Гел талпына күккә ашар-га...» – Нури аганың кыйбласын билгели торган шигырьдер, бәлки... Бала чүпрәкләре, чыр-чу, үпкә-сапка белән бәйләнмәгән хөр, ирек-ле тормыш турындагы хыял этәрәме аны гаиләсен ташлап чыгып китәргә? Әллә ике тәкә башы бер казанга сыймый, диюләре хак булып чыгамы? Сугыш гарасаты ир-ат затын берәмләп кенәме, мил-лионлап йоткан еллар артта калган. Аксап-туксап булса да сугыш кырыннан исән кайткан ирләр бармак белән генә санарлык. Нури абый кебек чын ир-егетләрнең базар югары, әлбәттә. Күз-каш сикертүче дә аз түгел. Шәкерте – талантлы шагыйрь «Арысланнар йөрми көтү белән» дип язганда Нури аганы күздә тотса?! Кыскасы, горур Арслан тормышта еш була торган бер бәхәс-үпкәләшү соңында җилләнеп өйдән чыгып китә һәм... фатир эзләп йөргәндә язмыш аны бер балалы тол хатын белән озын-озак елларга бәйләп тә куя.

Төш

Зөбәрҗәт Арсланова әнисенең рәсеменә текәлгән дә шул чакларны уйдан кичерә:
– Үләренә ике атна калганда әни мине үз янына чакырып алды да сер чишкәндәй: «Беләсеңме, кызым, бик тә хикмәтле төш күрдем бит әле мин, – дип сүз башлады. – Олы гына гәүдәле, олпат кыяфәтле чибәр бер ир кеше ишектән килеп керде. Култык астына әллә зур ястык, әллә юрган кыстырган. Юк, мендәр генә түгел, зур ястык! «Әми­нә апа, бу сезгә, Нури абый белән икегезгә!» – ди. Ничек юрарга белми уйлап утырдым да, мәгънә­сенә төшендем. Менә күрерсең, әтиең кайтырга бу, кызым. Хикмәт­ле төш керде. Икебезнең бер ястыкка баш куеп, ак юрган ябынып, тынычлап бергә яшәр көн булыр әле».

Тавык төшенә тары керә диясем бик килсә дә, тыелып калдым. Соңгы юанычы иде бит бу аның. Соңгы сулышында да: «Әтиегезне ташламагыз!» – дип васыять әйтәчәк кеше – әнине ничек шул шатлыктан мәхрүм итәсең?
Ике атнадан – 18 апрельдә Әми­нә апа бакыйга күченә. 73 яшендә.
– Еллар үтте. Әнинең төше онытылды, – дип сөйли Зөбәрҗәт. – Алты елдан соң, 79 яшендә әти дә вафат булды. Ташулар кузгалган вакыт – 1991 елның 12 апреле иде бу. Ул чакта Язучылар берлеге рәисенең урынбасары булып чыннан да олпат кыяфәтле Шаһинур Мостафин эшли иде. Шул олпат ир – Шаһинур – Илдар белән мине  каршысына утыртты да ничектер авырсынып кына сүз башлады: «Бүген таңнан Нури абыйны җирләү мәшәкатен кайгыртып йөрим, – ди безгә. – Хөрмәтле язучыбыз... Урын табу проблема булмас анысы, әмма үзегез аңлыйсыз, юл өзеге, беркая баш та, аяк та тыгарлык тњгел. Ни юл төшмәгән, ни сукмак салынмаган. Әминә апа яткан урын гына өстәрәк, коры, бик теләгәндә анда узып булыр кебек. Янында бер буш урын да бар икән. Ни диярсез, әгәр әтиегезне шунда – янәшәсенә җирләсәк...»

Сүзсез калдык. Без түгел, язмыш шулай хәл итте: Яңа бистә зиратында әти белән әни ничә еллар янәшә ята. Әнинең хыялы тормышка ашты... Шаһинур: «Җәмәгатенә әйтеп торыйкмы икән соң?» – дип икеләнгән кебек булды да үзе үк җавабын да бирде: «Урыс зиратына җирләп булмый бит инде Арслан кадәр Арсланыбызны!..»

Каберләренә чардуганны Туфан Миңнуллин үзе корды. Шул чорда әтинең «Сайланма әсәрләре» дөнья күрергә тиеш иде. Ул чактагы нәшрият җитәкчеләре: «Сезгә тиешле гонорар акчасына шәп кенә таш куярга уйлыйбыз», – дигәч, көтәргә булдык. Аннан мин Америкага китеп бардым, анда алты ел торып кайттым. Әти белән әни янәшә яткан кабер ничектер ятим сыман тоела иде. Идән җәйдерергә кирәк бит, дип, артыннан йөрергә тотындык. Илдар белән кибеттән кибеткә керәбез, кара, зәңгәр төсле кафель плитәләр тулып ята, никтер күңелгә ятышлысы гына очрамый. Ә минем идәнен ак таштан – әниемнең саф-чиста күңеле кебек ап-актан җәй­дертәсем килә. Ниһаять, таптык: нәкъ шундыйны, хыялдагысын – күңелгә ошаганын! Фәкать эшләр тәмамлангач кына, әнинең соңгы төше, әти белән бергә булырга хыялланганы кылт итеп исемә төште. Төшкә кергән, «Бу инде сезнең икегезгә – Нури абый белән бергә ятарсыз», – дип тәкъдим иткән ястык дигәне таш юрган булган икән бит...

Дәвам

– Сәхнә яратам. Әтинең яки әнинең шигырьләрен, кайчак үзем язганнарны укыйм да, әллә нинди хыялый дөньяга аяк баскандай хис итәм. Космоска чыккан кебек булам. Аннан, кат-кат шул халәтне искә төшереп, төннәр буе йоклый алмый ятам. Артист буласы калган миңа, – дип сөйли Зөбәрҗәт Нуриевна. – Хәер, сәнгать, музыка дөньясыннан аерылганым юк бит. Әнигә мең рәхмәт, пианино сатып алырлык акчасы булмаса да, прокатка менә дигән инструмент алып кайтып куйды. Ничә еллар буе прокат хакын түли торгач, өч пианинолык акча чыгаргандыр инде. Энем Илдар балачагыннан фортепьяно телләрен биетә. Ямская урамында без торган йортның ишегалды гөр килеп тора иде. Ачык тәрәзәдән Илдар­ның уйнаганы ишетелә, ә без зур сәхнә сыман мәйданда җыр­лыйбыз, биибез, театр куябыз. Мавыгулар музыка мәктәбенә, сәнгать дөньясына юл ачты. Музыка училищесын тәмамлагач, Алабугага эшкә җибәрделәр. Аннан Казанга кайттым, гомер буе балаларга музыка дәресләре бирдем. Балаларым да сәнгатьне үз итте. Булатым бабасы кебек рәссам сәләтенә ия иде, ни аяныч, иртә китте... Миләүшәм опера һәм балет театрында эшли, оркестрда – скрипкачы, Голландия­дә гастрольдә әле алар. Киявебез балет биючесе иде.  
Сагыну сагышы, гасабиланып ирен көтү Әминә ханымның аерылмас юлдашына әйләнә.

Әминә апаның улы – тирән белемле, эрудицияле, чын мәгънәсендә зыялы педагог Илдар Нури улы Арсланов исә бик тыйнак кеше – җырчыларга ярдәм итә торган яхшы музыкант ул. Уйнаганда аңа ноталар кирәкми, хәтере яхшы, барысы да башында, күңелендә. 35 ел буе Казан мәдәният һәм сәнгать институтында, музыка училищесында укыта. Аның улы Искәндәр Арсланов исә Халыкара пианистлар конкурсында лауреат исемнәрен яулаган өметле яшь талант. Нәсел агачының тамырлары тирәндә. Ә ябалдашы әле дә шау чәчәктә.


Сулдан: Сибгат Хәким, Усман Әлмиев, Әминә Бикчәнтәева, Нур Баян, Җәүдәт Фәйзи, Муса Җәлил. 26 июнь, 1932 ел.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар